Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

УЛ – БЕЗНЕҢ ЙӨРӘК ҖЫРЧЫСЫ

Көтеп алдык без Филүснең концертын. Ел ярымлап сәхнәләрдән, эфирлардан югалып торып, үзен юксынырга мәҗбүр итте чөнки. Инде барлык киртәләрне җиңеп, кабат сәхнәгә кайтуын, асыл татар җырларына кабат канат куяр көнен сагынып көтеп алдык. Җырчының "УНИКС" концертлар залында тәкъдим ителгән яңа программасына килгән тамашачының йөзе якты, гамьле иде. Филүс Каһировның үз...

Көтеп алдык без Филүснең концертын. Ел ярымлап сәхнәләрдән, эфирлардан югалып торып, үзен юксынырга мәҗбүр итте чөнки. Инде барлык киртәләрне җиңеп, кабат сәхнәгә кайтуын, асыл татар җырларына кабат канат куяр көнен сагынып көтеп алдык.

Җырчының "УНИКС" концертлар залында тәкъдим ителгән яңа программасына килгән тамашачының йөзе якты, гамьле иде. Филүс Каһировның үз тамашачысы бар, дип ышанып әйтә алам. Тамашачының күпчелеге - зыялылар, бу аларның өс-башларыннан, кыланышларыннан шәйләнә. Хәер, тамашачы кем генә булмасын, аларны бер сыйфат берләштерә: барысы да халкыбыз җырларына, композиторлар тарафыннан иҗат ителгән чын җыр-моңнарга сусаган талымлы җаннар. Шуңа күрә алар җырчының "Минем дүрт мәхәббәтем" дип аталган яңа программасын шатланып та, бераз шөбһәләнеп тә көтте. Без белгән, без яраткан Каһиров үзгәрмәгәнме? Кыйбласына хыянәт итмәгәнме? Замана шаукымына бирелеп, затлы җырлардан ваз кичмәгәнме? Концертны тамаша кылу дәвамында бу шөбһәләрнең эзе дә калмады, шөкер.

Дөресен әйткәндә, программаның сценарий авторы һәм алып баручысы Замирә Рәҗәпова икәнен белгәч, күңелдә бераз икеләнү тумый калмады. Чөнки ул җиңелчә җырлар шыңшып, җырчы исеме күтәреп йөрүчеләргә якынрак тора кебек. Ләкин, шөкер, Замирә җырчының затлылыгына күләгә төшерми торган матур лирик сценарий төзегән булып чыкты. Шигъри сүз, тотнаклылык сценарийның уңышы иде. "Мирас" уен кораллары ансамбле солистларының соло чыгышлары, "Казан бизәкләре" төркеме биючеләренең композицияләре дә бер дә артык булмады. Мандолина, баян, скрипкада осталарча башкарылган көйләрне хәзерге эстрада концертларының тагын кайсында гына ишетә алабыз соң?!

Программа барышында җырчының дүрт мәхәббәте: сөйгәненә, туган ягына, әти-әнисе, милләтенә һәм җырларына булган мәхәббәте шигъри күренешләр белән ачып бирелде. Инде Филүснең үзе турында әйтергә дә нәүбәт җиткәндер. Үзгәргән егетебез, үзгәргән. Тик яхшы якка! Җитдилек, кыюлык, үз-үзенә ышаныч арткан аңарда. Ясалмалыкның, уенның эзе дә юк. Тамашачысына хөрмәте, үз-үзенә карата җаваплылыгы сизелеп тора. Ә җырлары һаман шулай йөрәккә үтеп керә торганнар: "Сагынам, дуслар", "Иделләре, күлләре", "Китмә, сандугач", "Кыр казлары"... Кайчандыр бөек Илһам Шакиров башкарган "Әнкәй, синең куллар", "Казах кызы" кебек гүзәл җырларны да тамашачыга кайтарып, бәйрәм ясады ул. Яшь композитор Эльмир Низамов язган "Алтын Казан" мюзиклыннан Эльмира Кәлимуллина белән бергәләп дуэт җырлавы да искитмәле булды.

Әлбәттә, бер программада халык җырларын да, классик композиторларыбыз әсәрләрен һәм опералардан арияләр дә башкару җиңелләрдән түгел. Бу җырчыдан зур әзерлек, төпле белем, тавыш мөмкинлекләре таләп итә. Филүс Каһировта болар барысы да бар. Сәхнә культурасы, эчке тәрбиясенең, бай рухының балкышы аны тамашачысы каршында нурлы итеп күрсәтә. Алга таба да халкыбызның сөеклесе булып, сәхнәләрне балкытыр дип, ышанабыз. Халык җырларыннан, опера арияләреннән торган махсус программалар әзерләү турында да хыяллана Филүс. Миңа калса, дистә елга якын затлы программалар әзерләп, халкыбызга зәвекъле рухи хезмәт күрсәтүче җырчы мактаулы исемнәргә дә бик тә лаек. Бөтенләй музыкаль белеме дә булмаган көенчә, ике-өч нота арасында адашып йөрүче кайбер эстрада "йолдыз"ларының да "атказанган" исемнәре күтәреп йөрүен белеп, хәтта оят булып китә. Затлы җырчыбызның хезмәтен, иҗатын күрәсе, үз вакытында бәялисе иде бит.

Эльмира СИРАҖИ.

.Концерттан күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев