Эре бәрәңге генә ашарга димәгән
Бәрәңге һәм яшелчә базарында катнашучылар союзы сәүдә челтәрләренә 3,3-5,5 см диапазонлы бәрәңгеләр сатарга тәкъдим итә. Союз аппараты җитәкчесе Татьяна Губина сүзләренчә, бу ел дәвамында 40 процентка арткан бәрәңге бәясен тотрыклыландырырга ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта фермерлар, үзләре үстергән бәрәңгене кибеткә сатуга куйдыру өчен, размерларына карап сортларга бүлеп утырырга мәҗбүрләр. Ваграк бәрәңгене кибетләр кабул итми.
Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов әлеге тәкъдимнең чынлап та авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур ярдәм булуына ышана.
– Әлеге мәсьәлә безне күптән борчый. Утырышларда да еш кына шуның хакында сүз кузгатканым булды, – ди ул. – Эре бәрәңге янына бераз кечкенәрәген куеп, шуның хакына кулай бәягә сатып була бит. Сәүдә челтәрләре 5,5 сантиметрдан зуррак булган бәрәңгене генә ала. Ваграк бәрәңге беркемгә кирәкми. Эреләрен 15-16 сумнан, ваграгын 10-11 сумга бирсәк, кибетләр үзләреннән дә бераз өстәп куйса, алар берни югалтмый. Бәрәңгене без үзебез китереп бирәбез. Транспортка киткән акча да безнең кесәдән түләнә.
– Ваграк бәрәңгене аласылары килерме икән соң?
– Кибетләр “юләр” бәя куймаса, нишләп алмасыннар. Хуҗабикә бәрәңгене бер рота солдатка чистартмый бит, өч-дүрт кешелек гаиләгә җиде-сигез бәрәңгене әрчи. Моны авырсынып утырмаслар, әгәр дә, әйткәнемчә, бәясе түбәнрәк булса. Фермерлар да, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре дә, сәүдә челтәрләре дә партнерлар булырга тиешләр, шулай иткәндә генә аңлашып эшләп була.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев