Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Сәхнә

Сәхнәбезнең хан кызы

Татарстанның атказанган артисты Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе Илүсә Хуҗина – кайсы сәхнәдә, кайсы илдә генә җырласа да, милләтебезнең рухи куәтен күрсәтә алырлык, дәрәҗәсен күтәрерлек җырчы.

Аксыл-сары чәчләре иңнәренә сибелгән, нәфис кенә буй-сынлы шушы кыз баланың күңеле тулы милли моңнарыбызны киләчәккә илтүче икәненә беренче карашка ышанырлык та түгел. Андерсен әкиятләрендәге патша кызларын хәтерләтә ул. Ләкин сәхнәгә чыгып басуга, нәфис матурлыгы ниндидер кырыслык белән өретелгән ауропача туташ чып-чын татар кызына, юк, хан кызына әйләнә дә куя! «Әзифә»не, «Сәхралар»ны тыңлаганда, аның тавышыннан йөзләгән, меңләгән нәни кыңгыраучыклар чыңлавы, тау күкрәгеннән агып чык­кан иң моңлы чишмәнең челтерәве агыладыр кебек. Ә «Кара пулат»тан Нәргизә ариясен җырлаганда, бу кадәр хәсрәтле гүзәллекнең ут эчендә калган манарадан күккә ашасына бөтен йөрәгең белән инанасың... 

Татарстанның атказанган артисты Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе Илүсә Хуҗина – кайсы сәхнәдә, кайсы илдә генә җырласа да, милләтебезнең рухи куәтен күрсәтә алырлык, дәрәҗәсен күтәрерлек җырчы. Моңлы тавышлы, халкыбыз җырларын йөрәге аша үткәреп суза торган җырчылар авылда, табигатькә якын җирдә туып үсә. Ә менә Илүсә – шәһәр кызы, Чаллыда туган, аннары әти-әнисе Алабугага күченә. Илүсә шунда үсеп буй җиткерә. Әти-әнисе дә – гади эшчеләр, чыгышлары белән авылдан булган чын татар кешеләре. Гаиләдәге ике кыз бала туган телебездә сөйләшеп, шәһәргә гастрольләр белән килгән татар театрларының тамашаларын калдырмый карап үсә. Җәйләре исә авылда уза – әнисе ягына Сарман районының Карашай-Саклау авылына, әтисе ягына – Алабуга районының Дөм-Дөм авылына кайталар. Исемнәре үк җыр кебек яңгыраган шушы авылларның чишмә суларын эчеп, һавасын сулап үс тә, җырламыйча түз, имеш. Җыр-биюгә әти-әниләре дә һәвәс, кызларының музыкага тартылуын да хуплыйлар. Әле музыка мәктәбенә кергәнче үк, Илүсәгә беренче музыка белемен әнисенең әбисе – дәү әбисе Әнвәрниса бирә: бәләкәй чагында, әниләре эштә вакытта ул оныгына көн саен бер яңа җыр өйрәтә. Баланың вакыты да заяга узмый, күңеле дә байый!.. Кичләрен исә әти-әнисенә өйрәнгән җырларын җырлап, кечкенә генә концерт куя. Әнвәрниса әбисен җырчы үзенең музыкадан беренче остазы дип саный. Аннары – музыка мәктәбе. Укытучылары да җыр күңелле кызчыкка хәерхаһлы булып кына калмый, ә анда татар халык җырларына мәхәббәт тә тәрбияли. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, кайсы юлны сайлау хакында гаилә белән киңәшә Хуҗиннар. Әнисе – Алабуга педагогика институтын тәмамлаган татар теле укытучысы, кызын да шул юнәлештә үстермәкче дә бит, Илүсәнең күңеле музыка дөньясына ныграк чакыра. Аңа каршы төшмиләр, тик әтисе кисәтә: шушы юлдан китәсең икән, соңыннан зарланасы түгел, бу синең үзең сайлаган язмыш... Шул чакта кабул ителгән карары өчен беркайчан да үкенми туташ. Хәер, педагогикага киткән булса да, музыка, вокал белән бәйле белгечлек сайлар иде ул. 

Шулай итеп, Илүсә Казан музыка көллияте шәкерте була. Дүрт уку елы бик тиз узып китә. Гомумән, барлык яшь башкаручыларга да ул нәкъ менә музыка көллиятенә барырга киңәш итә, чөнки анда укучы белән чын-чынлап шөгыльләнәләр, дип саный ул. Илүсә Клара ханым Хәйретдинова классында укый. Фольклор белгечлеге буенча Венера ханым Гәрәева белем бирә. Көллияттә ул академик вокалда түгел, ә халык музыкасы бүлегендә укый. «Яхшы укытучыга эләгү – отышлы билетка тап булу кебек ул, миңа бу мәсьәләдә бәхет елмайды» – дип көлемсери җырчы. Остазлары турында сөйләгәндә, яшькелт күзләре тагын да җылынып китә. Чыннан да, үз остазыңны табып, аның белән бер уйда булып белем алу җырчының һөнәри формалашуында бик мөһим. Ике укытучысы да үз эшләренә искиткеч бирелгән шәхесләр, һәр шәкертләре белән шулай бирелеп, аның үзенә генә хас талантын чарлау өчен максат куеп эшли. Соңгы курсны тәмамлаганда, кыз академик вокал белән кызыксынып, укуын консерваториядә дәвам итү хыя­лы белән яна башлый. Әлбәттә, бу карарны кабул итүдә остазы Клара ханымның өлеше зур була. Халык җырларын күңеленә сеңдереп үскән кыз балада ул саклык белән генә академик вокалга да мәхәббәт уята, дөрес репертуар сайларга ярдәм итә. Илүсә консерваториягә кергәч тә, Клара ханым классына туры килә – остаз алыштыру кебек четерек­ле мизгелләрне кичерергә туры килми аңа. «Клара апа – минем өчен әниемнән кала икенче кеше! Ул мине шулкадәр якын итә, гомумән, барлык шәкертләре өчен дә бертигез борчыла ул! Кайвакыт телевизордан чыгышымны күрә дә ачулана: нигә миңа килмәдең, бу әсәрне икәү әзерләсәк, тагын да яхшырак җыр­лый аласың бит, ди»... Илүсәдә остазлары хакында тик җылы, матур хисләр генә саклана. Икенче остазы Венера Хәсән кызын ул үзендә халык җырларын башкарырга зур мөмкинлекләр ачты, дип саный. Аның арабыздан китүе Илүсә өчен бик зур югалту була. Остазының ачыклыгы, олы йөрәкле булуы хакында, аны бик сагынуы хакында сөйләгәндә, күзләренә тирән сагыш тула... 

Көллияттә алган нигезле белемнәре консерваториядә укыганда бик ярдәм итә. Биш ел опера студиясендәге проектлар, чыгышлар, конкурслар белән үрелеп үтә. Ә Илүсә үзенең һаман да укып туймаганын аңлый: аңа Ауропаның вокал мәктәбе кызык һәм ул, бәхетен сынап карар өчен, Германиягә китәргә була. Кёльн шәһәрендә урнашкан, Җыр һәм бию югары мәктәбе дип аталган университетка керер­гә җыена. Бирегә Азия, Кытай, Кореядән бик көчле яшьләр килә. Кыз кабул итәрләр дип әллә ни ышанмый да. «Гомумән, беркайчан да беркемнән дә берни көтмим мин. Кечкенәдән үк, төрле бәйгеләргә барганда, артымнан әнием ияреп йөрмәде, сумкамны тутырып бирә иде дә, вәссәлам, яхшы җырлап кайт, кызым, дип озатып кала иде». Монда да бары тик үз көченә, үз талантына гына таянып булганын аңлый ул. 86 кеше арасыннан нибары 6 кешене сайлап алалар. Алман укытучылары күңеленә аның экзотик тембры хуш килә, күрәсең. «Миндә – татар мәдәнияте, ул тавышта гына түгел, калебтә, интеллектта да, алар моны күрде, тойды һәм кызыклы дип тапты», – дип искә ала җырчы. Укырга кабул ителә, ә телне белми диярлек. Дөрес, 9 ел элек мәктәптә алман телен укыганнан нәрсәдер калган, тик кулланылмагач, онытылып беткән. Тиз арада искә төшерергә, өйрәнергә туры килә – остазы Фрау Кунц аны опера студиясенә кастингка җибәрә. Анда исә студентлар бездәге кебек тыйнак кына концерт вариантындагы опералар куймый, ә оркестр белән, костюмнар белән зур масштаблы проектлар чыгара. Кастингка бик теләп тә бармый кыз, ләкин аны рольгә алалар. Шушы проектта катнашу аңа телне тизрәк үзләштерергә ярдәм итә, чөнки өйрәнми хәлең юк, кеше белән аралашырга, режиссерны, дирижерны аңларга кирәк. Әсәр үзе алман телендә булу өстенә, матур көйле классик әсәр дә түгел, ә заманча композиторның ни көе, ни моңы юк дигәндәйрәк иҗат җимеше. Укуның беренче елында шушы барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килә. Үз илендә, үз телендә җырлап күнеккән татар кызы өчен бер сынау була бу. Тик ул сынатмый. Укуның икенче елында инде Моцарт операсын куялар, анда Илүсәгә төп рольне үк бирәләр. Берьюлы ике составны әзерлиләр, аннары премьерада кем җырлаячагын сайлыйлар. Бәхет тагын татар кызына елмая. Алманиядә уку елларында төрле илләрдән килгән җырчылар белән аралашу, төрле ил режиссерлары, дирижерлар белән эшләү, әлбәттә, кыйммәтле тәҗрибә була. Төрле проектларга да чакырып торалар. Ләкин күңел дигәне гел Казанга тарта һәм Илүсә үзенең нәкъ менә шунда яшәргә теләвен таный. Аның өчен татарча җырлау мөһим! Европада яшәргә була, башка барлык телләрдә җырларга була, ләкин аның калебе, күңеле өчен татарча җырлау кирәк! 

Магистратураны тәмамлаганда, чыгарылыш курсы сольный концерт бирергә тиеш. Анда ул Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсыннан Нәргизә ария­сен җырлый. Комиссиягә алдан тәрҗемәне тапшырасың. Әсәр аларга бик ошый. Син татарча үзгә хис-тойгылар белән башкарасың, бу аерылып тора, диләр. 

Казанга кайткач та, Илүсә Европа белән араларны өзми, төрле проектларга барып җырлавын дәвам итә. Казанда исә Эльмир Низамов белән иҗади дуслыклары дәвам итә. Ун елга сузылган бу бәрәкәтле дуслыкның нәтиҗәсе булып узган ел ахырында «Сихри моңнар» дип аталган уртак альбомнары да чыкты. Анда кергән әсәрләрне хәзер барлык музыкаль платформалардан тыңларга була. Альбомны тәкъдим итү «камерный» рәвештә генә үтте. Әлбәттә, зур залга тамашачы җыеп, концерт рәвешендә дә оештырып булыр иде. Ләкин барысы да финансларга барып терәлә шул... «Гомумән, хәзер чын иҗат белән шөгыльләнү – бик кыйммәтле гамәл. Студия, аранҗировкалар яздыру, авторларга түләү... Шуңа күрә дә бу альбомны эшләү озакка сузылды. Бу бер көнлек яисә бер еллык кына да эш түгел. Аның безгә кадере дә зур», – ди җырчы. 

Үткән ел аның өчен бик тә тыгыз, вакыйгаларга, кичерешләргә бай булды. Җиде ел элек җырланган «Кара пулат» яңадан сәхнәгә кайтты. Бу – җырчы өчен дә зур вакыйга. Чөнки анда җырлаячагы нибары бер ай калгач мәгълүм булды. Бер айда опера куймыйлар, ул бит җыр гына түгел. Җитмәсә, партияләрне җырлаудан тыш, артистлар бөтен спектакль буена биергә тиеш. Һичнигә карамастан, Илүсә ризалашты һәм яңа состав белән, яңача караш белән операны сәхнәгә күтәрергә тотындылар. Беркайчан да биемәгән җырчыларны бер ай эчендә биергә дә өйрәттеләр. Ничек итеп бер ай эчендә моны башкарып чыкканнардыр, моңа ул хәзер үзе дә аптырый. Күрәсең, туган телебездә зур әсәр иҗат итәргә теләк, ихтыяҗ шулхәтле көчле булгандыр. Май аенда опера биш көн рәттән тамашачыга тәкъдим ителде. Бер җирдә дә, беркайчан да 5 көн премьера куймыйлар. Ә монда бер үк солистлар биш көн буе сәхнәдә яшәде һәм янды... Җәй көне исә спектакльне Болгарда күрсәттеләр. Авторның да, М.Шәймиевнең дә хыялы тормышка ашуы иде бу: сихри кич, кабатланмас мизгелләр... Кара Пулатның үзе янында әсәрне җыр­лау икеләтә хисләндерә, андагы энергетика! Спектакль көнне күктә тулган ай балкып, кара төнне яктыртты. Болгар кызы Нәргизә-Илүсәнең «Сүндермәгез кайтавазын мин җырлаган җырларның...» дип хәсрәтләнүе хәтер катламнарын уятты, онытылган кайгыларны, онытылган горур чакларны әрнетеп искә төшерде... Дошманнарга, имансызларга баш бирергә теләмичә, милләтемнең утларда янган барлык кызларының тавышы, дәшүе булып кабул ителде ул... 

Илүсә бүген рәсми рәвештә Зур Концерт залында солист җырчы булып эшли. Төрле проектларда катнаша, яңа җырлар яздырырга да өлгерә. Барыбызның да хыялы – милли музыка театры хакында фикере белән кызыксынам. 

– Бар эстрада, бар опера сәнгате. Тик аларның уртасында бүген чоңгыл, уртасы буш. Шушы ике ярны кушар өчен Музыка театры кирәк! Операны аңлау өчен аны тыңлап тәрбияләнергә кирәк. Элек бит Сәйдәшнең, Җ.Фәйзинең музыкаль спектакльләре гөрләп барган, аларны бүген дә сәхнәгә куярлык. Яшь композиторларыбыз да үсеп җитте: шушы көннәрдә Зур концерт залында Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсының премерасы булды, искиткеч әсәр! Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы, «Кара пулат» операсы бар. Бик талантлы композитор, дирижер Ильяс Камал әсәрләре бар. Мондый талант ияләре булганда, безнең халыкның Музыка театрына ихтыяҗы бик зур. Ул театрга тамашачы да бик кызыксынып килер иде. Гомумән, милли репертуарыбыз Европа тамашачысына да кызык булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки анда яңа сулышка ихтыяҗ зур. Европа илләрендә вокалистларның төрле конкурсларында катнашырга туры килде, һәрвакыт татар җыр­ларын да башкара идем, чөнки үземнең мәдәни кодымны җиткерергә телим. Верди, Моцарт, Шуман әсәрләре белән беррәттән татар җыры да яңгырый. Нихәтле яхшы башкарсам да, тамашачы Моцарт әсәре турындагы фикерен әйтергә яныңа килми, ә «Бөдрә тал», «Әллүки»ләрне җыр­лап чык­кач, ничек җанлану сизелә! «Бу нинди тел? Тәрҗемәсе ничек?» – дип кызыксыналар, хисләнәләр. Шушы тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: татар операсы Ауропада бик зур уңышка ирешер иде. «Кара пулат»мы, «Алтынчәч»ме – алар үзенчәлекле, аларның үз юлы бар. Бүген чын талант ияләре дөнья күләмендә дә күп түгел. Шундый берәмтек­ле талантларның Казаныбызда булуы – зур бәхет, республикабыз өчен зур казаныш... 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев