Утлы бию остасы
Әлеге бию белән 2009 елдан бирле шөгыльләнәм. Испаниядә көч түгеп өйрәнгән белемне хәзер практикада кулланам. Андагы берничә мәшһүр укытучы якын дусларыма әйләнде.
Фламенко остасы, студия җитәкчесе Гөлсинә Галимуллинаны үз һөнәре хакында сәгатьләр буе сораштырып була. Ә профессионал биюче булып киткәнче, дистә ел буе Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт куйган ул.
«Мин – Балтач районы кызы бит, – ди Гөлсинә. – Иске Салавычта туып үстем. Әнием Фирдания – кадрлар бүлеге хезмәткәре, ә әтием Рафис озак еллар баш зоотехник вазыйфаларын үтәде, кызганыч, мәрхүм инде. Әтием басуларга чыкканда, мин дә аңа ияреп йөри идем...
Урта мәктәпне тәмамлагач, дәүләт һәм муниципаль хезмәт академиясендә белем алдым. Кечкенәдән бии идем, әмма биюләрнең төп һөнәрем булып китәсен күзалламадым. Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгәндә, читтән торып Казан аграр университетының икътисад факультетында, бухгалтерия хисабы, анализ һәм аудит белгечлегенә укыдым. Министрлыкта 2008-2017 елларда хезмәт куйдым һәм бу чорымны сагынып искә алам. Чөнки шул 9 ел эшләгән чорда Казанда татар телен куллану җирлегенең никадәр тар булуын бөтенләй сизмәгәнмен. Без бит министрлыкка татарча исәнләшеп керә, татарча саубуллашып чыга идек. Рәсми чараларның Казанда узганы русча булса да, хезмәттәшләрем белән татарча аралаштык. Анда эшләгән руслар да ипи-тозлык татарча сөйләшә иде. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе татар телендә булгач, татарча җавап бирдек. Атнасына биш көн сигезәр сәгать татарча сөйләшкәннән соң, яраткан кафега кереп, татар кыстыбыен татарча сорый алмавыңа әһәмият бирмисең икән. Министрлыктан киткәнгә 6 нчы ел. Аллага шөкер, мин күңелемә канәгатьлек бирүче яраткан эш белән шөгыльләнәм, тик хәзер тулысынча диярлек рус теле эчендә яшим. Русча гына исәнләшәм, саубуллашам, русча аңлатам, русча сорап, кофе-чәй эчәм... Юк, рус телен дә яратам, тик минем күңел Ана телемдә аралашуны сорый! Бәлки, минем кебекләр аздыр? Чөнки татарча белүче кайбер танышларыма барыбер. Алар Ана теленең бетүен табигый дип саный һәм балаларын да татар теленә өйрәтүне кирәк дип тапмый. Аяныч...»
Әңгәмәдәшемне борчыган темадан биюләргә күчәбез. Чөнки Гөлсинә Галимуллина – талантлы яшьләребезнең берсе. Ул фламенко биюенә алынуга ук испан телен өйрәнә башлаган һәм бүген испанча сөйләмне тулысынча аңлый. «Башкача мөмкин дә булмас иде! Чөнки мин 2012 елдан башлап һәр ел саен Көньяк Испаниягә, Севильяга барып, бер ай буе андагы укытучыларымнан көненә 6-7 сәгать дәвамында бию дәресләре алдым. Биюләр испан телендә генә аңлатыла, гомумән, бу карарыма җитди карашта булдым. Фламенкога өйрән, дип беркем дә йогынты ясамады. Әлеге бию белән 2009 елдан бирле шөгыльләнәм. Испаниядә көч түгеп өйрәнгән белемне хәзер практикада кулланам. Андагы берничә мәшһүр укытучы якын дусларыма әйләнде. Берникадәр вакыттан соң алар Казанда оештырылган лабораторияләргә килеп тә осталык дәресләре бирә башлады».
Гөлсинә Испаниядәге фламенко укытучыларының искиткеч осталыгы биючелеккә, хореографиягә укуга түгел, ә нәкъ менә үз гаилә династияләре тәҗрибәсенә таяна, ди. Бу мөгаллимнәрнең әниләре, әбиләре дә оста биючеләр булган. Фламенкога өйрәнү өчен хәтта Кытай, Тайвань һәм Япониядән килүчеләр бик күп икән. Испаннар үз мәдәниятләрен яратучыларга хөрмәт белән карый. Билгеле, Испаниягә юл тотканчы, Гөлсинә Казан бию студияләренең берсенә юнәлгән. Башкаладагы Анна Федорова җитәкләгән фламенко студиясенә ике ел йөргән, Анна чит илгә киткәч, бер ел әлеге студиядә укыткан да. Аннары исә, биергә теләүче ун хатын-кыз белән бергәләшеп, зал табып, биюләр белән аерым шөгыльләнә башлаганнар.
«Министрлыктан китүемне аңлаучылар аз булды. «Акылыңа кил, мондый эштән үз теләге белән беркем дә китми», – диючеләр байтак иде. Әмма мин тәвәкәлләдем, хәзер дә үкенмим. Чөнки фламенко минем бөтен барлыгымны биләп алды. Билгеле, мәктәптә укыганда ук .биемәгән бию калмагандыр. Бервакыт миңа видеокассета бүләк иттеләр һәм анда фламенко остасы Мария Пахес биюе дә бар иде. Шуны карагач, соклануым бермә-бер артты. Чыннан да, фламенко – гади бию төре түгел. Аның барлыкка килүе дә үзенчәлекле: фламенко бию, җыр һәм гитара көе белән берләштерелгән сәнгать, ул ике төрле, аның берсе – бик борынгы һәм драматик стильдә, ә икенчесе – заманчарак һәм бераз гадиләштерелгән... Бу ике төр эчендә тагын иллегә якын, ә кайберәүләр фикеренчә аннан да күбрәк бию төре бар һәм алар арасында төгәл чикләрне билгеләү дә авыр. Хәзерге көн биючеләре аны һаман үзгәртә бара. Испан милли биюе фламенкога импровизацияләр хас, аның нигезендә – катлаулы ритм, үзенчәлекле техника, гәүдәнең кискен борылышлары... Бию киемнәре дә үзгә. Биюче ирләр киеме караңгы төстәге чалбар, киң җиңле ак күлмәк, кыска жилет-болеро, киң путадан гыйбарәт. Кайчак муенга кызыл яулык та тагыла. Ә хатын-кыз биюче идәнгә кадәр озын, купшы күлмәк кия. Гадәттә, аның итәге һәм җиң очлары җилфер-җилфер бәби итәкле, бөрмәле, күлмәк борчаклы җирлекле, ак, кара яисә кызыл тукымалардан тегелә. Чөнки чегәннәр дә шундый күлмәкләрдән бит. Иңнәрдәге озын чуклы испан шәле, мантон да – классик бию атрибуты. Ул билгә бәйләнеп, тамашачылар игътибарын биюченең төз гәүдәсенә юнәлтә, иңнәрдә чакта исә биюче кеше очар кошка ошый. Чәчләргә дә гадәттә матур чәч тоткычлар яисә җете төстәге чәчәк беркетелә. Тагын бер кирәк әйбер –кул җилпәзәсе. Кулларга махсус музыка инструменты – кастаньеталар тотып та биергә мөмкин. Әмма гадәттә аяк киеме үкчәләре белән ясалган ритмга, җитез итеп кул чабып яисә кул бармакларын шартлатып бию ешрак кабатлана. Чөнки кулларга кастаньеталар киеп биегәндә, кул пластикасы тарая. Тамашачыларга кастаньеталы бию ныграк ошый.
Фламенко сүзен беренче тапкыр испан драматургы Хуан Игнасио Гонсалес 1785 елда язып куйган. Әмма тарих буенча бу инде ун гасырдан артык биегән бию... Борынгы Андалусиядә һәрчак көрәш барган һәм биредә һәрчак милләтләр күченеп торган, көйләрдә дә фарсы чалымнары арткан, фламенкога хас көйләр шулай туган дип тә санаучылар бар. 1425 елда бирегә чегәннәр күчеп килгән. Чегән фольклоры көнчыгыш традицияләр белән берләшкән һәм фламенко әүвәл таверналарда гына башкарылган. Чегәннәр ябык төркем булып гомер сөргән. Алар гитарада да яхшы уйнаган. Аларны биредә дә какканнар, әлеге халыкны кабул итәргә теләмәгәннәр. Нибары XIX гасыр уртасында гына фламенко урамнарда да биелә башлаган. Фламенкологлар фикеренчә, шашкын хиссиятле бию гасыры сүрелгән чаклар да юк түгел... Ул бик гадәти биюгә әйләнеп калган вакытлар да булган. Әмма тора-бара биюче, җырчы, музыкант арасындагы диалогка, моңлы структура һәм стилистикага ия булган әлеге бию популярлаша гына барган. Мәсәлән, 1955 елны Гонсалес Климент махсус китап нәшер иткән. Махсус мәктәпләр, фламенко үзәкләре дә ачыла барган... 2010 елның 16 ноябрендә ЮНЕСКО фламенконы Бөтендөнья мирасы объекты исемлегенә кертте. Чегәннәр XIX гасырның икенче яртысына кадәр фламенконы, җырга кушылып, яланаяк кына биегәннәр, ул үзләренең, туганнары, танышларының күңелләрен ачу өчен генә башкарылган. Латин теленнән «flamma» сүзе «ялкын» дип тәрҗемә ителә. Фламенко җаны испанча «дуэндэ» сүзе белән аңлатыла, испанча ул «ут», «сихер», «хис» дигән төшенчәләрне аңлата. Биюләр мәхәббәт, шашкын хисләр, горур ялгызлык, шатлык, бәхет хакында. Фламенкода катгый кагыйдәләр юк, анда импровизацияләр, динамика, каршылыклы хисләрне ачып бирү, кайнарлык та һәм салкынлык та, көрәш тә күп... Кайчак ул сихри ритуалга, чәчәк ату могҗизасына да тиң...»
«El Deseo» бию студиясендә дә хиссиятле биюләргә генә өйрәнәләр. Студия аталышы да испанчадан «дәрт» дип тәрҗемә ителә. Җан азыгы эзләп килүчеләр арасында базарда сатучылар да, бизнес җитәкчеләре, дәүләт хезмәткәрләре дә бар... Төрле профессиядәге шушы хатын-кызлар күбрәк кышларын дәрес ала, җәй айларында биючеләр күпкә азая. Әмма аларның саны сентябрь җитүгә тагын арта. Биюләрне психотерапиягә тиңләүчеләр бар, студиягә йөрүчеләр арасында 50-60 яшьтән өлкәнрәкләр дә шактый, бүгенге көндә иң өлкән биюче ханымга – 69 яшь! (Сүз уңаеннан, фламенко бәйгеләрендә катнашучылар арасыннан яшь биючеләр белән чагыштырганда өлкән яшьтәгеләр күбрәк тә җиңә икән, бу аларның үз тормыш тәҗрибәсендәге хисләрне бию палитрасына мулдан кушулары белән дә бәйле). Көннәр буе утырып эшләүчеләргә сыгылмалы, актив хәрәкәтләр җитми, кемнәрнеңдер чынлап торып биеп карыйсы килә. Кайсылары үзләрендәге тискәре эмоцияләрдән азат булу өчен, үз җаннарын дәвалау өчен бии. Кемдер биюләр тренажер залларына йөрүгә караганда яхшырак, ди. Ә кайберләре Гөлсинә Рафис кызының холык-фигылен ошатып, аның харизмасын күреп соклану өчен дә килә. Чөнки аларның җитәкчесе – Казанда иң оптимистик рухлы шәхесләрнең берсе. Канаты салынганнарның, күңелсезлеккә бирешкәннәрнең халәтен ул тиз арада күтәрә белә, боегырга ирек бирми.
– Гөлсинә, сез, бәлкем, инде ир-атларны да биергә өйрәткәнсездер? «Фламенко биергә телим» – дип килсәләр, аларны да кабул итәсезме?
– Фламенко биюләрен өйрәнергә дип өч-дүрт егет килгәне булды... Әмма алар күбесенчә биредәге сылу кызларыбызны күзләргә дип килгән булып чыкты. Арадан берсе, чыннан да, күңеленә хуш килгән биюче кызыбызга өйләнде. Ә икенчесе үзенең булачак хәләл җефетенең фламенко биергә яратканы белән килешеп, биюгә күңел салып йөрде. Алар да гаилә корды. Ягъни студиямдәге эшчәнлегем бәхетле гаилә коруларга да булышлык итте. Аннары бер шәп биюче – Алсу Мәгъсүмҗанова туганыбызга кияүгә чыгып, безнең гаилә туганына әйләнде.
– Сез узган җәй Бауман урамында узган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашып, осталык дәресен үткәрергә дә җитештегез...
– Әйе, «Зәлидә» татар биюе буенча осталык дәресен, җанлы музыкага кушылып, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева белән бергәләп үткәрдек. Аны барысы да ошатты! Сәидә белән Кабан күле янында «Ярмәк вагы» Самара татарлар биюен дә башкардык әле. Һөнәри биюче егетләр дә, тамашачылар да безгә кушылып биеде. Ярмәк авылында шушы биюне әле дә кадерләп саклаганнары өчен сөенәм. 2021 елны Кабан күле янындагы шушы мәдәни проектта Алсу Мәгъсүмҗанова белән фламенконы татар «Чабата»сы белән бергә берләштереп чыгыш ясаган идек! Бу перформансның үз тарихы бар. Безнең Балтач районы мари яклары белән чиктәш. Төгәл әйтү дә кыен, әмма районыбызда башка милләт биюләре хәрәкәтләрен дә хәтерләтеп башкарыла торган «Чабата» биюен һәрчак теләп бииләр. Сабантуйларда да, башка бәйрәмнәр дә дә... Мин әлеге биюне дә балачактан бирле күреп үстем. Берчак бу бию исемә төште дә Алсуга: «Әйдә, испан фламенкосындагы булериас стиле биюен һәм татар «Чабата»сын берләштерәбез дә, халык алдында чыгыш ясыйбыз! Аларның бию ритмнары охшаш бит!» – дип тәкъдим иттем. Алсу да теләп риза булды. Музыкантлар да таптык! Баян, аккордеон һәм гитарада уйнадылар. Кабан күле янында шушы гадәти булмаган биюне биедек. Бар тамашачылар кызыксынып карады. Аларны кушып, берләштереп биеп, татар булуыбыздан туктадык дигән сүз түгел бит әле! Шул көнне үк Алсу Мәгъсүмҗанова күбесен «Чабата» биюенә өйрәтеп, осталык дәресе дә үткәрде.
2016 елда Гөлсинә белемтәҗрибәсен «Казан» бию ансамбле коллективы белән дә уртаклашкан. Ансамбль аңа мөрәҗәгать иткәнче дә испан биюен башкарган, әмма Гөлсинә һөнәри киңәшләрен биргән, бию композицияләрен төзегән.. «Минем кызым да бирегә йөрсен әле», дип үтенүче ата-аналар булса да, ул мәктәптә укучы кызларны өйрәтүгә алынмый. Беренчедән, үзен үзлегеннән биергә өйрәнүче дип саный, икенчедән, ул педагогика юнәлешендә югары белемле түгел һәм холыклары формалашып кына килгән яшүсмерләр белән эшләүнең бик зур җаваплылык икәнен аңлый.
– Яңгыравык кастаньенталар белән чыгыш ясаганыгыз булдымы?
– Аларны алып кайтканыма берничә ел узды. Явыз вирус сәбәпле карантин айлары башлангач, авылда шулар белән биергә өйрәндем. Алар ике төрле, инструментның сул кулдагысын – «мачо», ә уң кулдагысын «эмбра» дип атыйлар. Карантин айларында көн саен сәгать ярым шулар белән шөгыльләнү психологик терапия булды, тик кастаньенталар белән сәхнәләрдә чыгыш ясаганым юк әле.
– Сезнең биимичә торган вакытыгыз да бармы?
– 2020 елда минем өчен бар яктан да үрнәк булган әтиебез якты дөньядан китте. Шуннан соң берничә ай биемәдем. Шул көннәрдә рәссам Нияз Хаҗиәхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсенә күзем төште. Мин аңа язылган идем. Ул да минем сәхифәмне күзәтеп бара икән. Нияз минем бию мәлем сурәтләнгән фотосурәтем нигезендә бик матур, күңелле постер ясаган! Шуны карадым да: «Биюләрем рәссамнарга да илһам өсти икән. Бу Ходайның миңа белгерткән бер билгеседер!» – дип уйладым. Үз-үземне кулга алып, студиягә юнәлдем.
– Фламенко – ул кырыс кысалардан чыгарга, үзеңне хөр итеп хис итәргә теләүчеләр биюе. Ә менә сезнең күңелегездә бу бию шундый ук кичерешләр тудырамы?
– Әнием әлегә кадәр: «Кызым, ник син татар биюләрен генә биимисең?» – дип сорый. Ул Алабугадагы мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган режиссер буларак, мәдәният өлкәсен яхшы белә. Үзе дә биегән кеше. 3-4 ел чамасы авыл клубы җитәкчесе дә булып эшләгән, һәвәскәр театрда да рольләр уйнаган. Тик мин аңа һәрчак бер төсле җавап бирәм: «Җан кушуым буенча биелә торган биюем – тик шушы!» Йөрәк ритмын биюләргә күчерә алуым да ошый. Бу биюне сүзләр белән аңлатып та булмый. Ул – горур, көчле рухлы, бәйсезләр, көрәшчеләр, протест белдерүчеләр тарихы кушылган бию дә. Татарлар да – үз бәйсезлекләре өчен көрәшкән халык. Әмма татар биюләрендә башка хис өстенлек сөрүен күрәм. Бу – үтә дә тыйнаклык хисе.. Мин үз милләтем телен дә, мәдәниятен дә сөям, әмма гел яулык очын тотып, күз карашларын да гел аска төбәп кенә биисе килми шул кайчак...
«Тукаебыз фламенконы күрсә, аны ошатыр идеме икән?» дигән уйлар да килә... Хисләр спектры мулдан булган биюләрне генә башкару теләге, ахрысы, балачактан бирле күңел түрендә йөргән. Мин моңа ирештем. Билгеле, мондый биюләр өчен аерым бер төр холык таләп ителә, аларда аерым бер сюжет линиясе булмаса да, һәркемгә аңлашыла: бу – үз идеаллары һәм прициплары булганнарның күңеленә генә туры килә торган сәнгать...
Гөлсинә Галимуллина көннәр буе биюдә. «2012 елдан башлап 2019 елга кадәр «Театр на Булаке» белән берлектә студиябез ел саен спектакль куйды. Бәлки, быел да эшләрбез. 2014 елда К.Тинчурин театры артистлары булышлыгы белән «Кружева» спектаклен дә куйдык, Зөлфия Вәлиева әлеге спектакльне әзерләгәндә, режиссер буларак ярдәм итте»... Кабан күле янында оештырылган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектына, «Печән базары»на да үз өлешен керткән. «Сәләт» форумының мәдәни чараларындагы осталык дәресләре дә алардан читтә калмаган. 2018 елны алар югары дәрәҗәдәге биючеләрне чакырып, ике көн дәвамында чираттагы «Фламенко над Волгой» Бөтенроссия фестивален дә үткәргәннәр. «Дустым Эльвира Бәшәрова белән иганәче оешмалар да таптык, әлеге фестивальдә Россиянең иң ерак калалары, Себер яклары биючеләре дә катнашты, концертларыбызны меңнән артык тамашачы карады. Әмма Татарстандагы һөнәри биючеләр арасыннан бер катнашучы да табылмады. Югыйсә аларга да: «Биергә өйрәнеп калырга мөмкинлек булачак», – дип алдан ук хәбәр иткән идек... 2018 елда Казанда мондый биюләргә өйрәнүчеләр саны нибары йөз кеше булгандыр, хәзер инде күбрәк. Көчле бию студияләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Новосибирскида да бар. Әмма безнең студия кызларының адымнары кыю! Мин шушы сәнгать юнәлешендә булуым белән бәхетле... Тормышны бик яратам, башкалар да шат күңелле, оптимист булса иде!» – ди кыюсызларны да матур итеп биергә өйрәтүче ханым.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев