Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Эльзаның хыялый дөньясы...

Ягымлы-йомшак һәм искиткеч булдыклы – ул шушы ике сыйфатны үзендә берләштерә алган. Сүзем Казандагы беренче Күбәләкләр паркын оештырган Эльза Гегель кызы Миргаязова турында.

Туксанынчы елларда туган, ирек һавасын сулап үскән «суверенитет балалары»ның берсе. Эльза Мөслимнән, гап-гади гаиләдә үсә, мәктәптә бик яхшы укый, күп фәннәр буенча олимпиадаларга йөри. Республика олимпиадаларында гына да 17 тапкыр җиңү яулый ул! Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, КФУга керә, филфакта инглиз һәм алман телләрен өйрәнә, Алман илендә стажировка үтеп кайта.


Укытучылары да, әти-әниләре дә сәләтле кыз фән юлын сайлар, галимә булыр, дип көтә. Тик Эльза тота да 3 курста укыганда ук кияүгә чыга. Азат белән алар Татар конгрессы үткәргән чарада – «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә таныша. Берсе – оештыручы, берсе – волонтер. Икесе дә милли җанлы, укымышлы. Озак уйлап йөрмичә, өйләнешеп тә куялар. Туй акчасын нишләтергә, дип уйлый торгач, бер карарга киләләр. Юк, чит илгә ялга да китмиләр, берни сатып та алмыйлар, ә Казандагы иң беренче хосусый татар балалар бакчасын ачып җибәрергә була алар. Шулай итеп, шәһәребездә яшь гаилә белән бергә 2017 елда «Ябалак» дип аталган татар бакчасы да барлыкка килә. Башта бакча офис бинасында ачыла, аннары шәһәр читеннән коттедж алып, шунда күчәләр. Дүрт ел буе­на бу бакчаны күтәрүгә күпме көч, йөрәк җылысы салынганын Эльза үзе генә белә. Нәтиҗәсе дә күренә: төркемнәр туп-тулы, тәрбиячеләр командасы яхшы, әти-әниләр канәгать. Тик Эльзаның холкы шундый – нәрсәнедер үзе өчен ачып, өйрәнеп, төбенә төшкәннән соң ул яңа киңлекләр эзли башлый. Дүрт ел буе күтәргән бакчаны үзе кебек үк милли җанлы, тәҗрибәле кешегә сата да, алга таба атлый. «Ябалак» үзенең концепциясен үзгәртми, ул бүген дә саф татар бакчасы. Ул гына да түгел,  эшен киңәйтеп, филиалларын да ачарга җыеналар.  

Ярты еллап сулу алганнан соң, Эльза ире белән Дубайга бара. Анда зур Күбәләкләр бакчасында булып, исе-акылы китә аның. Тыныч музыка, искиткеч матурлык, шат балалар… Җәннәт почмагы кебек тоела аңа. Шул тәэсирләрне күңеленә салып, Казанга кайта. Ә нигә безнең шәһәрдә дә мондый матурлык булмаска тиеш әле, дигән фикер тынгы бирми. Чит илләрдәге шундый паркларның эшен өйрәнә башлый. Беренче партия курчакларны Филиппин утрауларыннан заказ биреп кайтарта да, башта өйдә үстереп карыйлар. Аннары бина эзләү, ремонтлау… Бер ел элек шәһәребезнең нәкъ үзәгендә ачылып эшли дә башлый Күбәләк паркы. Монда тропикларда яшәүче искиткеч матур күбәләкләрне якыннан карарга, фотога төшәргә, хәтта өйгә күбәләк фермасы да сатып алырга була. Ул гына да түгел, күбәләк кунган чәчәк бәйләме дә әзерләп бирәләр. Әлбәттә инде, нәзберек җан ияләрен ничек карарга икәнен тәфсилләп аңлатып, кулыңа инструкциясен дә тоттырып җибәрәләр. 

«Безгә барысы да уңай килеп торды, чөнки бу Казаныбыз өчен яңалык иде», – ди Эльза. Кешеләр бу паркка эмоцияләр, яңа кичерешләр эзләп килә. Бу җәйне исә парк тагын да зуррак бинага күчте, эшчәнлеге дә киңәйгән. Күбәләкләрне күрсәтергә мәктәпләргә, төрле бәйрәмнәргә дә алып баралар. Россиядә мондый парклар өч шәһәрдә генә бар: Мәскәү, Петербург һәм Казанда. Чагыштырып караучылар Казанныкы иң яхшысы, диләр икән, димәк, йокысыз төннәр һәм хыялны чын итү юлындагы тырышлык әрәм китмәгән.  

Күз явын алырлык күбәләкләр Казанга Филиппиннан яисә Коста-Рикадан курчак хәлендә кайта. Анда аларны теплица кебек җирләрдә үрчетәләр. Санкцияләр аркасында күбәләкләрнең дә юллары озайган – Казахстан аша кайта башлаганнар. Нәтиҗәдә кайбер күбәләкләр юлда ук туып өлгерә икән.

«Күбәләкләр паркы – күңел эше генә түгелме, керем дә китерәме?» – дигән соравыма каршы Эльза бер тарих сөйләде. Элекке заманда бер кешенең, хәзерге тел белән әйтсәк, бизнес ачып җибәрәсе килгән.  Өч-дүрт фикердәш табып, эш башлап җибәргәннәр. Эшләре әйбәт баргач, тагын берничә кешене алганнар. Шулай итеп болар тугыз кеше җыелган. Сатулары да, керемнәре дә яхшы гына бара. Тик хуҗа унынчы кеше дә алырга тели. Эзлиләр-­эзлиләр, тик туры килгән кешене һаман тапмыйлар. Ниһаять, беркөнне әйтә хуҗа: мин унынчы кулдашыбызны таптым, ди. «Кем ул?» – диешәләр сабырсызланып.  «Унынчыбыз Аллаһ Тәгалә булачак, – дип җавап бирә ул. – Безнең эшләребезнең уңышлы баруында Аллаһның да өлеше бар, керемне дә унга бүләчәкбез», – ди һәм унынчы өлешне Аллаһ юлында тота башлыйлар. 

«Без дә Аллаһ хакына малны кызганмыйбыз. Эшебезнең уңай баруы, көтелмәгәндә кирәкле кеше белән очрашулар – болар Аллаһтан бит», – ди Эльза. Парк өчен яңа бинаны озак эзли ул. Йә мәйданы, йә урыны, йә бәясе туры килми. Ниһаять, ул эзләгән бина табыла – бар яклап панорамалы тәрәзәләр белән! Бу бит хыял! Эльза хисләнеп тәрәзәдән карый һәм шакката: аста мәчет төзелеп ята… Бу бит Аллаһның нигмәте дип кабул итеп, төзелешкә дә хәленнән килгәнчә өлешен кертә башлый. Хәйрия­челек – Эльзаның эшендәге аерылмас бер өлеш, мәчетләргә, балалар йортларына, хосписка һәрвакыт ярдәм итеп тора. Эшмәкәр ханым Җәлил исемле биш яшьлек «егет»нең әнисе дә әле. Дек­рет ялының ни икәнен дә белмичә, бала табу йортында ук эшлекле язышулар белән мәсьәләләрне хәл итеп ятса да, улына тиешле җылылыкны да, мөстәкыйльлекне дә бирергә тырыша ул. Сизәм, күбәләкләр паркы – аның башындагы идеяләрнең соңгысы түгел. «Хәзер – мөмкинлекләр заманы. Илле ел бер урында эшләргә димәгән. Иң мөһиме, эшең хәләл булсын, башкаларга зыян салмасын, ә файда китерсен», – ди Эльза, якты елмаеп. Ә һәр эшне башлау, хыялны чынга ашыру юлындагы кыенлыклар аны куркытмый, чөнки ул: «Сине үтермәгән һәр нәрсә сине көчле итә», – дип яшәүчеләрдән.

Эльмира  СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев