Тирән елга тын агар
Мунчада әтисеннән качып көйләр өйрәнгән Байсар егете 1976 елда СССРның башкаласы Мәскәүдә танылган җырчыбыз Әлфия Авзалова белән аның беренче грампластинкасын яздыра.
Татар халык көйләрен үзәкләрне өзәрлек итеп башкарса да, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле баянчы Фәнис Гыйльметдинов тыйнак кеше, әмма иҗат юлына күз салсаң, аның республикабызның музыкаль мәдәнияте өчен биниһая күп эшләр башкарганы яхшы күренә.
Ф.Гыйльметдинов идеаль ишетү сәләтенә ия, ди аның турында музыкант коллегалары. Аны баянда уйнарга өйрәтүче дә булмый. Әтисе Миңнуретдин – Актаныш районының Иске Байсар авылында танылган баянчы. Олы улы Фәнискә исә үз атасыннан калган, кабатланмас оста ясаган гармунны кулына тоттырырга кызгана. Әмма Фәнис тә үҗәт булып чыга, әтисе өйдә юк чакта, гармунны мунчага алып чыгып, кырыклап көй өйрәнә. Мәҗлесләрдә Миңнуретдин ага кәефсезләнеп кулыннан баянын төшергән вакытларда, чакырылган кунаклар, туган-тумача, көй сорап, улың уйный белмиме соң синең, дип ялвара икән. Уйныйм мин, дип батыраеп чәчрәп чыга шул чакларда Фәнис. Улының буш сүз сөйләргә яратмавын белеп, Миңнуретдин бу сүзләрен колагына киртләп куя һәм, вакыт узган саен, Фәниснең үз үзенә ышанычы арта гына барганын күреп, кадерле баянны аннан кызганмый башлый. Улы авылдагы концертларда ялтырап алгач һәм бигрәк тә район баянчылар бәйгесендә беренче урынны яулагач, үзенә кыйбат бәягә зур баян алып бирә. Мәктәпне тәмамлаганда, Ф.Гыйльметдинов бөтен районга танылган була инде. Шуңа күрә аны Пучы мәдәният йортына эшкә чакыралар. Аннары баянчы Мөслим районының Татар Бүләре авылы мәктәбендә җыр дәресләре алып бара. Кая эшләсә дә, һаман артистлар белән әвәрә килә. Әйтик, Минзәлә театры гастрольгә килгәч, Фәнисләрдә фатирда туктала, спектакльләрдән соң гармун тавышы белән моңланып утырганда, егетнең талантын бик тиз шәйләп алалар. Үзе сызылып киткән кара кашлы чибәр йөзле, мәһабәт буй-сынлы, үзе үзәкләрне өзәрлек итеп баянда уйный, хәтере шәп, беркем белмәгән көйләрне уйнап кына калмый, үзе үк җырлап та бирә. Өстәвенә, куе кашларын уйната-уйната, шигырь сөйли. Көлдерә торганнарын да, моңсуларын да үзенчә килештереп башкара. Әйдә, егет, безнең белән, сиңа укып торасы да юк, коеп куйган артист ич син, бик җиңел сәхнәдә уйнап китәчәксең, бөтен төп рольләр синеке булачак, теләсәң – Хәлилне, йә Булатны уйнарсың, чибәр кызлар көтүләре белән артыңнан калмый йөриячәк, дип кызыктыралар икән. Әмма Фәниснең үз планнары бар – Казан тарта аны, музыка училищесына укырга керергә исәп.
Иске Байсар, Пучы, Татар Бүләре халкы егылып тыңлагач та, Казан Фәнисне тыңлап һуштан язарга ашыкмый. Нота да таный белмәгән авыл баянчысын бөтен республикада дан тоткан сәнгать уку йортында колач җәеп каршыламыйлар. Кәефе нык кырылгын егет, документларны алырга килгәч, бәхетенә, баянчы Ильяс Шәриповны очрата. Ул исә өметле милли кадрны училищеның башлыгы Ильяс Әүхәдиевкә алып керә.
Әтисеннән курыкмаган егет, Казан профессорлары алдында да каушамый. Уку эшенә шундый итеп керешә ки, бер елга өч еллык программаны үзләштерә. Музыка мәктәпләре тәмамлап килгән шәһәр балаларын куып та җитә, узып та китә. Радиода языла, телевидениегә төшә башлый. Тиз арада танылып өлгерә. Шуннан талантлы баянчыны композитор Александр Ключарев ул вакытта филармония карамагындагы Татар җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыра. Бу – Байсар, Пучы сәхнәләре генә түгел, татар музыка мәдәниятенең йөзек кашы булган коллектив. Тормышта үз юлын күптән билгеләп куйган баянчы, Минзәлә артистларына кырт кискән кебек сөйләшми, җырчыларны җырлатырга, биючеләрне биетергә канатланып бара. Әмма Ключарев белдергән ышанычны акларга да кирәк бит әле. Ансамбльдә бераз эшләгәч, күренекле җырчыбыз Әлфия Авзалова Ф.Гыйльметдиновны үзенә баянчы итеп чакырган һәм алар байтак еллар бергә кулга-кул дус-тату, аңлашып иҗат иткән икән, Фәнис Миңнуретдин улы ансамбльдә үзен оста баянчы буларак раслаган, димәк. Мунчада әтисеннән качып көйләр өйрәнгән Байсар егете 1976 елда СССРның башкаласы Мәскәүдә танылган җырчыбыз Әлфия Авзалова белән аның беренче грампластинкасын яздыра. Биш елдан соң тагын берсен яздырып кайталар. Хәзер генә ул әзрәк гармун телләрен баскалый белүче – музыкант, борын тебендә көйләп йөрерлек кенә тавышы булганнар җырчы исәбендә йөри. Ә 1970-1980 елларда илнең асты өскә килеп, җиңел генә акча эшләп баерга теләгән халтурщиклар ишәймәгән әле, намус, вөҗдан төшенчәләре почетта, Мәскәүдә дә теләсә кемне пластинкага яздырмыйлар. Ф.Гыйльметдинов үҗәтлеге һәм Аллаһ биргән таланты белән менә шундый югары үргә ирешә. Аңа кадәр Байсар егете бик зур әзерлек чоры үтә, әлбәттә. Җырчы Ә.Авзалова белән бөтен Союзны концертлар белән әйләнгәндә, ул баянчы буларак осталыгын чарлап кына калмый, андагы милләттәшләрнең татар сүзен, татар моңын ишетергә интизар булып яшәүләрен күреп, аларны күз карашларыннан аңларга, алар мәнфәгате белән яшәргә өйрәнә, күңеле милләтебезнең фаҗигале тарихы турында гамьле уйлар белән тагын да байый төшә. Офыклар киңәйгәч, күңелгә тирән уйлар иңгәч, баянда башкару да бүтәнчә, тагын да тирәнрәк, моңлырак була бара.
Баянчы Ф.Гыйльметдинов әнә шундый югары иҗат халәтендә Казан консерваториясенә читтән торып укырга килә. Кабул итү имтиханы ахырында бөтен Идел буенда данлыклы консерваториянең ректоры Нәҗип Җиһановның, үзе килеп, баянчының кулын кысуы, укуында уңышлар теләве гаҗәп түгел.
Без баянчыларны җырчы күләгәсендә иҗат итүче генә дип беләбез, тиешенчә кадерләмибез кебек. Юкса алар да, җырчы кебек үк, мәдәният мәгърифәтчеләре ләбаса! Әнә, Фәнис Гыйльметдиновны гына карагыз. Филармониянең музыкаль лекториендә музыка белгечләре Фатыйма Вәлиева, Йолдыз Исәнбәт, Зәйнәп Хәйруллина, Клара Таҗиева белән бергә ул республика мәдәният йортларын, предприятиеләрен йөреп чыга, татар халык музыкасы һәм аһәңсазларыбызның әсәрләрен генә башкарып калмый, Европа композиторларының музыкаларын да югары дәрәҗәдә уйный. Дус юлда сыналыр, диләр. Сәнгать белгечләре Ф.Гыйльметдиновны үз эшенә бирелгән шәхес, намуслы музыкант, мөкәммәл ишетү сәләтенә ия иҗат иясе, тугры дус, ялганны, ясалмалылыкны, дилетантлыкны кичерә белмәүче туры сүзле кеше буларак бәяли.
Шуңа өстәп, Ф.Гыйльметдиновның «Татарстан» телерадиокомпаниясендә төшерелгән ике шәхси программасы бар. Анда баянчы композиторларыбыз З.Хәбибуллин, Х.Вәлиуллин әсәрләрен һәм татар халык көйләрен үз эшкәртүендә башкара. Әйтергә кирәк, аһәңсазларыбыз Миңнуретдин улы Фәниснең эшкәртмәләрен бик ошаткан. Баянчының җырчылар Җ.Сәлахова, Н.Теркулова, Г.Ильясов, Р.Ильясов, З.Әхтәмова, З.Нурмөхәммәтов, В.Гыйззәтуллина, Х.Тимергалиева, М.Галиев һ.б. белән башкарган концертларның исәбе-саны юк. Һәр җырчының үз өслүбе, үз репертуары. Әмма Ф.Гыйльметдиновны берни куркытмый, ул теләсә нинди программаны җиңел үзләштерә, һәр җырчының күңеленә юлны таба белә. Эчми, тартмый, сүзендә торучан.
Филармониядә лекторий эше туктап торган арада исә ректор Рүзәл Юсупов баянчыны Казан педагогика институтына музыкаль тәрбия нигезләре кафедрасына эшкә чакыра. Кайчандыр клубта баянда уйнап йөргән Фәнис үзе авыл мәктәпләре өчен баянчылар һәм сәнгать җитәкчеләр әзерли. Бу максатта дәреслекләр дә яза. Аның «Баянда үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма» һәм «Баян өчен популяр көйләр» китапларының кыйммәте әйтеп бетергесез зур.
Җырчы Мөнирә ханым һәм баянчы Фәнис Гыйльметдиновларның бердәнбер кызлары Айгөл Казан сәнгать һәм мәдәният университетында биючегә укып, Санкт-Петербургта балетмейстер дипломы алып чыккач, үзе иҗат итеп, «Сөембикә» балетын үзе үк сәхнәгә куйган икән, бу да баянчы Фәнис Гыйльметдиновны чын милли җанлы иҗатчы һәм әти буларак тасвирлый. Шушы көннәрдә Фәнис агага 80 яшь тулды. Зур сәхнәләргә инде чыкмаса да, күңелендә һаман моң, кулында баян аның. Татар моңы исән чакта баянчы Ф.Гыйльметдиновның ихлас, тыйнак, эчкерсез күңеленнән чыккан тирән эшләре дә онытылмас.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотолар Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев