XXI гасырга – буш биштәр белән...
Без әлеге премьераны түземсезләнеп көттек, тик нәтиҗәсеннән генә бер дә канәгать калмадык, чамадан тыш кәефсезләнергә мәҗбүр булдык.
«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең, 20 ел буена әзерләнеп, ниһаять сәхнәләштерергә җөрьәт иткән әсәре ул. Без әлеге премьераны түземсезләнеп көттек, тик нәтиҗәсеннән генә бер дә канәгать калмадык, чамадан тыш кәефсезләнергә мәҗбүр булдык.
Сүз дә юк, Мәхмүт Галәү эпопеясе – сәхнә вакытының иң күп өлеше бүленгән бер гаилә тарихы да, Сафа белән җирле дивана/суфый Газиз агай сюжетында гәүдәләндерелгән һәм крестьяннарның Рус илендә бәхет эзләвенә корылган «Некрасов контексты» да түгел; шулай ук ул «фәлсәфә пароходы» дип сыйфатланырга өметләнгән, әмма үз динен һәм үз милли йөзен саклап калу өчен авылы-авылы белән ватаннарын ташлап чит җиргә китәргә мәҗбүр ителгән М.Галәү мөһаҗирләренә бернинди мөнәсәбәте булмаган бүгенге көн качкыннары метафорасы гына да түгел. Берничә буын татар укучысы өчен әлеге әсәр – татар халкының язмышы ачып бирелгән зур эпик полотно ул. М.Галәү үз геройларына мәдхия җырлый, ә Ф.Бикчәнтәев исә постмодернистларча аны «мәсхәрәли». Аерма нәкъ менә шунда да инде (хатын-кыз образларын сурәтләүдәге сексизм, персонажлар системасында герой-демиург ир-атның юкка чыгуы).
Әлеге спектакль режиссерның хушлашу аккорды, аның Марсель Сәлимҗанов театры сәхнәсенә ихтирамы билгесе, безнең йөрәкләребез түрендәге Камал театры бинасында баш режиссерның үзенә бер төрле йомгаклау эше, иң мөһим хезмәте булырга тиеш иде. Яңа бина проектларын тасвирлаганда, заманча дәрәҗәдәге ике сәхнәне көткән дәвердә театрның үз репертуарын ничек үзгәртәчәге, яңа бинада бөтенләй үзгә театраль эстетика хакимлек итәчәге турында күп сөйләнде инде. Спектакль тәмамланып, пәрдә ябылган вакытта залдагы халыкка атап әйтелгәндәй яңгыраган «Эх сез, ахмаклар, наданнар!..» сүзләре күңелгә тиде... Әйе, эпопеядәге гаилә темасын күрсәткәндә, сәхнәдә кызыклы табышлар, фаҗигале мизгелләрне бераз җиңеләйтү мөмкинлеген биргән юмор бик күп... Әмма вак-төяккә зур игътибар бирелеп, бөтенлек җуелган. Күрәмсең, татар дилогиясе «чикләвеге»н вату Европа белеменең хәленнән килерлек нәрсә түгелдер! Һәм хикмәт бер дә бүгенге көн цензурасында түгел! Белмәүчеләр өчен, бу – «Болганчык еллар» әсәре... Моны финалда тамашачыларга таратылган «креатив» бүләкләр дәлилли. Тамашачыларга туфрак салынган кечкенә пыяла савыт өләшүче волонтерлардан әлеге «бүләкне» үзләренең ничек аңлауларын сорарга булдым. Спектакль логотибы төшерелгән кара толстовка кигән кызлардан берсе илһамланып төшендереп тә бирде: «Беләсезме, апа, спектакльдә Төркиягә киткән татарлар турында сөйләнә. Менә шуңа күрә дә театр сезгә истәлеккә «төрек җир»ен бүләк итә. Әлбәттә инде, савыттагы туфрак Төркиянеке түгел, Казанныкы гына, курыкмагыз! Аңлыйсызмы, бу бит символ!» – ди. Үз нәүбәтемдә миңа да белгәннәремне сөйләп бирергә туры килде: XX гасыр башында ук Тукайның «Китмибез!» дип язуын, шул рәвешле татарлар өчен үз ватаннарының никадәр кадерле булуын күрсәтүен; мөһаҗирлектә үлгән кеше кабереннән туфрак алып кайтып, аны кендек (ә кендек татарны туган йорты белән мәңгегә бәйли дип санала) каны тамган туган җире туфрагына кушу гадәте булуын; туган җир куәте мосафирны ватанына кире тартып кайтарсын өчен, үзләре белән юлга бер чеметем туган туфрак алу гадәте барлыгын да аңлаттым... Болар барысы да без, татарларның, туган мәдәниятебезне аңлаудан никадәр ерак торуыбызны тагын бер кат дәлилли... Без, чит тенденцияләргә яраклаштырып, үзебез дә сизмичә, аны әкренләп юкка чыгарабыз бит...
Хореографиянең аталы-уллы Батуллалар «ачышы» саналган «хайвани» сексуаль энергетикасы турында... Татар фольклористикасы буенча хезмәтләрне игътибар белән укып чыгыгыз һәм җир-су төшенчәсен русларның «земля-Богородица» мифологемасы белән алыштырудан сакланыгыз. Татарларда борын-борын заманнан бирле куш асыл төшенчәсе яши. Безнең бабаларыбыз Җир атасы (Җирән сакал), Җир анасына (Сылу бикә) ышанган. Ирнең җирне сөрү–«аталандыру» йоласы бераз башка «опера»дан. Нократ ягы татарларында сөлге яру кебек туй йоласы бар, ул яңаның тууы символы булып тора. Яңа тормыш башлануын күрсәтеп, Кендек әбисе тарафыннан да ул шул мәгънәдә файдаланыла. Кәләшнең хайвани энергетикада билбау сүтү күренеше исә тамырларга әйләнеп кайтуны аңлатмый, милли идеалны башка нәрсәгә алмаштыруга әйләнә...
Бездәге ил-ватан асылының ирләргә хас төшенчә булуын онытмау мәслихәт. Сазаган кызларның «кош» асылын ачу исә максатка ярашлы булып чыккан. Татар горефләрендә йорт – чебеш-балалар үсә торган оя ул. Башка көл сибү эпизоды исә аптырашта калдырды. Спектакльдә бу – корылык китереп чыгарган фаҗига билгесе... Мөселман традициясендә исә, шул исәптән татарларныкында да, әлеге йоланың мәгънәсе бүтән... Хакыйкатьне чит мәдәниятләрдән эзләргә кирәкми, бәлки, «Олонхо» театры кебек, милли җәүһәрләрне онытылып барган үз мәдәниятебездә табарга вакыт...
Артистларга ышандыргыч образлар тудырулары өчен рәхмәт! Саҗидәнең әтисе Йосыф (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев), Сафаның әбисе Зөһрә карчык (Алсу Гайнуллина), дивана Газиз агай (Радик Бариев) образлары бигрәк тә күңелгә хуш килде... Ә менә геройларның костюмнары күңелгә ятарлык түгел... Сәнгать бизәлеше кабатлаулардан гыйбарәт... Мәгълүм ки, үзенең элек куйган спектакльләре белән даими диалог әлеге режиссерның фишкасы булып тора. Менә биредә дә «Хуҗа Насретдин», «Банкрот» белән диалог ярылып ята... Ымсындыргыч «Алтын битлек» артыннан куганда, татар театрының үзенчәлеге, аның асылы җуелмауны телим! Премьера белән, кадерле театрыбыз!
Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев