Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Оешмаган «Туган-тумача»

Күптән түгел бер халәт кичерергә туры килде.

«Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә бервакыт Туймазы театры «Борһан йорты» спектаклен күрсәткән иде. Кайсы классик язган бу пьессаны, ник әсәрне моңа кадәр куючы булмаган, дип баш ватарга туры килде. Пьеса авторы Илгиз Зәйниев икәнен белгәч, байтак тамашачы хәйран калгандыр. Чөнки Илгизне күпләр Камал театрында уйналган комедияләр аркылы белә. Тоталитаризм темасын күтәргән җитди әсәр язарга сәләтле дип башларына да китермәгәннәрдер, бәлки. Әсәрдә характерларның җентекләп эшләнеше дә, гомумиләштерү көче дә, үрмәкүч пәрәвезе сыман үрелгән вакыйгалар шаккатмалы иде. Ни өчен «Борһан йорты» әлегә кадәр академия театры сәхнәсендә куелмаган, дип уфтанырга гына калды ул вакытта.

Күптән түгел тагын шуңа охшаш бер халәт кичерергәтуры килде. К.Тинчурин театрында «Туган-тумача» спектаклен карагач булды бу хәл. Пьесаны Илгиз Зәйниев язганын белсәк тә,  күңел ышанмады. Юк, булмас. «Борһан йорты»н язган драматург каләменнән төшкән пьеса түгел бу, дип тәннең һәр күзәнәге чынбарлыкны кабул итергә теләмичә карышты.

Ике әсәрне чагыштыру бер авторныкы булганы өчен генә түгел – икесендә дә татар авылы, татар гаиләләре сурәтләнә. Әмма «Борһан йорты» ни өчен күңелдә тирән эз калдыра да, «Туган-тумача» ник ышандырмый соң? Әллә 1950-1970 еллар татар авылы тормышы кызык түгелме? Әллә  баш героиня Шәрифәнең тол калгач өч баласын аякка бастырганда күргән михнәтләре йөрәккә үтмәс дәрәҗәдә кырысландырдымы замана? Мондый Шәрифәләр һәр авылда, һәр гаиләдә бар лабаса. Әллә безнең сәхнәләребездә утызлап артист катнашында киң колачлы әсәрләр көн саен куеламы? Театрлар арзанлы антрепризалар көненә калып барган заманда күп кешелек мул спектакльләргә тамашачы тансыклаган, әлбәттә. Азактан баш ияргә чыккач артистларның, сәхнәнең буеннан-буена тезелеп, бер рәткә сыймыйча, ике рәт булып басуларын күрү үзе ләззәт! Яше-карты – барысы  бергә... Әллә тормышта булган чын вакыйгаларга караганда драма һәм комедия театрында «Ал яулык, зәңгәр шәл», «Дәрдемәнд» ише сәер тамашалар карау кызыкмы? Яки «Пушкин картасы» хакына татар классикасын ботарлауларын карау куаныч бирәме, яисә исеме җисеменә туры килеп җитмәгән «Идегәй» тарихларын күзәтү ләззәтлеме? Ни дисәң дә, авыр тормышлы авыл халкын сурәтләгән «Туган-тумача» спектакле Тинчурин театрының тоткан кыйбласына, халыкчан рухына, югарыда саналганнарга караганда, күбрәк туры килә. Ник соң алайса әсәрнең И.Зәйниевнеке булуы шикләндерә, дип тәннең баш күтәргән күзәнәкләрен буйсындырырга теләгәндәй сорау яңгырый. Спектакль алдыннан матбугать әһелләре белән булып узган сөйләшүдә драматург дәү әнисе сөйләгәннәрен әсәр итеп язуын ап-ачык рәвештә әйтте түгелме? Шулай булгач, вакыйгалар бигрәк тә кат-кат уйланулардан соң нечкәдән-нечкә эшләнгән булырга тиеш түгел идемени? Әсәрдә урыны-урыны белән Илгизнең кулы тоемлана үзе, чөнки бу спектакль нинди тәэсир калдыруга карамастан, гомумән алганда, И.Зәйниев – талантлы каләм иясе. Бу юлы вакыйгаларга йорт хайваннары – ат, сыерларның монолог, диалогларын ничек кызык кертеп җибәргән. Монгол исемле баһбай авыр тормышыннан зарланса, Йолдыз һәм Октябрина исемле сөтле бикәләрнең үзара сөйләшүләреннән һәм Кечкенә атлы бозауның монологыннан якты киләчәккә омтылып, алданган кешеләрнең фаҗигасен күрәбез. Бу урыннарны уртистлар Лилия Мәхмүтова, Сәкинә Минханова, Салават Хәбибуллин, Лилия Камалиева шундый искитмәле итеп уйнап бирә ки, сәхнә яктырып киткәндәй була, тамашачы да җанланып китә. Бу кыска гына минутлар чынбарлыкка корылган мелодрама жанрын какшатса да, барыбер якты, җете, онытылмаслык булып хәтерләргә уелып кала. Ләкин бу нәни генә эпизодлар сугыштан соң авыр тормыш арбасын тарткан ил, татар авылы образын тудырырга көчсез булып чыга һәм, ни аяныч, спектакль ире Минсабирны бүрәнә басып үтергәч, тол калган Шәрифәнең тормыш михнәтләренә генә кайтып кала. Борһан образы аша тоталитар ил сурәтен тудыра алган драматург бу юлы Шәрифә аркылы татар хатын-кызының гомуми портретын, сугыштан соңгы тормышны күрсәтүдә көчсез булып чыккан. 

Характерлар эшләнмәгән, дию дөреслеккә килеп бетмәс шикелле. Алда санап үткән актерларга өстәп тагын Рөстәм Гайзуллинны телгә алмыйча мөмкин түгел. Шәрифәнең бертуганы Сәйяр салып алганнан соң хатынын өеннән куып чыгарса да, аны ярата һәм бу ярым шаян, ярым аяныч нәни генә эпизодта артист шул ярату хисенә ышандыра алды, хәер бу эпизод сөйкемле  Р.Гайзуллинның уңышы гына булмадымы икән. Башка, хәтта баш рольләр нишләп юнылмаган бүрәнә сыман кытыршы соң алайса? Дөрес уйныйлар кебек, әмма нәзакәтлелек, җылылык җитеп бетмиме шунда. Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов күп рольләрдә сыналган, талантлы актерлар югыйсә... 

Елата торган, рухы белән берникадәр хәзерге заман хатын-кыз романнарына охшаш, бер катлы  «Туган-тумача»  спектакле, һичшиксез, үзенең тамашачысын табачак. Ялгыз тормыш арбасын өстерәүче һәм туйганчы бер елап бушанырга җай эзләгән хатын-кызларыбыз байтак. Әмма Илгиз Зәйниев дигәндә барыбер хәтерләрдә иң элек «Борһан йорты» калкыр.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев