Мәдәни җомга

Хәким Гыйләҗев: Чиле-пешле Сабантуй

«Сабан туе быел ничек узды?» дигән сорауга «Сайлау­лардан да начаррак» дигән җаваптан да гаделрәк бәя юктыр.

Чөнки халык тегесенә дә, монысына да елдан-ел начаррак йөри. Болай барса, татар теле генә бетеп калмас, милли йолаларыбыз, шул исәптән Сабан туе да юкка чыгар сыман.

Азнакай районының Урсай авыл җирлеге бәйрәмгә әзерлек чараларын күргән анысы. Авылның соңгы куанычы булып калган урта мәктәпнең 11 нче сыйныфын тәмамлаган һәм 1 нче сыйныфка керәсе балаларны да тәбрикләдек, тик аларның киләчәк язмышы гына совет чорындагыча ышанычлы түгел. Уеннарга килгәндә, ботка пешерер идем, ярма юк, дигәндәй, ат чабышы үткәрер идек, атлар юк... Бәйрәмнең көрәш батырына бүләк итәргә тәкә бирүче спонсор да таба алмагач, тагын ни өстисең? Ә шашлык сатып кесә тутыручы «булдыклы» егетләрнең авылда беткәне юк...

Өченче ел инде Урсай Сабан туе авылга килеп кергәндәге тау битендә, шыр яланда үткәрелә. Элек ул гомер-гомергә Ык елгасы аша күпер салып, аръяктагы әрәмәле болында уза, аңа район үзәгеннән һәм шәһәрләрдән кунаклар да һәр өй саен диярлек кайта иде. Туган-тумача, дус-иш, сыйныфташлар моннан дистәләрчә еллар элек булган хатирәләрне яңарта, сагынышып күрешә иде. Ә хәзер теге тау битенә авылның үзендә яшәүчеләр дә чыкмый. Анда ни ямь бар соң диләр. Бирегә 2 ел элек Сабан туе өчен парк булдырабыз дип, шушы авыл депутаты Әлфия Хафизова агачлар утыртуны да оештырып карады, тик табигать законнарына каршы барып булмый, агачлар бик тиз корып бетте...

Халык Сабан туена чыкмагач, сәүдә эшләре дә бармый. Быел да ике палаткада гына бала-чагага вак-төяк сатып азапландылар. Әрәмәлектә, хуш исле болын чәчәкләре арасында үзләренә табын әзерләп утыручылар бик күп була иде, ә хәзерге шәрә тау бите әче салкын җилләре белән моңа бер дә кулай түгел. Әле шул әлле-мәлле Сабан туена, олы башын кече итеп, райбашкарма җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзе килгән. Ул “тылсымлы” вәгъдәләрне байтак тезде: имеш, Урсай авылында яшәүдән туктаган фермаларга дәүләт ярдәме белән маллар кайтарабыз, ди. Әмма бала-чага моны аңламый, пенсионерларга инде кирәк түгел, авылда фермада эшләрлек халык юк диярлек. Башта халыкны эшсез калдырып, терлекчелекне җимерәсе булмаган да бит, тик җитәкчеләр моны соң аңлый. Мәгәр район җитәкчесе сентябрьдә булачак сайлауларны искә төшерергә һич тә онытмады. Имәндә икән чикләвек!..

Сабан туе, исеменнән үк күренгәнчә, элек-электән үк кыр батырларын данлау, язгы чәчү эшләре алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәме рәвешендә, спорт түгел, ә халыкчан уеннарга бай булып үтә иде. Ә колхозларны бетергәч, андый категория кешеләр авылда калмады. Шуңа күрә быел Сабантуй әләмен күтәрү дә гомер буе көтү көткән, аннан каравылчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, шушы көннәрдә 80 яшен тутырган Галимөхәммәт углы Гамил абзыйга йөкләнде.

Сабан туеның ватарга чүлмәге дә булыр, көрәшчегә тәкәсе дә табылыр, әмма көрәшергә кеше булмаса, карарга халык чыкмаса, ни мәгънә? Казаннан ук килгән җырчы Наил Табанаков бу юлы безгә кул биреп күрешеп чыкты-чыгуын, ә яңадан кешесез бәйрәмгә килерме ул? Җитәкчеләр Сабан туйларының авылларда сүнеп баруын үзләре китереп чыгарган чатаклык икәнен кайчан аңлар? Әлегә район үзәкләрендә, шәһәрләрдә бәйрәм тиешле югарылыкта үтә. Ә авыллардан башланган милли бәйрәмебез авылларда юкка да чыга башласа, бу ниндидер хәвеф якынлашканын кисәтү түгелме? Эше барның ашы бар дигәндәй, эшсезлек хөкем сөргән авылларда ашы да, бәйрәме дә була алмас шул. Сабан туйларын бәйрәм төсендә үткәрү – турыдан-туры авылның эчке халәтенә бәйле икәнен аңлар вакыт җиткәндер. Җитәкчеләрнең үз юлы, халыкның үз тормышы, ә берләшүгә адым ясау әлегә күренми. Район җитәкчесе үзенең котлау сүзендә, сезнең авылдан алдынгылыкка ирешкән берничә фермер район күләмендә бүләкләнде, диеп әйтеп узды. Әмма аларның исемнәре сер булып калды. Әнә шундый күзгә күренмәс “вак-төякләр” халыкны Сабан­ туйларыннан читләштерә торган сәбәпләр түгел микән?

Азнакай районы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: