Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Җырлап яшик, яки Онытылмаслык юбилей

Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев утыз ел сәхнә тотып, бик күп­ләрнең яраткан актерына әйләнде.

Татар дөньясында гаҗәеп хәлләр булып ята. Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев бәлагә тарыган, көне-төне компьютер уеннары уйнап, дөньясын оныткан, имеш. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе җитәкчесе Рәмис Латыйпов драматургка әйләнгән, диләр. Шулаен-шулай да, әмма шулай ук түгел. Бәлагә таручы – Илфат түгел, аның сәхнә герое Әхәт. Рәмис Латыйпов та редакциядәге эшен ташламаган, бары Г.Кариев театры өчен И.Камалиевнең юбилеена багышлап пьеса язган. Һәм театрның баш режиссеры Ренат Әюпов әсәрне сәхнәләштергәч, кариевлеләр шау-гөр килеп юбилей билгеләп үтте.

Артистның юбилеена багышлап спектакль кую Кариев театрында матур гадәткә әйләнде. Тамашачыга – яңа сәхнә әсәре, юбилярга – кинәнеп уйнарлык тамаша. Шунысы әһәмиятле, бу бенефис-спектакльләр бер-ике уйналгач та сәхнәдән төшеп югалмый, чөнки һәркайсында көн кадагына суга торган мөһим проблемалар күтәрелә. Артист, драматург, режиссер Фәнәвил Галиевне искә алып сәхнәләштергән «Корт» спектаклендә милләтебезне корт урынына ашаган көнчелек темасы күтәрелде. А.Әхмәтгалиеваның пьесасы буенча  Халидә Сөнгатуллинаның гомер бәйрәме уңаеннан иҗат ителгән «Яратып туялмадым» тамашасында беренче профессиональ театр артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормышы бәян ителә. Шул ук авторның пьесасы буенча Рәмзия Закирҗанованың юбилеена сәхнәләштерелгән «Матур City»спектаклендә тышкы кыяфәтләренә артык әһәмият биреп, чынлыкта буш, мәгънәсез кешеләр аша чын кыйммәтләрнең тонык­ланып калуы фаш ителә һ.б. «Җырлап яшик» спектаклендә виртуаль дөньяның чын тормышны алыштыра баруы кызык та, шул ук вакытта аяныч та итеп сурәтләнә.  Һәр спектакль җиңел итеп, уен-көлке катыштырып, мавыктыр­гыч рәвештә куелганга,  тамашачының мәхәббәтен яулады; күңелсез нотык укуга кайтып калса, театр сөючеләрнең гайрәтен чигерәчәген аңлап, режиссер махсус комедия жанрын сайлаган булса кирәк.

Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев утыз ел сәхнә тотып, бик күп­ләрнең яраткан актерына әйләнде. Аның  амплуасын бертөрле генә билгеләве кыен. Тискәре рольләрне уйнаса, дөньяда аннан да явызрак һәм яманрак беркем юк сыман тоела. Бер үк вакытта җиңел комедия­ләрдә дә ул тамашачыны эче катканчы көлдерә ала. Илфат сәхнәне яраткан кебек, сәхнә дә Илфатны ярата. «Печән базары», «Зәйтүнәкәй» спектакльләрендәге – Тукай, «Башмагым»да – Галимҗан, «Мәкер һәм мәхәббәт»тә Фердинанд һәм дистәләгән башка баш рольләр моңа дәлил булып тора. Илфатның зур бәхете – иҗат юлында режиссер Ренат Әюповны очратуы. 

Илфат сәхнәдә генә түгел, гаиләдә дә бәхетен тапты. Тормышта фикердәшеңне табудан да зуррак тагын нинди шатлык бар?! Хатыны Энҗе Камалиева шулай ук Кариев театрының йөзен билгеләүче актриса. Кызлары Илүсә Камалиева Казан театр училищесында режиссер Фәрит Бикчәнтәев курсында белем ала, әти-әнисе белән бер сәхнәдә «Ак чәчәкләр кебек...» спектаклендә уйнады. 

«Җырлап яшик» спектакле Илфатның үзе турында. Компьютер уеннарына чумып, башын югалтмаса да, сәхнә герое Әхәт кебек, ул да яшьлегендә музыкаль ансамбль  оештырган була, вакыт үтү белән коллектив таркала. Әмма гитара Илфатның да, сәхнәдәге Әхәтнең дә гомерлек юлдашы булып кала. Улын өйләндерү өчен зур акча кирәк булгач, гитараны сатарга кызганып, Әхәт компьютер уенына чума. Танклар уенында отып, генерал була, имеш. Хатыны, улы үгетләвен колагына да элми. Хәтта «муниципалитет Зәмзәмия», телевидение тапшырулары аркылы һәркемгә яхшы таныш дәвалаучы Малышева һәм экстрасенс та Әхәтне акылга китерә алмый. Бер көнне азуы шул дәрәҗәгә җитә ки, үзе кебек уенга башы-аягы белән кереп баткан бичараларны өенә чакырып, команда туплый. Андагылар да акчага мохтаҗ Әхәтнең үзе кебек авыр хәлдә. Кәүсәрия, мәсәлән, Балык Бистәсе Күгәрчен авылыннан килгән, акча туплап Кытайга бармакчы, шунда үзенә кияү эзләмәкче. Азнакайдан Миләүшә кредит түли. Чүпрәледән Ришат, мәктәпне япканнан соң, эшсез калган. Шушы икенчел геройлар аша гына да пьеса авторы Р.Латыйпов бүген адәм баласына тыныч яшәргә ирек бирмәгән никадәр проблема күтәргән. Әхәтне купшы туй үткәрергә хыялланган улы гына түгел, көн саен, җебегән, булдыксыз, мескен дип колак итен ашаучы хатыны да уенга  этәрә. Автор хатын-кыз­ның соң дәрәҗәгә җитеп азуын, ир-атка баш булырга омтылуын калку итеп сурәтләгән. Спектакльдә Әхәтне коткарып, кире гаиләгә кайтаралар, без исә балаларыбызны социаль челтәрләрдән аера алырбызмы, әллә көне-төне телефон экранына төбәлеп, күзсез һәм надан калырмы алар? Бу  спектакль – һәр тамашачыга уйланыр өчен бер дигән мөмкинлек. 

И.Камалиевкә юбилеен яшьтәшләре – Кариев театрының күренекле артистлары белән билгеләп үтү бәхете эләкте. Энҗе Камалиева, Лилия һәм Илнар Низамиевләр, Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Гөлнара Абитова, Гөлнара Фазылҗанова, Әминә Галиеваның кайсын гына алсаң да, үзе бенефис-спектакль уйнарлык артистлар. Низамиевләрнең улы Искәндәр дә бу тамашада беренче зур ролен башкарды. Илназ Хәбибуллин, Муса Камалов, Ләйсән Большова яшьләрне гәүдәләндерде. Сценограф Анна Новикова сәхнә конструкциясен музыка уен кораллары кылларына охшаш буй-буй сузылган биш рәт чыбыклар белән ураткан. Сәхнәне күрүгә, музыкантларның биш юллык нота дәфтәрләре күз алдына килә. Театрның якын дусты – композитор Камил Котдусов музыка иҗат иткән. И.Камалиевнең гитара уйнап башкарган җырлары спектакльгә ямь өсти.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев