Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ркаил Зәйдулла пенсионер язучыларны кайгыртып, үз фикерләрен әйтте

Безнең пенсионер язучы, журналистларның зары инде бу. Әсәр языла икән, шул билгеләнгәннән чыгып түләргә кирәк.

Пенсиядәге язучы, журналистларга гонорар фонды аерым пункт булып барырга тиеш. Бу тәкъдим белән бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла чыкты.

“Әйтик, алар хикәя, повесть бастырып чыгара, ә гонорарлары бик аз, 300-500 сум. Пенсионерларга өстәмә субсидияләр тиешле, язарга өйрәнгән кеше ул инде язмыйча яши алмый. Ә субсидиядән ник мәхрүм итәргә? Шуңа күрә гонорар фонды кагылгысыз булырлык итеп, аерым пункт итеп язылсын иде”, - ди Ркаил Зәйдулла.

“Безнең пенсионер язучы, журналистларның зары инде бу. Әсәр языла икән, шул билгеләнгәннән чыгып түләргә кирәк. Ә хәзер ул 300 сум гонорар ала да, эшли торган пенсионер буларак субсидияләрне түләмиләр. Язучы, журналистның да дөнья көтәсе бар бит”, - дип өстәде депутат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Комитет утырышында катнашучылар бу мәсьәләне Финанс министрлыгына юллау кирәклеген әйттеләр.

Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев