Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Татарлыктан татар һич гарь итәрме»...

Ни кызганыч, милли мәгарифнең бетерелүе нәтиҗәсендә әкренләп үз тамырларыбызны оныту

(Т.Имаметдиновның «Идегәй» фейк-дастанына бәяләмә)


Тинчурин театры «Идегәй» дастанын сәхнәләштерергә җыена дигән хәбәрне миңа Тинчурин театрының әдәбият бүлеге мөдире Гөлназ Бәдретдин август аенда ирештергән иде. Аның белән «Тормыш стиле – мәдәни код. Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать» фестивалендә очраштык.

Конференциядә мин Н.Исәнбәтнең халык эпосын өйрәнү өлкәсендә куйган хезмәте турында чыгыш ясадым, сүз уңае белән «Идегәй» дастанын өйрәнү тарихына тукталдым. Г.Бәдретдин «Җыен» фондында чыгарган китап белән танышкач, аның презентациясен Тинчурин театрында үткәрергә тәкъдим ясады. Китап «Татнефть» компания­се ярдәме белән чыкты, Ф.Рафиков белән Р.Вәлиев риза булса, үткәрербез. – дигән идем. Сөйләшкәндә «Идегәй» спектакленә алынганчы, белгечләр белән очрашып, иҗат төркеменең Алтын Урда турында белемен яңартырга, дастан турында лекторий уздырырга киңәш бирдем. Әлеге дастан 90 нчы елларда ук мәктәп программасына кертелгән иде, ләкин яшьләр бу әсәр турында бернәрсә дә белми.

М атбугатта спектакль турында хәбәрләр октябрь аенда гына тарала башлады. Мин борчылдым, чөнки «Идегәй» өч айда гына сәхнәләштерә торган әсәр түгел. Соңрак интернет челтәрендә Д.Исхаков, Г.Гыйльманов лекцияләренең өзекләре күренә башлады.

Декабрь башында Разил Вәлиев шалтыратты һәм мин театрның финанс мәсьәләләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Александр Далматов белән китапның презентациясен әзерли башладым. Рузилә Мөхәммәтова да бу шәп пиар булыр иде, дип безне канатландырып торды.

Премьераны шактый борчылу хисе белән көтеп алдым, чөнки «Таяну ноктасы»нда режиссер үзенең иҗади карашын ача алмады. Грантны алганда иҗат төркеме акчаны дастан куярга дип алды һәм спектакльне ислам динен кабул итү юбилеена багышлады. Кызганыч, премьерада мин сәхнәдә ни дастан каһарманларын, ни ислам дине тематикасын күрүгә ирешмәдем. Спектакльдә Алтын Урдага бәйле сюжет хәтта фон буларак та тасвирланмый.

Алтын Урда – бөек дәүләт. «Идегәй» трагедиясе беренче чиратта режиссерга, инсценировка авторына аңлашылырлык итеп гади эчтәлеккә утыртылган. Т.Имаметдинов спектаклендә дөнья мәдәниятендә киң таралган, шул исәптән бездә дә бик борынгыдан килгән популяр мотив – атасының канын түккәннәре өчен баланың үч алуы мотивы әсәрне коручы төп эчтәлеккә әйләнгән. Финалда герой үлгәч, Алтын Урда да таркалды дип белдерәләр, ләкин катарсис кичерү өчен, спектакль эчендә бу урта гасырларда дан тоткан ил образын тудырырга кирәк иде. Нәтиҗәдә җиңел генә кабул итәргә яраклаштырылган, уртача тамаша килеп чыккан.

Трагедиянең каһарманына тукталсаң, кем ул? Бу сорауга да спектакльдә ачык җавап бирелми. Сүз тарихи шәхес турында бармый, югыйсә спектакльдә дастан каһарманы турында сүз барырга тиеш!

Ни ул дастан? Күргәзмәне әзерләгәндә, бу сорауны күздә тотып, мин Н. Исәнбәтнең фәнни мәкаләсеннән бер өзек тәкъдим иткән идем. 1941 елда ясаган тәрҗемәдән файдаланып, бер өзекне русча биргән идем. Хәзер татарчасын кулланам.

– «Дастан бездә «эпос» дигән мәгънәне дә, «поэма» дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Дастан каһармансыз булмый. Халык телендә без аларны «батыр» дип атыйбыз. Зур батырларны зур вакыйгалар тудыра. Зур вакыйгаларда халык ягыннан торып көрәшкән, шул юлда гадәттән тыш эшләр күрсәткән кеше халык каршында батыр булып санала. Мондый батырлар азакта көтелмәгәнчә корбан булырга мөмкин. Менә шундый зур батырларның тууы, үсүе, гадәттән тыш батырлыклары һәм зур көрәшләрдә корбан булуы турында халык авызында төрле хәбәрләр, төрле җырлар, легендалар таралып, оста җырчылар яки әкиятчеләрдән берәрсе ул батырның тарихи вакыйгаларын өйрәнгәннән соң, җырлары һәм легендаларыннан катлаулы бер бөтен вакыйга оештырып, кирәк җирләренә үзеннән дә өстәп бер әсәр хәленә куйса, шул – дастан була», – дип Н.Исәнбәт фәнни мәкаләсендә безнең сорауга җавап бирә.

Сәхнәгә менгән спектакльдә, ни кызганыч, андый каһарманны күрмәдем. Автор инсценировкасы, эпик сюжетны җимереп, дастанның сюжетына зыян китергән. Каһарманны үстерү өчен эпик модельне сакларга кирәк иде. Тарихи чынбарлык ягыннан карасак, хата өстенә хата килеп чыккан... Инсценировка авторы нәрсә әйтергә тели? Т.Имаметдиновның бар максаты – деконструкция.

Беренче мизансценада без Идегәйне кулында кылыч тоткан хәлдә күрәбез. Каһарман күктән төшкән бүрәнә-агач белән көрәшә. Дастан эпик геройны халык­ка хезмәт итә дип күрсәтсә, спектакльдә без аны сугышчы итеп күрәбез. Бу бүрәнә сценографиядә агачны яки йортны символаштырамы, аңлашылмый. Аяз Гыйләҗев үзенең «Йәгез, бер дога!» романында «Ибраһим» сүрәсен файдалана: «Яхшы сүз таза агач кеби ул, тамыры нык, тирәнгә киткән, ә ботаклары күккә ашкан». Моннан чыгып, спектакльдәге каһарман кылычын дингә – галәмгә каршы күтәргәнен ачабыз.

Татар фольклорына таянсаң, бу бүрәнә – йорт элементы булырга тиеш иде. Ә сценографиядә Алтын Урда – йорт-дәүләт итеп үстерелмәде, киресенчә, рәссам бөтен көчен хронотопны кабергә әйләндерүгә бирде. Бура бүрәнәләре татар кешесен тетрәндерә, чөнки төштә ул үлемне символлаштыра. Н.Исәнбәтнең ХХ гасырның беренче яртысында төзегән төшлеген ачсак, менә нинди мәгънәләргә тап булабыз:

Төшеңдә агач өйгә кергәнне күрсәң, үләсең ди.

Өй бурасы – кабер, кем дә булса үлә.

Өй салсаң, үлем була.

Татарның борынгы чорларда ук каберләр өстенә агачтан буралар куюы фәндә мәгълүм. Рәссам шулай итеп сәхнәдә Алтын Урда каберлеген төзиме?

Безнең милли эстетик идеалыбыз көчкә түгел, зирәклеккә, акыл сәләтенә, туган җиргә мәхәббәткә, халыкка хезмәткә нигезләнгән. Татар милли идеалларында гасырлар буе хәнҗәргә урын булмады. Татарстан Конституциясендә дә булмады ул моңа кадәр. Татарлар гасырлар дәвамында үз балаларына мирас итеп, үзе һәм дөнья турында белем биреп калдырырга омтылды. Алтын Урда образы спектакльдә тудырылмаган. Аның тарихы бик примитив бирелгән. Идел-йорт турында сүз күтәрелсә дә, бу образ ачылмаган, биредә ил төшенчәсе юк диярлек. Туфанның «Идегәй»ендә миңа рухи тирәнлек җитмәде.

Әлбәттә, «Идегәй» спектакленең уңай яклары дип, борынгы шигъриятнең татар сәхнәсеннән яңгыравын, тавыш бизәлешен, анда кулланылган төрки уен коралларын, хореографияне кабул итәргә җирлек бар.

Спектакльнең уңай ягы шунда: тавыш куелышының камиллегенә күрә, без ата-бабалар тудырган текстны тыңлап хозурлана алдык. Трагедия үзенең формасы белән аудиоспектакльне хәтерләтә. Борынгы шигъриятнең күптән татар сәхнәсенә менгәне юк иде... Спектакльнең композитор Ф.Бәхтияри тарафыннан эшләнгән музыкаль бизәлеше дә сокландырды. Борынгы заманнарда эпосның төрки уен кораллары белән бергә ничек яңгыравын тыңлый алу бәхетенә ирештек. Хореограф Марсель Нуриев эше аерым игътибарга лаек: ау кошларын сынау күренеше, Идегәйнең дошманнары белән көрәшен биюдә сурәтләү алымнары – искитмәле. Бу режиссер белән хореографның уртак иҗат эше булуы күренә. Хан хәнәшә Йәникә ирен котырткан мизансценада кыл кубыз­да ук белән уйнавы отышлы вә кызык. Ләкин спектакль өчен сайлап алынган текст фрагментлары, инсценировканың композициясе, Туфан Имаметдинов үзеннән керткән өлешләр, авторның Алтын Урда тарихын тирәнрәк аңлау өчен көч куймавы, төрки халыкларның эпос мирасы үзенчәлекләрен аңламавы турында сөйли. Режиссер «халык эпосын» куярга алынган, әмма нәтиҗәдә Идегәйнең гамәлләренә үз аңлатмасы килеп чыккан.

Ни кызганыч, милли мәгарифнең бетерелүе нәтиҗәсендә әкренләп үз тамырларыбызны оныту – бүген сәхнәдә менә шулай чагыла. Без «лачын» балаларының – Яңа төрки театр төзибез дип чыккан яшь иҗатчыларның канат җәеп очарга җыенуын күрергә теләдек, әмма аларның канат җәяргә көчләре җитмәде. Сәбәбе – рух җитмәү. Рух белем аркылы тәрбия­ләнә. 1944 елдагы карар Алтын Урданың рухи мирасын халыктан ярты гасырга бикләп куйды. Сүз иреге пәйда булгач, без бу белемнәрне яңадан кайтардык кебек, әмма ул бары тик галимнәргә генә килеп җиткән белем булды. Аны халыкта популярлаштыру турында оныттык. Без – матди яктан баедык, әмма рухи яктан бөлдек, зәгыйфьләндек. Татар халкының ХХ гасырда яшәү нәтиҗәсе – шушы. Ни кызганыч, Европа белемнәре белән агуланган без инде эпик сюжетны укырлык хәлдә түгел. Ә ул бит – Орхон-Енисей язмаларыннан башлап дастаннарга кадәр сакланган сюжет чылбыры.

Персонажлар системасын төзүнең үз кануннары бар. Мәсәлән, сәхнәдә күрсәтелгән Субра образы нәрсәгә кирәк? Ул – ханнан һәм Идегәйдән имтихан алучы образ. Тәхеткә кул сузган кеше ни дәрәҗәдә Алтын Урда тарихын, нәселенең тарихын белә, эчемлекне эчкәндә эпик геройның батыр булуы, туры сорауга җавап биргәндә – туры сүзле булуы ачыла. Бу эпизод – эпик геройны идеализацияләүнең төп моменты. Шуннан гына аксакал нәтиҗә ясап, Идегәйгә багышлап җыр җырлый. Дастан шулай итеп Идегәй образының каһарманлыгын ача, ни дәрәҗәдә ул Ил өчен җаваплылыкны үз кулына алганын күрсәтә. Эпик геройны тарихи кеше белән бутамагыз! Эпик геройның максаты – үч алу түгел. Ил турында кайгырту!.. Туфан Имаметдинов бер персонажны да режиссер буларак тулыканлы образ итеп үстерә һәм ача алмаган. Эпик герой Илне яклап чыгарга тиеш, ыруы сайлаган хатынга өйләнеп, ул үстерергә һәм «мин»леген җиңеп, туган иле һәм халкы турында кайгырып яшәргә тиеш. Бу кагыйдәләрне бозса, ул үлемгә дучар була. Эпик герой буларак Идегәй хаталана, шуның өчен финалда ул үлә.

Рус аудиториясен күздә тотып ясалган тәрҗемәдә дә хаталар бар. Нәтиҗәдә, татарга каршы контекст туган. Кызганыч... Текстның русча варианты совет чорындагы тарих укыту китап­ларында явыз татар образын сәхнәдә формалаштыра.

Спектакльнең эчтәлегенә игътибар итсәк, сәхнә өстендә булган текст ирексездән күзгә ташлана. Рәссам графика аркылы мәгънәне көчәйтә. Хәреф үлчәмнәре белән уйнап, дастан тәрҗемәсеннән алган өзекләр тамашачыда тискәре мәгънә тудыра.

Өйгә кайткач, текстларны янә карап чыктым. Шунда 1990 нчы елларда булган фаҗига миңа үз серләрен ачты. Н.Исәнбәт, автор хокукларын суд аркылы яклап чык­канда, үзенең «Казан утлары»на каршы гаризасында: Я возражаю против того, чтобы журнал I/ использует мое произведение без договора, на что он не имеет права (ст. 488 ГК РСФСР), 2/ нарушает право автора на неприкосновенность произведения (ст. 480 ГК РСФСР), насильственно навязывая а/ коллективное соавторство, б/ редактирование институтом, в/ комментарии и др. дип язган иде.

1990 нчы елларда «Идегәй» дастанын бастырганда Н.Исәнбәтнең фәнни комментарийларын юк иткәннәр, шулай итеп текстка, аның тәрҗемәсенә каршылыклы, тискәре мәгънәләр кертелгән. Галим Алтын Урда концепциясе өчен журнал белән һәм китап нәшрияты белән судлашкан.

Үзегез чагыштырып карагыз!

С. Липкин беренче биттән үзенең тәрҗемәсендә дастанның җыелмасына керткән мәгънәләрне астыртын әйләндереп барган.

Борын үткән заманда

Болгар белән Сарайда,

Җаек белән Иделдә,

Алтын Урда, Ак Урда –

Данлы Кыпчак җирендә,

Татардан туган Нугай илендә

Туктамыш дигән хан булды;

Ил булганга – ил булды,

Яу булганга – яу булды,

Биләгәне кол булды,

Әйдәгәне мал булды.          

В стародавние времена,

Там, где была нугаев страна,

А предком Нугая был Татар,

Там где стольный Сарай стоял,

Там, где вольный Идиль бежал,

Там, где город Булгар блистал,

Там, где текла Яика вода,

Там, где была Золотая Орда,

Ханствовал над страною татар

Хан по имени Токтамыш.

Кто был ему друг — того любил.

Кто был ему враг — того губил.

То, чем владел он, были стада.

То, что имел он, были рабы:

В муках текли их года.

Төгәл булмаган тәрҗемә аркасында явыз Туктамыш хан образы формалаша. Акцентлар үзгәртү аркасында, Болгар һәм Сарай образларын арткы планга күчереп, тәрҗемәче Нугай илен беренче планга чыгара. Бу адым текстның эчтәлегенә зыян китерә, ә спектакльдә рус тамашачысына тискәре мәгънәдәге мәгълүмат ирештерелә. Бу эш бүген кем файдасына эшләнә?

Ирексездән М.Госманов сүзләре искә төште:

«Нәкый Исәнбәтнең үзе белән алып киткән тагын бер зур үпкәсе бар. «Идегәй» дастанының текстын җыю, беренче мәртәбә бастырып чыгару. 1944 елгы мөдһиш карардан соң кыерсытылулар бер якта торсын. Үзгәртеп корулар башланып, дастан тексты яңадан басылган чакта, ишетүемә караганда, югарыдан: «Только без Исанбета!» – дигән, 1944 елгы карар кушканча әмер-фәрман төшә. Шуңа күрә 1988 елда яңадан чыккан бас­мада китапның контртитулында гел түрәләрдән җыелган формаль редколлегия исемлеге бар, нәшрият редакторлары бар. Ә китапны төзүчеләре юк!..»

 Хәзер генә аңладым, Н.Исәнбәт, тәрҗемәне тикшереп, мәгънә бозуга юл бирмәс иде, шуның өчен обком хәйләкәр юл белән (халык дастаны дип) бу эшне оештыра.

Бу астыртын татарофобия стратегиясе икенче мисалда фәнни комментарий аша оештырыла. Спектакль барышында экранга мондый сүзләр чыга:

Гай, татарин ты, гай, татарин ты!

От мангыта рожденный на свет

Нечистый, нагульный татарин ты!

Вчера твоя жизнь — быль.

Сегодня — пепел, пыль

 Вчерашний бий сегодня умрет.

Әлбәттә, 26 гыйнвар көнне бү сүзләрне экраннан уку ил язмышына битараф булмаган кешеләрне тетрәндерде. Ә сәхнәдән бу сүзләр татарча яңгырады:

– Һай син татар, һай татар,

Мангыттан азган чал татар!

Син дә кичә бар булдың,

Син дә бүген юк булдың!

Син дә кичә би булдың,

Бүген килеп син дә бер

Үлем белән тиң булдың –

Токымыңны ораем!

Өйдә китаптагы комментарийларны карап чыктым. 1994 елда чыккан «Идегәй»дә шундый аңлатма китерелә: «Туктамыш – монгол токымыннан, ә Котлыкыяны мангыт белән татар кушылмасы (чала татар) дип атый».

Н.Исәнбәтнең «Совет әдәбияты»нда басылган вариантта, галимнең комментариен ачкач, бары да үз урынына утырды.

 «Котлыкыя би – тарихчыларның күпчелеге күрсәтүенчә, ак мангыт ыруыннан булган. Мангыт кабиләсенең бер тармагы Нугай мирза исемендәге башлыклары соңында – нугай дип аталып киткән. Кырымдагы һәм Әстерхан тирәсендә бу татарларда әле дә нугай исеме саклана. Туктамыш хан үзе монгол – чыңгыз нәселеннән булганлыктан, Идегәйнең атасы Котлыкыя бине татар дип хурлавы аңлашыла. Ләкин, ярлыкларында күренүенчә, Туктамыш үзе дә монголлык­тан чыккан, татарлашкан кеше». (43 б.)

Әлбәттә, бу комментарий спектакльдә яңгырамады. Тәрҗемәче, Туфан тарафыннан ничек бирелгән, тамашачы шулай тыңлап утырды. Нәтиҗәдә, татарофобия контексты спектакльдә үстерелә башлады. Татарстан бу әсәрне сәхнәләштерүгә 3 млн сум акча бүлеп биргән. Урысча караган тамашачының аңына совет чоры тарих китапларында булган хакыйкать урынына шулай итеп тискәре мәгънәләр сеңдерелде!

Төп образларга да режиссер деконструкция ясаган. Беренчедән, Туктамыш хан сәхнәдә Болгарны җимерүче итеп күрсәтелә. Норадын һәм Идегәй сюжет сызыгына спектакльдә урын табылмаган. Идегәйнең үз малаен тәрбияләүгә игътибар бирмәве аркасында, фаҗигага дучар булуы ачылмаган. Хатын-кыз сүзе белән Норадын әтисенә кул күтәрә. Идегәйнең сукырлыгы дастанда символик мәгънәгә ия була. Куып җибәрүе бөтенләй юк, бу сюжет бит Идегәйнең илен сатып бәхет тапмавын күрсәтә. Ул үзе күтәргән ханнар барысы да аңа каршы чыккан.

Шаһ Тимер образына да режиссер тарафыннан үзгәртүләр кертелгән. Тинчурин сәхнәсендә, «Хуҗа Насретдин» комедиясен сәхнәләштереп, «Кара Пулат» операсын куеп, без аның явызлыгын тамашачыга ачып чыккан идек, ә бүген «Идегәй»дә без аны матур бабай итеп күрсәттек. Шаһ Тимер Идегәйгә булышу өчен генә килгән икән. Илне җимермәгән икән...

Сценарийда Бодыйби белән Идегәй диалогына игътибар итегез! Иң мөһим сүзләр сценарист тарафыннан юк ителгән: «Бу җиһанның фетнәсе / Аксак Тимер дошманны / Сарайга алып китердең».

Т.Имаметдинов ата белән ул диалогын җимереп, Норадынның сүзен Идегәйгә тапшырып әйттерә, шуның өчен дастанның мәгънәсе һәм образның эчтәлеге нык үзгәртү кичерә. Чагыштырыйк:

Идегей:

Кто я? Облако в небесах!

И пока я дождем не прольюсь,

В небесах я не растворюсь!

Я от матери черным рожден:

Будет мылом мыть меня мать,

– Не сумею белым я стать.

Т.Имаметдинов варианты

Тора килеп Норадын,

Идегәйгә янә әйтте:

– Кисәкчә чыккан болытмын,

Яумаенча таркалмам,

Анадан кара туганмын,

Сабынлап юсаң агармам!

(дастан варианты)

Финалда трагедия текстында, дастанда булмаган өлешләр кертелә һәм Идегәй образына зыян китерелә:

Идегәй. Смертью меня не страши —

За мой нет народа, который умрет.

  Т. Имаметдинов варианты

 

 Идегәй. Үлем белән куркытма,

Курка торган уем юк!

Идегәй, 1994, 242 б.

Кем тегермененә су коя соң бу үзгәртүләр? Ни өчен Т. Имаметдинов Идегәйне Печорин трафаретына утыртып куя?

Рәссам (А.Гайнуллина) костюмнар өстендә эшләмәгән. Шуның өчен күренешләр спектакльдә тискәре мәгънә тудыра. И.Гарифуллинның герое кыяфәте белән каһарманга охшамаган. Костюмы бу мәгънәгә хезмәт итми. А.Пискунов (Кадыйберди) белән мизансценада бу ачык күренә. Тамашачы алдында Идегәй бер мескен, ябык, бөкре, төшенкелеккә бирелгән, кечкенә буйлы малай булып күренә. Бу күренеш ирексездән дастандагы Идегәйнең әйткән сүзләрен искә төшерә: «Арыслан хәлдән тайса да, / Бер сарыклык көче бар!».  Ут куючы рәссам (И.Шакиров) да дастандагы мәгънәләргә игътибарлы булмаган.

Артистларның уйнау дәрәҗәләре эчне пошырды. Бу да режиссерның корган сюжеты өчен сайлап алган текстларны аңлап җиткермәвеннән килә. Интонация­ләр дөрес куелмаган, мәгънәви паузалар бөтенләй юк. Ирек Хафизовка рәхмәт, ул Туктамыш хан образын тудыруга зур тырышлык куя.

Әлбәттә, татарда яшь режиссерлар юк дәрәҗәсендә. Бу чынбарлык. Мәдәният министры И.Әюпова тел нечкәлекләрен, сүзнең эчке энергиясен аңламаган Т.Имаметдиновны Тинчурин театрының баш режиссеры итеп куйды. «Бизнес-онлайн» газетасына биргән бер интервьюда Камал театрының яңа бинасында бу режиссер тәрбияләгән иҗат көчләре хужа булачагын фаразлады. Әмма сүз кечкенә эксперименталь сәхнә турында бармый (мәсәлән, «Моң» театры), монда татарның академик театры язмышы хәл ителә... Мине бу хәбәр вакытында тетрәндерде... «Үзгереш җил»е татар моңын җимерсә, Т.Имаметдиновның иҗат төркеме Тукай теленең учагы булган татар театрын җимерә...

2019 елда бу иҗат төркеме үзенең иҗади программасын игълан иткән иде: ««Как Дэрдменд 100 лет назад»: в Казани «пустили кровь» застоявшейся татарской культуре» (business-gazeta.ru)». Т.Имаметдинов бу иҗатчылар төркеменең татар мәдәниятен яңа караш нигезендә үзгәртәчәген игълан итте. Шул исәптән, бу төркем татар мәдәни кодларын җимерү процессын башлады. «Шәмаил», «16+», «Дәрдемәнд» спектакльләре турында инде язып чыктым. Бүген Тинчурин театры репертуарында булган Т.Имаметдинов спектакльләренә дә күз салыйк.

Татар халкы аңында шагыйрь М.Әгъләмов «Галәм-Әгъләм» дип мәңгелештерелсә, бүген без аның образын сәхнәдә таш арасына яшерергә батырчылык иттек. Граждан-шагыйрь урынына, өч хатын-кыз белән буталып, юкка чыккан ир образына алмаштырдык. Таш та метео­рит формасында түгел, ә «Черный ирис» исемле Джорджия О’Киф рәсемен (1926) хәтерләтә. Белгечләр кара ирис чәчәгенең мәгънәсен хатын-кыз сизгерлеге һәм сексуальлеген символаштыра дип аңлата. «Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операның эчке мәгънәсен мин инде театрда чыгыш ясап аңлаткан идем (Уңаймы «Умай», әллә... // Мәдәни җомга. – 2022. – №28. – 22 июль). Бу иҗади төркемнең иҗади программасын укысаң, алар бүген сәхнәдә, татар тамашачысының аңын матур музыка белән агулап, «Идегәй» спектаклендә татар мәдәнияте өчен каберлек төзи түгелме?!!!

Миләүшә Хәбетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев