Таулардан биек нәрсә бар?
Безнең сәхнәләрдә ни җитешмәсә, аларда да шул ук нәрсәләр җитенкерәми. Шуларның берсе заманча драматургия булса, икенчесе – талантлы режиссерлар.
Катнаш никахларны булдырмау, гореф-гадәтләрне кире кайтару өчен ни эшләргә? Хәзерге заман тамашачысына кызыклы тема, проблемаларны каләм очына элеп яза белгән драматургларны, заманча сәхнә телендә иҗат итә белүче режиссерларны каян алырга? Төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» театр фестивалендә тамашачы һәм белгечләр күрсәтелгән спектакльләр аша һәм фикер алышулар барышында шушы һ.б. сорауларга җавап эзләде.
Быел төрки «Нәүрүз» фестиваленең үзенә күрә юбилее. Моннан нәкъ 25 ел элек ул беренче тапкыр Казаныбызда үткәрелә башлады. Һәр «Нәүрүз»не берәр халыкның театр сәнгатенә багышлау гадәте урнашкан иде. Быел Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар театрлары килеп, Төньяк Кавказ халыклары көн үзәгендә булды. Кунак буларак Драма сәнгате мәктәбе һәм «Et Cetera» Мәскәү театры чакырылган иде. Танылган актер Александр Калягинның, сәхнәдә уйнап кына калмыйча, Г.Камал театрының кече залында тамашачы белән очрашуы фестивальдә истәлекле мизгелләрнең берсе булды.
Кавказ халыкларының театр сәнгате ни дәрәҗәдә, дигән сорауга җавап сөендерә дә, шул ук вакытта күңелгә шом да сала. Дагыстанда – 12, Төньяк Осетиядә 7 профессиональ театр бар, дип горурланып сөйләсәләр дә, безнең сәхнәләрдә ни җитешмәсә, аларда да шул ук нәрсәләр җитенкерәми. Шуларның берсе заманча драматургия булса, икенчесе – талантлы режиссерлар. Көн кадагына сугып иҗат итүче драматурглары булса, мәсәлән, Нальчиктан Кабарда театры «Ревизор»ны, Владикавказдан Төньяк Осетия театры Шекспирның «Ричард III» трагедиясен алып килмәгән булыр иде. Репертуарларында милли спектакльләр дә хәттин ашкан, билгеле. Драматургия мәсьәләсен хәл итү өчен, алар да мәдәни мираска әйләнеп кайта. Әмма ерак Казанга, Мәскәү, Санкт-Петербург театр тәнкыйтьчеләренә күрсәтергә дип, үзләре иң яхшы дип санаган һәм өр-яңа тамашаларын алып килгәннәр. Сабыйларча фикер йөртеп, халыкара мәйданда дан аласылары килгән. Мәскәү тәнкыйтьчеләренә исә Гоголь, Шекспир, Островский белән ярап булмаслыгын, милли авторларның йөрәк түреннән чыккан әсәрләр белән генә игътибар һәм ихтирам яулап булачагын күптән аңлыйсы да бит... Чыннан да, мөхтәрәм критиклар Түбән Кама театры Мансур Гыйләҗевнең «Бичура»сы буенча милли гореф-гадәтләр юкка чыгу турында ачынып куйган «Аксак» яки Кариевләрнең ислам динебезне данлаган «Йосыф» спектакленә караганда Чеховны, Гогольне, Шекспирны сайлады. Әмма аларны караганнан соң, нәтиҗә ясап, милли труппаларга җиткергән фикерләре бер дә сөендерерлек түгел иде. Хәер, Астана шәһәреннән «Театр А.И.» алып килгән «Сад» тамашасы тәнкыйтьчеләр күңеленә хуш килде. Чеховның «Вишневый сад» әсәре буенча иҗат ителсә дә, вакыйгаларны 1990 елларга күчереп, Казахстандагы алма бакчалары турында бәян иткәннәр, янәсе. Бу театрны, чыннан да, телгә алмыйча мөмкин түгел. Гомумән, Казахстанда театр сәнгате бик алга киткән һәм тамашачы моны «Нәүрүз» фестивальләренең берсендә күрде. Әмма «Театр А.И.» – эстрада йолдызы Айгөл Иманбаева оештырган шәхси труппа. Җырчының әйтүенә караганда, ул эстрададан килгән бөтен керемне шушы театрның иҗатына багышлый бара. Бездә дә эстрада җырчылары эшләгән акчаларына театр оештырса, яңгырдан соң гөмбә сыман үрчесәләр дә ярый...
Милли труппаларны тагын бер борчыган нәрсә – тел. Алтай театрында, әнә, милли телдәге спектакльләр белән акча эшләп булмавын, ачтан үлмәс өчен, милли телгә тәрҗемә белән рус классикасын куярга мәҗбүр булуларын яшермиләр. Адыгеядан театр берләшмәсе килгән иде. Ул милли һәм рус труппаларыннан гыйбарәт. Ә бит әле кайчан гына милли һәм рус труппалары аерым театрлар булып эшләгән, иҗат иткән. Җирле халыкның телен юк итү әнә шулай оптимизациядән башланганын яхшы беләбез. Владикавказдан «Саби» яшь тамашачы театрының «Волшебная свирель Ацамаза» исемле нарт халкы дастаны буенча куелган спектакльне караганда да күңелне ризасызлык тырнады. Артистлары яшь, чибәр, талантлы, гаярь булуга карамастан, милли телләрендә уйналган тамашада ара-тирә бер кирәкмәгәнгә рус сүзләре кыстырулары бер дә күңелгә ятмады. Сәхнәдә телне чүплибез, дип уйламый инде артистлар, рус телле яки руслашып баручы нәни тамашачыларга ярыйсылары килгәне көн кебек ачык.
Тел темасына М.Гафури театры артистлары белән режиссер Римма Харисова куйган «Без... Варислар» исемле вербатим искитмәле иде. Артистлар хәзерге заман яшьләренең тел, милли моң, гореф-гадәт турында уйлануларын бәян итеп бер дигән спектакль куйган. Монологлар борынгы башкорт һәм хәзерге заман җырлары белән үрелеп бара. Заманча яңгыраса да, хәзерге җырларның асылы милли булып калганын аңлап шаккатасың. Болай да була икән бит! Югыйсә, бериш яшь иҗатчылар милли традицияләрне тар-мар итеп бетерә дә, бу җәһәттән тәнкыйть әйтә башласаң, өлкән буын заманнан артта калган, надан, берни аңламый, безне дә артка сөйри, дип акыл саткан була. Бер генә нәрсә күңелне тырнады – башкорт телен саклау мөһимлеге турында бу вербатимны татар телен камил дәрәҗәдә белмәүче татар кызы куйган...
Быел «Нәүрүз» фестивале бөек язучы Чыңгыз Айтматовның әсәрләре буенча куелган үзбәк, кыргыз, кумык спектакльләре белән, милли дастаннар нигезендә иҗат ителгән балалар өчен тамашалар белән дә истәлекле булды. Әлмәт театрының классигыбыз Г.Исхакый буенча иҗат ителгән катнаш никахлар турында «Ул әле өйләнмәгән иде», Түбән Каманың «Аксак» исемле яңа «Бичура»сын аерым телгә алмыйча мөмкин түгел.
Безгә барыннан да бигрәк Грозныйдан Х.Нурадилов исемендәге Чечен дәүләт театры алып килгән «Таулардан биек» спектакле хуш килде. 92 ел эчендә байтак авырлыклар күргән, үлеп терелгән театр бу. «Таулардан биек» – безнең «Зәңгәр шәл» кебек репертуарларының йөзек кашы. Төрле буын артистларны берләштергән күп кешелек бу тамаша бүген дә халык күңелендә яшәгән риваятьләргә нигезләнгән.
Аларда Аллаһка, аналарга, Ватанга, хатын-кызга, кешегә мәхәббәт чагыла. Барыннан да бигрәк берсе истә калды. Борынгы заманнарда Ватанга тугрылыкны сынау өчен, илбасарлар яу белән ташланды дип сөрән салганнар һәм Ватанны якларга иң соңгы килеп җитүчене кыядан ташлап үтерә торган булганнар, имеш. Чираттагы шундый сынау вакытында соңарган бер бичараны хөкем итәр алдыннан, соңга калуының сәбәбен беләселәре килә. Бичара кичә өйләнгән икән, кәләше куенында йокы татлы булганга соңга калган булса да, аксакалларның карары катгый – үлем! Әмма кияү егетен кыядан ташлыйбыз дигәндә генә, еракта тагын бер соңга калучы күренә. Хәзер инде бу инсаннан сорау алалар. Ул исә Ватанны яклау дигәндә гел беренче килеп җитә торган булдыклы, җитез, үрнәк бер егет икән. Ләкин бу юлы җыенга үзе махсус соңарган. Чөнки җиде ел яратып йөргән сөйгәне кичә кияүгә чыккан. Дөрес, башта ул кияү егетенең йоклап калып үлемгә дучар булачагын чамалап бик шатланган. Әмма сөйгәненә бәхетсезлек киләчәген аңлап, кияүне коткарырга булган. Ничекме? Үзе җыенга соңга калып... Шушындый асыл ир-егетләребез булганда, безгә бернинди дошман куркыныч түгел, дип, икесен дә исән калдыралар... Тетрәнерлек түгелмени? Чеченнар әле дә риваятьләрне олылап яши. Спектакльнең исеменнән күренгәнчә, риваятьләр аларда «таулардан биек». Һәркем үзе генә беренчелеккә омтылмыйча, милләттәшләрен әнә шулай якларга-сакларга өйрәнсә, безгә дә тел бетү, катнаш никахлар, Чеховның чия бакчасында «адашкан» Мәскәү тәнкыйтьчеләре – берсе дә куркыныч булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев