Актив озын гомерлелек: Татарстанда 423 мең өлкән кеше төрле чараларга җәлеп ителгән
Бүген республикада 4 млн кеше яши, шуларның һәр дүртенчесе диярлек – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр.
Татарстан Республикасында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында актив озын гомерлелек сәясәтен уңышлы гамәлгә кертәләр. Программаның бурычы – өлкән яшьтәге гражданнарга бай, тулы канлы, шатлыклы һәм мөмкин булганча мөстәкыйль тормыш алып барырга ярдәм итү.
Бүген республикада 4 млн кеше яши, шуларның һәр дүртенчесе диярлек – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр. Аларның һәркайсы республикабызның актив гражданы.
Татарстанда гына түгел, ә тулаем Россия Федерациясендә килеп туган демографик вәзгыятьне исәпкә алып, 2030 елга эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар саны 30 % ка кадәр артачак дип көтелә. Шуңа күрә пенсия яшендәге гражданнарның сәламәтлеген, актив тормыш позициясен саклап калу һәм теге яки бу шартлар аркасында чит ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләрне карауны оештыру өчен шартлар тудыру мөһим. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында әлеге эшнең төп юнәлешләре, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның актив тормыш позициясенә ярдәм итү программалары расланган.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең когнитив статусын, физик активлыгын саклау өчен Татарстанда гражданнарны спорт, төрле ял чараларына җәлеп итү, аларны мәдәни кыйммәтләргә тарту буенча чаралар үткәрелә. Болар барысы да «Гаилә» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Бу эшнең нәтиҗәлелегенең максатчан күрсәткече булып өлкән буын гражданнарының күпме өлеше актив чараларга җәлеп ителүен күрсәтүче индикатор тора. Татарстанда 2025 елда эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарны төрле активлыклар белән колачлау 44,2 % тәшкил итәргә тиеш. Бу 480 меңгә якын кеше.
2025 елның 1 июленә 423 мең өлкән яшьтәге татарстанлы төрле активлыкларга җәлеп ителгән. Аларның күпчелеге физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә – бу 343 мең кеше, ягъни төрле активлыкка җәлеп ителгән гражданнарның гомуми санының 81 %.
Бу юнәлештә социаль учреждениеләр актив эшли. Мәсәлән, Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында буын гимнастикасы буенча физкультура дәресләре үткәрелә. Шулай ук биредә нейробика буенча онлайн-дәресләр уздыралар.
Тагын 63 мең кеше мәдәни-ял итү чараларына җәлеп ителгән, мәдәният сарайлары базасындагы төрле түгәрәкләргә йөри. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә вокаль-хор һәм декоратив-гамәли иҗат үсеш ала. Тарихи объектларга бару бик популяр.
Республиканың өлкән яшьтәге кешеләренең мәдәни тормышында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручылар республика фестивале аерым урын алып тора. Фестивальгә кызыксыну елдан-ел арта.
Бүген күп кеше мәгариф проектлары кысаларында шөгыльләнә. Өлкәннәр компьютер белемен бик теләп үзләштерәләр, чит телләр өйрәнәләр.
Якынча 6,5 мең кеше волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән. Бу юнәлеш актив үсә. Пенсиягә чыккан татарстанлылар актив булып калалар, авыр тормыш хәленә эләккән гражданнарның төрле категорияләренә ярдәм итәләр. «Көмеш» волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларны да игътибарсыз калдырмый. Пенсионерлар, ветераннар сугышчыларга ярдәм итүдә катнашалар, фронтка кирәкле әйберләр җибәрә, җылы киемнәр бәйли, окоп шәмнәре ясый.
Актив озын гомерлелек принципларын тормышка ашыруда Татарстанның иҗтимагый оешмалары ярдәм итә – аларга 400 меңгә якын өлкән кеше керә.
Илкүләм проектлары ярдәмендә өлкән буын кешеләренең тормышы якты һәм бай, төрле чаралар һәм кызыклы очрашулар белән тулылана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев