ТАТЛЫ ДА, ГАЗАПЛЫ ДА “БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ”
Беренче мәхәббәт гомер буе онытылмый, диләр. Хак сүздер. Юкса тәүге сөюләрен сагынып, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән түгел куелган "Беренче мәхәббәт" исемле спектакльгә шулкадәр тамашачы килер идемени?! Дөрес, тинчуриннарның спектакльләре ихлас, җиңел, самими булуы белән байтак театр сөючеләрнең күңеленә хуш килә. Менә бу юлы да җылы...
Беренче мәхәббәт гомер буе онытылмый, диләр. Хак сүздер. Юкса тәүге сөюләрен сагынып, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән түгел куелган "Беренче мәхәббәт" исемле спектакльгә шулкадәр тамашачы килер идемени?! Дөрес, тинчуриннарның спектакльләре ихлас, җиңел, самими булуы белән байтак театр сөючеләрнең күңеленә хуш килә. Менә бу юлы да җылы хисләр уята торган тамаша күрсәттеләр. Исеменнән бигрәк, күпләрне драматургы кызыктыргандыр. Кем ул Илһам Гали? Спектакльнең рухыннан ук авторын чамаларга мөмкин иде. Ә инде ахырдан артистлар белән бергә баш ияргә сәхнәгә иҗат төркеме дә чыккач, бөтен шикләр таралды. Пьесаның авторы Шамил Фәрхетдинов икән. Ул - бүген Тинчурин театры репертуарында булган алты спектакльнең пьеса авторы. Тагын берсенә инсценировка язган. Әсәрләре якты рухлы. Тинчурин театрында драматургия проблемасын әнә шулай авторларны үз араларыннан үстереп хәл итәләр. Ш.Фәрхетдиновның бу юлы тәхәллүс алуы тыйнаклыктандыр. Ә менә режиссер эзләнмәсә, гел бер үк авторларга мөрәҗәгать итсә, театрның үсүдән туктап, һаман бер урында таптаначагы көн кебек ачык.
Моннан матур гына лирик комедия килеп чыккан булыр иде. Әмма вакыйгаларда тагын бер персонажның катнашуы спектакльнең жанрын тылсымлы комедия дип билгеләргә сәбәп булган. Чынлыкта, яшьләргә киртәләрне җимереп, үз бәхетләрен төзергә мәхәббәт фәрештәсе булыша. Бу күкләр илчесе тамашачыларга Т.Миңнуллин әсәрендәге Газраилне хәтерләткәндер. "Беренче мәхәббәт"тәге сөю фәрештәсе мәхәббәтнең бөек хис булуына, бөтен киртәләрне җимерә алуына инандырырга тиеш иде кебек. Әмма ул олы мәгънәләр ачкан образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Һәм бу рольне башкарган Артем Пискуновның гаебе түгел. Идеясе шәп булса да, драматургның аны ачуда осталыгы җитмәгән булса кирәк. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев