Владимирдагы имам Вафа хәзрәт Яруллин: Мөселманнар хиҗабны христианнардан алган
Владимир өлкәсе, Россиядә беренче регион булып, мәктәпләрдә дини карашларны күрсәтә торган кием киюне рәсми рәвештә тыйды.
Хиҗаб белән никаб тыелганы документта аерым күрсәтелгән. Владимир өлкәсенең Ковров шәһәре имам-хатыйбы Вафа хәзрәт Яруллин әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.
Алар нәрсә ди? Без дөньяви дәүләттә яшибез, мәгариф дөньяви дәүләткә буйсына, диләр. Кием киюнең үз тәртибе бар, диләр. Мөселманнарның яулык бәйләве, хиҗаб киюе башкаларга комачауламый дим. Юк, бездә менә закон кабул ителгән, диләр.
Икенче яктан караганда, мин үзем – татар баласы, татар авылында үстем. Безнең вакытта хиҗаб яки никаб дип әйтү юк иде. Без бу сүзләрне белми идек. Безнең әниләр, әбиләр яулыктан йөри иде. Әниләр яулыкны косынка кебек бәйли иде, әбиләр арттан салындырып бәйли иде. Мәктәпкә дә кызларның кайсы яланбаш йөрде, кайсы косынкадан. Йокларга ятканда да яулык бәйләп яту бар иде.
Күршедә генә рус авылы иде, христиан динен тотучыларның да башларында яулык иде. Татар яки рус кызы икәнен аермассың да. Бүләккә дә яулыклар ала идек. Киноларда да күрсәтәләр – анда ир-атлар әнисенә дә, сөйгән кызына косынка бүләк итә. Без дә мәктәптәге укытучыларга бәйрәмнәргә косынка бүләк итә идек. Ул вакытта бу табигый һәм кирәк эш иде.
Хәзерге культура ят җирдән дә керде. Мәсәлән, хиҗаб гарәп илләреннән килде. Төркиядә, Дагыстанда да андый хиҗаб юк иде. Башка илләрдән, башка дәүләтләрдән керә бу культура. Андый хиҗабны тиешле дип куялар. Безнең халык арасында хиҗабтагылар 5-10 процент тирәседер.
Яулык өчен сүз әйтмиләр. Нишләп хиҗабка игътибар? Террористлар арасында шулай үзләрен яшерүче, ябынып йөрүчеләр булды, шул тискәре нәтиҗәгә китерде. Бу әйбергә игътибар булмас иде. Һәр кешенең киенүе үз эше иде. Алай булгач, мәктәпкә кыска юбка, декольтедан, чәчләрен кызыл, яшелгә буяп, борынга, колакка алка тагып та киләләр. Аларга карата «форма одежды» димиләр. Бу – шайтан киеме. Белгечләр бу эш белән шөгыльләнергә тиеш.
Мәктәпкә дәрескә яки чарага поплар килә, ул да үзенең киемен салып кия алмый. Безне дә чакыралар, мин дә чапаннан, чалмадан барам. Без, дин әһелләре, без шулай килергә тиеш. Рухи уку йортлары, якшәмбе мәктәпләрен карыйк, әлбәттә, анда үз законы, тәртибе бар. Монда дөньяви дәүләт, закон, каршылык күрсәтә алмыйбыз.
Монда нинди диндә булу күренмәскә тиеш, диләр. Хиҗабның дини икәне күренеп тора, ә яулык ябу, косынка өчен бер сүз дә әйтә алмыйлар.
Хиҗаб – киң итеп тегелгән хатын-кыз киеме, ул хатын-кызның гәүдәсен күрсәтми. Монахинялар киеп йөргән кием дә, якынча әйтсәк, хиҗаб. Мөселманнар хиҗабны христианнардан алган. Хатын-кыз гәүдәсенең ир-атларны җәлеп итә торган өлешләрен каплап йөри торган кием формасы Иисус Христос конфессиясеннән алынган, ди ул.
Җәмәгатьчелекнең хиҗабны тыюга карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова һәм Гөлүзә Ибраһимова белеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев