Күршеләрдән сабак алу фарыз
Мордовия Республикасына барып эләккәч, аларның мәркәзе Саранск каласына күз ташламый китү олы хата булыр иде.
Немец әсирлегендә Гайнан Кормаш төзүгә ирешкән яшерен оешмада иң актив көрәшчеләрнең берсе булган Әхмәт Симаевның кече Ватанын күрү максаты белән Мордовия Республикасына барып эләккәч, аларның мәркәзе Саранск каласына күз ташламый китү олы хата булыр иде. Аз булса да күреп калырга атлыгып, без аның үзәгенә үк кердек. Саранск үзәгендә, безнең Казандагы төсле, бернинди тыюлар да, машиналарны алып китү яки акча түләтү шикелле җәзалар да юк икән, Республика башлыгы Артем Здунов шәхсән үзе утырган мәһабәт бина артына ук тукталып, без үзәк мәйданнарына аяк бастык.
Әле мәрхүм Фатыйх Сибәгатуллин ук бертуктамый: «Казанның үзәге дә юк бит аның. Меңьеллык бәйрәмен үткәргән булдылар, шул вакытта үзәк мәйданын да булдыра алмадылар», – дип зарлана торган иде. Ә менә Саранскиның үзәк мәйданы үзенең олылыгы һәм пөхтәлеге белән шаккатыра. Аның урынында элек мәйданы белән 55 мең кв. метрга җиткән крепость басып торган, падишаһлар гаскәре Беринг бугазына кадәр барча мәйданнарны яулап алгач, әлбәттә ки, Саранскидагы кирмәннең кирәклеге беткән, аны җимереп атканнар. Ә иң җитди хәрби парадлар да үткәрергә лаек мәйданы, бернинди власть вә замана җилләренә дә карамыйча, барыбер исән калган. Тагын да гаҗәбе: монда барлык иң мөһим оешмалар да уч төбендәгедәй. Бер якта без инде телгә алып өлгергән Республика йорты. Аның сул канатында Республика депутатларын туплаган Законодательное собрание (гаҗәбе: аның диварын да чистартып маташмаганнар, «Дом Советов» дигән күрсәткече элеккечә тора). Уң канатта, гаҗәеп матур бинада – шәһәр хакимияте. Аның артында берничә ел элек кенә калкытылган һәм һичбер шәһәрнекен дә кабатламый торган Сугышчан дан музее. Янәшәдә – Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар хөрмәтенә калкытылган мәһабәт пантион. «Әлеге коточкыч яуларда Мордовия Республикасының 131 мең улы һәлак булды», дигән язу күзгә бәрелеп тора. Пантионның иң беренче тактасына һәр районнан китеп башын салган якташларының саны язылган, ә аннары зур-зур мәрмәр такталарга тезелгән 131 мең исем-фамилия. Башта ук үзебезнекеләргә кул селтисем килми, иллә мәгәр Казан үзәгендә фәлән дистә гектарга җәелгән Җиңү паркында районнардагы һәлак булучылар саны да, гомуми исемлек дигәннәре дә бөтенләй дә юк бит. Әйе, Татарстаннан китеп һәлак булучылар саны бездә 370 меңгә җитә. Ләкин, максат итсәң, аларның гомумисемлеген дә язып кую мөмкин. Аның өчен электрон Хәтер китабы бар, дип юату да урынсыз. Берәр каза туып, электр челтәре юкка чыкса, кайсы гына милләтпәрвәр яки гади татар оныгы үзенең шәһит бабасының атын таба алыр икән? Афәт ерак йөрми, әнә, Каховкадагы электр станциясен күз ачып йомган арада юкка чыгардылар...
Депутатлар йорты белән шәһәр хакимияте арасында урнашкан мәрмәр баскычлар Саранскиның горурлыгы булган мәдәният паркына алып төшә. Аста шәһәрне икегә бүлгән Саран елгасы ага, ә су өстендә гаҗәеп матур сыннар һәм төрле егәрлектә уйнаклаучы әллә ничә фонтан. Яр буе паркына алып төшүче үзәк сукмакта шәһәрнең символы. Ул Саранскиның 1641 елда нигезләнгән булуын бәян итә. Таш барельефтагы сыннарда горур эрзә һәм мукшы халыклары (шәһәрнең икенче өлешендә гаять зур итеп ясалган мордва сыны аеруча сокландыргыч, гүзәл. Нәкъ шуның шикелле үк татар ир-атының түбәтәй кигән көе Казан уртасында басып торуын күз алдына китерү дә читен). Мәркәз турында сүз кузгалган икән, берникадәр тәгаенләп узу да артык булмас. Мордовия территориясендә 745 мең чамасы кеше гомер итсә, шуларның 300 меңнән артыгы Саранскига туры килә. Кемнәрдер Саранскины кимсетеп йә чеметеп телгә алырга бик ярата, берүк ышанмагыз, бездә аңа тиң гүзәл кала әле төзелмәгән...
Ә Яр буе паркына янә әйләнеп кайтсак, анда иң үзәктә, билгеле ки, бөек Пушкин һәйкәле, бик үзенчәлекле һәм сәнгатьчел. Шул һәйкәлдән сул тарафка китсәң – мордва халкының милли горурлыгы булган гаярь уллар. Николай Огарев бюсты, совет армиясендә армия генералы дәрәҗәсенә ирешкән һәм Бөек Ватан сугышы барышында зур сәргаскәр булып танылган Максим Пуркаев. Сугыштан соңгы хәрби төзелеш барышында Советлар Союзы маршалы һәм Совет армиясенең Генераль штаб башлыгы дәрәҗәсенә ирешкән Сергей Ахромеев та – Виндрей авылында туып-үскән мордва. Язмышы гына аяныч: 1991 елда Совет армиясен һәм совет властен коточкыч рәвештә җимерү башлангач, ул атылып үлгән...
Пуркаев бюстыннан соң паркта атаклы мәдәниятчеләр аллеясы тезелеп китә. Иң әүвәл – бөек Пушкинның замандашы булган шагыйрь А.Полежаев. Аннары ХХ гасыр вәкилләре: композитор Леонид Воинов, рәссам Федот Сычков, дөньякүләм мәшһүр сынчы Степан Эрьзя («Мәдәни җомга»да әле генә аның иҗатына багышланган бик зур язмабыз да чыкты), мәгърифәтче галим Макар Евсевьев, композитор Леонтий Кирюков, язучы Петр Кириллов, беренче профессиональ җырчы Илларион Яушев, шагыйрь Михаил Безбородов (җиһанда 28 ел гына яшәп калган). Һәм тагын бер як читтә Россиянең атаклы флот адмиралы Федор Ушаков хөрмәтенә куелган мәһабәт, зур һәйкәл.
Шушы кадәр байлык һәм кадер-хөрмәтне күздән кичергәннән соң, ихтыярсыз рәвештә газаплы сорау калка. Менә, без дә Казан уртасында Меңьеллык паркын төзеп куйган булдык, аның уртасына бөек Колгали һәйкәлен бастырдык. Ә аның бөтен тирә-яны, алды-арты буп-буш. Ул паркка ниндидер экскурсияләр оештырылуны, аңа кунаклар ябырылып килгәнне дә күргән-ишеткән юк. Менә шул паркта, бөек Колгали һәйкәле артынамы, янгамы безнең атаклы милләт вәкилләренә багышланган пантион яки һичьюгы махсус мәдәният аллеясы дигәннәрен корып булмыймыни? Әгәр шунда матур рәтләр булып безнең атаклы Мәрҗани, Риза Фәхретдинов, бөек Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, бөек Тукай, Такташ, Хәсән Туфан, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Бакый Урманчы, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова... сыннары тезелешеп торса, милләтебезгә дан һәм горурлык килер иде. Татарларда һәм аның чиновникларында мукшылардагы кадәр дә булдыклылык, эшчәнлек, үҗәтлек, мин-минлек сыйфатлары калмады микәнни соң?!.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев