ТОРМЫШ СӨЮЧӘН НӘСИМӘ
Нәсимә апа белән кызыксынуым күптән бөреләнде. Ул минем әнкәемнең яраткан артисткасы, икенче төрле әйтсәк, кумиры. Үсә төшкәч, ул серле дә, бөек тә артистка белән минем дә кызыксынып китүем, һәр уйнаган спектакльләрне карап барырга омтылуым гаҗәп түгел. Көзгегә карап аңа охшарга тырышу, аның тавышына охшатып сөйләшүләр дә булды. Ә Нәсимә апаның...
Нәсимә апа белән кызыксынуым күптән бөреләнде. Ул минем әнкәемнең яраткан артисткасы, икенче төрле әйтсәк, кумиры. Үсә төшкәч, ул серле дә, бөек тә артистка белән минем дә кызыксынып китүем, һәр уйнаган спектакльләрне карап барырга омтылуым гаҗәп түгел. Көзгегә карап аңа охшарга тырышу, аның тавышына охшатып сөйләшүләр дә булды. Ә Нәсимә апаның тавышы матур. Бер тыңлыйсың - колакларны иркәли торган назлы, ягымлы; икенче тыңлыйсың - көйсез, дорфа, иркә тавыш ишетелә; аналарны уйнаганда исә аны гел танымыйсың. Ул бөтенләй үзгә. Сөйләме, тавышы йөрәккә үтеп бәгырьләрне телә, күзгә яшь тула. Эшләтә белә Нәсимә апа тавышын.
Театрга эшкә килгәч, ничек дулкынлануымны, бу сәхнә остасы белән бергә эшләү, аның безгә биргән киңәшләрен тыңлауның нинди зур ләззәт икәнен белсәгез иде. Легендага әйләнгән бу артистка белән бер сәхнәдә партнерлар булып уйнау - олы бәхет. Сәхнәдәге кимчелекләрне сак кына, күңелеңә кереп калырлык итеп әйтә белүе генә дә ни тора. Миңа ул: "Сөйләгәндә нәрсәгә, тавык тары чүпләгән кебек, башың белән чукып сөйлисең?" - диде. Бары да аңлашылды. Бу сүз гомерем буе исемдә калды. Театрның өлкән артистлары арасында безнең иң яратканыбыздыр ул. Беркемне тикшерми-сөйләми, гайбәттән ерак тора. Гайбәтчеләрне сөймәде ул. Һәрберебезгә шәхес итеп, кеше итеп карый белде. Безгә ул: "Сабыр булыгыз, уйлап сөйләгез, кешенең хәтерен калдырудан сак булырга кирәк", дия килде. "Синең тавышың Нәсимәнекенә охшаган, әллә кызымы?"- диючеләр бар иде миңа. И сөенә идем шуңа, менә кемгә охшаталар мине - горурлык бит бу. Юкка-барга үпкәләми иде, кыен хәлләрне, авыр сүзләрне уенга әйләндереп, уздырып җибәрә белде. Аннан көнләшәләр, ул - игътибар үзәгендә. Гомумән, аның турында бөтенесе бергә һәм кинәт сөйли башлады. Минзәләнең артистлары көчле, һәр урын тулы. Ә менә Нәсимә төсле артистка юклыгы ачыклана. Аның яшь, самими, буйсынучан һәм ышанучан, назлы һәм йомшак күңелле героинялары кирәк иде. Ул үзе дә тормыш сөючән, шук, җырга-биюгә сәләтле. Тыйнаклыгы, эчке сөйкемлелеге рольләрендә дә күренә, сәхнәдәге эчкерсезлеге белән тамашачыларны бик тиз үзенә җәлеп итә.
Актаныш районы Пучы авылында туып-үскән ятимә кыз, Казан каласына килеп, бик авырлык белән укый башлый. Курс җитәкчесе Кәшифә Тумашева аның сөйләшүләреннән рәхәтләнеп көлә. Ул сәләтле студенткасын "Кояш" дип атап йөртә. Училище директоры - Сәет Булатовларда фатирда тора Нәсимә. Кер уа, идән юа, җыештыра. Өй эшләре - тулысы белән аның җилкәсендә. Аякларына кияргә юньле чүәкләре дә булмый аның. Хуҗабикә Рәшидә Тәминдарова, аны кызганып, киелгән булса да, үзенең туфлиләрен бирә. Ләкин кыш җиткәч туфли белән күпме йөреп була, җитмәсә, табаннар да тишелә. Чит җирдә ачлыгы да катырак, рәхимсезрәк бит. Түзә алмый, укуын ташлап кайтып китә Нәсимә. Ә 1946 елда Минзәлә театрына эшкә урнаша. Аны сынау шарты белән алалар. Бу өметле, булдыклы кызны режиссер тиз күреп ала. Репертуарны аны күздә тотып төзи башлыйлар, җырлы-моңлы рольләр Нәсимәгә бирелә. Шул рәвешле Нәсимә Җиһаншина театрның әйдәп баручы артисткасына әйләнә. 38 елдан артык сәхнә эшчәнлегендә 100 гә якын роль иҗат итә ул. Алар бүген дә тамашачы хәтерендә саклана. Республика тарафыннан коллективка зур ышаныч белдерелә.
Мәскәү тамашачысы Минзәлә театры спектакльләрен аягүрә басып сәламли. СССР хөкүмәте тулы составында диярлек спектакль карарга килә. Никита Хрущевның, полководец Г.Жуковның залда булуы - артистларга унлата җаваплылык өсти. "Ышаныч, ныклык та бирә, безнең хезмәт кирәкле, безнең театр, татар сәнгате белән ил башлыклары да кызыксына дигән уй күзгә яшьләр китерә, - дип искә ала Нәсимә апа. - Бу кадәр зур кунакларны, шыгрым тулы залларны күреп без каушыйбыз. Ул спектакльнең матур баруы, Мәскәү тамашачысына ошавы радио аша да аңлашылып, ишетелеп торды. Халык кул чаба, "бис" кычкыра. Шул чакта театрыбыз өчен аңлатып бетерә алмаслык горурлык кичердек, дип искә ала ул елларны өлкәннәр. Мәскәү гримерлары безгә ямьсез итеп грим салдылар. Бер-беребезгә карыйбыз - әбәү, ничек чыгарга сәхнәгә? Тәрәзәдән Хәлилне җырлап озаттык. Ул пәрдә артында миңа борылып карады да, йөзләрен чытып, кулларын болгап, син ямьсез дигән кебек кереп китте. Ә спектакль беткәч, тамашачы сәхнә артына агыла, каян таптыгыз мондый чибәр кызларны, берсеннән-берсе матур бит болар, дип соклануларын белдерә. Ерактан гүзәл итеп күренә торган грим салганнар икән безгә оста гримерлар".
"Язылмаган законнар" спектаклендәге тиңдәшсез Фәридәсе, "Галиябану"дагы алыштыргысыз Галиябануы өчен Нәсимәгә РСФСРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелә. Ул вакытта аңа нибары 31 яшь була.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев