Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Кырмыскалы районындагы Актаныш авыллары

1795 елда Сарт-Чишмәдәге 20 йортта 54 «башкорт» белән 11 типтәр гомер иткән булса, күчмәннәр ярдәме белән 85 йортта яшәүче халык саны 1870 елда 478 кешегә, ә 1920 елда 952 кешегә (191 йорт) җитә.

Татарстандагы Актаныш районы татарларының, чәчүлек җир җитмәгәнлектән, XVI-XVII гасырларда ук хәзерге Башкортстан җирләренә күченеп китүе һәм анда яңа авыллар нигезләве турында бик күп яздык инде. Татарстаннан күчкән авылларны эзләп, соңгы бер ел дәвамында гына да Башкорт­станның Ярмәкәй, Зианчура, Күгәрчен, Нуриман, Иглин, Яңавыл, Балтач, Кушнаренко, Бүздәк, Әлшәй районнарына сәяхәт кылынды, аларда Исламбакты, Кызылъяр, Байкилде, Бикморза, Теңкәш, Шиде, Күгәрчен, Кормаш, Торынтаеш, Чуракай, Иске Эсләк, Богады, Байсар, Карт... авыллары нигезләнгән булуын ачыкладык, ул хактагы язмаларыбыз да дөнья күрде. Ләкин Татарстаннан элеккеге Уфа провинциясе җирләренә күченеп утырган татар авыллары санап бетергесез, тарихтагы ак таплар беленми калмасын дип, кабат-кабат ут күршеләребез мәйданына сәяхәт кылырга мәҗбүрбез.

Май уртасында «Татар-информ» агентлыгы хезмәткәре Рифат Каюмов белән янә юлга чыктык. Максатыбыз ачык – Кырмыскалы районындагы Сарт-Нәүрүз һәм Сарт-Чишмә авылларын барып күрү. Алардан тыш, Иглин белән Благовещенск районнарында да Актаныш кешеләре барып төпләнгән Турбаслы атлы өч авыл бар.

Аңлатманы «сарт» сүзеннән башламыйча булмас. Гап-гади итеп әйткәндә, үзбәкләр җиреннән, Бохара каласыннан килгән кәрванчыларга, сәүдәгәрләргә бәйле рәвештә туган атама бу. Ягъни үзбәк вәкилләре килеп, тәүге нигезләрне корган авыл. Башкортстанда бу рәвеш­ле «Сарт» исемен йөрткән авыллар – дүртәү. Сарт-Нәүрүз белән Сарт-Чишмәдән тыш, Иглин районында Сарт-Ләбәү һәм Инзер елгасы буенда тагын Сарт-Хәсән бар. Уфа белән Оренбург арасындагы Сарт-Нәүрүз авылы XVIII гасырның беренче яртысында Сарт волосте булып та йөргән, соңыннан ул олыс исеме ни сәбәптәндер Чиләбе өлкәсе чигенә, Инзер елгасы буена «күчеп киткән». Ә гасыр башында әлеге авыл урыны әүвәл Табын волосте җирләре булып исәпләнгән, XIX гасырда Кара-Табын олысына әверелгән.

Кырмыскалы районындагы Сарт-Нәүрүз авылының тарихы Иглин районындагы Сарт-Ләбәү авылының дәвамы шикеллерәк. Нәүрүз авылына таҗик-үзбәкләр Ләбәү авылыннан күчкән, ә Иглин районындагы Кара Шиде елгасы буена алар XVI гасыр азагында, Уфа крепосте төзелә башлагач та килгән. Килмешәк таҗик-үзбәкләр Шәйбанилар идарә иткән Урта Азиядә гомер иткәнгә күрә, аларны Себер ханы Күчем белән уртак тел табуда һәм бер үк вакытта Уфа крепос­тен төзүдә дә файдаланганнар. Бүгенге Иглин районының Шиде елгасы буендагы биләмәләр таҗик Арслан Юмашев исемендә булган. Ләбәү авылы белән янәшәдә генә Иске Шиде авылы да урнашкан. Ул Шидегә һәм хәзер район үзәгенә әверелгән Кызылъяр авылына 1760 елларда ук Актаныш районының Җизмыек, Иске Җияш, Аеш, Шәбез, Исәнсеф, Түке, Усы... авылларыннан «башкорт» вә типтәрләр күчеп утырган, ягъни ләбәүлеләр белән Шидегә күчкән актанышлылар әле шул чакта ук уртак тел табып өлгергән. Ә 1796 елда ул Кара Шиде елгасы буендагы биләмәне Арслан Юмашев секунд-майор Е.Иглина атлы алпавыт хатынга саткан. Тик аңа кадәр бер гасыр алда ук Ләбәүдә яшәүче сарт-таҗиклар Агыйдел елгасы буена күченеп, Сарт-Нәүрүз авылын да нигезләп өлгергән.

Кырмыскалы районындагы Сарт-Нәүрүз авылы тарихи документларда беренче тапкыр 1712 елда искә алына. Ул елның 29 августында Табын олысында гомер итүче башкорт Күчек-Көек Савельев (Сәвәләев) Сарт авылында яшәүче таҗик Сабанкол Ишмәмәтев кулыннан әсирлеккә төшкән калмык Бахунны 20 тәңкәгә сатып алган. Ә 1741 елгы икенче документта инде Нәүрүз исеме алган авылда таҗик Нәүрүз һәм аның улы Туманчының Каршин волосте старшинасы Шәрип Мораков кулыннан нәкъ 20 шәр тәңкәгә ике алаша сатып алуы турында бәян ителә. 1748 елгы документта Нәүрүз авылында бердәнбер хуҗалыкта Малыт Булатов атлы 70 яшьлек карт һәм ул тәрбиягә алган Бирдебай Әбдигиев (26 яшьтә) белән аның энесе, 11 яшьлек Баян гына яшәп ятуы билгеле.

Безнең өчен иң гаҗәбе – Нәүрүз авылында 1712 елда да, 1741 елда да ике таҗик кешесе яшәгән, димәк, авылны да шулар нигезләгән. Документ төзүчеләр үзбәкне таҗиктан аерып маташмаган, ахры, әмма авыл тора-бара «Сарт-Нәүрүз» булып киткән. Сарт-Чишмә авылында гомер иткән төбәкче Хөрмәтулла Габдерәфыйков язуынча, Сарт-Нәүрүзне XVII-XVIII гасырлар чигендә сарт-үзбәк вәкиле Нәүрүз атлы кеше нигезләгән булган («Агыйдел» журналы, 2010 ел, 2 нче сан). Ә документларга, менә, шул ук Нәүрүз таҗик булып кергән.

Берникадәр алга китеп өстик: Иглин районындагы Турбаслы авылын да Кавказ ягыннан килгән карачай-балкар вәкилләре нигезләгән икән. Алар бу якка шактый гына күпсанлы куй сарыклары көтүен куып килгән, эреле-ваклы калкулыклар арасына җәелгән даланы ошатып алганнар да икенче елда инде йортлар корып, авылга да нигез салганнар. Инзер елгасы буенда калыккан Сарт-Хәсән авылына да 1717 елда Арык Иманаев атлы таҗик нигез салган. Элекке Уфа провинциясендә калмыклар килеп нигез корган авыллар да байтак. «Башкорт» җирендә мондый авылларның күбәеп китүе 1768 елда Екатерина – Әби патша төзегән Уложение комиссиясенә депутат булып сайланган Туктамыш Ишбулатов белән Базаргол Юнаевның күңелләренә бик нык үткән бугай, алар үз тәкъдимнәрендә: «Башкортлар арасында гасыр башыннан бирле яшәүче сартлар белән калмыклар да байтак. Алар безнең җиргә электән үк йә үз теләкләре белән, йә әсирлеккә эләгеп килгән, мөселманга әверелгән, аерма юкка чыккан. Шуңа күрә без килмешәк сарт белән калмыкларны да башкорт дип исәпләвегезне үтенәбез», – дип язарга онытмаган. Элек Актаныш районы урынындагы Гәрәй волостенда яшәп, соңрак Кушнаренко районына күченгән Гәрәйбаш авылында гомер итүче удмуртлар да 1855 елдан бирле «башкорт» булып санала башлаган, хәзер дә алар җанисәпкә «башкорт» булып керә. Кем Башкортстан җиренә килеп эләгә, димәк, иртәгә үк «башкорт»ка әверелә. Менә аңлашылды...

1795 елда үткәрелгән 5 нче ревизия мәгълүматлары буенча, Сарт-Нәүрүз авылындагы 30 хуҗалыкта 80 ир-ат һәм 72 хатын-кыз яши. 1860 елда авылга инде 5 ел элек тоташы белән «башкорт»ка әверелгән «өйдәшләр» килеп керә. Барысы да – бүгенге Актаныш һәм Илеш җирләрендә урнашкан Бүләр белән Кыргыз волостеннан. Тыңламас авылыннан – 46 «башкорт», 78 типтәр һәм 10 «мишәр». Төкәй авылыннан – 85, Усыдан 46 типтәр. Качкын авылыннан – 3 гаилә «башкорт», Илтимердән – 8 гаилә, Яңа Әлемнән 49 типтәр, Түке авылыннан 88 кеше. 1870 елда Сарт-Нәүрүздәге 93 йортта яшәүчеләр саны 310 ир-ат белән 273 хатын-кызга җитә. 1920 елда 198 йортта 409 ир-ат һәм 470 хатын-кыз яши. 

Шул ук Агыйдел буенда, бер-берсеннән 3-4 чакрым арада Сарт-Чишмә авылы да пәйда була. Ул XVIII гасыр ахырында Сарт-Нәүрүздән аерылып чыга. Бүгенге авылның кайбер урамнары Октябрьская яки Мәҗит Гафури исемнәрен алса да, халык телендә алар Илтимер, Түке һәм Усы аты белән йөри. Димәк, Актаныштагы Илтимер, Түке, Усы авылларыннан килгәннәр, Нәүрүздән аерылып, Сарт-Чишмәгә күченә һәм һәр авыл кешеләре аерым урам төзеп урнаша, шул сәбәпле элекке авыл исемнәре хәзер урамнарга беркеп кала. 1795 елда Сарт-Чишмәдәге 20 йортта 54 «башкорт» белән 11 типтәр гомер иткән булса, күчмәннәр ярдәме белән 85 йортта яшәүче халык саны 1870 елда 478 кешегә, ә 1920 елда 952 кешегә (191 йорт) җитә. 

Сүз дә юк, янәшәдәге ике авыл Бөек Ватан сугышына кадәр туганнардай бер-берсенә берегеп һәм ярдәмләшеп яши. Әмма 1941 елда ике авыл уртасына Украина җиреннән эвакуацияләнгән шикәр заводын китереп утырталар. Хәрби корал җитештерү цехлары түгел, аны кабат аякка бастыру һәм эшләтеп җибәрү 1950 елга тикле дәвам итә. Ләкин цехлар һәм җиһазлардан тыш, аларга «ияреп» күчкән украин һәм урыс вәкилләре дә бар бит. Алар өчен силикат кирпечләрдән тиз арада ике катлы йортлар үсеп чыга. Заводны да хәзер инде «Карламан шикәр һәм консервланган сөт комбинаты» итеп үзгәртәләр. Читтән урыс белгечләрен күчерү дәвам итә һәм ике Сарт авылы арасында Прибельский бистәсе үсеп чыга. Хәтта 1970 елларда да Сарт-Нәүрүздә 640 бала укыган татар мәктәбе эшләп килсә, 1980 елда аны «бина искерде», дигән сылтау белән шапылдатып ябып куялар. Яңа, әмма хәзер инде өлкән туганныкы булган урта мәктәп Прибельский бистәсендә ачыла. Нәүрүз белән Чишмә авылларында үсүче татар балалары хәзер фәкать рус мәктәбендә генә укырга мәҗбүр ителгән, чәй шикелле гел яңартып торуга күнектерелгән Төп Канун таләпләре күптән онытылган...

Ике мөселман авылының бугазына басып урнашкан Прибельскийда бүген 5500 чамасы урыс белән украин гомер итә. Ләкин хәлләре көнләшерлек түгел, 15 еллар чамасы элегрәк шикәр-консерв комбинаты да яшәүдән туктаган, аның җиһазларын, машина-тракторларын читкә таратканнар, хәтта машиналар паркына кадәр сүтеп бетергәннәр. Халыкның бер өлеше Уфа каласына, икенчеләре вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли... 

Ә табигать матур. Ике Сарт авылы да Агыйдел ярына терәлеп диярлек урнашкан, җитмәсә шушы тирәдә генә Агыйделгә Җилем елгасы да килеп кушыла икән. 15-20 чакрымдагы Җилем-Каран авылы – бөек Мәҗит Гафури ватаны бит. Бертуган апасы Сарт-Нәүрүзгә килен булып төшкән. Шул апасын күрергә дип, яшьрәк вакытта Нәүрүзгә М.Гафури үзе дә килеп йөргән. Утыз еллар чамасы элегрәк, Сарт авылларының яшьләрен дәртләндереп, Агыйдел буенча аска-өскә пароходлар да ут яндырып, музыкалар уйнатып узган әле, ләкин хакимият алышынды бит, һәр кич саен мәмләкәтләр өстен караңгылык, билгесезлек, өметсезлек сара...

Сарт халыклары барыбер дә дәртле, һич бирешми. Нәүрүз авылы уртасында мәрхүм авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл-обелискларын күреп хәйран калдык. 1757 елда Пруссиягә каршы яуларда катнашкан авылдашлары исемлегеннән башланып киткән, аңа 1812 елда Наполеонга каршы яуларда, 1904 елда – рус-япон, 1914 елгы Беренче бөтендөнья, 1918-1920 еллардагы Гражданнар, 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнарның, 1930 еллардагы репрессия корбаннарының тулы исемлекләре аерым-аерым рәвештә тезелгән. Мондый хәтер дәфтәре, мондый истәлек беркайда юк!..

Һәм шуның белән янәшәдә үк матур рәшәткәләр эченә алынган Тукай скверы! Шушы җәйдә үк Тукай һәйкәлен бастырып куярга җыеналар, пьедестал урыны әзер, һәйкәлгә дә заказ бирелгән. Башкортстан мәйданында гына түгел, хәтта Татарстанның гап-гади авылларында да бер Тукай скверын да күргәнебез юк. Яши белә, кадер белә икән сартлылар!..

Өстәргә мәҗбүрбез: Актаныштан Кырмыскалы җирләренә халык агылу 1860 еллар тирәсендә дә дәвам итә. 1855 елгы указ нигезендә элек «Башкорт» гас­кәре составында булган барча татар, типтәр һәм мишәрләрне дә тулысынча «башкорт» катламына күчереп бетерәләр. Ә бу катламдагы һәрбер ир-атка 40 ар дисәтинәгә кадәр имана җире бирелергә тиеш. Бүгенге Актаныш районы мәйданында 40 ар түгел, хәтта 15 әр дисәтинә итеп өләшү өчен дә җир җитми. Шуңа Оренбургның хәрби губернаторы фәрманы белән, «Башкорт» гаскәренә элеккечә үк хезмәт күрсәтергә атлыгучы гаиләләр Уфа каласы тирәсендәге 25 нче кантон җирләренә күчереп утыртыла. Менә шушы фәрман буенча, 1861 елда Актаныштагы Югары Уръяды авылыннан 67 ир-ат һәм 69 хатын-кыз Кырмыс­калы районының типтәрләрдән хасил Иске Шәрәй авылына күчеп килә. Аларга ияреп, Түбән Уръяды авылындагы 7 ир-ат һәм 3 хатын-кыз, шулай ук Буранчы авылыннан – бер, Адайдан 5 гаилә – Шәрәйгә, ә адайлы Хисмәтулла Габделҗәлилов гаиләсе Сарт-Нәүрүзгә күченә. Шул ук җир кытлыгы аркасында Шәбез авылыннан ике гаилә – Нуриман районының Кызылъяр, ә бүген Минзәлә районында саналучы Бикбаудан 12 ир-ат һәм 13 хатын-кыз Кече Шиде авылына күчеп төпләнә. Менә шушы рәвешчә саный башлагач, Башкортстанда бүген ни сәбәпле татарларның күбрәк яшәвенә гаҗәпләнәсе дә калмый.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев