Ринат Мөхәммәдиев: Чыңгыз Айтматов бишектән ерак китәргә ярамаганын соңлап кына аңлады
«Әниемнең татар булганын соңгы елларда гына аңладым, искә алдым. Әнием татар булса да, татар телен бик аз беләм», - дигән булган Кыргызстан ССРның халык язучысы.
Язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев Кыргызстан ССРның халык язучысы Чыңгыз Айтматов турындагы хатирәсен сөйләде.
«Бер лифтта Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Марсель Галиев белән төшкәндә яныбызга Чыңгыз Айтматов кереп басты. Аяз абый: «Дүрт татар идек, бишәү булдык!» – дип русча әйтте. Чыңгыз Айтматов бер сүз әйтмичә, ишеккә таба борылды. Чыкты да: «Мин – кыргыз язучысы», - дип, борылып китеп барды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ринат Мөхәммәдиев.
Чыңгыз Айтматов белән ул унбиш ел узгач, Истанбулда бер чарада күрешә. «Төрекчә сөйләштек. «Шундый хәл булган иде, хәтерлисезме? – дидем. «Бишек»тән ерак китәргә ярамаганны, әниемнең татар булганын соңгы елларда гына аңладым, искә алдым. Әнием татар булса да, татар телен бик аз беләм», - дип җавап бирде. Ул кыргыз телен белми иде, рус телендә иҗат итте», - диде язучы.
-
Чыңгыз Айтматов – 1928 елның 12 декабрендә Шекер дигән кышлакта партия эшчесе гаиләсендә туа. Чыңгыз Айтматовның әтисе 1937 елны репрессияләнә һәм ул күбрәк әбисе ярдәмендә тәрбияләнә. Әсәрләре 128 илдә, 176 телдә, 100 миллионнан артык тираж белән басылганы мәгълүм. 2008 елда Германиядә вафат була.
-
Чыңгыз Айтматов исән чагында әнисе Нәгыймә Айтматованың (1904-1971) татар милләтеннән икәнлеген киң җәмәгатьчелеккә белдерергә өлгерми. Әнисенең нәсел тамырлары Кукмара районы Мәчкәрә авылы, Балтач районы Борбаш авылы белән бәйле.
Зилә Мөбәрәкшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев