Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Сайлаулар яңарыш көтә

Киләсе елның сентябрендә республика парламентының яңа составын сайлаулар узачак. Бик мөһим чара бу. Әзерлек чараларын башлагач,  парламентның элекке эшчәнлеген төрле яклап анализлау зарур. Ул чагында ирешелгән уңышлар да, кимчелекләр дә ачык күренәчәк.

“Алдагы сайлау кампаниясе зур активлык, принципиаль һәм кызу бәхәсләр шартларында узачак, - дип белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында. – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа составын сайлаганда, бер яктан, инде тәмам җитлеккән һәм зур ихтыяҗ булган яңарышка, ә икенче яктан, уңышлы эш тәҗрибәсенә нигезләнгән дәвамчылыкка бердәй таянып эш итәргә кирәк”. 

Татарстан парламентының бүгенге составында йөз депутат. Аларның яртысы партия исемлекләре, ә икенче яртысы бер мандатлы округлар буенча сайланган. Тәҗрибә шуны күрсәтә, парламент составының яртысы закон актлары эшләүдә бөтенләй катнашмый диярлек. Алар  сессия көнне парламентка килү, кнопкага басып тавыш бирү белән генә чикләнә.

Депутатлар составы зур хәвефкә сала. Халыкта парламентны “Генераллар Советы” дип йөртә башладылар. Чөнки депутатларның күпчелеге генераль директорлар һәм башка зур түрәләр. Гади эшчеләр, хезмәткәрләр, медицина, әдәбият-сәнгать белгечләре юк дәрәҗәсендә. Шуңадыр, кабул ителгән законнарның да күпчелеге түрәләрне яклауга хезмәт итә.  

Тарихка күз салыйк. Бөтен ХХ гасыр буе, 1990 елга кадәр, Татарстанда законнар эшләнмәде диярлек. Нигездә СССР һәм РСФСР законнары кулланылды. Үзебезнең законнарны эшләгәндә дә шуларны бераз җирле шартларга яраклаштырып, әз-мәз генә өстәмәләр кертелә иде. Кыскасы, Татарстанда законнар иҗат итү белән шөгыльләнмәделәр. Хәер, моңа ирек тә бирмәсләр иде.

Дәүләт югарыдан түбәнгә кадәр үзенең унитарлыгы белән аерылып торды. Икътисад бик нәтиҗәсез эшләде. Продукция җитештерү өчен зур чыгымнар тотылды. Башкарылган күпчелек чаралар үзләрен акламады. Чит илләрдә эшләнгән товарлар белән чагыштырганда безнекеләр түбән сыйфатлы иде. Хәлнең торышына ул вакытта объектив бәя бирелмәде, ирешелгән нәтиҗәләр кабартып күрсәтелде. Аерым тармак­лардагы кайбер уңышлар, вакытлы күренеш иде. Әмма тулаем без елдан-ел артка кала бардык. Совет системасының эшчәнлек нәтиҗәсе иде бу. Совет системасы таркалгач, объектив чагыштырулар үткәрелә башлады. Ул чагында инде тормыш хәлебезнең дә, мәгарифнең, сәламәтлек саклауның, башка барлык тармакларда эшчәнлегебезнең мөмкинлекләре ачыкланды.

СССРның ташкүмер чыгару, корыч, тепловозлар, тракторлар, комбайннар җитештерү, кыскасы, өч-дүрт төр буенча беренче урынга чыккан вакытлары да булды. Әмма аңа карап халыкның тормышы яхшырмады, чөнки товарлар бик түбән сыйфатлы иде. Әйтик, хәтта безнең өчен иң уңышлы саналган җитмешенче елларда да СССР тракторларының 3-5 ел гына хезмәт итәргә көчләре җитте. Ә чит ил тракторлары 15-20 ел тыныч кына эшли бирде. Шулай итеп, металлдан, чималдан, эшче көчләрдән, башка мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана алмадык. 80 нче еллардан башлап хәтта уңышлы дип саналган тармакларда да артка тәгәрәү күзәтелде.

Кайберәүләр совет чорында барысы да яхшы иде дип, чик-чаманы онытып җибәрә. Әйе, предприятиеләр эшләде, продукция чыгарылды, әмма барлык байлыгыбызны йотып бетерә бардык. Мондый идарә системасы уңышка китермәвен күрсәтте. Туксанынчы елларда киләчәктә ничек яшәргә дип уйлана башладык. Шул ук вакытта республика парламенты да Татарстан халкы өчен кирәкле, алар мәнфәгатен кайгырта торган законнар кабул итте.

Дөрес, элегрәк тә Татарстанның мөстәкыйль үсеше турында уйлаучылар, борчылучылар булган. Мирсәет Солтангалиев тә, Гаяз Исхакый да шул турыда баш ваткан. Әмма ул чорларда мөстәкыйль уйларга сәләтле сәяси эшлеклеләрне юк итә барганнар, унитар системага буйсынып яшәүче күндәмнәрне генә калдырганнар. 

Татарстан тарихын актарганда 1992 елда үткәрелгән референдумга югары бәя бирергә кирәклегенә тагын бер кат ышанасың. Ул чыннан да республиканың статусын билгеләүче мөһим чара булды. Референдум тулысынча халыкларның үзбилгеләнү халыкара хокук нормаларына нигезләнеп үткәрелде. Референдум барышын төрле илләрдән килгән күпсанлы күзәтүчеләр тикшереп торды.

Хәзер бик күпләр референдумны, анда куелган мәсьәләләрне искә алмаска тырыша. Референдум халыкларның үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыру чарасы иде. Референдум үткәргәндә рес­публиканың тулы бәйсезлеккә ирешү мәсьәләсе көн тәртибенә куелмады. Хәер, Татарстан өчен ул реаль дә түгел иде. Үз теләге белән кайбер вәкаләтләрен федераль үзәккә тапшырган мөстәкыйль дәүләт турында гына сүз барды. Халыкара хокук нормалары нигезендә референдум нәтиҗәләрен беркемнең дә раславы кирәкми, халык нәрсә дисә – шул турыдан-туры гамәлгә керә. Россия Федерациясенең 1993 елгы Конституциясенең өченче маддәсендә дә: “Референдум һәм ирекле сайлаулар җәмгыятьне иң югары турыдан-туры чагылдыру булып санала”, - дип ассызыклана. Шуңа карамастан, Россиянең Конституция суды референдум нәтиҗәләренә  ризасызлыгын белдереп азапланды.

Татарстан Республикасы Конституциясе тулысынча референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп эшләнгән иде. Әмма Россия прокуратурасы Татарстан Конституциясен судка бирде. Янәсе, ул федераль  Конституция нормаларына каршы килә.

Онытырга һичбер хакыбыз юк, федераль Конституция 1993 елның 12 декабрендә референдумда кабул ителде. Бу референдумда Татарстан катнашмады. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Россиянең хокук кырыннан ничектер төшеп калды. 1994 елның февралендә үзара вәкаләтләр алмашу турында ике яклы шартнамәгә кул куелгач, ул Татарстан һәм Россия дәүләтчелекләрен тоташтыручы документка да әйләнде. Шартнамә Татарстанның Россия Федерациясе Конституциясен, Россиянең исә Татарстан Республикасы Конституциясен тануы да иде. Мондый хәл ике якны да канәгатьләндерде,  тынычлык урнашты.

Әмма бу мөһим документны да гамәлдән чыгардылар, Россия җитәкчелеге аны озайтмады. Моның сәбәбен аңлатып торучы да булмады. Бүген моны күрмәмешкә сабышу, аңламау гаҗәпсенү тудыра. Җайга салынган принциплардан читләшү Россиягә дә файда бирми. Дәүләт идарәсенең яңа вертикален урнаштырганда хокукый принциплардан  читләшеп, үткәннәргә ревизия ясарга омтылуның хаҗәте юк иде.

Федераль үзәк соңгы вакытта субъектлар фикере белән бөтенләй исәпләшми. Туган телләр мәсьәләсендә зур шау-шу туды. Милли республикалар, округлар теләкләренә каршы килеп, милли телләрне өйрәнү иреклегә,  ата-ана теләгенә әйләнде. Бердәм дәүләт имтиханнары бары тик русча гына үткәрелә. Югары һәм махсус урта уку йортлары студентларны шуның нәтиҗәләре буенча гына кабул итә. Соңгы вакытларда төбәкләргә һәр мәсьәләдә диярлек каршылык тудырыла. Субъектлар арасында иң алдынгылардан саналган Татарстан моны аеруча нык сизә. Нефть, газ, химия товарлары, "КамАЗ" машиналары, вертолетлар, суднолар һ.б. товар сатудан керемнәрнең, халыктан җыелган салым акчасының 70 проценттан артыгы федераль үзәккә китеп бара. Зур өметләр баглап оештырылган федераль округларның да төбәкләрнең икътисадын үстерүгә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуга  йогынтысы сизелмәде. Алар нигездә контроль ясаучы органга әверелде. 

Шуңа күрә республика парламентының яңа сайланган составына эшсез утырырга туры килмәячәк, һәр мәсьәләне җентекләп уйлап, закон кысаларына туры китереп башкару сорала. Моның өчен яңа законнар да шактый кирәк булыр әле.

Күп кенә мөһим тармаклар буенча Татарстан законнары федераль законнардан алданрак кабул ителде һәм алар кризис чорында тиешле тәртип урнаш­тыруга  ярдәм итте. Мәсәлән,  Дәүләт Советының туксанынчы еллар башында җинаятьчелеккә каршы кабул ителгән карарлары, алкогольле продукция һәм этил спирты җитештерүгә дәүләт монополиясен урнаштыру турында закон, Җир кодексы, башка норматив актлар күпчелек төбәкләр өчен үрнәк булып торды. Алар тормыш таләбеннән чыгып эшләнде. Аларның барысы да диярлек федераль законнар эшләнә башлаганчы ук кабул ителде. Мәсәлән, Татарстан алкогольле продукция һәм этил спирты җитештерүгә дәүләт монополиясе урнаштыру турындагы законын Россиянекеннән ел ярымга алданрак кабул итте. Россия хөкүмәтенең вице-премьеры А.Чубайс әлеге законны  гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре белән танышу өчен Татарстанга махсус рәвештә килде. Нәтиҗәдә, Россия үзенең шушы типтагы законын безнекенә нигезләнеп эшләде. 

Гасыр башында республика парламенты берничә ел дәвамында законнарын Россиянекенә яраклаштыру белән шөгыльләнде. Әмма кайбер принципиаль мәсьәләләрдә карашлар туры килмәде. Низаглар килеп чыкты
Мондый хәл бигрәк тә милек, табигый байлыклар турындагы законнарга кагылды. Республика үз  милкеннән үзе теләгәнчә файдаланырга тырыша. Шунсыз җитештерүне арттырып булмый. Россия җитәкчелеге мондый принцип белән килешергә теләмәде.

Аерым очракларда федераль үзәк үз өстенә кирәгеннән артык җаваплылык ала, хәтта урыннардагы торак пунктларын җылыту мәсьәләсен дә Мәскәүдән торып хәл итәргә омтыла. Ә җирле хакимияткә вәкаләтләр бирелми, шунлыктан ул үзен бернәрсә өчен дә җаваплы санамый. Россия законнары нигезендә дәүләт хакимияте губернаторлар дәрәҗәсендә төгәлләнә. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә дәүләт вертикале юкка чыга. Татарстан законнары нигезендә безнең республикада исә шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә дәүләт хакимияте саклана, җирле үзидарә бары тик элеккеге авыл Советлары дәрәҗәсендә генә башлана. Җирле үзидарәнең нәтиҗәле эшләве өчен урта сыйныфның булуы шарт, ул бу территориядә иң мөһим проблемаларны да хәл итәргә сәләтле.

Татарстан Республикасының гражданлыгы турында да җитди уйланырга вакыт җитте кебек. Һаман да безнең үз гражданлыгыбыз юк. Респуб­ликаларның дәүләт булуы турында Россия Конституциясенең бишенче маддәсендә дә әйтелә, югыйсә. Ә һәр дәүләтнең гражданлыкка ия булуы зарур. Татарстан үз вәкаләтләрен зур җаваплылык белән башкарырга сәләтле икәнен раслады инде.  Шуңа күрә кайбер законнар билгеле дәрәҗәдә Россиянекенә яраклаштырылса да, аларны тулысынча тәңгәлләштерергә ярамый. Россия кебек зур федератив дәүләттә, субъектлар өчен төрле шартлар, төрле цивилизация булганда хокук кырларының да төрле булуы бик табигый хәл. Килешеп эшләүгә ни җитә?! Көч куллану, мәҗбүр итү һәрвакыт каршылык тудыра. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: