Хушлашырга ашыкма
Соңгы елларда сәхнәләребездә шартлы сурәтләү алымнары өстенлек алып, тамашачы дөнья мәшәкатеннән ял итәсе урынга, математика фәненнән мәсьәлә чишкән кебек, киеренке халәттә утырырга мәҗбүр иде.
К.Тинчурин театры башка труппалардан элек-электән халыкчанлыгы белән аерылып тора иде. Әмма соңгы елларда аның кыйбласы бераз какшый төште кебек, замана шаукымына бирелеп, ул да тәҗрибәләр мәйданына әйләнде һәм тинчуринлылар спектакльләрен яратып йөргән элеккеге тамашачы бераз аптырап калды. Яңа гына театрны элеккеге юлына кайтарган матур спектакль иҗат ителде. Карлыгач табигатьнең җанлануын билгеләгән кебек, Ләйсән Әминова әсәре буенча Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов куйган «Яратам! Бетте-китте!» тамашасы да традициянең яңаруы булып театр сөючеләргә барып иреште һәм беренче көннәрдән үк уңышка тиенде. «Яратам!»ны яратмыйча мөмкин түгел.
Беренчедән, шул кадәр матур тел белән язылган әсәрне ничек яратмыйсың?! Аны Актаныштан татар теле укытучысы Ләйсән Әминова язган, театрының актрисасы Гүзәл Гарәпшина әсәрне күренекле артистыбыз Зөфәр Харисовка ирештергән. Ләйсән ханымның моңа кадәр дә драматургия өлкәсендә көчен сынап караганы була, мәсәлән, Әлмәт театрында аның әсәре буенча куелган бер спектакль зур уңыш белән бара.
Штатта М.Җәлил исемендәге республика премиясе иясе музыкант, дирижер Ильяс Камал була торып, егетнең талантын файдаланмасалар, гаҗәп һәм кичермәслек хәл булыр иде. Яңа спектакль музыкаль комедия жанрында куелган. Биредә ретро җырлар күп яңгырый: «Күзләремә бер каравың җитә...», «Җәмилә», «Рәзинәкәй», «Йөрәгеңнән үбәр идем...», «Алып кил миңа язның...» һ.б. Әмма матур җырларның берәр куплетын гына башкарып, артистлар тамашачыны котыртып кына калдыра сыман. Бүген бик сирәк яңгыраган бу җырларны рәхәтләнеп бер тыңлатасы урынга, анда өзек, монда өзек башкарулары аркасында, тулаем спектакльнең музыкаль сурәте кисәкләрдән җыелган корама юрганга охшап кала. Дөрес, спектакльнең вакыты бөтен җырларны да тулаем тыңлатырга мөмкинлек бирми. Шулай икән, бөтенесен бер тамашага тутыру кирәк тә булмагандыр, бәлки. Иң башта артистларның алдан яздырылган язмага кушылып җырлаулары да кәефне җибәрде. Бии-бии җырлау һәр артистка да җиңел түгел, әлбәттә. Шулай да җырны алдан яздырып кую спектакльнең җанын үтерә ләбаса. Хәер, тора-бара артистларыбыз бу кимчелекне матур җырлаулары белән бөтенләй оныттырды. Шундый матур тавышлы яшьләр бар икән театрыбызда!
Соңгы елларда сәхнәләребездә шартлы сурәтләү алымнары өстенлек алып, тамашачы дөнья мәшәкатеннән ял итәсе урынга, математика фәненнән мәсьәлә чишкән кебек, киеренке халәттә утырырга мәҗбүр иде. Яңа тамашада исә барысы да бик гади. Авыл, табигать турындагы спектакльдә сәхнә зурлыгындагы зур арткы пәрдәдә җәйге пейзаж күрәбез. Мәхәббәт турында сүз барасын өстәге пар күгәрчен сурәте искәртә. Вакыйгаларның гадәт-йола тирәсендә әйләнәчәген сәхнәдә ике яклап сурәтләнгән кызыл очлы сөлгеләрдән дә чамаларга мөмкин. Ни өчендер бик сагындырган шушы гадилек. Заманалар авыр булып, күңел бушану, юану эзләгәнгәдер, мөгаен.
Көлке, уенга, җыр-биюгә корылса да, спектакльдә җитди проблемалар да күтәрелә. Вакыйгалар, мәсәлән, ике генә өе калган Җиләкле алан авылында бара. Авыллар белән бергә борынгы матур гадәт йолаларыбыз да юкка чыга. Бүген аларны елга бер тапкыр Сабантуйларда, чит илдән килгән кунакларга гына күрсәтәләр. Хәзер милли йолаларның үтәлешен читлектәге хайваннарны караган сыман карарга калды. Ике кешелек кенә булса да, Җиләкле алан элекке көчен, матурлыгын саклаган авыл булып чыга. Дөрес, биредә дә Сабан туенда чит илдән килгән милләттәшләребезгә килен төшерү йоласын күрсәтәләр. Әмма кунаклар алдында уйнаудан башланган тамашада ахыр чиктә бер-берсен чын-чынлап сөйгән геройлар, чын хисләр катнаша. Шулай итеп милли йола читлекне җимереп, тормыш-чынбарлыкка ургып чыга. Әйтерсең, беркайчан онытылып тормаган...
Яшьләрне кавыштыручы Фаил бабай Җиләкле алан авылында мәктәптә тарих укыткан, укучылар өчен музей булдырган. Хатыны Мәйсәрә клуб мөдире булып эшләгән, гомер буе ирен хөрмәтләп, авыр чакларда сабыр итеп яшәгән. Бу үзәк геройларның матур сурәтләнеше аша тамашачыга матур гаилә традицияләре ирештерелә. Спектакльдә төп вазыйфа Фаил картка йөкләнгән. Шәһәрдә никахсыз-туйсыз кавышкан, этле-мәчеле яшәгән яшь парны хәйлә белән дуслаштыручы ул. Фаил картта яраткан Әлмәндәребез холкы ярылып ята, Туфан Миңнуллинның герое кебек ул да хәйләкәрлеге, тормышны шашып яратуы, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәве белән һәркемгә үрнәк булырлык.
Җиңел генә тоелса да, спектакльдә шәһәр-авыл каршылыгын яхшы тоясың. Шәһәрдә эт урынына ырылдап талашкан, Алласын-мулласын белмәгән яшьләр килен төшерү йоласын башкарырдай булып үзгәрә. Баксаң, шәһәрдән кайткан кәттә егеткәйнең исеме дә үзебезчә, татарча икән бит! Рома түгел Рамазан лабаса ул! «Йөрәгеңнән үбәр идем...» дип, рэп җырлый башлаган иде, ахырын моңлы итеп җырлап бетерде. Рамазан элегрәк сөйгәненең йөрәген купшы, кыйммәтле чәчкәләр белән яуларга теләсә, Җиләкле аланда гап-гади кыр чәчәкләренең матурлыгын күрергә өйрәнә. Саф хисләрнең байлык, купшылык белән түгел, эчкерсезлек, гадилек белән үлчәнгәнен аңлый башлый.
Спектакльдә язмыш Фаил бабайның планыннан да кызыграк булып чыга. Биредәге һәрбер геройның тормышын бөтереп алып, яшьлектәге хаталарга һәм иң мөһиме мәхәббәткә алып кереп китә. Әмма болары сер булып калсын...
Ни аяныч, бүген татарның үткәне музейларда экспонат булып саклана һәм авылларда сандыкка бикләнгән. Туган телебез, гореф-гадәтләр, татар тарихы көндәлек тормышыбыздан китә бара. Тик мәхәббәтне сандыкка салырга ярамый. Хәзер яратырга, сәбәбен эзләмичә, артык катлауландырмыйча, чын күңелдән яратырга кирәк, дияргә теләгән сыман автор һәм режиссер.
Милли байлыкларыбыз җиде кат йозак артында, сандыкларда ятса да, «Яратам! Бетте-китте!» кебек халык җанын саклаган спектакльләр белән алар кабат тормышыбызга кайткан кебек була. Спектакль куелгач, «Син бит минем бергенәм» әсәрен үзе язган, үзе сәхнәгә куйган һәм тагын шундый гадилеге белән матур онытылмас тамашалар бүләк иткән халыкчан рухлы артистыбыз Исламия Мәхмүтованың рухы әйләнеп кайткандай булды. Исламия ханымның спектакльләре кебек «Яратам! Бетте-китте!»нең дә озын гомерле булачагына һичбер шик юк. Шуны алдан чамалагандай, режиссер ике состав артистлар белән иҗат иткән. Берсендә Р.Шәмсетдинов, Л.Мәхмүтова, Л.Галләмова, А.Мөсәлләмова, Л.Камалиева, А.Фәтрахманов, Э.Никитин, С.Хәбибуллин, Р.Төхфәтуллина, И.Хәсәнов, Л.Ибәтуллина булса, икенчесендә Зөфәр Харисов үзе, Г.Гарәпшина, С.Минханова, Г.Галиуллина, В.Низамова, И.Хафизов, Б.Зиннәтуллин, З.Хәкимҗанова, Р.Минханов, А.Сираева. Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, Тинчурин театрының талантлы бу артистлары үзләре үк тамашаны озын гомерле итәчәге бәхәссез. Яшерен-батырын түгел, бериш театрларыбызда урта һәм өлкән буын артистлар сәхнә тутырып уйныйсы урынга, рольсез тилмерә. Актер, режиссер З.Харисов бу мәсьәләне ике состав билгеләп бик уңай хәл иткән. Кешелеклелекне җуймаганда, әнә шулай да була икән! Бүтән театрлар өчен дә гыйбрәт булсын. Гомумән, соңгы елларда театрларыбызда килмешәк сәнгать ияләренең күплеге күңелгә тия башлаган иде, «Яратам! Бетте-китте!» тамашасында исә бер читтән килгән иҗатчы катнашмаган. Рәссам Әлфия Вәлиева да, хореограф Ләйсән Вәлиәхмәтова да, хормейстер Алия Хәмзина да, ут көйләүче рәссам Илдар Шакиров та театрның үзенеке.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев