Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Сәхнә – тормыш көзгесе

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры 33 нче сезонда тамашачыларны премьералар белән дә, яңа проектлар белән дә сөендерергә өлгерде.

Андый проектның берсе «Театраль педагогика» дип атала. Аның төп максаты – шәһәребездә яшәгән яшь тамашачыны, укучыны, укытучыны татар театр сәнгатенә тагын да якынайту, артистлар, сәнгать җитәкчесе белән ачык диалог алып бару һәм татар халкының танылган язучылары, драматургларының әсәрләре белән таныштыру. Әлеге проект кысаларында иң башта 
Т.Миңнуллин драмасы буенча куелган «Без китәбез, сез каласыз» спектакле күрсәтелде.
 


Театр бу сезонда «Хәл бу ки...» дип аталган поэтик-документаль спектакльләр сериясен чыгаруны күздә тоткан иде, аның беренчесе «Хәл бу ки... Хәсән Туфан» – шагыйрьнең чынбарлыкка нигезләнгән тормыш мизгелләрен чагылдырды. Мәктәп дәреслекләрендә урын алган әдип­ләрнең тормыш юлы да, иҗаты да укучыларның күз уңына эләксә – эләгә, эләкмәсә – юк. Бүген, бөтен мәгариф системасы БДИ дигән бер сүзгә текәлеп торганда, кызганыч, татар әдәбияты турындагы мәгълүмат диңгездәге бер тамчы хәлендә генә. Бу җәһәттән «Хәл бу ки...» драмасы тамашачыларга шәхес бөеклеге, ил тарихындагы фаҗигале репрессияләр, чын мәхәббәт көче белән күзгә-күз карап очрашу мөмкинлеге бирә.

Үткән гасырның утыз җиденче еллары тарихка кара тап булып ягылган. Намус, тугрылык, дуслык дигән сүзләрнең сират күпере аша узып сыналу чоры бу. Спектакльдә әлеге сынауда иң көчлеләрдән булып кала алган Луиза Салиәскәрова образы калку итеп сурәтләнә. Ул рольне башкарган Флүзә Касаева (Татарстанның атказанган артисты) уенында «ир бирмәк – җан бирмәк» мәкале бөтен тулылыгы белән ачыла; үзенең канын (бәлки, шул сәбәпле, гомерен дә) бирү бәрабәренә төрмә камерасындагы Хәсәнен ачлыктан, авырудан коткарырга омтылган Луиза йөзендә хатын-кызның рухи көче чагыла. Спектакль шагыйрь­нең биографиясен чагылдыруны максат итеп куймый, шулай да режиссер һәм инсценировка авторы Олег Кинҗәгулов кулланган символлар ярдәмендә иҗат һәм язмышның чәч толымыдай бик уңышлы үрелешен күрми мөмкин түгел. Хәсән Туфанның «Бирде дөнья кирәкне...» шигыре аша олысына-кечесенә бердәй таныш алкалар – парлылыкны, кавышуны һәм мәңгелеккә аерылышуны аңлаткан символик тамгалар спектакльнең башыннан азагына кадәр тамашачының күз алдында. Залга кереп, урындык­ларга утырыша башлаганда ук, аларның карашы түрдә каршы алган Туфанның (Татарстанның халык артисты Рафик Каюмов) йомарланган учларында туктала. Хатынының соңгы ядкәре булып каршы алган алкалар, бераздан, бикле учтан «чыгып», бәхетле бөтерелгән Луизаның колакларында чыңлый; пычрак сәяси уен корбанына әйләнгән миллионнарның челпәрәмә килгән гомере булып, өстәлдә кадерсез аунап ята; акланган һәм акланмаганнарның бәгырь сызлавы булып, кабат уч төбендә сыкрый. 

Спектакльдәге һәр персонажның шәхес һәм чор сулышын чагылдыру җәһәтеннән үз йөкләмәсе, миссиясе бар. Әдәбият галиме, «халык дошманы» дип атып үтерелгән Галимҗан Нигъмәти хатыны Жанна (Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова) – андый тамга сугылганнардан йөз чөермәгән тугры дусларның җыелма образы кебек. НКВД солдаты – яшь артист Фердинант Насретдинов уенында үзенең дә система корбаны икәнен төшенеп өлгермәгән салкын йөрәкле, кансыз хәрби буларак кабул ителсә, ерак Бараба далаларында яшәп ятучы Кузьма карт (Фирдүс Сафин) һәм аның килене Клавдия Петровна (Индира Маликова) – кешеләрнең гап-гади бәхеткә хакы барлыгы, әмма ил һәм җир бүлешә алмаганнарның ул бәхетне бәллүр пыяладай кыеп төшерүләре хакында сөйләүче геройлар. Персонажларның барысы да спектакль барышында Х.Туфан шигырьләрен укый. Шагыйрьнең «Илдә ниләр бар икән?», «Агыла да болыт агыла», «Нигә болай ашыгасың, йөрәк?», «Мин фәлсәфә чатырлары үрәм» һ.б. шигырьләре дә, Б.Пастернакның «Гамлет» шигыре дә яңгырый, һәм вакыйгаларга бәйле рәвештә аларның фәлсәфи асылы тамашачыга көзгедәгедәй чагылып тәэсир итә. 

 «Театраль педагогика» кысаларында бүгенге көндә Кече залда «Хәл бу ки... Фатих Кәрим» драмасы да мәктәп укучылары арасында киң яңгыраш алып килә. Ул театрның талантлы артисты Фирдүс Сафин инсценировкасы буенча куелды, режиссеры – Зөлфия Галиуллина. Тамашачыларга репресссия, сугыш елларында сынауга дучар ителгән язмыш һәм пулялар астында язылган үлемсез иҗат, Фатих (Марсель Мөсәвиров) һәм Кадриянең (Алсу Гыйльманова) мәңгелек мәхәббәте тәкъдим ителә. 

Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» әкияте дә балалар өчен зур бер табыш, әлеге спектакль зур сәхнәдә бара. 

Аяз Гыйләҗевнең «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы буенча куелган «Болан» спектак­ле дә (режиссеры – О.Кинҗәгулов) премьера буларак дөнья күрде. Бу – гадәти драма гына түгел, ә ирония, юмор, гротеск белән сугарылган тамаша. Әлеге спектакль Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамованың 50 яшьлек юбилее уңаеннан тәкъдим ителде.

Татарстан Театр әһелләре берлегенең финанс ярдәме белән куелган «Җаның ниләр тели?» дигән героик трагикомедия масш­таблы булуы белән дә, бизәлеше һәм шактый фәлсәфи сорау күтәрүе белән дә үзенчәлекле. Беренчедән, спектакльдә бөтен труппа диярлек катнаша, күмәк күренешләрдәге актерларның да һәрберсенең үз йөкләмәсе бар. Икенчедән, рәссам Л.Хөсәенова бизәлешендәге сәхнә декорациясе, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Р.Еникеев, А.Ключарев кебек композиторларның затлы музыкасы сәхнәдәге вакыйгаларга тәңгәл килеп, аларның эчтәлеген ачуда аерым бер роль уйный. Өченчедән, спектакль нәрсә турында дигән сорауга өздереп кенә бер җавап яңгырамый. Кемдер аны «авыл темасы, авылларның бетүе турында» дип кабул итәргә мөмкин, башка берәү өчен спектакль һәр буынга телдән-телгә күчеп килгән бичуралар белән дә кадерле булыр, кемдер исә кеше дигән затның асылын чагылдыра торган гомум сыйфатларга игътибар итеп укталыр. «Спектакльдә авыл темасының куе төсмерләр белән баюы – куелуга әзерлек барышында туган үзенчәлек. Пьеса кешенең матди байлык артыннан куып иманын, вөҗданын җуя алуы хакында. Бетеп барган авыл – кеше җанының бу ягын тулы күрсәтү өчен локация, декорация генә», – ди автор Артур Шәйдуллин. 

Спектакльнең режиссеры, театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов исә биредә бик гади фәлсәфә чагыла дип саный: «Без бит менә телибез, телибез, тик нәрсә теләргә кирәклеген генә белеп бетермибез. Спектакльдә Гарифулланың (Марсель Мөсәвиров): «Сез кыюлык сорыйсызмы, әллә кыюлык күрсәтер өчен шартлар һәм мөмкинлекме?» – дигән репликасы бар. Бу фәлсәфә Соломон легендаларыннан килә: ул бит бер дә хаким булырга телим дип сорамаган, ә зирәклек сораган... Узган ел яз көне Артур миңа 6 пьеса тәкъдим иткән иде, башта һичберсе дә «эләктермәсә» дә, кабат укыгач, «Җаның ниләр тели?» дигәнендә бичуралар, йорт ияләре турындагы этюд игътибарны җәлеп итте. «Күренеш» җитенкерәми иде, кайбер персонажларның язмышы ачыкланып бетмәгән, Сирин – безнең дингә якын булмаган мистик җан иде. Менә шуларны үзгәртү турында автор белән киңәшләштек, пьеса белән бер елга якын эшләдек. Аллага шөкер, үз фәлсәфәсе булган спектакль килеп чыкты».

Бу спектакль – безнең тормышыбызның көзгесе. Кешеләрне заман үз иләгендә или: һәркем нәрсәгә лаек – шул рәвешле. Көчсезләр дә, телсезләр дә, нәфес, дан-дәрәҗә колы булганнар да, башкалар мәнфәгатен кайгыртып, үзен корбан итәргә әзерләр дә бар ул иләктә. Тик заманга гына үпкәләү дөрес булыр микән? Заманны гаеплибез, мәктәпләр бетүгә, балаларның туган телдә сөйләшмәвенә, кешеләрнең бәгыре кырыслануга – бетмәс-төкәнмәс сәбәпләргә зарланабыз... Р.Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга» дигән шигырь юллары бар. Ә бит кемнедер гаепләгәнче, олыбыз-кечебезгә үзебезнең җан түренә үрелеп карау, аның тузанын кагу комачауламас иде.

Авыл өлкәннәрен ишетегез (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты И.Фәхретдинов, Татарстанның халык артистлары Г.Гайнетдинова, Р.Каюмов, Б.Сәлахов, Татарстанның атказанган артистлары Р.Сәгъдуллин, Г.Фәйзерахманова): кемдер мал астын чистарта торган сәнәге турында кайгыра; икенче берәве, завод төзер өчен уңайлык ясап, ниемә авылга асфальт салдырдың, газ керттең, дип авыл башлыгын битәрли; өченчесенә һаман саен авыл кешесеннән акча каерулары ошамый. Ошамый, әмма алдына куелган тартмага иң беренчеләрдән булып кесәсендәге соңгы тәңкәләрен чыгарып сала!.. Берсен, үзе дә танырга теләмәгән татлы хыялы булып, авыл башлыгы кәнәфие ымсындырган икән... Элекке полиция лейтенанты кобурасын һәм яңа погоннарны сагынып тилмерә... 

Тамашачы күз алдында без яшәгән чорның байтак затлары җанлана, анда татлы сөйләп кешене төп башына утыртучы түрә дә (Э.Латыйпов), милләт өчен җан атуы тел тегермәненнән артмаган активист та (Р.Иб­раһимов), сенсация эзләп йөрүче журналист та (Татарстанның атказанган артисты Ч.Садыйкова), бәхете һәм бәхетсезлеге фатир, мал-туар, мәхәббәт дигән төшенчәләрдән торган ханымнар да (А.Гыйльманова, Л.Минһаҗева, Татарстанның атказанган артисты Н.Сәләхова), гомер буе башкалар тормышын кайгыртып яшәгән авыл башлыгы да (бармак белән генә санарлык булса да, тормышта андыйлар да очрый әле, бу рольдә Татарстанның атказанган артисты Р.Гыйләҗев уйный) бар.

Спектакль тамашачыны битараф калдырмый – иң мөһиме шул. Соң чиктә, бик күпләр: «Шундый сорау һәм мөмкинлек бирсәләр, мин нәрсә теләр идем икән?» – дип булса да уйланып чыга залдан. Кызык шул, бер теләккә ике катлы фатир да, мунчасы булган дача да, тулы бер галәм дә сыярга мөмкин. Һәркемнең үз каланчасы.

Быел Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан театр тарафыннан үткәрелгән чаралар турында да әйтеп үтик. Коллектив белән язучының каберен зиярат кылу, аның хатыны Нәкыя апада кунакта булу, «Тат­медиа»да пресс-конференция оештыру, радио-телевидение­дә чыгышлар ясау һәм февраль аенда Казанда гастрольдә булып, Камал ­театрында өч көн дәвамында спектакльләрне тәкъдим итү Аяз ага рухына дога булып ирешкәндер. 

«Тантана» премиясендә Индира Маликованың «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә (Клавдия Петровна роле өчен) җиңү яулавы, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллинның Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә ия булуы, «Абага алмасы ачы була» спектакле (Р.Сабыр) иҗат төркеменең Тукай бүләгенә кандидат итеп күрсәтелүе, төрле төбәкләргә гастрольләр дә – театр өчен куанычлы вакыйгалардан. 

Афишалар, яңалыклар, «бу спектакльгә урыннар калмады» дигән – тамашачы өчен көенечле, артистлар өчен сөенечле белдерүләр, берсеннән-берсе җылы кайтавазлар, кыскасы, кайнап торган тормыш безнең социаль челтәрләрдә һәм театр сайтында даими яктыртылып килә. Күзгә-күз театр залларында очрашыр­га язсын. 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА, театрның әдәби бүлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев