Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Бу бутафор Татарстан түгел: ничек Казан бер көн эчендә Мәскәүне үзенә гашыйк итте

Татарстан Көненең зур мәдәни өлеше туй белән генә чикләнмәде.

2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында төбәкнең икътисади мөмкинлекләрен күрсәтүче эшлекле чаралар фонында Татарстан көне чыннан да уникаль булып чыкты. Казанның Мәскәүдә бер көн эчендә үзенә карата кызыксынуны үстерүе турында «Татар-информ» материалында.

Россияне Татарстанга гашыйк итү

Бу көнне дә Мәскәү ВДНХ мәйданында эшлекле тематика вакыйганың шактый зур өлешен алып торды. Әмма Татарстан Көнендә игътибар барыбер мәдәни һәм социаль компонент ягына ясалды. Әйтересең лә Татарстан кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны үзенең милли-мәдәни төрлелеге белән якыннанрак таныштырырга ниятләгән.

Моны Татарстан Көненең беренче «аккордларыннан» ук Россиянең атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Салават Фәтхетдинов билгеләде. Ул баян аккомпанементы астында «Әй, гомерем, нишләвең бу» композициясеннән башлап җибәрде һәм тагын берничә җырлары белән дәвам итте.

Шунсы кызык, Татарстанның музыкаль символларының берсе булган йолдыз белән фотога төшәргә теләүче дәрәҗәле кунаклардан чират тезелгән иде.

Татар туеның Мәскәүдә фурор ясавы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм башка ВИП-спикерларның кереш сүзләреннән соң, рәсми ачылыш тантанасында тамашачыларга чын татар туен күрсәттеләр.

«Бу бутафор туй түгел. Ә Балтач районыннан үрнәк гаилә. Әйдәгез, яшь гаиләне басып алкышлыйк, уңышлар телибез, озак-озак еллар уртак гомер итегез, һәм күп-күп балалар үстерегез. Демография — мөһи сорау!» — дип елмаеп котлады Рөстәм Миңнеханов, һәм яшь парга Алтай буйлап сәяхәт итүгә сертификат тапшырды.

Чыннан да, никах рәсми рәвештә төзелде. Моның өчен республика ЗАГСы күчмә тантана оештырды. Бөтен Россия күз алдында Татарстаннан килгән яшь пар — Самат Зыятдинов һәм Сөмбел Ибраһимова законлы рәвештә ир белән хатын булдылар.

Самавыр һәм «Каз йолку вакыйгасы»

Татарстан Көненең зур мәдәни өлеше туй белән генә чикләнмәде. Мәсәлән, мәскәүлеләргә һәм башкала кунакларына республикабыздан китерелгән дөньядагы иң зур самоварны күрсәттеләр. Теләүчеләр аннан хуш исле чәйне эчеп, һәм шул ук вакытта стендта самовар-рекордсменның Тулада «Царь-самовар» сәүдә маркасы белән ясалуы турында укый алды. Аның биеклеге 2 м 30 см тәшкил итә, ә рекорд 2020 елның августында теркәлгән.

Аннары күргәзмәгә килүчеләр татарларның борынгы һәм тирән тарихка ия булган «Каз өмәсе» йоласын күрделәр. Исегезгә төшерәбез, көз азагында оештырылучы бу бәйрәм-йоланың мәгънәсе — каз итен, мамык һәм йонын эшкәртү өчен авыл халкының күмәкләшүе, бергә җыелуы. Шулай ук әлеге мамыкны кәләшләрнең бирнә мендәрен ясар өчен кулланалар дип санала. 

«Реаль» виртуаль чынбарлык һәм туристик кызыксыну 

Форумда Казан һәм тулаем Татарстанның туристлык потенциалы презентациясен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бу идея Республика Көне дәвамында кызыл җеп булып сузылды. Барыннан да элек, стенд 2024 елда Татарстан башкаласы өчен иң мөһим спорт вакыйгаларының берсе булачак «Киләчәк уеннары» на багышланган иде.

Күргәзмә кунаклары өчен Казан үзәгенең җәйге күркәм күренешләреннән ләззәт алу өчен виртуаль чынбарлык шлемын киеп, велосипедта йөрү мөмкинлеге оештырылды.

Моннан тыш, туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туризм» павильонында концерт программасын ачып җибәрде. Ул мәйданчык кунакларын сәламләде һәм аларны Көн чараларында актив катнашырга чакырды.

«Бүген Татарстан бөтен Россиягә төбәкнең икътисадый үсешенең коры саннарын гына түгел, ә үзенең йөзен күрсәтте». РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов «Татар-информ» белән сөйләшүдә шундый бәя белән уртаклашты.

«Бездә Татарстан һәрвакыт лидерларның берсе. Бүген Татарстан белән кызыксынуның бик югары булуы сөйләм фигурасы түгел. Бу республиканың илебездә биләгән урыны. Бу инвестиция җәлеп итүчәнлеге, бу яңа технологияләр, бу „Киләчәк уеннары“, бу БРИКС. Татарстан — лидер, һәм бу лидерлыкны без бүген күрәбез. Мисал өчен, республика цифрлы технологияләрдә үз өстенлекләрен күрсәткәндә, ул шуның белән үзенең гуманитар өлешен дә күрсәтә», — дип ассызыклады Морозов. 

Алинә Заһитова камералардан кача алмады — Леонов тырышты

Татарстанның социаль җәлеп итүчәнлеге турында сөйләгәндә, спорт турында да истә тотарга кирәк. Казанны Россиянең спорт башкаласы дип атау очраклы түгел. Яшерен-батырын түгел, Россия башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә безнең республиканы күпләр нәкъ менә «Рубин» футбол командасы һәм «Ак Барс» атамалары белән ассоциациялиләр. Һәм, әлбәттә, искиткеч фигуралы шуучылар — Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева белән.

Аларның беренчесе чарага сиздермичә үтеп керергә тырышып карады, ләкин аны оператив рәвештә Татарстан Спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов тотып өлгерде. Журналистлар алдында икесенә дә сүз тотарга туры килде.

«Татарстанның барлык җитәкчелегенә инициативаны, минем фигуралы шуу идеясен хуплаулары өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Минем өчен бу бик мөһим, хәзерге вакытта ул минем төп миссия, дип саныйм», — дип белдерде олимпия чемпионы.

Леоновның Казанда Алинә Заһитованың мәктәбен ачу турында инде беренче тапкыр гына әйтүе түгел, хәер, бернинди конкретлык та китермәде. Республика спорт башлыгы бүтән проектлар турында да сөйләде.

«Без Алинә белән берничә проектны, шул исәптән революцион проектларның берсен тормышка ашырабыз — Казанда аның исеме белән аталган мәктәп ачарга планлаштырабыз. Киләсе елда барыбызны да Казанга чакырабыз, ике зур чара узачак. Февраль аенда Без тарихтыбызда беренче тапкыр фиджитал белән бәйле „Киләчәк уеннарын“ үткәрәчәкбез», — дип хәбәр итте ул журналистларга.

Министр шулай ук 70-80 илнең Казанга БРИКС уеннарына — 27 спорт төре буенча масштаблы ярышларда катнашырга киләчәген искәртте. Казанда 2013 елгы Универсиадага төзелгән бөтен спорт һәм башка инфраструктураны диярлек җәлеп итү планлаштырыла.

«Шул исәптән спортчылар яшәячәк Универсиада авылы да. 10 ел элек Универсиаданы ничек үткәргәнне искә төшерик. Бик охшаш спорт төрләре, охшаш формат булачак. Барысын да көтәбез!» — дип чыгышын төгәлләде Леонов.

«Һәр спорт төренең системалы үсеше сокландыра»

«Татар-информа» журналисты ВИП-кунаклар арасыннан Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән дә сөйләшә алды. Ул да республиканың спорттагы казанышларына бәя бирде.

«Татарстанда уникаль, Россиянең бер генә башка төбәгендә булмаган хәл күзәтелә -спортның барлык төрләре үсеш ала. Һәм әлеге спорт төрләре алган системалы үсеш сокландыра», — диде Тарпищев.

Спорт, туризм, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр — болар барсы чын Татарстанны яхшырак белергә ярдәм итә. Ләкин алар белән генә чикләнү дөрес булмас иде, күргәзмәдә милли аш-суга, биюгә, фольклорга һ. б. урын табылды. 

ВДНХда узган Татарстан Көненә кадәр дә төбәктә эчке туризм җитди темплар белән үсеш алган иде. «Россия» күргәзмәсеннән соң бу процесс мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары кызыксынуы арту аркасында яңа импульс белән үсер кебек.

«Безнең арада химия»

Татарстан стендында экспозиция кунаклары «Безнең арада химия» викторинасында катнашып, химиянең зур, кызыклы, мавыктыргыч дөньясына чума алдылар. Сораулар нефть химиясе производстволарының төп сәнәгать җайланмаларына, факелларга һәм градирняларга, Татарстанның Сибур предприятиеләре — «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез» турында кызыклы фактларга, Татарстанда туып үскән атаклы галим-химикларга, экологик проектларга һәм цифрлы продуктларга багышланган иде. Җиңүчеләр бүләкләр оттылар. Оештыручылар әйтүенчә, викторинада 1000нән артык кеше катнашкан. 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев