Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: Хокукларны кем яклый?

Халыкның тормыш дәрәҗәсе көннән-көн авырая бара, миллионлаган адәм баласы очны-очка ялгап кына көн күрә. Торак-коммуналь түләүләр дә, көндәлек куллану товарларының бәясе дә кычыткан түтәледәй котырынып үсә. Кешеләргә лаеклы тормыш шартлары тудыру - дәүләт бурычы. Әмма ил җитәкчеләре мөнбәрләрдә һәм сайлаулар алдыннан матур сөйләсә дә, гражданнар алдындагы бурычны үтәргә һич ашыкмый....

Халыкның тормыш дәрәҗәсе көннән-көн авырая бара, миллионлаган адәм баласы очны-очка ялгап кына көн күрә. Торак-коммуналь түләүләр дә, көндәлек куллану товарларының бәясе дә кычыткан түтәледәй котырынып үсә.
Кешеләргә лаеклы тормыш шартлары тудыру - дәүләт бурычы. Әмма ил җитәкчеләре мөнбәрләрдә һәм сайлаулар алдыннан матур сөйләсә дә, гражданнар алдындагы бурычны үтәргә һич ашыкмый. Алар өчен һаман дәүләт мәнфәгате беренче планда, имеш, ә кара гавам ихтыяҗ­ларына төкереп тә бирмиләр.
Кеше хокукларын яклау Татарстан өчен дә мөһим. Бу юнәлештә эш башкарыла да сыман. Респуб­ликаның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Россиядә беренчеләрдән буларак, Дәүләт Советының пленар сессиясендә 2000 елның 29 июлендә сайланды. Эшкә керешкәндә үк дүрт төп юнәлеш билгеләнде: гражданнарның хокукларын торгызу, халыкара хокукый эшчәнлеккә ирешү, закон проектлары әзерләү, халык арасында хокук турында белем тарату. Бездә дә хәлләр ал да гөл диярлек түгел, чөнки вәкаләтле вәкилгә елына 25 меңгә кадәр шикаять карарга туры килә. Вәкил эшчәнлеге рес­публикадагы социаль һәм икътисади процесслардан аерылгысыз. Шикаять нәтиҗәләре буенча судларның законсыз карарларына прокурор протест белдерә. Алар нигездә гражданнарның хезмәткә хокукларын торгызуга, хезмәт хакы түләүгә, социаль-икътисади хокуклар бозылуга карый.
Әмма республикада закон бозу очраклары һаман да азаймый. Кәнәфиле затлар, дәүләт хезмәткәрләре, милек формалары төрле булган предприятие җитәкчеләре Россия һәм Татарстан Конституцияләрендәге гражданнар хокуклары, иреге турындагы нигезләмәләргә игътибар бирми. Җәмгыять һәм дәүләт тормышының төп тармакларында кеше хокуклары һәм иреге тәэмин ителүгә җәмәгать контроле юк. Хокукый культуралары түбән булганга, гражданнар үзләрен тиешенчә яклый алмый. Алар үз хокукларын яклап дәүләт инстанцияләренә, судларга мөрәҗәгать итми. Бик күпләр судларның гадел булуына шикләнә, аларны җәза бирү урыны дип күз алдына китерә. Югыйсә, суд - дәүләтнең төп яклау институты ул. Суд бары тик җинаять кылучыларга, закон бозучыларга гына җәза бирә.
Әгәр район суды кеше өметләнгән карарны чыгармаса, Татарстан Югары судына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин бит. Югары суд район суды карарын юкка чыгарырга хокуклы. Россия вәкиленең Европа суды әгъзасы булып торуы уңаеннан, респуб­лика гражданнары үзләренең законлы мәнфәгатьләрен Европа судында да кайгырта ала. Европа суды бүгенге көндә гаҗәеп көчле позитив роль уйный. Ул дәүләтләрнең идарә аппаратына һәм закон чыгару органнарына көндәлек эшчәнлекләрендә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, Европаның хокукый нормаларын кабул итү таләбен куя.
1996 елда Россия Федерациясенең Европа Советына кабул ителүе, аның кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау турындагы конвенциягә кул куюы кеше хокуклары буенча Европа комиссиясе вәкаләтләрен, Европа суды юрисдикциясен тануы Россия гражданнары хокукларын яклауга халыкара гарантияне киңәйтте. Әмма хокукның - бурычларсыз, бурычларның исә җаваплылык­тан башка була алмавын истә тотарга кирәк. Татарстан Конституциясенең өченче маддәсендә дә үзара мөнәсәбәтләрдә граждан һәм дәүләтнең бер-берсе алдында җаваплы булуы күрсәтелә. Һәркем кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, аларны закон һәм гомумкешелек нормалары белән килештерергә тиеш. Демократик принциплардагы, цивилизацияле гражданлык җәмгыятен төзү үзебездән тора.
Бүген Россия, шул исәптән Татарстан да, үткәндәге тоталитар режим нәтиҗәләреннән зур авыр­лык белән арына, гражданлык җәмгыяте нигезләрен формалаштыра. Анда исә һәркем төп хокуклар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Соңгы 20-25 ел эчендә милекне дәүләт карамагыннан чыгару кызу темплар белән барды. Бик күп хосусый предприятиеләр барлыкка килде. Авылларда колхоз-совхозлар таралды. Фермер җир белән идарә итүче төп затка әйләнде. Шулай да яңа система шома гына калыпка керми. Шунлыктандыр, милек мәсьәләсенә кагылышлы низаглар саны да нык артты. Аларны карау, мәсьәләләрне хәл итү өчен арбитраж судлары барлыкка килде. Билгеле булганча, дәүләт предприятиеләре ябылгач, эшчеләрнең бер өлеше шәхси предприятиеләргә урнаша. Әмма андый предприятие хуҗалары эшчеләрнең күпчелеген бары тик ике арадагы килешү нигезендә генә, бернинди рәсми приказсыз, хезмәт кенәгәләренә тамга салмыйча кабул итә. Шул рәвешле эшләүчеләр санын һәм табышны киметеп, салымнардан кача. Мондый "законсыз" эшче, үз хокукын даулап, беркая да бара алмый.
Югыйсә, шәхси предприятиеләрне даими рәвештә тикшерәләр сыман. Графикта, инструкцияләрдә каралмаган очрак­ларда да тикшерүчеләр килеп җитә. Бу уңайдан предприятие җитәкчеләре кеше хокук­ларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә һәм прокуратурага да мөрәҗәгать итә. Прокурор таләбе буенча, әйтик, соңгы бер ел эчендә контроль органнарының кырыктан артык урындагы заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Дәүләт ветеринария һәм салым инспекторларына административ җәза бирелгән. Шәхси предприятие җитәкчеләренең әйтүенә караганда, тикшерүчеләрне ашатып һәм бүләк кыстырып җибәрергә дә туры килә икән.
Соңгы елларда банкротлык­ка чыгучы предприятиеләр саны нык артты. Моны еш кына җитәкчеләр махсус рәвештә эшли. Банклардан күпләп кредит алалар. Ул акчаны берәү дә таба алмаслык итеп яшерәләр, предприятие җиһазларын саталар. Моннан, нигездә, эшчеләр зыян күрә, алар эшсез кала. Судлар, гадәттә, хокуклары бозылган затларны яклый сыман. Әмма еш кына суд карарлары еллар буе үтәлми. Андыйларның бер өлеше кеше хокуклары буенча Европа судына мөрәҗәгать итә. Шунысын да искәртик - биредә карала торган эшләрнең өчтән бере Россия гражданнарыныкы икән.
Халык республикада Конституция суды барлыгын да белеп җиткерми. Шунлыктандыр, аңа бик сирәк мөрәҗәгать итәләр. Юкса, Конституция суды - хокукый бәхәсләрне хәл итү механизмы. Суд хокукый актларның Конституция таләпләренә ни дәрәҗәдә кагылышлы булуын тикшерә.
Соңгы 15-20 елда без җәмгыять һәм дәүләт тормышындагы гаҗәеп зур үзгәрешләрнең шаһитләре дә булдык. Татарстан халкы дәүләтчелеген үстерде, хакимият органнарының эшчәнлеген камилләштерде. Республика Конституция судын оештыру шушы үсеш динамикасының бер чагылышы булды. Аның төп бурычы республиканың конституциячел төзелешен, гражданнарның төп хокукларын яклау, бөтен территориясендә Татарстан Конституциясенең өстенлеген һәм турыдан-туры гамәлдә булуын тәэмин итү максатларында Төп Закон нормалары үтәлешен тикшереп торудан гыйбарәт.
Конституциячелекнең формалашу таңында ук, Франциянең 1789 елгы кеше һәм гражданнар хокуклары һәм иреге декларациясендә "Хакимият бүленмәгән, кешеләргә үз хокукларыннан һәм ирекләреннән файдалану мөмкин булмаган илдә Конституция була алмый", дип язылган. Бу тезис аксиомага әйләнде, аны дөньяның үсеш алган барлык демократиясе таный. Бу уңайдан Татарстан Конституция судының дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр буенча бәхәсләргә кагылышлы эшләрне, шулай ук гражданнарның, аларның берләшмәләренең хокукларны бозу турындагы шикаятьләр буенча законнарның, башка норматив актларның конституциячел булуын тикшерү үрнәк булып тора. Татарстанда конституциячел-хокукый бәхәсләрне хәл итүнең цивилизацияле механизмы формалашты.
Дәүләт Советы тарафыннан республика Конституция судына сайланган алты судья законнарның, Президент указларының, Министрлар Кабинеты карарларының Конституциягә тәңгәллеген тикшерә, шулай ук хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү буенча килеп чыккан низагларны карый. Һәр судьяга бер тармак беркетелгән. Әлбәттә, кирәк булганда судьяга башка бурычлар да йөкләнергә мөмкин. Шунысы да бар, Конституция суды карарын беркемнең дә тикшереп утырырга хакы юк. Игълан ителгәннән соң карар көченә керә, аңа карата шикаять белдерелми, урыннардагы затларның раславы таләп ителми. Хәтта Россия Конституция суды да Татарстан Конституция суды эшчәнлегенә контроль ясарга хокуксыз. Конституция суды республика прокуратурасы, Югары суды, Югары арбитраж суды белән даими элемтәдә тора, алардан кергән мөрәҗәгатьләрне дә карый.
Җәмгыятьтә демократик процессларның урнашуы һәм үсеше, гражданнарның тормыш хәле дәүләттә кеше хокукларының ничек яклануына турыдан-туры бәйле. Гражданнарның хокук­ларын тәэмин итү һәм саклау - дәүләтнең беренче дәрәҗәдәге бурычы. Барлык хакимият тармак­ларының конструктив рәвештә бердәм хәрәкәтеннән, Россия­дәге һәм субъектлардагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр эшчәнлеген координацияләүдән, җәмгыятьнең барлык секторлары хезмәттәшлегеннән башка хокукый дәүләт төзеп булмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: