Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП...

Элек, совет заманында бигрәк тә, хат кына ерактагы туганнар, дуслар белән хәбәрләшү чарасы булып тора иде. Ике тиенлек марка ябыштырылган конверт (бар иде акчаның кадерле чаклары!) үз вазифасын бик төгәл башкарып килде. (Бүгенге көндә маркалы конверт бәясе 20 сумга якынлашып килә). Кесә телефоны, Интернет барлыкка килгәннән соң хатлар аша аралашу...

Элек, совет заманында бигрәк тә, хат кына ерактагы туганнар, дуслар белән хәбәрләшү чарасы булып тора иде. Ике тиенлек марка ябыштырылган конверт (бар иде акчаның кадерле чаклары!) үз вазифасын бик төгәл башкарып килде. (Бүгенге көндә маркалы конверт бәясе 20 сумга якынлашып килә). Кесә телефоны, Интернет барлыкка килгәннән соң хатлар аша аралашу юкка чыга бара. Дөресен әйткәндә, хәзер алар ниндидер гозер белән район яки оешма җитәкчеләренә генә языла. Бу - язучыларга да хас күренеш. Без дә йә басылып чыккан китабыбызны алдыруны үтенеп (чөнки совет заманында эшләп килгән китап сату системасы юкка чыкты), йә яңасын шәхси нәшриятта бастыру өчен (бер Татарстан нәшрияты 330 дан артык язучының әсәрләрен ничек бастырып өлгерсен?) матди ярдәм сорап язабыз. Андый хатларны үземә дә язарга туры килде.

Аларның беренчеләре, 2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш сукмаклары» дигән китабым басылып чыккач, берничә район җитәкчеләренә язылган иде. Аларга Балык Бистәсе белән Арча районнары башлыклары Илһам Вәлиев һәм Алмас Нәзиров реакциясе бик җитди булып, шактый китабымны алдылар.

Әлбәттә, бу гозерем белән тагын берничә районга, шул исәптән Чаллы шәһәренә дә, мөрәҗәгать иткән идем. Гәрчә Буа белән Баулы районнарыннан, Чаллыдан тискәре җаваплар алсам да, мин аларның җитәкчеләренә барыбер рәхмәтле. Хатларымны җавапсыз калдырмаулары өчен. Ни кызганыч, Питрәч, Азнакай, Спас һәм Аксубай районнарыннан җавап хатлары да килмәде. Күрәсең, аларның җитәкчеләре язучыга хат язуны артык мәшәкать дип санагандыр инде. Ә хатына җавап алмау - кешене кимсетү ул.

Миңа китапларны шәхси нәшриятларда бастыру өчен матди ярдәм сорап та язарга туры килде. Төрле сәбәпләр буенча күп еллар буе дөнья күрә алмаган В.Шукшин хикәяләрен (үз тәрҗемәмдә) бастырып чыгаруда ярдәм сорап, хәтта Россия Президенты администрациясе башлыгы С.Ивановка хат юлладым. Ул бу рус язучысының хикәяләрен татар укучысына җиткерүдә, һичшиксез, ярдәм итәргә тиеш кебек иде, чөнки сүз нибары 50 мең сум акча турында гына кузгатылды. Тик дәрәҗәле түрәләр исеменә юлланган хатлар алар кулына керми дә, аларга җавапны гражданнар һәм оешмалардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эш итүче бүлек хезмәткәрләре - консультантлар гына бирә икән. Ә алар исә, 2006 елда кабул ителгән «Россия гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»гы 59-ФЗ законы нигезендә, инстанция буенча «аска» - хат килгән төбәккә юллыйлар. Ә андагы шундый ук вазифада утыручылар хатларны тагын да «аска» төшерәләр. Аларны да һич гаепләп булмый, чөнки алар барысы да закон буенча эш итә! Президент администрациясендә минем мөрәҗәгатемнең асылын бик аңлап бетермәделәр бугай, дип тагын бер хат яздым, ләкин нәтиҗәсе шул ук булды.

Китабымны шәхси нәшриятта бастырып чыгарырга ярдәм итүләрен сорап, аякларында нык торучы Казан оешмаларына да мөрәҗәгать иттем. Шундый ике оешма генераль директорлары исеменә татарча хатлар язып, үзем илтеп бирдем (икесе дә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары). Әлеге оешма җитәкчеләре кабат язган хатларыма да язма җавап кайтармады.

Бу нисбәттән мин Дербышкада урнашкан «Оптика-механика заводы» (ОЗМК) генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Сергей Раковецка рәхмәтле: аның урынбасары, депутатлык эше буенча ярдәмчесе Имаметдин Хәйретдинов өйгә үзе килде һәм, оешмага шәхси оешмаларга (нәшриятка дип аңларга кирәк) акча күчерү тыелганлыктан, ниндидер юл белән җыйган берникадәр сумма калдырып китте.

Гәрчә татарча язган хатыма тискәре һәм русча язылган җавап алсам да, мин «Корстон Казан» генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗановка да рәхмәтле. Ярдәм итә алмаса да, хатымны җавапсыз калдырмады. Мин дөрес аңладым, чөнки хәзер заманы тотрыксыз: гади халык кына түгел, оешмалар да авыр хәлдә. Икенчедән, анда татарлык хисе саклану сокландыра. Ул русча язылган хатка кул куйганда "генеральный директор" дигән сүзләр алдына үз кулы белән: «Олы хөрмәт белән» дип өстәргә онытмаган.

Әлбәттә, барлык оешмалар да җавап хатлары язмый, дип әйтергә тел әйләнми. Шулай беркөнне минем исемгә /дөрес, мине анда хатын-кызга «әйләндереп», конвертына Сафиуллиной А.Х. дип куелган иде/ юлланган хат алдым. Аны ачсам, ул миңа түгел, ә Ташкент шәһәрендә яшәүче Н.Исәнова исеменә язылган булып чыкты. Ул болай дип юлланган иде /язылганча, русча китерәм/: «Ваше обращение с просьбой выслать Вам книги направленное в адрес Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова, рассмотрено Республиканским ... /билгеле сәбәпләр буенча, бу урынын төшереп калдырам. - Ә.С./ В соответствии с Вашим обращением высылаю Коран, мусульманский календарь на 2015 год и книгу «Һәфтияк шәриф», предоставленные ... Духовным управлением мусульман Республики Татарстан».

Хатка «солидный» гына кеше кул куйган иде. Монда аның бернинди гаебе дә юктыр. Бар гаеп бу оешмага кергән хатлар һәм мөрәҗәгатьләр белән эш итүче хезмәткәрнең үз эшенә гаҗәеп дәрәҗәдә җавапсыз каравында. Димәк, миңа тиешле хат Ташкентка киткән булып чыга.

Ни генә булмасын, әле хатлар да, аларга җаваплар да языла тора икән, Ходай безне язудан аермасын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: