Халык җырчысы Мирсәет Сөнгатуллин
Быел Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Россия һәм Интеррекордлар рекордчысы Мирсәет Сөнгатуллин үзенең гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
– Мирсәет абый, бу көннәрдә ни белән мәшгульсез?
– Юбилеем булды – быел миңа 70 яшь тулды. Туганнар, иҗатташ дусларны чакырып, кунак иттем, мәҗлес оештырдым. Юбилеем уңаеннан концерт та булачак, шуңа әзерләнеп йөрим.
– Күп кешенең күңеле 18 дә була...
– Минеке – 28 дә! 70 яшьтә, бер караганда, моңсу да, икенче караганда, кызык, күңелле дә. Алга таба барабыз, артка таба китеп булмый. Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шулкадәр яшәрбез. Халкыбызны моңлы җырларыбыз белән куандырырга язсын. Иҗатыбызны халыкка тапшыру юнәлешендә эшлибез, алга таба да шулай дәвам итәр дип уйлыйм.
– Концертларыгыз көтеләме?
– Әлки районы Базарлы Матак авылында 5 августта юбилей уңаеннан район башлыгы Александр Никошин чакырды. Мәскәүдән улым Алмаз да кайтты, ул да анда катнашты. Концертның режиссеры, сценаристы, алып баручысы – Алмаз Хәмзин. Зур юбилей кичәсе
8 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында булачак. Зилә Сөнгатуллина, Әлки районыннан якташлар, иҗатташ дусларым: Әсхәт Хисмәт, Фәнис Кәлимуллин, Максуд Юлдашев, Ләйсән Мәхмүтова, Резеда Төхфәтуллина, Нияз Җәләлов катнашачак.
Программада яңа җырлар булачак. Халык ишетмәгән җырлар күп. 100дән артык беркайда җырламаган халык җырлары бар. Шулай ук, композитор әсәрләре дә юк түгел. Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Фәрит Хатыйпов, Зиннур Гыйбадуллиннарның җырларын күп башкардым. Ул җырларның моңы да, көе дә, сүзләренең мәгънәсе дә бар. Аларны халыкка чыгаруда үземнең өлешем зур булса да, композитор һәм сүзләр авторының да өлеше зур.
– Көе дә моңлы, сүзләре дә мәгънәле булган җырлар хәзер сирәгәйде. Әллә композиторлар иҗат итүдән туктадымы?
– Хәзер һәр кеше композитор булып бетте: үзе җырлый, үзе шигырь яза, үзе бии. Хәзер һәр кеше үзе җыр яза, чөнки элекке худсоветлар бетте. Кешедән сорамыйча да җырлап булмый. Ул рөхсәт итсә генә җырлый аласың. Халыкка ошаган бик матур, яхшы җыр булса да. Авторлык хокуклары бар, ансыз булмый... Шуңа күрә кеше җырын кеше җырларга тырышмый хәзер. Элек бит ул: «Җырның җыртыгы юк», – дип әйтә иделәр дә, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Рөстәм Яхинныкы, башкаларныкын җырлый иде. Алар күп булмаса да, моңлы, мәгънәле җырлар яза иде. Андый композиторлар хәзер дә табыла, әмма күп түгел.
Хәзерге вакытта такмаклар модада, кешенең үзенә (халыкка түгел!) ошаган сүзләрдән җыр язалар. Халыкка ошаган җырлар бик сирәк. Халык җырлары – мәңгелек. Андый җырлар һәрвакыт халык күңелендә була. Халык тарафыннан язылган элекке җырларыбыз, моңнарыбыз онытылмаса, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез дә онытылмый.
– Бу вазгыятьне ничек хәл итеп булыр? Бу такмаклардан котылырга кирәктер бит?
– Такмаклардан котылу җиңел. Халык шул такмакларны җырлаучыларны тыңларга бара бит, аларның заллары тулы була. Мин, мәсәлән, бу ситуацияне үзем генә бернишләтә алмыйм. Элекке композиторлар, шагыйрьләр язган кебек мәгънәле җырлар булса гына. Хәзерге вакытта Эльмир Низамов татар моңын, җырын алга җибәреп, халыкка җиткерергә тырыша. Бөтен композиторны да белеп бетереп булмый.
Тыңлыйсың-тыңлыйсың да, кайдан тапкан икән бу җырны, дисең. Баксаң, җырлаучысы үзе язган икән. Элекке моң дәвере кире кайтыр, дип уйлыйм. Кайчан кайтыр? Анысы билгеле түгел. 50 елдан соң халык нишләр икән? Татар телен онытмаган халык булырмы әле? Мәктәпләрне япсалар, укытучыларны кыскартсалар, телне белүчеләр күп булырмы? Алай да, тырышырлар. Мин, мәсәлән, һәр Сабан туена баргач, шул хакта әйтәм. Владивосток, Камчаткага кадәр бик күп Сабантуйларда булдым. Өлкән буын татарча белә, сөйләшә. Ә менә яшьләр телне аңламый. Сәхнәгә чыгып, татарча җыр җырласа да, телне белми. «Бик матур җырладың», – дигән идем берсенә. «Чего?» – дип аптырап калды. Телне өйрәнү, милли ризыкларыбызны пешерүнең әһәмияте турында һәрвакыт аңлатам.
– Сәхнәдә талантларга урын калмый, эте дә, бете дә җырлый, дип, ачу килгән чаклар буламы?
– Ул җырлаучыны халык ярата икән, алар җырласын. Халык үзе теләп бара. Халыкчан, эстрада, такмак җырлаучылар да булсын. Ул җырлар, җырчылар булмаса, бәлки, безнең сәнгатькә башкача карарлар иде. Барыбер, алга китеш бар. «Сәхнәдә сикермә, җырлап йөрмә», – дип, мин әйтә алмыйм. Һәр кешенең үзенең ихтыяры, һәр кеше үзенчә чыгып җырлый. Кемдер салмак, йомшак кына җырлый. Кемдер чыгуга ук сәхнәне биләп ала: айкап-чайкап чыга.
– Яшь артистка сәхнәгә чыгар өчен иганәче кирәк, диләр. Сәхнәнең акчага корылуына ризамы Сез?
– Юк, риза түгел. Безнең кебек пенсия яшендәге җырчылар өчен теләктәшлек белдерү кирәк. Иганәчеләр яшьләргә булышырга тырыша. Әгәр дә ул талантлы, халыкчан, матур җырлаучы булса, хуп. Әгәр аның таланты юк икән, бер җырны 1 атна буе яздырып, тавышын компьютердан «дөресләп», шул килеш, авызын ачып чыгып җырласа, бу – бер дә батмый инде.
Чын җырчы ул сәхнәгә чыгып җырларга тиеш, биергә дә, сөйләргә дә, уйнарга да тиеш түгел. Элек концертны алып баручылар җырчыны, җырның исемен, авторларын игълан итә, ә җырчы бер сүз сөйләмичә чыгып җырлый иде. Анда инде җырчыга сүз калмый, ул чыга да җырлый. Җырчының бөтен уе җыр турында булырга тиеш. Монда ничек сикерим икән, дип, җырчы уйланырга тиеш түгел. Безнең чорда андый нәрсәләр юк иде.
Мәскәү, Санкт-Петербургларда спорт сарайларында зур концертларда Илһам абый, Әлфия апалар белән җырлаган булды, сәхнәгә чыккан бер җырчы да: «Шул җырны җырлыйм әле, авторлары – шул, шул», – дип әйтми иде. Бу эшне алып баручылар башкара иде.
– Мирсәет абый, ә үзегез талантыгыз барлыгын белеп, сәхнә юлын сайларга булдыгызмы?
– 5нче сыйныфтан бирле сәхнәдә җырлыйм мин. Авылда бер алан бар иде. Урмандагы корыган агачларны җыеп, кисеп, утынга алып кайта идек. Шул аланда йөргәндә, үземчә: «Кара да гынай урман», – дип җырлап җибәргән идем, дөньялар яңгырады! Кайтаваз булып таралды. Шул урын ошап китте. Көн саен килеп, җырлый торган булдым. «Тагын җырла!» – дигәндәй, кайтаваз үзенә җәлеп итә, тарта.
Урманда җырлаганымны кемдер ишеткән. Шәһит малае урманда җырлап йөри, нишләп безгә чыгып җырламый икән, дип, укытучыларга әйткәннәр. Алар шаккаткан.
29 октябрь Комсомол көненә бер җыр әзерләргә куштылар. «Чистай вальсы»н клубта гармунсыз, микрофонсыз чыгып җырладым. Авылдашлар котлый башлагач, миңа рәхәт булып китте. Ошады! Алга таба да җырларга кирәк икән, дип уйладым.
Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына керергә кирәк, диделәр. Училищега алдылар, әмма торыр урын юк иде. «Бер әбигә керәсең дә яшисең», – диләр. Нинди әби, училищеның тулай торагы булырга тиештер инде... Нишләргә икән дип, училище ишегалдында тыз-быз йөреп торган арада, бер якташ очрады. «Әйдә, борчылма, Дәрвишләр бистәсендә ГПТУ №33 дигән училище бар, ашаталар, эчертәләр, киендерәләр, тулай торагы да бар», – диде. Шулай итеп, шунда 1 ел укыдым, 3нче разряд ташчы булып, юллама белән эшкә җибәрделәр. 1 ел эшләдем. Аннан соң, 2 ел армия сафларында Чехословакиядә хезмәт иттем. Туган якка кайтып, Чаллыда автокранчы булып эшли башладым.
Сабантуйларда җырлый идем. Чираттагы бер Сабан туенда «Тәфтиләү»не һәм «Авыл көе»н җырлап, сәхнәдән төшкән идем, Сабантуйга килгән Нәҗип абый Җиһанов: «Тәфтиләү»не кем җырлады?» – дип сорады. Музыкаль белемем белән кызыксынды. «Сиңа укырга кирәк. Безгә консерваториягә укырга кер, мин консерватория ректоры булам. Тавышың әйбәт, буең бар. Син – сәхнә өчен туган кеше! Булачак халык артисты», – диде.
Бу вакытта без «КамАЗ» төзеп ята идек. Парк җитәкчесе: «Әйдә, без сине авыл хуҗалыгы институтына автомеханика факультетына укырга җибәрәбез», – дигән иде. Анысына да риза идем дә, әмма Нәҗип абый шулай тәкъдим иткәч, күңелгә башка уй керде. Эштән консерваториягә укырга җибәрәселәре килмәде. Юристка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Юрист Нәҗип Гаязовичка шалтыраткач, эшемнән җибәрергә ризалаштылар. Консерваториягә укырга керергә соңга калган идем инде. Алай да, Нәҗип абый кайтарып җибәрмәде, 1 ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырларга дип, шунда барырга киңәш итте. 8 ай эшләдем дә, консерватория каршындагы әзерлек курсларына укырга кердем. Гомумән алганда, консерваториядә 7 ел укыдым.
1978 елда зур сәхнәгә аяк бастым, Буа районының бөтен авылларында чыгыш ясадым. 1970 елда Дәрвишләр бистәсендә Сабан туенда җырлаган идем. Шуннан бирле мин сәхнәдә.
– Консерваториядә укыган студент «опера театрында эшләрмен» дип хыяллана. Сезнең дә шундый уйлар булгандыр?
– Бер яктан, мин анда барырга теләмәдем. Үзебезнең телдә җырларга кирәк, нәрсәгә соң ул миңа, дигән уйлар да булды.
Консерваториядә «Алтынчәч» операсында – хан, «Җәлил» операсында – Канзафаров, «Князь Игорь» операсында – князь Игорь, «Кармен» операсында Хозе партияләрен башкардым. Укып бетергәч, авылга ял итәргә кайтып киттем. Казанга килсәм, опера театрында урын юк. Укытучым Идеал Ишбүләков: «Мине ачулан инде», – диде.
Татар дәүләт филармониясенә урнаштым, лекторий бүлегенә солист булып алдылар. 1985 елда өйләндем, торырга урын кирәк булды. Тулай торак сорап йөрдем, «бирәбез, бирәбез» дисәләр дә, бирмәделәр. Кычкырышып йөрмәдем. Хатыным Кадрия белән Мәскәүгә күчендек. Шунда яшәп, Казанга кайтып, лекторий концертларында катнашып йөрдем.
Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамбле җитәкчесе Рифкать Сәйфетдиновны күрдем дә, ул мине ансамбльгә чакырды. 1987 елда Горький паркында концерт куйдык. Соңрак безгә Равил Харисов та кушылды. Скетчлар эшли идек. Үзебез концерт алып барабыз, мәзәкләр сөйлибез, җырлый идек. Халык канәгать булып кала иде. Күп җирләрдә булдык: Украина, Прибалтика шәһәрләрендә, Үзбәкстан, Казахстанда һ.б. Россия шәһәрләрендә концертлар куйдык, чөнки бөтен җирдә татарлар бар. «Бәйрәм» ансамбле белән бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыктык. 15ләп кеше идек без. Бик популяр булды ул коллектив.
1989 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы белән Казанга кайттым. Яшәргә урын да бирделәр. Хәзер 3 бүлмәле фатирда яшибез, анысын да М.Шәймиев алырга булышты. Бик халыкчан, моңны аңлый торган кеше. Ул бик күп язучыларга, җырчыларга, сәнгать әһелләренә ярдәм итте. «Безнең талантларга булышырга кирәк. Алар иҗат итәргә тиеш», – дип әйтә ул.
Казанга кайткач, Хәнияне очраттым. Тинчурин театрыннан кыскартканнар икән. Эшсез калган вакыты. Ул шундый ачык йөзле, уртак телне гел таба иде. «Эшсез булсаң, Мәскәүгә барасың килсә, Рифкать Сәйфетдиновның номерын бирәм, анда урын бар, «Бәйрәм» ансамблендә җырлап йөри аласың», – дидем. Шуннан соң Хәния Мәскәүгә барып, «Бәйрәм» ансамбле белән чыгыш ясый башлады, эстрада җырчысы булды.
– Сезнең репертуарыгыз халык җырларына нигезләнә...
– Халык җырларын күңелем аша үткәреп башкарырга тырышам. Моңлы булыр өчен, авылда туарга кирәк, авыл кешеләренең җырлаганын ишетеп үсәргә кирәк. Авыл кешеләренең һәркайсы үзенә күрә моңлы җырлый. Минем әни бик матур җырлый иде. Шулай, колакка сеңеп кала инде ул. Хәтерлим, ул вакытларда челтәрле радио таралды. Әлфия апа Авзалова, Рәшит ага Ваһапов, Илһам абый Шакиров, Габдулла ага Рәхимкуловлар җырлый иде, аларның моңы да сеңеп калган. Радионы тыңлаганда, җырның сүзләрен язарга әзерләнеп торыр идек: бер кеше бер юлын, икенче кеше икенче юлын язып, аннары шул җырны җырлап йөри идек.
Моңны аңларга да кирәк, йөрәк белән үзеңә сеңдерергә кирәк. Халык җырларын Илһам абый да күп җырламады, 50ләп җыры бар микән? Әлфия апа да шулай ук. Халык җырларын болай гына калдырырга ярамый, тамашачыга җиткерергә кирәк, дип уйладым. Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Мәхмүт Нигъмәтҗанов туплаган җырлар җырланмый ята иде.
Илһам абый Шакировта 20 елга якын баянчы булып эшләгәннән соң, Рамил Курамшин минем белән эшли башлады. Ул Казанның милли-мәдәни үзәгендә 20 еллап, 2007 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы минем белән эшләде. Рамил ага белән Фәйзи абый Садыйковның оныгыннан ак баянын алып, 100дән артык җыр яздырган идек. Барлыгы 1000нән артык җыр башкарганмын, күбесен Рамил абый Курамшин белән яздырдык. Яңа җыр өйрәнәм икән, радиога барып яздырырга тырыша идем. Рафаэль абый Ильясовның җырын җырлаган булсаң, худсоветка кертми иде.
Берсендә Рөстәм абый Яхин белән «Керим әле урманнарга», «Әй, гармун» җырларын яздырдык. Рояльдә ул үзе уйнады. «Әй, гармун» җырын бик тә ошаттылар. «Худсоветтан үтә бу, бик шәп язылды», – диде Рөстәм абый. «Әй, гармун» җырын алмаганнар икән. Рөстәм абый Рафаэль Ильясовка шалтыратты: «Син нәрсә минем җырны төшереп калдырдың?» – диде. «Таба алмыйм әле мин ул җырны», – дигәч, «Беләм мине синең ничек таба алмаганыңны», – дип, Рөстәм абый аңа бик каты әйтте. Чыннан да, югалттылар ул язманы. Аннары тагын яздырырга тәкъдим итте. Ләкин вакытыбыз туры килмәде. Яздырып булмады.
Сара апа Садыйкованың бик күп җырларын башкардым. Хәтерлим, өенә чакырып, Ленин турында җырын өйрәткән иде. «Ленин турындагы җырны дөрес җырларга кирәк, үзем өйрәтәм!» – дип, үзенә чакырды. Хатын белән кунакка килдек. Шул арада коймак пешереп, ашатып-эчертеп, шуннан соң гына: «Менә хәзер җырларга була!» – дип, зал бүлмәсенә чакырды. «Ашап килгән идек югыйсә», – дип тә качып калып булмый, «Баштан ашарга кирәк, алайса дөрес җырлап булмый!» – дип әйтә иде Сара апа.
Залында фортепиано алдына утырып, «Кокушкино каеннары» дигән яңа җырны җырлап күрсәтә, кайда ничек җырларга кирәк икәнлеген өйрәтә, аңлата. Аннан соң мин җырлап карыйм, Сара апа фортепианода уйный. Яңа җырын шулай өйрәтә иде.
Әнвәр абый Бакировның да өенә чакырганы булды. Аның «Әниемнең җылы кочагы» дигән җырын башкардым. Рөстәм абый Яхин да өенә чакырып, «Әй, гармун!», «Керим әле урманнарга» дигән җырларын өйрәтте.
Зилә МӨБӘРӘКШИНА.
intertat.tatar.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев