«Үлдем дип кенә уйлап бетерәбез дә тагы тереләбез »
Өлкәннәрнең барысы да аны бик хөрмәт итә. Ә без кайда очратсак та, сырып алабыз да сөйләргә кушабыз. Юлыбызда очрамаса, аның эш урынына, каравылга барабыз. Өлкәнрәк малайлар аны бераз шыттыра дигән булалар. Дисәләр ни. Аның каравы ул кызык итеп сөйли. Без көләбез. Һәм эчтән генә соңга калып тууыбыз, ул кичергәннәрне күрә алмавыбыз өчен бераз үкенәбез. Үкенерлек тә шул. Шулкадәр кызык сугышны күрә алмыйча калганбыз ич. Андый күңелле нәрсәләр әллә тагын була әле, әллә юк. Ә ул сөйли:
– Ә бер мәлне разведкага киттек. Биш кеше. Ап-аккиемнән. Кыш. Кар астына чумдык та йөзеп барабыз. Ике-өч чакрым узгач, башны күтәреп карасак, нимесләрне узып киткәнбез. Кире борылдык та тагы кар астына чумдык… Әй, йөзәбез, малай, йөзәбез. Тукта әле дип калкып чыксак, кабат үзебезнекеләр янына кайтыпҗиткәнбез. Командир тәмәке тартып тора. Безне күрде дә бу тоз мылтыгыннан атып та җибәрде. Үзе тиргәшә: «Болай аңгыраеп йөрсәгез, бер мидал да бирми өегезгә кайтарып җибәрәм. Барыгыз, тиз генә «тел» алып кайтыгыз, яп-яланаяк малайлар», – ди. Кабат карга чумам гына дип торганда, яныбызда гына өч нимес калкыпчыкты. Болар да разведкага, «тел» алырга дип килгәннәр икән. Без аларны шундук борып салдык та командир алдына китереп куйдык. Әй, шатланды командир моныкүргәч, шундук ашханәгә җибәрде, суган шулпасы белән сыйланырга…
Без суган шулпасының нәрсә икәнен белмибез. Тик командир тиклем командир шуның белән сыйлагач, аныбик тәмле нәрсәдер дип уйлыйбыз. Өйгә кайткачөлкәннәрне: «Суган шулпасы пешерегез әле», – дипйөдәтәбез. Алар пешерә. Итле аш шулпасына суган салыпясыйлар икән аны. Чынлап та тәмле була икән. И-и, монысын безнең әниләр генә пешерә ич аның, ә сугыштачын поварлар пешергәне тагы да тәмлерәктер инде. Кыш җитсә, карга чумып карыйбыз. Чумуы әллә ни кыентүгел, йөзеп кенә булмый.
– Бер мәлне, малай, атакага ташландык. Җиппәрәбез генә «ура» кычкыра-кычкыра. Ике кешегә бер генә мылтык, аның да патроннары санаулы. Шулай булгач, йөгерергә җайлы. И, без йөгерәбез. Окопларына килепкенә җиттек дигәндә нимесләр ата башлады. Ә без йөгерәбез, җиппәрәбез генә.
– Тидерә алмыйлармы сезгә? – дип сорый берәвебез.
– Тия инде, ничек тимәсен. Кораллары яхшы бит аларның, үзләре дә төз аталар.
– Тигәч, үлмисезмени?
– Үлдем дип кенә уйлап бетерәбез дә тагы тереләбез. Улвакытта үзебез дә аңлап бетермәгәнбез инде, соңыннан гына белдек. Без үлемсез булганбыз икән. «Совет солдаты – үлемсез», – дип әйттеләр соңыннан. Ярый, туктагызәле, мин менә монда кереп чыгыйм әле… күзгә чүп кергән кебек булды…
Ул каравылчы йортының түр бүлмәсенә кереп китә. Мышкылдаган тавыш ишетелә, бераздан тамагын кырыпала. Һәм кабат безнең янга чыга. Елмая.
– Нәрсә, шилма малайлар, һаман китмәдегезмени әле?!
– Ә кулыңны кайда өздердең? – дип сорый берәвебез. Без сискәнеп китәбез. Өлкәннәрнең болай дип сораргаярамавын искәрткәннәре бар иде бит. Тик инде соң. Әмма аның исе дә китми.
– Өздермәдем. Үзе төшеп калган ул. Кеше күп иде, шуңа бик эзләп тә йөрмәдем инде. Җиңеллеккә болай җиңелрәк канишны. Кайчагында уң колакны кашырга кирәк булыпкуя да… Ярый инде… Аны сул кул белән дә кашып була…
Зуррак үскәч, аның чынлап та орденлы каһарман икәнлеген белдек. Бик каты сугышка эләккән. Бөтен ротадан берүзе генә исән калган. Яралангач та дошманбелән алышудан туктамаган. Башта аны мәетләр белән бергә тезгәннәр. Соңыннан кемдер исән икәнлеген сизепалган да медчастька озатканнар. Бу хакта ул үзе беркайчан да бер авыз сүз дә әйтмәгән. Кемдер сөйләгән. Ниндидер читтән килгән кеше. Һәм аңа ышанганнар.
Бу вакыйгаларга инде бик күп еллар узды. Без дә олыгайдык. Аның белән бергә яуга киткән соңгы ветеранны җирләгәнгә дә унбиш ел үткәндер. Ә ул һаман исән. Хәзер инде хатирәләрен сөйләттерергә тырышып, артыннан ияреп йөрүче малайлар да юк. Үзе дә сөйләргә бик атлыгып тормый. Тик шулай да кайбер чакларда үзен уратып алган башка заманга аптырабрак карап тора да:
– Берүзем исән калдым бит. Берүзем… – дип башынчайкап куя.
Марат Кәбиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев