Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Хатынын югалткан Руслан Габитов: «Никахыбыз да, хушлашуыбыз да 1 июньдә булды»

«Риваять» дини-этник төркеме солисты Руслан Габитов зур югалту кичерде. Аның иң якын кешесе — тормыш иптәше Луиза гүр иясе булды. «Интертат» Луиза Габитова турында аның иҗатташ дусларыннан һәм иреннән сорашты.

Луиза Габитовага 40 яшь иде. Аның вафаты хакында «Тәртип» радиосы хәбәр итте. Луизаның, өянәге кисәк көчәеп китү сәбәпле, төнлә йоклаганда йөрәге тибүдән туктый. Өч бала — Ралинә, Аяз, Ризван әнисез калды.

 

«Мин аңа балаларым өчен чиксез рәхмәтле»

 

«Без Луиза белән иҗат юлында таныштык, — дип сөйләде Руслан Габитов. - Матур яз көнендә, Республика мәдәни агарту оешмасының тавыш яздыру студиясендә очрашып, бер-беребезгә гашыйк булдык. Озаклап йөрмәдек, бер ай дигәндә никах та укытып куйдык.

Безнең очрашуыбыз да, хушлашуыбыз да яз азагында булды. Никахыбыз 1 июнь көнне булган иде. Шулай ук 1 июнь көнне Луизаны соңгы юлга озаттык….

Безне аның белән музыка берләштерде. Луиза ул — композитор, композитор гына да түгел, төрле яклап талантлы кеше. Ул көй дә, сүзләр дә яза, ул рәссам да, ул бик матур җырлый да иде. Күп әсәрләре калды. Мин аны: «Әйдә, композитор булып эшләп кит», — дип, гел өндәдем. Ләкин ул юлга мин аны бастыра алмадым. Югыйсә, ул бик талантлы композитор булыр иде. Луизаның җырлары шактый җыелды. Хәзер инде минем иң зур теләгем — шуларны барлап, үземнең соңгы бүләгем итеп, альбом чыгару.

 

 

Аның күпчелек җырлары билгеле түгел. Кайберләрен «Риваять» төркеме, кайберләрен мин үзем башкара идем. Узган ел Ильвина «Пирамида»да аның җырын башкарып, концертын да шул җыр исеме белән «Түзә йөрәк» дип атаган иде. Луиза үзенең җырларында тормышын, сагышын чагылдыра иде. 

Без, гомер юлыбызны музыка белән бәйләп, бергә үттек. Ринат Гыйләҗев һәм аның тормыш иптәше Сания белән «Сорнай» фольклор ансамблен  яңадан торгызып, аны бергәләп күтәрдек. Соңыннан инде үзебез аерым «Риваять» ансамблен оештырдык. Аны «Риваять» дип атау шулай ук Луизаның идеясе иде.

 

 

Гаилә белән бәйле рәвештә, соңгы елларда ул чыгыш ясамый башлады. Балаларыбыз кечкенә, аларны карарга кирәк. Гел гастрольләр белән чыгып китә алмады. Соңрак авыруы да барлыкка килде. Шуңа күрә, бер киткәч, ансамбльгә инде кире кайтмады. Өйдә тору да авыр булгандыр иҗат кешесенә. 

Мине дә гел хуплап, миңа терәк булды ул. Клипта төшәргә дә, җырлар язарга да ярдәм итте. Үзендәге талантны, сәләтне үзе дә аңлап бетермәде бугай ул. Мәсәлән, ул фортепианода нәрсәдер уйный. Ни уйныйсың дигәч, «Үзем дә белмим», — ди. Мин әкрен генә диктофонны куеп яздырам да, соңрак аны эшләтеп алып кайтам. «Нинди матур җыр, мин мондый җыр яза алмас идем», — ди. «Соң бу синең җырың бит инде», — дим.

Өч балабыз калды. Өлкән кызыбыз Ралинәгә — 15, уртанчы улыбыз Аязга — 12, кечкенәсе Ризванга 6 яшь. Быел беренче сыйныфка әнисенең кулын җитәкләмичә генә укырга барачак. Ул бу кайгыны аңлап та бетерми әле. Бүген миннән: «Әнием терелә дә кире кайтамы? Ашарга кем пешерәчәк? Аның кебек тәмле итеп пешерүче юк бит ул», — дип сорый.

 

 

Ралинә әнисе авырган вакытта аның беренче ярдәмчесе булды. Кырыеннан китмәде. Бик авыр кичерәләр. Әле аңлау тиз генә килми бит ул. Соңрак тагын да кыен булмагае.

Без гаилә белән табигатькә чыгарга, якшәмбе бергәләп мунчага йөрергә ярата идек. Җәй көннәрендә ерак юлга, мәсәлән, Урал тауларына сәяхәткә чыгып китә идек. 

 

 

Ике яктан да әби-бабайларыбыз исән-сау. Балаларны карашырга ярдәм итүчеләрем бар. Ләкин тормышны үзебезгә яңача, әнисез җайга салырга кирәк булачак инде. Ралинә — хәзер зур кыз. Ашарга пешерергә, хуҗабикә булып, энеләрен карарга өйрәнергә тиеш. Мөстәкыйль тормышны иртә башларга туры килә кызыма. Без бу кайгыны күтәрә алырбыз. Алла ярдәме белән, барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. 

Луизаның авыруы соңгы вакытларда көчәйгән иде, үзен начар хис итте. Югыйсә, бик матур хыяллар белән яшәгән идек. Зур йорт салырбыз дип планлаштырдык. Уртак хыялларыбыз тормышка ашмый калды. 

Мин Луизага балаларым өчен чиксез рәхмәтле. Алар да безнең үзебез кебек талантлы. Ралинә быел музыка мәктәбен алтын медаль белән тәмамлады. Музыка училищесына керергә әзерләнеп йөрибез. Аяз да талантлы, ләкин анысы сәхнәгә тартылмый. Кечкенәсе дә ачык, кояшлы бала. Бик матур итеп җырлый. 

 

 

Бүген бик зур рәхмәтләремне дусларыма. туганнарыма, «Риваять»тәге төркемдәшләремә, артист дусларыма җиткерәм. Шулай ук «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага рәхмәт. Аның хәбәре аша бу кайгымны белеп алып, әле һаман да язалар, шалтыраталар, матди ярдәм күрсәтәләр. Телефоным тынып тормый».

«Луиза ансамблебезгә сулыш өрде»

«Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев:

«15 еллар элек «Сорнай» ансамбленең кризис чорында Руслан һәм Луиза белән очраклы рәвештә танышып киттек. Шунда: «Әйдә «Сорнай»ны яңадан аякка бастырып, эшләтеп җибәрәбез», — дип, уртак фикергә килдек. Биш-алты ел бик матур итеп бергә эшләдек без алар белән.

Руслан да, Луиза да ансамблебезнең солистлары булдылар. Луиза — музыкаль талантлы кыз, җырларга сәләте дә, музыкаль грамотасы да бар. Казан педагогия институтның музыка факультетын тәмамлаган. Шуңа күрә аңа музыкаль инструментларны өйрәнергә дә җиңел булды. Фортепианоны белә иде, думбрада да җиңел генә уйнап китте.

Ансамбльне оештырган вакытта бернәрсәбез дә юк иде безнең. Киемнәр дә, инструментлар да, аппаратура да. Әкренләп, барысын да булдырып эшләп киттек. Луиза шул вакытларда безнең ансамбльгә ниндидер сулыш өрде. Җырлыйм дисә — җырлый, уйныйм дисә — теләсә нинди уен коралы белән уйный алды. Ансамблебездә яхшы атмосфера булу да — аның тырышлыгы. 

Матур гына эшләп алганнан соң, бездән иң беренче Луиза китте. Талантлы кеше бит ул тормыштан риза булмый, алданрак барырга тырыша. Луиза да башка артистлар арасында көчле кыз иде. Аңа тагын да яхшырак булу кирәк иде. Ризасызлык шуның белән килеп чыкты булса кирәк. Ансамбль булгач, төрле характер бит инде. Җиңел генә бармый. Соңрак Руслан да китәргә мәҗбүр булды.

 

 

Кабат «Риваять» ансамблен оештырдылар алар. Безнең җырларны да җырлап йөрделәр. «Риваять» үз йөзен таба алмый әле ул һаман да. Русланның музыкаль белеме булмау да комачау итәдер, бәлки. Ләкин ул бу эшне үлеп ярата. Ул — энтузиаст. Берзаман алар тәҗрибә туплап, үсеп китәрләр әле.

Мин кичә Луизаның вафатын ишеткәч тә бик озак уйланып яттым. Акча таба, тырыша торган менә дигән ире, алма кебек балалары, фатирлары бар. Яшәргә дә яшәргә генә бит. Иң иҗат итә торган, иң рәхәт вакытында ташлап киткән.

Берара гаиләләрендә дә аңлашылмаучанлыклар булгалады бугай. «Икегез бергә эшләп карагыз, бергә иҗат итегез», — дип әйттем шул вакытта. Артык гаилә эшләренә катышып та булмый бит ул. Белмим, бик авыр хәл. Ходай сабырлык бирсен».

«Зиратта кулларын күтәреп, өч бала елап утыра»

Ризәлә Исмәгыйлева, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире: 

«Луизага 7 майда 40 яшь тулган икән. Ничек яшь гомер өзелгән… Луиза белән якыннан таныш булмасам да, аның бик талантлы кыз икәнлеген беләм. Ул бит үзе дә «Риваять» төркемендә җырлап йөргән иде. Руслан белән яздырган дуэтлары да бар. Бик талантлы музыкант булган ул. «Бигрәк матур җырлый, нигә хәзер дуэтлар җырламыйсыз?» — дип Русланга әйттем дә әле. Аның үз сәбәпләре җыелгандыр инде. 

 

 

Кечкенә сабыйларын ятим итеп китеп барды. Зиратта өч бала, кулларын күтәреп, елап утыралар. Әнисе кызганыч. Беркемгә дә Ходай бала хәсрәте бирмәсен инде. «Минем урынга Луиза китеп барды», — дип, яше 80нән дә артып киткән дәү әниләре үкси. Дөнья без дигәнчә генә бармый шул. 

Соңгы елларда еш авырган икән инде ул. Кызы Ралинә да, сорагач: «Шактый озак авырды», — дип әйтте. Шуңа күбрәк өйдә балалар белән булгандыр. 

Руслан да бик тырыш, бик акыллы егет. Минем уң кулым инде ул. «Нигә чәчләренә чал төшә икән, нинди борчулары бар икән?» — дип уйлап йөри идем. Хәтере дә начарланып алган иде. Руслан сабыр ир-егет бит, эч серләрен артык бушатмады.

Ул инде өченче ел «Тәртип» радиосында эшли, бөтен материалларны үзе җыеп, кая чакырсалар, шунда бара. Бирелеп, борынгы уен коралларын өйрәнә. Бик иҗади, сәләтле егет. Аның шикелле тырыш кешене, гомумән, белмим мин. Радиодагы соңгы тапшыруын дәү әтиләренә багышлап эшләгән иде. Аларның шәҗәрәләре көчле тамырлы, нык. Ул нәсел турында китап язарга була хәтта. 

Мондый авыр вакытында Русланга булышырга кирәк хәзер. Ниндидер матди ярдәм җыеп бирә алсак, бик яхшы булыр иде. Артистлар өйдә утыра, өч бала белән барыбер ялгызына җиңел түгел. Ятим икәннәрен сиздермичә, аларны аякка бастырасы бар аның. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм һәм көч бирсен аңа».

«Луиза авыруы турында беркайчан да сөйләмәде»

Ләйсән Зарипова, «Риваять» ансамбле солисты, Луизаның дусты: 

«Без Луиза белән күптәнге танышлар. Аны электән, ул вокал дәресләре биргән вакыттан ук белә идем. Соңрак бергәләп «Риваять» ансамблендә җырлый башладык. Ул шулкадәр күпкырлы шәхес, бөтен нәрсәгә уңган кеше. Рәсемнәр дә ясый, чигә, скрипкада, курайда, думбрада, фортепианода профессиональ дәрәҗәдә уйный. Аның берьюлы берничә уен коралында уйный белүе үзе үк зур талант. 

 

 

Аның тагын бер зур күрсәткече — ул «Евровидение»дә катнашкан балалар өчен көйләр яза иде. Бу бит бик дәрәҗәле бәйге.

Луиза буй-сыны килгән, бик матур, зәвыклы хатын-кыз иде. Балаларын да карап кына йөртте. Үзеннән дә чиста-пөхтәлек бөркелеп торды. Ансамбльдә эшләргә дә, гаиләсен кайгыртырга да ничекләр җитеште икән? Һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, тоемлый белүче, гуманлы шәхес иде ул. Күп сөйләмичә генә, бөтен уңганлыгын эше белән дәлилли торган тырыш кеше иде Луиза. 

Үзенең авыруы турында да, борчулары хакында да сөйләмәде, тышка чәчеп йөрмәде. 

Кичә, Руслан хәбәр биргәч, транс хәлендә калдык. Без аны ансамблебез белән яраттык. Көтелмәгән хәбәрдән яшен суккан кебек булды. 

 

 

 

Луиза белән Руслан бер-берсенә ярдәмләшеп, гармониядә, матур итеп яшәделәр. Балалары жәл, аларны кеше итәсе бар Русланның». 

 

«Руслан аны бик яратып яшәде»

Фидәрис Мортазин, «Риваять» ансамбленең элекке солисты, Луизаның иҗатташ дусты: 

«Без Луиза һәм Руслан белән 2012 елда бергә «Риваять» төркемендә эшли башлаган идек. Менә шул 2012 — 2013 елларда бик якыннан аралашып яшәдек алар белән. Бергәләп гастрольләрдә йөреп, чыгышларны кабатлап, банкетларда күңелле итеп эшли идек.

Луиза бик кунакчыл, ачык күңелле, гади кеше иде. Аның бик талантлы кыз булуын да әйтеп үтәргә кирәктер. Җырлар яза иде, фортепианаода, скрипкада бик матур уйный иде. Хәйран уен кораллары белән таныш иде ул.

Луиза соңгы елларда сирәк чыгыш ясады. Аны төркемнән китте дип тә әйтеп булмый инде. Аның бит балалары кечкенә әле, шуңа күбрәк өйдә булды. Балалары белән шөгыльләнеп, гаилә мәшәкатьләре белән, иҗаттан бераз ераклашкан иде. 

Руслан аны бик ярата иде. Икесе дә иҗат кешеләре булгач, аңлашып яшәделәр. Аның турында гел яратып сөйли иде. Луизаның соңгы вакытта авыруы турында белмәдек. Хастаханәдә ятканы турында гына әйткәне булды. Күбрәк эчендә саклагандыр инде».

«Русланның нинди булуына карап, башка хатын аңа түзмәскә дә мөмкин иде»

Илшат Исхаков, алып баручы, Луизаның иҗатташ дусты:

«Мин Луиза белән Руслан аша таныш. 15 еллар элек мин алып баручы булып эшли идем. Бервакыт минем тавыш режиссерым өйдә булмады да, миңа бик әйбәт егет бар дип, Русланны тәкъдим иттеләр. Мин аның җор телле, ачык кеше икәнен тиз генә аңлап алдым да бергәләп эшли башладык. Аннары «Риваять» ансамбле оешкан вакытта да, аны ачып җибәрергә бераз булышып йөргән идек. Шул вакытта без Луиза белән дә аралаша башладык. 

Руслан бит инде ул фольклорга мөкиббән кеше. Минем уйлавымча, хәзерге яшьләрдән андый кешеләр гомумән юктыр да. Мин аны бик хөрмәт итәм. Халык, милләт дип янып йөрүче инде ул. Акчасын да уйлаганы юк аның. Русланның нинди булуына карап, башка хатын аңа түзмәскә дә мөмкин иде әле. «Җитте курай тартып йөрергә. Бар, акча эшлә», — дип әйтер иде башка берәү. Ә Луиза аны аңлый иде, ул Русланга шушы юнәлештә ачылырга, үсәргә мөмкинлек бирде. 

Луиза — ул бик музыкаль яктан сәләтле, уен коралларында бик матур итеп уйнаучы, үзе тыйнак, елмаеп кына тора торган, кунакчыл хатын-кыз иде. Фортепианода уйнарга кызы Ралинәне дә өйрәтүе исемдә калган.

Луизаның авыруы турында да белмәдек. Ишеткәч тә башка төрле уйлар килде. Хәзер бит дөньясы әллә нинди, коронавирусы, яман чире дә ерак йөрми. Өч балалары ятим калды. Бик кызганыч…

Луиза бик әйбәт кеше иде. Беркайчан, үпкә саклап, ачуланып йөрмәде. Гаиләсе өчен янып яшәде. Юморны аңлый, үзе дә шаяртырга ярата иде. 

Тагын бер фактны искә төшердем. Луиза үзенең җырчы Максим белән бергә укып, бер-берсен белүләре турында: «Мин Казанда калдым, ул Мәскәүгә китеп барды», — дип сөйли иде».

«Луиза — балаларын үлеп яратучы яхшы әни иде»

Гөлнара Габидуллина, җырчы, Луизаның иҗатташ дусты: 

«Без Луиза белән Казан педагогия институтының музыка факультетында бергә укыдык. Мин институтны бетерә идем инде, ул беренче курска килде. Артык якыннан аралашмасак та, социаль челтәрләрдә язышып, урамда, кибетләрдә очрашканда хәлләр сорашып, сөйләшеп тора торган идек.

Луиза бик талантлы кыз иде. Бик якты күңелле, балаларын үлеп яратучы яхшы әни иде. Аның вафатын ишетү бик авыр тәэсир итте. Якыннарына, балаларына сабырлык телик». 

 

Гөлназ Хәбибуллина

Интертат

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев