Мәдәни җомга

Индус ТАҺИРОВ: Без – мәңгелек халык!

Мәңгелек – ул тик Аллаһы Тәгалә үзе генә. Безнең өчен мәңгелек чикле рәвештә Җир шарының кояш тирәсендә әйләнү вакыты белән генә билгеләнә. Милләтебезнең мәңгелеге дә шулай. Без татарлар өчен мәңгелек – кояш сүнгәнчегә кадәр яшәү. Безнең өчен мәңгелек – фәкать шул!

Уйларымда мин үз-үземә “Заманында дөньяны дер селкетеп торган татар кавеме нилектән коллык чоңгылында  калды икән”, дигән сорау куям. 

Атилла, Чыңгыз, Батый хан кебек бөек шәхесләр дәүләтләребез барлыкка килүгә юл ачкан, ә Шаһгали кебек мөртәтләр аларны баштарак мәтәлләтүгә сукмак салган, аннан соң бөтенләй юк итү өчен киң юл ачканнар. Боларның барысы да тарихыбыз битләренә ныклап уелган.

Рус патшаларының рус булмаган халыкларга карата кылган явызлыклары да халкыбызның тарихи хәтерендә нык саклана. Явыз Иван иярченнәренең дәүләтебезне пыр туздырулары, Петр I нең татарларга карата кылган явыз һәм мәкерле гамәлләре, Александр III нең “Россия для русских” идеясен калкытуы һәм болардан башка күп этлекләре һичкенә дә халкыбыз хәтереннән уелырлык түгел. 

Халык хәтерендә җылы хис тудыра алырдай бердәнбер патша буларак, динебезгә ниндидер рәвештә юл ачучы Екатерина II образы саклана. Ләкин аннан да Кырымны яулау, татарларны дәүләтсез калдыруның кара күләгәсен юып алырлык түгел.

Бөеклегебезнең дә, коллык чорыбызның да сәбәпчеләре – ниндидер аерым шәхесләр генә түгел, ә милләт үзедер ул. Уңай сыйфатлары өстенлек иткәндә ул  бөек һәм данлыклы кавем булган, ә тискәре сыйфатлары беренче урынга калкып чыккач, коллык упкынына кереп чумган.

Татар фаҗигасенең  иң югары ноктасы – биек кыядан төпсез коега мәтәлүне хәтерләтеп, коллык упкынында яши башлаган 1552 ел. Бу татарның Казаныннан, гомер буе яшәп килгән авыл-җирләреннән сөрелеп, ата-бабадан калган диненнән коточкыч ерткычлыклар белән яздыра башлау елы.

Башка милләтләр шундый язмышка дучар ителсә, бәлки, алар күптән юкка чыккан булыр иде. Әмма татар үзгә халык. Аның канына буыннан буынга күчеп килә торган яшәү көче сеңгән. Аңа шушы елларда ата-бабаларыннан васыяти рәвештә калган Ислам дине юлдаш булган. Ул аны бетмәс-төкәнмәс афәтләрдән коткара килгән.

Татар ят камалышта калса да,  аңа чукындыру һәм руслаштыру сәясәте янаса да, боларның берсенә дә бирешмәгән. Чөнки дини тәрбия милли яшәешнең төп сыйфатына әверелгән. Заманында күренекле тарихчы Н.А. Фирсов болай дип язган: “Ни убеждения миссионеров, ни льготы, даруемые правительством за переход к христианству, ни обстоятельства, что им приходилось разоряться от платежа за новокрещеных податей, ни уничтожение их мечетей не действовали на них; огромнейшее их большинство оставалось твердыми в вере отцов и дедов, между тем, как живущие рядом с ними язычники почти поголовно крещены”.

1870 елны Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта, татарлар, русларга рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсындылар, алар – Россиянең иң ныклы, башкаларга да йогынты ясаучы халкы, дип язылган. Асылда да шулай.

Миссионер Ефимий Маловның 1904 елның 30 сентябрь-14 октябрь чорындагы көндәлек язмалары арасында уфтанып язылган мондый юллар бар: "Без, руслар, ун гына түгел, йөзләгән еллар дәверендә татарлар өстеннән хаким сыйныф рәвешендә яшибез. Инде Казан алынганнан соң да өч йөз елдан артык вакыт үтте, тик менә без аларны күпме дәрәҗәдә генә руслаштыра алдык икән соң? Тагын да өч-дүрт  йөз ел көтәрбез микәнни?”   

Бу очракта динебезнең милләтебезне үз-үзенә бикләнеп яңа шартларга ияләштереп, халкыбызга яшәү көче иңдергән икәнлеген ассызыклап китү урынлыдыр. Бу – кадимилек чоры. Шушы чорда татар үзенең мәгариф һәм милли тәрбия системасын барлыкка китергән. Инде, ниһаять, ныгып, үзендә ышанычлы яшәү көче барлыкка килгәч, ныклы адымнар белән дөньяви фәннәр үзләштерү юлына баскан. Шуның белән кадимилек чорының тарихка китү вакыты җиткән,  җәдитчелек чоры башланган.

Тик бу процесс үзеннән-үзе түгел, адәми затларның үзара көрәш рәвешендә барганлыгын онытырга ярамый. Монда бер-берсенә каршы гамәлләр дә, низаг-гаепләшүләр дә аз булмаган. Бу – искелек һәм яңалык мөнәсәбәтләре, аларның бер-берсе белән булган бәрелешләре. 

Ләкин бездән, шул чорлардан соң яшәгән татарларга, бигрәк тә бу гамәлләрне өйрәнүчеләргә, шушы бәрелешләрдән өстен булу таләп ителә. Җәдитчеләрне яклап, кадимиләрне хурлау һич кенә дә гаделлек принцибына туры килми. Аларның һәр икесе бер җепкә тезелгән, җәдитчеләр кадимилек кабыгында барлыкка килгән. Бу аталар һәм балалар арасындагы каршылыкны хәтерләтә.

Ул вакыттагы бәрелешләр татарны чыныктырган, аңа яшәү көче иңдергән. Нәтиҗәдә, татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әверелгән. XIX һәм XX гасыр чикләрендә могҗизаи рәвештәге яңарыш кичергәннәр. Башкорт галиме Билал Юлдашбаев язганча,  мисали ислам милләте булып өлгергәннәр.  

Монда һичшиксез, Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри, аларның дәвамчылары һәм аларга каршы фикерле шәхесләр булуын да онытырга ярамый.   

Шәхесләргә карата төрле мөнәсәбәттә булу, аларның кайсыларын сагыну, кайсыларын каһәрләү һәрвакыт булган, бар да, булачак та. Ләкин  тарихның теге яки бу борылышына сәбәп – тик халык үзе, аның холкы, төп сыйфатлары. Ил язмышын да шулар  хәл итә. 

Милли холык гасырлар дәверендә формалаша һәм бертуктаусыз чарлана. Аның тик шушы халыкка гына хас сыйфатлары барлыкка килә. Ул бер халыктан икенчесенә күчми. Аның төп сыйфатлары тик буыннан буынга күчә тора. Шул ук вакытта тугандаш халыкларның шактый күп уртак, аларны берләштерүче сыйфатлары да була. Алар тел, гореф-гадәтләре белән бергә барлыкка килә һәм  таралып таркалганнан соң да үзләрен сиздереп тора. Славяннарның үзләренә, төркиләрнең үзләренә генә хас каннарына сеңгән аларның якынлыгын тәэмин итүче сыйфатлары бар. Кан тартмаса җан тарта, җан тартмаса кан тарта, дип юкка гына әйтмиләрдер.  

Мәгълүм сәяхәтче Иоанн де Плано Карпини, татарларны яхшы сугышчылар, чыдамлылар, 1-2 көн ач торсалар да, бернинди түземсезлек күрсәтмиләр, киресенчә, ныклап ашагандай, уйныйлар, җырлыйлар, дип язган. Аңардан соң ничәмә-ничә гасырдан соң яшәгән Абай Кунанбаев та татарларга шундый ук бәя биргән. Алар яхшы солдатлар, авырлык­ларны батырларча кичерәләр, үлем сәгатен сабыр кабул итә беләләр, дигән ул.   

Татарларның башка уңай сыйфатлары да аз түгел. Түгел дим, чөнки алар бүгенге татарларга да хас. Татарның юмартлыгы, кунакчыллыгы, ачу сакламавы, башка уңай сыйфатлары күпләр тарафыннан таныла килгән.

Уйларым шул сыйфатларның берсендә ныклап туктарга мәҗбүр итә. Ул да булса – татарларның башкаларга ышанучанлыгы, аларга юл ачучанлыгы. Татар берәүне дә кимсетмәгән, җәберләмәгән, диннәреннән яздырмаган, көчләп үз диненә күчермәгән. Киресенчә, башка диннәргә, бигрәк тә православиегә юл ачкан, аларга  хәтта тел тидерүне дә тыйган. Бу ышанучанлык кирәгеннән артык булмадымы икән? Бәлки, аларга да буйсындыр­ган халыкларны Ислам диненә күчерәсе булгандыр? Хатамы бу, әллә татарга гына хас мәрхәмәти сыйфатмы? Әйтүе кыен. Ләкин аның бу сыйфаты үзе өчен явыз кайтавазга әверелә, аны аягыннан ега яза, бик нык зәгыйфьләндерә.

Сүз башкаларның татарны җиңү белән үк, көчләп чукындыру, аларны диннәреннән яздырып, бүгенгәчә дәвам иткән руслаштыру сәясәте турында бара. Аның максаты 1870 елны кабул ителгән документта ачыктан-ачык күрсәтелгән. Столыпинның 1910 елны илдәге татар йогынтысына багышланган киңәшмәсендә дә бу акка кара белән язылган. 

Уйлар бөеклек чорына алып кайта. “Әгәр татарлар киләчәкләрен күзаллый белсә, шундый юлны сайлар иде микән?” – дигән сорау куям. Үземә үк “Юк” дигән җавап ишетелә. Чөнки бу татар холкына туры килми.  Бу холыкта бүгенгәчә башкаларга ышану, аларга юл бирү сыйфаты өстенлек итә. Шулай булмаса, әллә татар башкаларга, хәтта дин кардәшләре булмаганнарга да бетмәс-төкәнмәс игелек кылып яшәр идеме? Урта Азия халыкларына гасырлар буе мәгърифәт өләшеп, күрше чуаш, мукшы, чирмеш, арларны үз канаты астына алыр идеме? 

Гасырлар буе Польша җирендә яшәгән татарлар шушы илнең бәйсезлеген яклау өчен батыр­ларча сугышкан булыр идеме? Әллә Польшаның Гданьск шәһәрендә батыр татар сугышчысына һәйкәл ачылыр һәм шушы ил президенты Бронислав Комаровский үз чыгышында татар сугышчысына дан җырлаган булыр идеме?

Әлбәттә, бу уйланырга мәҗбүр итә торган тема. Бу очракта татарларның шушы сыйфатына рус илендә беркайчан да мактау сүзе әйтелмәвен ассызыклау да җитә. Кыл изгелек, көт явызлык, дип юкка әйтмәгәннәр. Ләкин Аллаһы Тәгалә берәүләргә изге, икенчеләренә явыз сыйфат иңдергән шул... 

Шулай да, татарның кайбер тискәре сыйфатларына тукталмый булдыра алмыйм. Аларның беренчесе – бердәмлеге булмау. Бердәмлек аны бөеклеккә иңдергән булса, аның юкка чыгуы коллык упкынына ташлаган. Башкалар татарның шушы кимчелегеннән дә оста файдаланган. Аны бер-берсенә каршы куярга өйрәнгән. Казан ханнарын кырымныкыларга каршы куйган. Нугай Урдасын аларның икесенә дә каршы юнәлткән. Ахыр чиктә барысын да үз кулларына төшергән.

Байлык бәрабәренә башкаларга сатылу – өске катлам, тәхет тирәсендәге түрәләргә хас сыйфат. Шуннан файдаланып, читләр аларны төрле бүләкләр, кәнәфи-дәрәҗә биреп, үз якларына аудара килгән. Алар ягына йөзләгән морза күчеп, араларында сеңеп югалган. Алай гына да түгел, шактыйлары үзләрен барлыкка китергән милләтнең кан дошманына әверелгән. Шаһгали, Камай морза кебекләр Казанны яулауга да өлешләрен кертеп, үз милләтләренең тарихында кара эз калдырды.

Татарның янә бер тискәре сыйфаты: бер-берсеннән көнләшү. Ул күпләрне хәтта дошман ягына сатылуга, үз туганнарын кан дошманына әверелдерүгә  кадәр китереп җиткерде.

Бар, бар, татарның моннан башка да җитешсезлекләре  җитәрлек. Ләкин, ни кызганыч, аның әле дә булса шушы тискәре сыйфатларыннан арына алганы юк. Ул элеккегечә башкаларга кирәгеннән артык ышана, аларга юл бирә, ә үз милләттәшеннән көнләшеп, аның юлын кисә. Татар һаман, Тукай сүзләре белән әйткәндә, бер-беренә ук ата.  Шушы уйлар тискәре сыйфатларыбыздан арынып, милләтебезнең бөтенлеген беренче урынга чыгару иң зур бурычыбыз икәне ачыклана.    

Егылдык, инде биш гасырга якын коллык базында яшибез. Моңа тик үзебез сәбәпче. Ә үзе егылган еламас, ди халкыбыз. Елашып, уфтанып, мескенләнеп утыру беркемне дә бизәми. Мескенне кызганмыйлар, аны үтергәнче кыйныйлар гына. Изделәр, тукмадылар, әле һаман да кыйныйлар.

Шунлыктан без үткән тарихыбызга мактану яки уфтану рәвешендә түгел, ә объектив бәя бирергә тиешбез. Шул исәптән, һичшиксез, коллык чорыбызга да. Чөнки анысы да безгә олы сабак бирде. Дошман белән дусны аерырга өйрәтте. Бөек чорыбызда дуслар күп булса, коллыкка күчкәч, милләт япа-ялгыз калды. Бердәнбер таянычы, яшәү көче бирүче дә фәкать Аллаһ кына. Тарих үзеннән өйрәнүчеләрен зурлый, ә өйрәнергә теләмәгәннәрен хурлый. Моны да онытыр­га ярамый.

Уйланулар үзебезгә мәгълүм булган заманнарга кайтара. Тарих кояшының безгә мәрхәмәтле йөзен күрсәтеп, дәүләтчелегебезне кайтаруга юл ачкан 90 нчы елларга тукталырга мәҗбүр итә. 

1990 елда республикабызның суверенлык декларациясен кабул иттек. 1992 елның 21 мартында аны референдум белән ныгыттык. Ул көннәрдә Татарстанга ясалган янаулар, телевидение, радио, газеталар аша таратылган коткы – бары да күз алдында. Россия Югары Советының махсус машиналары Татарстан шәһәрләренә төрле рәвештәге куркыту-янау белән тулы листовка һәм прокламацияләр таратып йөрде. Кешеләрнең почта ящиклары шундый чүп-чар кәгазь белән тулды. Ләкин халкыбыз артка чигенмәде. Рес­публика сайлаучыларының 61,4 проценты бәйсезлегебезне яклап тавыш бирде.

Шушы онытылмас елларның җаваплы мизгелләре күз алдымда. Мәскәүнең Ак йортында, Кремлендә үзебез өчен файдалы сөйләшүләр, Россиянең иң олы түрәләре белән бәхәсләр. Максатыбызның гадел һәм хак­лы икәнен исбат итә алуыбыз. Аларның шуны танырга мәҗбүр булулары...

Без ул вакыт чын бәйсезлек янәшәсендә, аны бөтен тулылыгы белән күзаллау дәрәҗәсендә идек. Аһ, әнә шул ГКЧП фетнәсе чыгып СССР таркалмаган булса, без дә, башка союздаш республикалар кебек, бәйсез дәүләткә әверелгән булыр идек. Безгә моның өчен нибары өч көн җитмәде. 

Ләкин, ничек кенә булмасын, бу еллар татарны уятты, аның сибелеп яшәвенә дә карамастан, үзен бербөтен милләт рәвешендә тоеп яшәүгә юл ачты.

Әйе, кыска гына вакыт өчендә искиткеч үзгәрешләр булып үтте. Әле кайчан гына бер-беребезне күрергә тилмереп яши торган заманнар бар иде. Ә хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагына барып, милләттәшләребез белән аралашу мөмкинлекләре барлыкка килде. Совет чорында безне аерып торган тимер пәрдә юкка чыкты. 

Татар мәктәпләре аякка баса башлады. Казанда гына түгел, Оренбургта, Самара, Саратов, Ижау, Уфада, хәтта Мәскәүдә дә татар мәктәпләре барлыкка килде. Өр-яңадан татар теле гамәлгә керә башлады. Йөзләгән милли оешмалар үсеп чыкты. Алар милли агарту эшен башлады һәм бүген дә дәвам итә.

Хәтта ерак илләрдә дә, шул исәптән Нью-Йорк, Вашингтон, Сан-Франциско, Монреаль, Австралиянең Аделаидасында һәм берничә Төркия шәһәрендә Сабантуйлар үткәрелә башлады. Җир шарының төрле почмакларында татар җыры яңгырый торган заман җитте. Йөзләгән үзешчән сәнгать коллективлары бүген дә халыкның милли хисләрен уята. 

Күп шәһәрләрдә якшәмбе мәктәпләре эшли башлады, туган телгә тартым артты. Халкыбызга милли рух һәм горурлык хисләре кайтты.Ул үзендә башкаларны таң калдырырдай яшәү көче таба алды. 

СССРдан читтә – Кытайда, Америкада, Финляндиядә яшәгән татар кешесе туган теленә, гореф гадәтләренә тугрылыкны саклый алды. 

Әгәр дә, 1930-1940 елларда Сеул шәһәрендә яшәгән 26 татар гаиләсе мәктәп ачып, уку китап­лары бастырып, мәчет салып, милли тормыш булдыра алган икән, бу юкка гына түгел. Шушы мәктәптә белем алган Сәгыйт Салахның АКШка килеп ике югары белем алуы, докторлык диссертациясе яклап, атом тикшеренүләре өлкәсендә күренек­ле галимгә әверелүе, Америка энциклопедияләренә  керүе дә очраклы хәл түгел. Өстәвенә, безнең Надир Дәүләт, Шамил Юлай, Айшә Рорлих, Рифат Таби, Әдиб Акчурин кебек илдән читтә җитлегеп тә, татар рухына, татар яшәешенә турылыклы булып калган зур галимнәре бар.  Татарның сигез баласын ияртеп, Кытайдан Төркия аша Америкага килгән, шушы балаларны үстереп, белем биреп, аларны зур юлга чыгара алган искиткеч зур яшәү көченә ия булган Нәфисә апа Алмакайдай ил аналары бар. Бу гүзәл апабызның токымы бүген 46 кешедән тора. Төпле һәм уңдырышлы тамыр бу!

Оркыя апа Сафалы да шундый ук юлны үткән гүзәл ханым. Ул үз балаларына гына түгел, башка яшь татарларга да милли оеткы салган изге зат. Ул 1954 елны Нью-Йорктагы татар яшьләрен оештырып, Г.Камалның  «Беренче театр»ын, аннары «Хаҗи әфәнде өйләнә»сен сәхнәгә куйган шәхес. Сан-Франциско шәһәрендә дә милли тормыш гөрләп торган, андагы татарлар да театр труппалары төзеп, Камал әсәрләрен сәхнәләштергән. Әгәр дә бүген Америкада Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев һәм халык җырлары яңгырап тора икән, димәк милли тормыш дәвам итә.

Финляндиядәге саннары беркайчан да 1 меңнән артмаган татарларның үз милли мәгариф сис­темасын булдыра алулары, милли җыр-моң белән сугарылып яшәүләре, аларның җәмгыятьтә лаеклы урын биләүләре – шулай ук милләтебезнең яшәү көчен раслый торган мисал. Мондый фактлар бихисап. Алар халкыбызның бөеклеген раслый.

Татар уянды һәм горур адымнар белән халыкара мәйданга юл тотты. Ул яшәгән һәммә җирдә яңгырдан соң калкып чыккан үсемлекләр кебек аның төрле исемдәге оешмалары барлыкка килде. Казан университеты доценты Марат Мөлеков җитәкчелегендә Татар иҗтимагый үзәге туды. Аның татар яшәешен тәэмин итүче күп мәсьәләләр арасындагы төп бурычы  Татарстанның статусын күтәрү, аны союздаш республикага әверелдерү булды. Марат Мөлеков, ни кызганыч, инде арабызда юк, ләкин аның изге эшләре тарихыбыз битләренә уелып калды.

Шул елларны Фәүзия Бәйрәмова җитәкчелегендәге Милләт мәҗлесе халкыбызны туплау, аңа көч-куәт һәм дәрт биреп тору гамәлләрен җәелдереп җибәрде. Фәүзия ханым – ялкынлы, курку белмәс трибун. 90 нчы елларны ул митингларда, җыелышларда кайнады. Аның азатлык өчен, дәүләтчелегебезне торгызу өчен көрәшкә өндәүче нотыклары әле дә хәтердә. Фәүзия ханым бүген дә архивлардан татар язмышына бәйге яңа документлар таба, алар нигезендә тирән мәгънәле хезмәтләр яза.

Шушы дулкында ук Бөтен­дөнья татар Конгрессы барлыкка килде. Бу киң җәмәгатьчелек һәм республика Президенты Минтимер Шәймиевнең уртак инициативасы иде. Озак та үтмәде, Конгресс, татар дөньясының кайнап торган җирлегенә таянып, үзенең эшен җайлап җибәрде. Аның Башкарма комитетына күренекле шәхесләрдән Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, “Азатлык” радиостанциясеннән Римзил Вәлиев, “Сөембикә” журналының редакторы, татар хатын-кызлары җәмгыяте “Ак калфак”ны барлыкка китерүче Роза ханым Туфитулова, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов, мәгариф һәм мәдәният министрлары Фарис Харисов, Марсель Таишев, Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Мирфатыйх Зәкиев сайланды. Тиз арада Конгрессның җирле оешмалары барлыкка килде.

(Дәвамы киләсе санда).


(Ахыры)

Россия татарларының Милли-мәдәни мохтарияте оешты һәм тиз арада аның җирле оешмалары эшли башлады. Самарада, Ульяновск, Мәскәүдәге оешмалар зур активлык күрсәтте. Мәскәүдәге “Туган тел” җәмгыятен Нур Гарипов кебек милләтпәрвәр татарлар җитәкләде. Монда татар телен өйрәнү курслары, тел өйрәнү дәреслекләре булдырылды. Шушы хәрәкәткә шактый күп эшкуарлар кушылды.

Самарада Шамил Баһаветдинов, Равил Хәйруллин тирәсендә дистәләгән татар зыялылары тупланды. Шамил, сәләтле журналист буларак, “Азатлык” радиосы аша татар дөньясындагы яңалыкларны пропагандалауга зур өлеш кертте. Ул бүген дә шушы эшне дәвам итә. Инде мәрхүм Равил абый милли мәгариф эшләрен җиренә җиткереп башкара иде. Самарадагы гына түгел, өлкәнең һәрбер авылындагы мәгариф эшләре аның игътибар үзәгендә булды. Шушы милләтпәрвәр ничәмә-ничә мәктәпне ябылудан коткарып калды.

Милли хәрәкәт киң җәелгән үзәкләрнең берсе – Саратов. Монда Зөфәр Хәкимов, Митәсим Сөләйманов, Фрид Рәшитов, мөфти Мөкәтдәс Бибарсов һәм дистәләгән милләтпәрвәр шәхесләр бүгенге көнгә кадәр милләтебез өчен зур эшләр башкара. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр уртасында үрнәк татар гимназиясе барлык­ка килде. Башланып киткән оптимизация зәхмәте өлкәдәге ун татар авылындагы мәктәпкә куркыныч тудырды. Имештер, монда балаларны ашату җайга салынмаган, бәдрәфләре дә урамда. Күренекле эшмәкәр Камил Аблязов мәктәпләргә ремонт ясатты, компьютер һәм интернетларын булдырды,  нәтиҗәдә алар ябылмады.

Төмән өлкәсендәге Ханты-Манси автономияле округындагы мохтариятне, инде мәрхүм, уңган Чистай мишәре Фәнис Гатауллин җитәкли иде. Мондагы мәһабәт автономия бинасының түбәсендә Татарстан флагы җилферди. Өлкәнең күп шәһәрләрендә автономиянең бүлекчәләре бар. Берничә мәктәптә, шул исәптән Сургут һәм Нижневартовск шәһәрләрендә татар төркемнәре барлыкка килде.  

Омск өлкә автономиясен күп еллар буе тәҗрибәле юрист Хәким Садыйков җитәкләде. Аның белән иңгә-иң куеп, абыйсы тәҗрибәле педагог Хәлил барды. Бу автономия дә барлык милли оешмаларны берләштерә алды. Өлкә автономиясенең 37 җирле бүлеге бар. Автономия татар теле укытучылары белән махсус эш алып бара. Татар балаларына телебезне өйрәтү, якшәмбе мәктәпләре булдыру эшләренә зур игътибар бирә. Өлкәнең үзешчән коллективлары Омск татарларына гына түгел, хәтта күрше өлкәләргә дә хезмәт күрсәтә. Автономия кысаларында Сания Мирхәлиева һәм Рузалия Сайганова татарча радиотапшыру эшен җайга салды.  

Мордовия милли-мәдәни автономиясен Шамил Бикмаев барлыкка китерде. Ул – күп еллар губернатор киңәшчесе һәм республика парламенты депутаты булган тәҗрибәле кеше. Булдыклы эшмәкәр буларак, милли эшләрне башкаруга күп чыгымнар сарыф итте. 

Түбән Новгород та шушы ук эздә. Мондагы «Туган як» җәмгыятенең төп эшләре нигездә Краснооктябрьск һәм Сергач районнарында алып барыла. «Туган як» газетасы Сергачта чыга. Монда татар китаплары да нәшер ителә. Редакция тирәсендә әдәби көчләр тупланды. Әмма милли эшләрнең идеология үзәге Түбән Новгород – Нижгар. Анда милли яшәешкә фәнни төс бирү эшен Алимҗан Орлов, Мансур Хафизов, «Туган як» җитәкчесе Марат Юнисов башлап җибәрде.

Мондый, җаннары-тәннәре белән милли эшләребезгә бирелеп эшләгән дистәләрчә шәхесләребезнең исемнәрен булса да әйтеп китү урынлы булыр иде. Ульян өлкәсендә Азат Курчаков, Әстерханда Әнвәр Алмаев, Наилә Потеева, Төмәндә Хәнисә Алишина, Ригада Атанас Асанавичюс, Зөфәр Зәйнуллин, Илдус Сабитов һәм бик күпләр. 

Ижау шәһәрендә зур колачлы эш җәелдереп җибәргән Мәсхүт абый Гаратуев аерым искә алуга лаек. Ул – Удмуртиянең атказанган укытучысы, тирән белемле, зирәк акыллы, милләтебезгә тулысы белән бирелгән шәхес. Милли эшләрнең башында буларак, ул, республикадагы татар мәгариф эшләрен җайга салучы, үз тирәсенә дистәләгән активист туплап, максатчыл һәм нәтиҗәле эшли торган оешма булдыра алган кеше. Ижауда татар газетасы чыга башлавында да аның роле зур. Ул үзе инде бакыйлыкка күчте, ләкин эшләгән изге гамәлләре дәвамлы, алар яши, ныгый. 

Бу елларда туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә кайту милләтебезне саклап калу аның бөтенлеген тәэмин итү беренче урында булды. Бу эшнең башында “Ак калфак” оешмасы, аны башлап җибәрүчесе инде исеме аталган Роза ханым Туфетулова. Оешма татар гаиләсе проб­лемасын бөтен тулылыгы белән колачлый алды. Аның урыннарда кыска гына вакыт эчендә 30 дан артык бүлекчәсе барлыкка килде. Алар бүгенге милли яшәешебезгә, телебезгә куркыныч янаган шартларда эшләрен тагын да активлаштырды.  

Максатларыбызның берсе татарлар яшәгән төбәкләрдәге хакимиятләрне татар проблематикасына якынлаштыру, җирле татар оешмалары белән аңлашуны булдыру иде. Шуңа ирешү өчен төбәкләрдә Конгресс башкарма комитетының күчмә утырышларын үткәрү иң уңышлы чараларның берсе булды. Конгрессның беренче ун еллык дәверендә алар Екатеринбург, Төмән, Омск, Ульяновск, Казахстанның Шымкент, Кыргызстан башкаласы Бишкек шәһәрләрендә, Самара өлкәсенең Камышлы районында бик уңышлы үтте. Бу җыелыш­лар җирле хакимият җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашында үтеп, бер яктан, бу ике тарафның үзара якынлашуына китерсә, икенче яктан, татар яшәешен бөтен тулылыгы белән күзаллауга юл ачты. Аларда кабул ителгән карарлар татар проблемасын хәл итү өчен мөмкинлекләр туа килде. 

Кайбер мөһим мәсьәләләр Конгресс җитәкчелегенең Петербург, Киев, Минск, Уфа, Әстерхан, Иваново, Нижневартовск, Чиләбе, Пермь шәһәрләрендәге  очрашу-аңлашулар нәтиҗәсендә хәл ителә торган иде.  Чараларның күбесендә җирле хакимият җитәкчеләре, губернаторлар үзләре катнаша килде. Милли эшләребезгә Екатеринбургта Э.Россель, Саратовта Д.Аяц­ков, Омскида Л.Полежаев, Петербургта В.Яковлев зур кызыксынучанлык күрсәтте.

Шушы күчмә утырышлар кысасында Татарстан мәгариф, мәдәният министр­ларының җирле коллегалары белән килешүләр төзүе гадәткә керде, җирле хакимият җитәкчеләре белән якынлашып, аларны татар проблемаларына җәлеп итү җайга салынды. Екатеринбургта өлкә губернаторы Россельнең безнең эшләребездә катнашуы үзе генә дә ни тора!

Россель безнең мөстәкыйльлек идеясенә ияреп, Урал республикасын игълан иткән иде. Аңа тәбрикләү телеграммасы җибәрдек. Гаҗәбе шул – андый котлау телеграммалары ике төбәктән генә килгән булган. Ни кызганыч, шушы гамәле өчен Ельцин аны урыныннан алган иде. Тик ул, альтернатив сайлаулар нәтиҗәсендә, янә үз урынына кайтты...

Татар Конгрессы үзенең беренче ун еллык чорында Берләшкән Милләтләр Оешмасының информацион Үзәгендә теркәлде. Ул үткәргән чаралар турындагы мәгълүматның шактые шушы Үзәккә җибәрелүе дә гадәткә керде. 

Башкарма комитет Бәйсез Дәүләтләр Парламентара Ассамблеясына да күзәтүче рәвешендә кабул ителде. Аның фән, мәгариф, мәдәният эшләре буенча комиссиясенең эшендә актив катнашты. Боларны тормышка ашыруда  Татарстанның Санкт-Петербуртагы ул вакыттагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшинның өлеше зур булды...

 Уйларым мине дәүләтебезнең аякка басачак чорына илтә. Әйе, басачак, дим. Чөнки мин аның шулай булачагына җаным-тәнем белән инанам. Дөрес, моны тормышка ашыру җиңел булмас. Заманалар үзгәрә, буыннар алышына. Барысын да позитив дип булмый. Бүген инде Ельцин да юк. Горбачев шәүләсе дә күләгәдә югалды. Ил башына В.Путин менеп утырды. Демократия, суверенитет сүзләре белән уйнау бетте.  

Россия президенты тирәсендә татарга каршы хисләр белән янучы Кириенко, Бабич кебекләр аның колагына мәкерле планнарын пышылдый тора. Югыйсә, ул ил башлыгы буларак андыйларның аждаһалыгына бирешмәскә тиеш тә бит. Ләкин бирешә шул. Яңа срокка сайлангач, Россия Конституциясенә турылыклы булачагына ант итте. Тик чынында аның барлыгын да, юклыгын да белми. Иярченнәр өчен Конституция түгел, аның әмерләре – иң төп канун. 

Россия үзәге белән шартнамәле рәвештә яшәүгә нокта куйдылар. Аңа кадәр уку стандартларыннан милли кушымтаны алып аттылар, БДИ имтиханын милли телләрдә бирү хокукыннан ваз кичерттеләр. Шушы гамәлләрнең соңгысы – мәктәпләрдә телебезне укытуның атнага тик ике сәгатькә калдыру булды. Анысы да тик ихтыяри рәвештә генә. Бу өстән төшерелгән әмер иде һәм ул, ни кызганыч, берсүзсез кабул ителде. Димәк, халыкны, аның телен, гореф гадәтләрен, ә нигездә исә үзен руслаштырып, юкка чыгарудан саклардай рәсми көч калмады...  

 Исән-имин калу, инкыйразга дучар булмауның нинди мөмкинлекләре бар? Төп таянычыбыз ни булырга тиеш? Җавап: ата-бабаларыбыз калдырган мирас, динебез, гореф-гадәтләребез. Аларны хәрәкәткә китерү генә кирәк. Төшенкелеккә бирешмәү, бер җандай булып бердәмлегебезне ныгыту, бербөтен милләт икәнлегебезне тою хисләрен уяту – безнең бурычыбыз. 

Дөрес, җиңел түгел. Авыр булуның сәбәбе: гасырдан гасырга күчеп килгән милли яшәешебезнең соңгы елларда саегая баруы, татар гаиләсенең бүгенге халәте. Гаилә эчтәлеге бермә-бер кими бара, моңа күз йомарга ярамый. 

 Шактый күп гаиләләрдә, бигрәк тә шәһәрләрдә, рус теле өстенлек итә. Үз телләренә битараф буыннар өлгерә тора. Халкыбызның оясында ни күрсә, очканда шул була дигән әйтеме акрынлап онытыла бара. Ә бит бала телсез күкедәй булып дөньяга чыкса, шулай телсез рәвештә, милләтенә битараф булып гомер итәчәк. Алай гына да түгел, үзедәй балалар үстереп, катнаш никахларга юл ачачак. Ә бу исә  руслашуга йөз тоту, милләтеңә хыянәт итү дигән сүз. 

 Шунлыктан бүгенге шартларда гаилә проблемасының махсус рәвештә куелуы зарур. Татар конгрессы, Милли шура, Милли-мәдәни мохтарият бу эштән читтә калмасын иде. 

Ана телебезне гаиләгә кайтаруда  хатын-кызларыбызның роле беренче урында булырга тиеш. Күп җирләрдә “Гаилә” җәмгыятьләре, “Ак  калфак” ның җирле оешмалары, милләтебезгә турылыклы мәктәп укытучыларыбыз, йөзләгән үзешчән сәнгать коллективлары бар. Аларга рухи көч һәм матди ярдәм биреп тору кирәк.

 Инде әйтелгәнчә, Ислам динебез тарихыбызның иң авыр чорларында халкыбызны юкка чыгудан саклап калды, аңа яшәү көче өсти торды. Ул бүген дә җитди факторга әверелеп бара. Чаллының “Ак мәчет” хәзрәте Р.Шәйхевәлинең “Мәдәни җомга”дагы мәкаләсе юкка гына “Динебезгә таянып, телебезне саклыйк!” дип аталмаган. Ул Аллаһы Тәгаләнең дин белән телебезнең бергә иңдерелгән булуын ассызыклый.

Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигулла моны бик яхшы аңлап эш итә. Хәзрәт мәчетләрдәге вәгазьләрне тик татар телендә генә алып бару таләбен юкка гына куймаган. Бу изге гамәл телебезне, миллилегебезне саклап калуга юнәлтелгән. Казанда бу елдан башлап кыз балалар өчен тик татар телендә эшли торган “Мозаффария” мәдрәсәсе ачылачак. Ир балалар өчен дә шундый ук мәдрәсә ачылу күз алдында тотыла. Мәчетләр каршында дин һәм татар телне өйрәнү  курсларын ачу да ниятләнә. Укытучылар өчен “Минем халкым, минем динем” исемендәге конкурс игълан ителүе, Казанда татар телен өйрәнү өчен 3 айлык курслар эшли башлавы кебек чаралар артканнан-арта тора.  

 Ульяновскиның “Нур” мәчете каршында да балалар һәм өлкәннәр өчен аерым татар теле һәм дин өйрәнү курслары эшли. Ижау, Саратов калаларында, Урал һәм кайбер Себер шәһәрләрендә дә шундый ук хәл. Аларның барысын да бер юнәлештәге программа һәм китаплар белән тәэмин итүне, координаторлык вазифаларын һәм кайбер финанс проблемаларны хәл итүне  хөрмәтле мөфти хәзрәтләребез Тәлгат Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин үз өсләренә алса, милләтебезнең бер җан һәм бер тән рәвешендә яшәвенә юл ачылыр иде.

Мөмкинлекләребез зур. Татарлар – тарихта ныклап чарланган, теләсә нинди авырлыкларны да җиңәрдәй, үлмәс халык. Шикләнми әйтеп була, аның юнәлеше – мәңгелек.
 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: