Үтерүче кем? Яки Беренче татар детективы
Классик әсәрләр хәзерге заман тамашачысына кызык түгел, дигән сүзгә моннан соң ничек ышанмак кирәк?
Кариев театрында мәет табалар, дөресрәге, сәхнәдәге мосафирханәдә бер кызны үтереп ташлыйлар. Кариев театрында да түгел, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрында. Кариевләрнең исә моңа ни катнашы бар? Минзәлә театрының Казандагы гастрольләре вакытында бер спектакльләре Кариев сәхнәсендә куелды. Аны яшьләр театрының баш режиссеры Ренат Әюпов иҗат иткән.
Фани дөньяда нибары 32 ел гына яшәсә дә, язучы Заһир Бигиев язма ул чор татар әдәбиятына хас булмаган реалистик романнары, детектив жанры белән кереп кала. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын нибары 17 яшендә иҗат итүе билгеле. Татар әдәбиятында беренче детектив әсәр, татар сәхнәсендә тәүге детектив спектакль күрсәтелә, дигән хәбәр Казан тамашачысын кызыксындырган, күрәсең, көндезге куелышта да, кичке спектакльдә дә зал шыгрым тулы иде.
Классик әсәрләр хәзерге заман тамашачысына кызык түгел, дигән сүзгә моннан соң ничек ышанмак кирәк? Ничек кенә кызык әле! Куючылары гына булсын. Режиссер Р.Әюпов классик мирасыбызга хөрмәте белән театр сөючеләрнең күңелен инде күптән яулады. Инсценировканы да үзе ясый, үзе үк сәхнәгә куя. З.Бигиев әсәре – Р.Әюповның Минзәләдә генә дә сигезенче спектакле. Режиссерның иҗат куәсен күз алдына китерү өчен бу театрда сәхнәләштергән «Сөннәтче бабай», «Остазбикә», «Мөһаҗирләр» исемнәрен әйтеп үтү дә җитә. Сүз уңаеннан, әдәбият классигы, милли каһарманыбыз Гаяз Исхакыйның иҗатына зур игътибары өчен 2005 елда Минзәлә театры коллективы М.Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнгән иде. «Сөннәтче бабай» минзәләлеләрне Төркиянең Конья шәһәрендә узган халыкара фестивальгә кадәр илтеп җиткерде.
«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» әсәрендә вакыйгалар 100 мең акча белән гүзәл Хәдичәне хатынлыкка алырга хыялланган Казан байлары Муса һәм аның дусты Габденнасыйр тирәсендә әйләнә. Мусага үлеп гашыйк Кырым кунагы Зөләйха туташның үз-үзен үтерүеннән файдаланып, Габденнасыйр Мусаны өтермәнгә олактырмакчы, үзе акчалы да, кәләшле дә булмакчы. Иманнарын акчага сатса, хатын-кызны байлык, дәрәҗә чыганагы, мал итеп караса да, никтер күңелгә хуш килә бу егетләр. Завод, фабрика тотучы Казан байларының Петербургта университет тәмамлаган уллары булганга күрә түгелме икән? Шулай туры киләдер инде, татарны сәхнәдә күбрәк йолкыш крестьян итеп күрәбез. Монда исә – түшләрен киергән байлар. Аларның горур атлап сәхнә буйлап йөрүләрен күрү өчен генә дә спектакльгә килерсең.
«Дөп-дөп» уйнаган музыка, кисәк сүнеп янган сәхнә утлары, сәхнәдәге газета сатучыларның акырынып әрле-бирле йөрүләре иң башта ук детектив жанрына хас киеренке халәтне билгеләп куя. Газета сатучыларның вакыйгалар барышында сәхнәгә мең чыгып, мең керүе, шуңа өстәп фотоаппаратларның пистолеттан аткан тавыштан ким булмаган «чалт-чолт» авазлар чыгаруы, паровоз гүелдәве киеренке халәтне ахыргача сакларга ярдәм итә. Режиссер Р.Әюпов һәрвакыт яшьләр иҗатына игътибарлы булды, бу юлы да яшьләрне иҗатташлыкка алып уңган. Спектакльнең музыкаль бизәлешен Йосыф Бикчәнтәев башкарган, пластиканы Марат Казыйханов иҗат иткән, сәхнә сурәтен рәссам Булат Гыйльванов эскизлары буенча эшләгәннәр. Спектакльдә шәрык музыкасы аһәңе XIX гасыр ахырын тоемларга ярдәм итә. Бай егетләрнең бөркет сыман горур биюләрен күрер өчен генә дә, ярты малыңны бирерсең. Бүген күпчелек ансамбльләребездә ир-ат артистлар да «илә-илә-иләлә»гә бии. Боларның исә биюләре дә байларча. Гомумән, бер пәрдәлек, җыйнак кына булса да, спектакльдә музыка күп яңгырый. Режиссер милли җыр, музыка сәнгатебезне, гадәт-йолаларны күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдалана. Бу спектакльдә милли гореф-гадәтләр Хәдичәне ярәшү күренешендә матур булып чагыла. Ул вакытта сәхнәдәге милли бизәкләрдән, матур җырлардан һуштан язарлык. Р.Әюповка гына камил җырлый белгән актерлар ничек туры килә, диген? Минзәлә артистларын шундый итеп җырлата ки, дәүләт җыр һәм бию ансмабле җырчыларыннан аерырлык түгел үзләрен!
Детектив нигезендә яшерен сер ята. Вакыйгаларны йон йомгагы сыман сүтеп, серне ачасы бар. Сәхнә бизәлешләрендә анда-санда йомгаклар тикмәгә эленмәгән, димәк. Келәм туку станы һөнәрчелек үскән чорны тоярга ярдәм итә. Видеограф Максим Кунинның ярдәме белән туку станы үткәндәге вакыйгаларны яңартучы көзгегә әйләнә. Спектакльдә күп нәрсә шартлы булса да, бер максатка – XIX гасыр ахырын күз алдына китереп бастыруга уңышлы хезмәт итә. Геройларның извозчик яллап, шәһәр буйлап җилдерүен, паровозда мәрхүмә Зөләйханың әнисе янына Кырымга баруларын күрсәтү кечкенә генә театр сәхнәсендә мөмкин эшме? Р.Әюпов тотынса, тормышка ашырырга мөмкин булмаган күренеш юк ул!
Минзәлә театры артистларын тирән психологик күренешләрдә сокланып караган бар. Әмма бу спектакльдә алар махсус артык тирәнгә кермичә, шартлы бер стильдә уйный кебек. Бу да – чор сурәте, беренче театрларның нинди булганын күз алдына китерә торган сурәтләү алымы булса кирәк.
XIX гасыр байлары тормышыннан алып иҗат ителсә дә, З.Бигиевнең бу әсәре бүген генә язылган кебек. Симезрәк калҗаны эләктерү өчен ике татарның бер-берсен батыруы, ни кызганыч, искерә торган сюжет түгел...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев