Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Бакалыда башкортлаштырылган авыллар

Элек заманда Бәләбәй өязендә исәпләнгән, бүген исә Бакалы районына кергән Катай, Ногыш, Туктагол, Бикмәт авылларының ирләре дә әнә шул өстенлекләргә ирешү һәм аеруча 40-60 ар дисәтинә имана җире эләктерү өчен үзләрен «башкорт» катламына күчерү турында күп мәртәбә власть ияләренә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәсез дә түгел, 1795 елда үткәрелгән 5 нче җанисәп барышында байтак гаиләләрне «башкорт» дип яздыруга ирешкәннәр дә бит.

Бүгенге Башкортстан мәйданындагы йөзәрләгән татар авылларында яшәгән крестьяннарның XVII гасырдан башлап XIX гасыр азагына чаклы «Башкорт катламы»на күчәргә омтылып яшәве хакында без күп яздык инде. Сәбәбен дә аңлаттык: «башкорт» булып теркәлүгә ирешкән «бәхетле» татар ирләренә 40 тан алып 60 дисәтинәгә кадәр имана җире бүлеп бирелгән. Алар «башкорт» гаскәренә беркетелгәч, салым түләүдә, хәрби дәрәҗәләргә ирешүдә өстенлекләрдән файдаланырга мөмкин булган. Элек заманда Бәләбәй өязендә исәпләнгән, бүген исә Бакалы районына кергән Катай, Ногыш, Туктагол, Бикмәт авылларының ирләре дә әнә шул өстенлекләргә ирешү һәм аеруча 40-60 ар дисәтинә имана җире эләктерү өчен үзләрен «башкорт» катламына күчерү турында күп мәртәбә власть ияләренә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәсез дә түгел, 1795 елда үткәрелгән 5 нче җанисәп барышында байтак гаиләләрне «башкорт» дип яздыруга ирешкәннәр дә бит.

Уфа галиме Ә.Әсфәндияров үзе төзегән «История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий» атлы китабында Ногыш һәм Туктагул авылларының тугандаш булуы хакында менә ничек яза: «Ногыш – ул Туктагол авылыннан аерылып чыккан. 1795 елда андагы 12 хуҗалыкта 54 ир-ат һәм 48 хатын-кыз гомер иткән. Бөтенесе дә – башкорт. 1816 елда андагы 11 хуҗалыкта – 105, 1834 елда – 142 (икенче мәгълүматта 50 хуҗалыкта 479 башкорт - ???), 1859 елда – 189, ә 1870 елда инде 35 хуҗалыкта 197 башкорт гомер иткән».

Менә шушы хилаф мәгълүматлар, хәрефен-хәрефкә күчереп, «История башкирских родов. Канглы. Том 5» китабына да күчкән (96 бит).

Ләкин әлеге «махсус ялгышлар»га төзәтмә кертү һич тә читен түгел, 1762 елда үткәрелгән 3 нче ревизия мәгълүматларына гына мөрәҗәгать итик. Алар исә Ногыш авылында бу вакытта 26 татар ир-аты гомер итүе турында хәбәр итә. Өлкәннәре Мәсәгуть Чүриев – 78 яшьтә. Аның Гайсар, Монасыйп, Габдулла исемле өч улы бар. Алардан тыш Ишәле Сөлеков, Нияз Биккенин, Бакый Нәдеров, Ишембай Якупов, Мөкъсин һ.б. үз уллары белән гомер итә. 1773 елда башланган Пугачев явында Нокыш авылы ирләре старшина Юлдаш Ишбулдин һәм Илкилде Илмурзин отрядларында яу йөри.  

Туктагол авылында ул вакытта 40 ир-ат яши һәм алар старшина Исмәгыйль Уразмәтовка буйсына. 1773 елда ирләр саны 46 га җитә. 

Ногыш авылында 1784 елда уздырылган ревизия 43 ир-ат һәм 44 хатын-кызны исәпкә ала. Аларның һәммәсен документларда «типтәр» дип беркетеп куялар. 1795 елдагы ревизия вакытында Ногыш авылы документларда «Туктагулово тож» дигән исем белән дә теркәлә. Әмма бу юлы инде, казна палатасы фәрманы буенча, Ногышның элекке исемлектәге 
8 ир-аты, алардан тыш тагын бертуган Зәбир һәм Гадбелҗәмил Яркәевлар, Зәбирнең улы Галикәй һәм Исмәгыйл Мәүликәев (димәк, аларның гаиләләре дә) «башкорт» катламына күчерелә. Әмма, ни гаҗәп, шул ук кешеләр Туктагол авылында тупланган исемлектә «типтәр» буларак та исәпкә алына...

1816 елда Ногыш-Туктагол авылындагы 13 хуҗалыкта 51 ир-ат һәм 27 хатын-кыз «башкорт» булып теркәлә. 1834 елда алар саны 73 ир-ат һәм 69 хатын-кызга җитә. 1959 елда 96 ир-ат һәм 93 хатын-кыз булып теркәләләр. Гаилә башлыклары – Мөхәммәтсәлим Сәфәров, Габдулла Гайсаров, Моратша Мансуров, Сөләйман Исхаков, Тимербай Кашаев, Гобәйдулла Карчагулов, Котлызаман Киялияров, Мөхәммәтхәким Йосыпов, Миңлебай Габдрәшитов, Мөхәммәтҗан Мозаффаров һәм Корбангали Салихов. Фамилияләренә караган чагында ук, әлеге ирләрнең 1762 елда исәпкә алынган татар крестьяннарының уллары һәм оныклары булуы аермачык күренә. Ә менә Ә.Әсфәндияров хәзерләгән китапта 1795-1859 ел мәгълүматлары архив кәгазьләре белән тәңгәл килми.  

Совет чорындагы беренче җанисәп кәгазьләрендә Ногыш авылы аерым күрсәтелми, андагы халыкның Бәләбәй кантоны Бүздәк волостендагы Туктагол авылы мәгълүматларына кушылып куелган булуы мөмкин. Аның буенча 1920 елда Туктаголда – 370, 1925 елда 220 хуҗалык исәпкә кергән.

Югарыда әйтелгән мәгълүматлардан аңлашылганча, Ногыш кына түгел, Туктагол авылының да күп кенә типтәре «башкорт» катламына күчерелгән булган. «Башкорт ырулары тарихы» китабында бу хакта сыңар сүз белән дә искә алынмый. Ә.Әсфәндияров исә үзе: «Туктагол авылы башкорт һәм типтәрләр тарафыннан нигезләнгән, 1752 елда тәүге тапкыр документларда телгә алынган. Үзләренең килеп утыруын алар 1755 елда Кангылы волосте вотчинниклары белән рәсмиләштергән. 1762 елдагы 3 нче ревизия вакытында 40 ир-ат типтәр яшәгән, башкортлар исәпкә алынмаган. 1762 елда типтәрләрнең гомуми саны – 87 гә, 1795 елда 225 кә җиткән. 1834 елгы җанисәп вакытында 297 «башкорт» һәм 663 типтәр исәпкә алынган. 1920 елда аларның гомумсаны 1834 булган, ләкин аларның барысын да «башкорт» дип теркәп куйганнар. Ләкин 1762 елда алар фәкать типтәр булып кына теркәлгән, асылда ясаклы татарлар булган бит», – дип язып куюдан да тайчынмаган.

Туктагол һәм Бикмәт авылларының тарихына тирәнрәк чумсак, алар 12 хуҗалык булып, 1738 елның 24 июлендә вотчинниклар белән үзара язма килешү төзү нәтиҗәсендә килеп төпләнгән. Салым һәм оброкларны башкортлар белән үзара тигез бүлешеп түләргә сүз беркеткәннәр. Кәгазьгә язып килешүне 1755, 1760, 1780 елларда кабат яңартканнар, ләкин килешүләрне рәсми оешмаларга илтеп һәм раслатып йөрмәгәннәр.

1834 елда Туктагол авылында 160 ир-ат һәм 177 хатын-кыз, шул исәптә 1795 елда «башкорт»ка әверелгән Галикәй Зәбиров гомер иткән. Алар 12 нче «башкорт» кантонының 17 нче Йорт старшинасы Дәүләтша Әсәнов командасына буйсынган. Авылда 112 ир-ат белән 113 хатын-кыз (26 хуҗалык) типтәр булып саналган. Ни гаҗәп, 1795 елда «башкорт»ка әверелгән Галикәйнең энесе Ибраһим типтәр булып калган. Туктагол авылы типтәрләре – старшина Гали Сәфәров, күрше авыл типтәрләре – Әхтәри Бикмөхәммәтов, «башкорт» булып язылганнары 12 нче кантондагы 10 нчы Йорт старшинасы Габделгаффар Әҗмәтев командасында исәп­ләнә. 1834 елда Туктаголдагы Әмир Габдуллин һәм Гобәйдулла Әмиров гаиләләре (14 җан) Елан-Чишмә волостена күчеп, анда да Туктагол авылын нигезли.  

1859 елда Бакалы районындагы Туктагол авылында 449 ир-ат һәм 401 хатын-кыз исәпләнә. 19 хуҗалыкта гомер итүче халык – «башкорт», 25 хуҗалык типтәр булып языла. Авылның 49 яшьлек ирен көчләп чукындырып һәм Петр Капитонов исемен тагып, казак катламына күчерәләр, ул салым түләүдән дә азат ителә. Ә башбирмәс икенче типтәрне 1857 елда Себергә сөрәләр. Бакалы районындагы икенче Туктагол авылындагы 40 хуҗалыкта 1859 елда – «башкорт», 4 йортта – мишәр һәм 13 хуҗалыкта типтәрләр – җәмгысы 805 җан гомер итә.

Ә.Әсфәндияров әзерләгән китапларда татар авылларына кагылышлы мәгълүматларның яртысын бутап, катламнарны милләткә әверелдереп, халкын «башкортлаштырып» тезгән язмалардагы күрәләтә ялган һәм хәрәмләшү үзәкләрне өзә. Шул ук ялганны «Башкорт ырулары тарихы»нда күчермә рәвешендә куллану да фәкать татар халкын «башкортлаштыру» сәясәте өчен корылган.

Таһир КӘРИМОВ, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев