Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ОЧАР КОШ ИРЕККӘ ОМТЫЛА

Мин гомер буе Әзһәр абыйга сокланып яшәдем... Атлетларча, әзмәвердәй гәүдә. Теләсә кайсы хатын-кызны гашыйк итәрдәй килеш-килбәт. Чын ирләрдә генә була торган шәп баритон тавыш. Кирәк икән, үтәли яндыра, кирәк икән, җылы бөрки торган чиста зәңгәр күзләр. Үз дәрәҗәсен үзе белеп кенә, башкалардан бер карышка аерылып яшәү. Читтән күзәткәндә ул шултикле...

Мин гомер буе Әзһәр абыйга сокланып яшәдем... Атлетларча, әзмәвердәй гәүдә. Теләсә кайсы хатын-кызны гашыйк итәрдәй килеш-килбәт. Чын ирләрдә генә була торган шәп баритон тавыш. Кирәк икән, үтәли яндыра, кирәк икән, җылы бөрки торган чиста зәңгәр күзләр. Үз дәрәҗәсен үзе белеп кенә, башкалардан бер карышка аерылып яшәү.

Читтән күзәткәндә ул шултикле дә самими һәм эчкерсез төсле, аның белән бик тә җиңел генә әңгәмә корып, бар серен дә алып булыр сыман. Ләкин ул шалкан шикелле бер кабыклы түгел. Хәтта, керпе кебек, энәләргә төренеп гомер итә бугай. Димәк, яши-яши катлауланган, язмыш кыйнауларына түзә-түзә, корыч кебек мең кат янган, мең чыныккан инде.

Язучылар турында сәер бер чагыштыру бик күпләргә мәгълүм. Безнең кавемне утлы күмер эчендә пешкән галиҗәнап бәрәңгегә охшаталар. Тотып ашап булмый, кулга алуга ук нык пешерә чөнки. Ыргытып кына бәрер йә аяк астына салып таптар иделәр дә, алай да кызганыч. Шуңа күрә хөкүмәт-бичаракай безнең кавемне йә кулыннан-кулына сикертеп, йә бер кешедән (түбә астыннан) икенчесенә ыргытып, гел уйнарга мәҗбүр. Шушы чагыштыру Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакировка да туры килә сыман. Аны зур-зур җыелыш йә тантана президиумнарында да, илбашы чит илләргә иярткән делегация составында да күргәнем булмады, гомумән, аның хөкүмәткә, түрәләргә бик кадерле булган чагын бер дә хәтерләмим. Әзһәр абый тәлинкә тота белми, шуңа күрә тегеләр даирәсенә сыя алмый бугай. Иске шкаф урынына ябып кына куяр иделәр дә, аның теләсә кайсы ишекләрне җимереп чыга алырдай олы таланты бар. Иң мөһиме - ул халыкка кирәк. Шуны белеп, ул үзе дә түзә, түрәләр дә дәшми яши кебек.

Аның язмышы турында йөз кат уйланган бар. Ул гап-гади бер авыл баласы. Шул ук вакытта, гап-гади дип бәяләп тә булмый. Аныкы шикелле тәкъдир бик сирәккә эләгә.

Әзһәр абый хәзерге Азнакай, элекке Тымытык районының Яңа Ташлыяр дигән авылында туып-үскән. Әнисе Миңҗиһан - уналты яшьлек дөм ятимә бала - хатыны үлеп киткән бер байга кияүгә, аның биш баласына үги ана ролендә барырга мәҗбүр булган. Инде үзенең дә ике баласы тугач, ире бума чиреннән дөнья куйган да, Миңҗиһан, җиде баланы кочаклап, тол көенчә калган. Әмма 1921 елгы ачлыкта җиде баласы да үлеп беткән. Көч-хәл белән кайтып егылган бичара хатынны авылдагы туганнарының да асрап мәшәкатьләнәсе килмәгәндер инде, аны үз гаиләсе белән яшәп яткан бер иргә икенче хатын булып барырга димлиләр. Тегенең өендә ике аяксыз хатыны, сукыр карчык, ике япь-яшь бала бар икән. Ләкин ачлыктан үләсе килми, яшәү өчен тырмашырга кирәк бит. Миңҗиһан апа менә шулай итеп Шәфигулла абзыйга кияүгә чыгып куйган. Шушы гаиләдә бишенче һәм төпчек бала булып Әзһәр абый дөньяга аваз салган.

Яңа Ташлыяр хәзер бөтенләй юк, авыл урынында ялгыз зират белән йөзьяшәр тирәкләр генә утырып калган инде. Яшәгән чагында да җиһанны дөбердәтеп, күкрәп-яшьнәп алырга өлгермәгән.

- Безнең авылда нибары егерме дүрт йорт, башлангыч мәктәбендә сигез бала белем алган идек, - дип хатирәгә чума Әзһәр абый. - Аның клубы да булмады, электр-радио дигәннәрен дә күреп өлгермәдек. Әмма ул чактагы хөкүмәт Мөслим районындагы Иске Ташлыярдан 1890 еллар тирәсендә күченгән шушы кеп-кечкенә авылны да яшәтергә тырышкандыр инде. Авылның 30-40 атлык кына фермасы бар, барча халык шунда хезмәт куя иде. 1959 елда күршедә Җәлил бистәсе төзелә башлагач, гаиләләр аңа күченеп бетте. Иң соңгы кеше булып әткәй калган иде. Ул 1973 елда, сиксән җиде яшендә зиратка күчеп ятты...

Әзһәр абый күз төпләрен сөртеп алганнан соң гына дәвам итә.

- Безнең авыл бик кечкенә булгангадыр инде, аңа ниндидер театр яисә җыр труппалары килеп көч түкмәде. Без тере артистларны бөтенләй дә күрми-белми үстек. Шуңа карамастан, күңелгә ниндидер оеткы салынгандыр инде, бәйрәмнәрне гел үзебез әзерләгән концерт номерлары белән билгеләп үстек. Мин бик кечкенә буйлы, җитмәсә сакау идем. Бәйрәмнәрдә мәктәп сәхнәсенә атылып чыгам да шигырьләрне тезәм. Халык берни аңлый алмый, тик шаркылдап көлә. Ә мин моны хуплау, алкышлау дип кабул итәм дә тагын да саллырак тавыш белән шәрран ярам. Менә шулай миндә артист җене купты...

Шунысын да өстәү урынлыдыр: Әзһәр абый - Камал театрының әйдәүче артисты Нәҗибә Ихсанова белән авылдаш һәм яшьтәш. Беренчедән алып Чалпы мәктәбендә унынчы классны тәмамлаганчы бергә укыганнар. Алдан юл ярып йөрү дигәннәре күбесенчә Нәҗибә ханым җилкәсенә төшкән.

- Мәктәпне тәмамлаган елда Нәҗибә белән кырык чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга киттек, - дип тезә Әзһәр абый. - Юлда бер йөгерәбез, бер атлыйбыз. Әбәт вакытында гына барып җиттек. Милиция дигән язуларын күрүгә үк кот алынган иде, Нәҗибә кулымнан сөйрәп алып керде. Өстәге кыяфәт дан түгел бит инде. Шундагы бер хатын: «Паспорт - ул совет гражданинының горурлыгы. Синең күлмәгең дә, чалбарың да кылка, аягыңда бөтенләй бернәрсә юк. Паспорт синең кебек хәерчегә төс түгел», - дип кырт борды. Ярый әле, тышта фотограф җан кертте. «Аягың белән чалбарың фотода күренми, күлмәген табармын», - ди. Икенче барганда паспортлы булып кайттык.

Хәерчелек якадан җибәрмәде. Нәҗибә белән Казанга, университетка керергә дип юлга чыккач, аяк астындагы ләпектән бик жәлләп, үзебезнең ботинкаларны Рангазар авылындагы күпер астына яшереп, яланаяк киттек. Чаллыдан Казанга хәтле араны да пароходта билет алмый бардым. Университетка документ тапшырырга дип керсәк, көтелмәгән хәбәр белән исне китәрделәр. Нәкъ шул елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесында татар артистлары хәзерләү өчен махсус курс ачалар, хәзер шуның өчен Камал театрына конкурсантлар җыялар икән. Нәҗибә белән шунда чыгып киттек. Документлар кабул итеп утыручы абый мине кырт бормакчы (аның халык артисты Һидият Солтанов икәнен соңрак кына белдем). «Артистлар озын буйлы, шәп булырга тиеш. Синең буең бик кечкенә, энем». Каушап калмыйча, шундук җавап таптым: «Минем абыйлар синнән дә дастыйннар. Мин тора-бара үсәм әле, абый». Һидият абый кычкырып бер көлде дә документларны алып калды. Конкурска алты йөздән артык бала гариза биргән булган. Шулар арасыннан егерме биш кеше сайланып, без Мәскәүгә киттек...

Әзһәр абый әнә шулай һич тә уйламаганда-көтмә-гәндә атаклы щепкинчыларның берсе булып китә. Һидият агайлар гына түгел, язмыш иләге үзе сайлагандыр инде. Бер группага соңыннан татар халкының каймагына әвереләчәк шәхесләр туплана. Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев, Рабит Батулла, Нәҗибә Ихсанова, Наил Дунаев, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова, Дамир Хәйруллин, Хәмзә Арсланов, Миргалим Харисов, Әхтәм Зарипов, Иркә Сакаева, Клара Газизова, Флера Хәмитова... Дөрес, укырга кергән 1956 елда аларның әле берсе дә үзен алда нинди язмыш көтүен дә күзаллый алмагандыр, хәтта әле Мәскәү кадәр Мәскәүгә килеп эләгүенә ышанып бетмәгәндер. Аеруча егерме дүрт хуҗалыклы Ташлыярдан чыккан Әзһәр абый Мәскәү каласына ияләшә алмый. Равил Шәрәфиев белән беренче мәртәбә дәрескә барганда ук гомер күрмәгән биек йортларга карый-карый, Әзһәр абый ниндидер баганага килеп бәрелә һәм һушыннан язып ава. Беренче мәртәбә театрга барып «Иван Сусанин» операсын карый башлагач, артистларның кычкырып җырлауларыннан һични аңлый алмый, аның каравы, сәхнәгә теп-тере ике айгыр килеп чыккач, «Карагыз әле, карагыз, нәкъ безнең як атлары», дип, залга шәрран яра.

Әзһәр абыйның тәүге тапкыр җитдиләнеп китүе дә 1957 елны, Мәскәүгә Татар академия театры гастрольләргә килгәч башлангандыр. Һаман да шул хәерчелек итәктән тартканга һәм акча дигәннәрен кысып-кымтып тоту максатыннандыр инде, театр җитәкчеләре спектакльдә катнашырга тиешле «вак-төяк» рольләр өчен артистларны Казаннан ук «ташып» вакланмыйлар. Мәскәүнең Щепкин училищесында булачак татар артистларын әвәлиләр бит, шуларны кулланалар. Чып-чын татар артистларын үз гомерендә беренче мәртәбә күрүче Әзһәр Шакиров белән Равил Шәрәфиев «Хуҗа Насретдин» спектакленә Җиһангир ханның яугирләре итеп чакырыла. Театр режиссеры Ширияздан Сарымсаков: «Сез яман көчле, кыргый сугышчыларны уйныйсыз. Сездән барысы да дер калтырап торырга тиеш», - дип кисәтеп тә куя. Ә болар шулхәтле «рольгә кереп», чаманы югалта ки, өлкән яшьтәге Фатыйма Камалованы чүт кенә сәхнәдә изеп бетермиләр. Ә Хәлил Әбҗәлилов Хуҗаны уйнаган чакта, үзләренең сәхнәдә һәм җансакчылар икәннәрен дә онытып, ихахайлап көлүдән тыела алмыйлар...

Әмма укый-укый һәм Мәскәү театрларына йөри-йөри, булачак артистлар күңелендә үз милләтләре белән горурлану хисе дә уяна башлый. Мәскәүгә әзәрбайҗан, үзбәк, таҗик, казах, кыргыз, төркмән театрлары да гастрольгә килә, тик труппаларының уйнау осталыклары татарныкына җитми. Ләкин алардагы театрларның статуслары да башка, киностудияләре дә бар. Тегеләр бөтендөнья булмаса да, бөтенсоюз аренасында ялтырамый калмый. Аларның артистларын Мәскәү төшергән киноларга да чакырып уйнаталар. Ә татарга сан юк, игътибар юк, ул икенче сортлы халык...

Щепкинчылар булып тарихка керәчәк төркем 1961 елда Казанга менә шундый хисләр белән кайтып төшә. Егермегә якыны шундук Камал театрына эшкә урнаша. Түләү генә арзан. Җитмеш тәңкәлек оклад, аның да әле алты тәңкәсе дәүләтнең «бездетность» дигән упкынына китә. Торак җирне теләсәң каян эзлә. Кайберәүгә «бәхет» дигәне «елмаймыйча» тормый. Островский урамындагы иске йортта кайсыдыр профессордан калган фатир бушаган икән. Яңа гына өйләнешкән Туфан Миңнуллин белән Нәҗибә Ихсанова, алардан тыш Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев һәм Әзһәр Шакиров шунда «тулай торак» ясап урнашалар. Равил Шәрәфиевка элекке профессорның эте яшәгән тар гына бер бүлмә аламасы эләгә. Буе сыя алмагач, ул ишекне ачып һәм аякларын коридордагы урындык өстенә сузып йокларга мәҗбүр була. Шулай да, борыннарын салындырып яшәмиләр. Ни әйтсәң дә, Камал театры - ул барча татар милләте карап торган иң күренекле сәнгать йорты. Җитмәсә, аның үзендә дә катмар хәлләр чиксез.

Театрның баш режиссеры Ширияздан Сарымсаковны эшеннән алганнар. Труппаны мыскыл иткән төсле, аның урынына урыс милләтеннән булган Александр Михайлов дигән кешене китергәннәр. Коллективка «йөгән кидерә» алмагач, анысы да киткән. Ришат Хаҗиәхмәтов, Празат Исәнбәт кебек режиссерлар икенче рольдә йөри, беренчелеккә дәгъва итүче юк. Ниһаять, байтак айлар узганнан соң гына, Марсель Сәлимҗановны баш режиссер итеп китерәләр. Бу як җайланган шикелле булса, труппаның үз эче дә көпшәк. Фоат Халитов, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Габдулла Шамуков, Гәүһәр Камалова, Фоат Әбүбәкеров, Рәшидә Җиһаншина, Фатыйх Колбарисов, Вера Минкина, Һидият Солтанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Шәүкәт Биктимеров кебек артистларның һәркайсы сәхнә маягы маяклыкка, ләкин алар яшь кызлар һәм яшүсмер егетләр ролен уйный торган яшьтән чыкканнар шул. Мәскәүдән япь-яшь щепкинчылар кайтып төшү труппаның менә шушы ягын «ямау» өчен ярап куя. Ләкин тормышның үз кануннары һәм үз иләге дә бар бит. Белем туплап кайту - тәүге баскыч кына, ә труппада бер гаилә әгъзасы булып яши, үз-үзеңне таба һәм таныта белү - бөтенләй икенче хәл. Туфан Миңнуллин белән Рабит Батулла язучылык өлкәсенә кереп китә. Әхтәм Зарипов, Иркә Сакаева, Клара Газизова, Флера Хәмитова кебекләрне телевидение «йота». Миргалим Харисов - газета журналистына, Хәмзә Арсланов Мәдәният министрлыгы хезмәткәренә әверелә. Чып-чын Тукай булып уйнап шаккатырган Дамир Хәйруллинны аяусыз үлем егерме җиде яшендә кочагына ала. Егермегә якын щепкинчыдан җиде бөртек артист кына Камал театрында торып кала.

Театрда иң беренче эше итеп, Әзһәр абыйга Шамил Шаһгалинең «Без аерылышабыз» спектаклендә Котлыбай ролен тапшыралар. Әзһәр абый аны үзе күргән, үзе укып белгән башкорт егете итеп уйнарга җыенса да, режиссер Ширияздан Сарымсаков кырт кисеп үзгәртә. «Алай түгел, гади итеп уйна!» Артист халкының чик-кысасы гаять тарайтылган шул. Ул драматург язган үрләрдән дә сикереп чыга алмый. Аны режиссеры, музыканты, хореографы, костюмеры да чикләнгән кысаларга куып кертә. Өстәвенә, сәхнәдәге партнерларыңа да яраклашмый, алар көенә «биемичә» булмый. Әгәр шундый күмәк хезмәттә дә үзеңне таныта аласың икән, димәк, талантың бар.

Әзһәр абыйның иҗатында аннары дистәләгән рольләр тезелешеп китә. Аяз Гыйләҗевның «Көзге ачы җилләрдә» спектаклендә Рафаэль, Риза Ишморатның «Алар дүртәү иде» һәм «Хәерле юл» әсәрләрендә Федор белән Иштуган, А.Муис белән Н.Шаһбазовның «Фаҗигале юлда» спектаклендә Хәнәфи, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ында Рамай, Хәй Вахитның «Карлыгач канат кага» әсәрендә Җәүдәт, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә Дәрвиш... Һәммәсе дә икенчел пландагы, ярдәмче рольләр түгел, әмма аларны әсәрне тотып торучы үзәк рольләр дип бәяләү дә кыен. Ә яшь артистка халык теленә керү һәм популяр артист булып китү өчен үзәк рольләр, төп геройлар кирәк. Ни галәмәт, режиссерларның берсе дә Әзһәр абыйга кызлар белән гыйшык уйный, халык мөкиббән китә, аның өчен кайгырыша, куллар чаба торган егет рольләрен бирми. 25-26 яшьлек Әзһәр абый спектакльләрнең байтагында сиксән яшьлек бабайлар ролен башкарырга тиеш була. Ә иллене куып барган Шәүкәт Биктимеровлар сәхнәдә Әзһәр абыйның улы булып уйный. Аптырагач, Әзһәр абый берзаманны: «Әйдә, Шәүкәт абый белән рольләрне алышабыз. Ул әти ролен уйнасын, ә мин аның улын», - дип шаяртып карый да бит, Марсель Сәлимҗанов телен тиз тешләтә.

- Не остри, самоучка!..

Әзһәр абыйның тамашачы гыйшкын кузгатырдай беренче роле Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил»ендәге Алиш була бугай. Шул 1966 еллар тирәсендә Ленинградта да җәлилчеләр язмышы турында «Кызыл ромашка» дигән фильм төшерә башлыйлар. Шундагы режиссерлар, Алиш ролендә сынап карау өчен, Әзһәр абыйны да чакыртып ала. Сынау өчен кадрларга төшү, Алишның һәм, гомумән, җәлилчеләрнең рухын экранда гәүдәләндерергә тырышу шактый уңышлы килеп чыга сыман. Ләкин Җәлил ролендә сыналып караган Ринат Таҗетдинов та, аның көрәштәше булып гәүдәләнергә тиешле Әзһәр Шакиров һәм башкалар да урыс сәнгатенең милли иләгеннән үтеп китә алмый. Җәлил ролен «бөек милләт» вәкиле Петр Чернов, башкаларын йә казахлар, йә кыргызлар уйный. Аларның җәлилчеләр рухына бөтенләй дә якыная алмаулары яисә фильмның, гомумән, бик тә җансыз һәм боламыктай йомшак чыгуы «бөек милләт» режиссерларын әлләни борчымый йә әрнетми. Иң мөһиме: алар татар артистларына бөтенсоюз экранына менәргә ирек бирми һәм, берочтан, җәлилчеләрне дә артык күккә чөйми. Ринат Таҗетдиннар, Әзһәр Шакировлар «өлкән агайлардан» тагын сабак ала...

Аллага шөкер, алтмышынчы елларда Казан телестудиясе колач җәя. Ул Камал театры сәхнәсендә куелган бик күп спектакльләрне тасмаларга төшерә һәм телевидение аша халыкка күрсәтә башлый. Телевидение режиссерлары Гали Хөсәенов белән Әзһәр абыйның сабакташы Хәмзә Арсланов үзләре үк оештырып та телевизион спектакльләр төшерә. Шундыйлардан Шәйхи Маннурның «Муса Җәлил» әсәрендә Әзһәр Шакиров - Гайнан Кормаш, Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча куелган спектаклендә Җолкынбай, Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр»ендә Мансур һәм тагын әллә никадәрле рольләрдә экран аша күренә. Хәзер инде Әзһәр абыйны республиканың иң ерак районнарында да тамашачы таный, артист кешенең абруе күтәрелә.

...Әзһәр абыйның Камал театрына кайтып эшли башлавына бер җәй, бер кыштан соң илле биш ел тула инде. Шушы гомер эчендә башкарган рольләре дә йөздән артып киткән. Арасында күңеле бик тартмаганнары һәм, киресенчә, җанын-тәнен биреп уйнаганнары да бик аз булмагандыр. Хәтер йомгагын сүтә башлаганда, Әзһәр абый Чыңгыз Айтматовның «Плаха» романы буенча куелган «Ахырзаман» спектаклендә Бостон, Җаббар Җаббарлының «Айдын»ында Айдын, Мансур Гыйләҗевның «Бичура» әсәрендә Аксак, Гафур Каюмовның «Мирас»ында Хәким, Юныс Сафиуллинның «Идегәй» трагедиясендә Туктамыш хан, Туфан Миңнуллинның «Канкай улы Бәхтияр» әсәрендә Пугачев, Ринат Мөхәммәдиевның «Истәлек өчен Гыйлемханга» әсәре буенча куелган телевизион спектаклендә Гыйлемхан һәм тагын әллә никадәрле рольләрне сагынып искә ала.

Кайсыбер рольләр онытылмас истәлекләр белән бәйле. Әйтик, Ризван Хәмиднең «Синең урыныңа кайттым» спектакле. Аны камаллылар 1978 елда Мәскәүнең Кече театр сәхнәсендә дә куя. Әзһәр абый анда Наил ролен башкара. Әсәрне урыс милләтенең иң күренекле драматургларыннан берсе - Виктор Розов карый. Спектакль тәмамлануга, күренекле әдип әле Әзһәр абыйның, әле баш режиссер Марсель Сәлимҗановның кулын ычкындырмыйча ялвара ук башлый.

- Әсәр шаккатмалы! Сез бу Ризван атлы драматургыгызга ирек кенә бирегез дә игътибарыгыздан гына ташламагыз. Ул искиткеч талант иясе! Аның киләчәктә татар театрын тотып торачак драматургка әвереләчәгенә һич шикләнмим.

Урыс драматургы Казан театрларын да нәкъ Мәскәүдәге шикелле үк күңел тарлыгы, көнчелек һәм хөсетлек сөреме урап алуын гына күз алдына китереп бетерә алмый...

Урысның тагын бер күренекле драматургы Леонид Леоновның «Ябырылу» спектаклендәге финал да нәкъ шулай ук сәер тәмамлана. Әлеге спектакльне дә камаллылар 1980 елны Мәскәүдәге гастрольгә алып бара. Әзһәр абый анда Таланов образын уйный. Әсәрне автор Л.Леонов үзе килеп карый. Спектакль тәмамлануга, драматург сәхнә артына атылып менә һәм, рәхмәт укый-укый, Әзһәр абыйны кочагына ала.

- Хәтта урыс артистлары булып урыс артистлары да Таланов образын Сезнең кадәр үк зыялы һәм җиренә җиткереп башкара алмаган иде, минем әсәремне ачып биргән өчен мең рәхмәтләр яусын...

Мөгаен, истәлекләрне тагын да күбрәк дәвам итеп булыр иде, ни галәмәт, 1991 елда Рәсәй дигән дәүләттә җәмгыять алышынды. Әзһәр абый һәм тагын дистәләгән артистлар фәлән еллар буе тудырган коммунист, комиссар, колхоз рәисе, партком секретаре, авыл советы башлыгы, революционер образларын мисалга китерү модадан чыкты инде. Ә алар өчен дә гомер, талант, җан җылысы сарыф ителгән бит...

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, артист кешенең даны һәм язмышы күбесенчә режиссерга бәйле. Алар, нигездә, «хуҗа» сүзеннән чыкмый, «хуҗа» кубызына бии һәм бик җиңел «әвәләп» була торган халыкны яраталар. Әзһәр абый кебек үз холкы, җитмәсә, әле терсәкләре дә кабарып тора торган, «почмаклы» артистлар алар өчен катлаулырак, чит-ят. Ул элек тә шулай булган инде, хәзер дә хәл үзгәрми. Әнә, җитмешенче елларда Фатыйх Колбарисовны Гариф Ахуновның «Чикләвек төше»н сәхнәгә куйган чакта «үзе ябык, үзе озын, райком секретарена кыяфәте килми», дип, Шәүкәт Биктимеровка алыштырып куйганнар бит. Әзһәр абыйны да тәлинкә тотучылар яисә бушка лыгырдап йөрүчеләр ролендә уйната алулары бик икеле.

Шулай ук, Әзһәр абыйны кәмитче итеп, көлдергеч рольләрдә дә күз алдына һич китереп булмый. Ул гаҗәеп җитди. Урыстагы Михаил Ульянов, Георгий Жженов, Сергей Лавров, Иван Лапиков, Петр Вельяминовлар шикелле. Аларны Никулин, Вицин, Крамаров, Евгений Леонов башкарган рольләрдә күз алдына китереп булмаган кебек, Әзһәр Шакировны да Шамкай итеп күзаллау мөмкин түгел. Ул гомер буе диярлек спектакльләрдә авыр язмышлы, катлаулы холыклы кешеләр образын башкарды. Ләкин барыбер аның бар егәрен, бар талантын җикмәделәр сыман. Шуңа күрә мин Әзһәр абыйны гел вулканга охшатам. Гәрчә артист кешенең вулкан шикелле тау астына яшеренеп ятуы һич отышлы түгел. Ә шулай да Әзһәр абыйның җанында-күңелендә халыкка ачып бетерелмәгән никадәрле куәт һәм никадәрле талант әрәм булды икән? Монысын Ходай Тәгалә дә үзе генә белә...

Әзһәр абыйның безнең язучы халкына да үпкәсе бик көчле.

- Җиде миллионлы, дип шапырынсак та, ни галәмәт, татар халкы илленче-сиксәненче еллар дәвамында Рәсәйгә бер диссидент та бирмәде. Безнең милләттән дә Чыңгыз Айтматов шикелле кыя-тау үсеп чыкса, йә, ни була иде? Татар театрының дистә еллар буена ни милли-азатлык восстаниеләренең юлбашчылары, ни Сөембикә, ни Гаяз Исхакыйлар турында драма күргәне юк. Аны сез язмыйча, кемнәр тудырсын соң?!.

Бәлки, нәкъ шуңадыр, тук-санынчы елларда Әзһәр абый Шакиров, барча драма артистлары арасыннан бердәнбер кеше буларак, милли хәрәкәт башына чыгып басты. Башка кала вәкилләре утызар-кырыгар автобуста җыелып килгән чакта Казанның Ирек мәйданында аларны Әзһәр абый каршы ала иде. Унар-егермешәр мең кешелек колонналарга тезелеп һәм «Азатлык! Азатлык!» дип кычкыра-кычкыра Казан урамнарын бер әйләнеп чыккач, Ирек мәйданында митинглар янә дәвам итә. Кулына микрофон тоткан Әзһәр абыйның сүзләре бәгырьләрне телә.

- ...Без үз илебездә, үз җиребездә дә «икенче сортлы» халык. Шуңа күрә без ялагай, аумакай, һәрвакыт килешүчән, дөреслекне әйтергә куркабыз... Элек «дөнья малы - дуңгыз каны, этләр ашасын аны», дип җырлыйлар иде. Мал өчен, дан-дәрәҗә өчен милләтен, илен, җанын саткан кайбер түрәләребез, Дәүләт Думасындагы депутатларыбыз, урыс дәүләтенә китеп сыенган милләттәшләребез аңларга тиеш: алар моннан 450 ел элек булган фаҗигане кабатлыйлар...

Милләтебезнең киләчәге хакына фәкать татарларга гына хас яман чирләрдән арыныйк без! Шушы авыр чорда бергә булыйк, бердәм булыйк. Рус хөкүмәтенең яңадан безнең ирегебезне тартып алуына, дәүләтебезне җимерүенә каршы тора белик!..

Мин әле Әзһәр абыйдагы милли хисләрне туксанынчы еллар үрендә кузгалган милли-азатлык хәрәкәте генә уяткандыр, дип уйлап йөргән идем. Бактың исә, Әзһәр абый әле 30 яшендә үк гыйсъянчы һәм «ташбаш» булган икән.

Мәскәүгә 1970 елгы гастрольләрдән соң Камал театрыннан бер төркем иҗат эшлеклесен КПСС Үзәк Комитетының мәдәният бүлегендә кабул иткәннәр. Театр исеменнән анда баш режиссер Марсель Сәлимҗанов, СССРның яки Россиянең халык артистлары Фоат Халитов, Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимеров, Фатыйма Ильская, Рәшидә Җиһаншина булу гаҗәп түгел. Театрның яшьлеге, киләчәге дә бар, дигән уйны белдертәсе килгәнгәдер инде, үзләре белән Наил Дунаев һәм Әзһәр Шакировны да алганнар. Билгеле ки, әңгәмәне баш режиссер ачып җибәргән дә Мәскәү түрәләренә татар театрының да, урысларныкыннан яки казахларныкыннан ким түгеллеген исбатлый башлаган һәм чит илләргә гастрольләргә чыгарга рөхсәт сораган. Тегеләр хупламагач, башкаларга «түшәмгә карап төкермә, барыбер үзеңә төшә», дип тәкрарларга ярата торган Габдулла ага Шамуков тезеп киткән.

- Әле генә заводта татарлар белән очрашуда булдым. Анда биш меңгә якын татар кешесе эшли, ә завод китапханәсендә сыңар гына да татар китабы юк икән. Анда татарча газета-журналлар да алдырмыйлар, сәнгать түгәрәкләре дә эшләми. Югыйсә, сугыш алдыннан Мәскәүдә татар театры да эшли, татарча газета-журналлар да дөнья күрә иде. Советлар Союзында һәрбер милләт үзенең туган телен, мәдәниятен сакларга бурычлы бит. Әгәр Мәскәүнең үзендә милләтләргә шундый салкын караш яши икән, башка җирдә тагын ни көтәсе?..

Тегеләр эндәшмиләр, шуннан файдаланып, Әзһәр Шакиров элеп ала.

- Нишләп урыс телендә чыга торган театр журналлары икейөзле икән? Англиядә яшәүче артистларны «алар аена безнеңчә бер мең бер йөз тәңкә акча ала», дип мыскыл итеп язганнар. Ә мин менә, күптән түгел генә гаилә корган япь-яшь артист, аена йөз тәңкәлек хезмәт хакына йөрим. Партия идеяләрен халыкка җиткерүче артист ач-ялангач яшәргә тиеш түгел!

Коридорга чыккач, Марсель Сәлимҗанов тешен кысып ысылдый:

- Моннан соң мин сине беркая да алып барачак түгел!..

Ләкин Әзһәр абый, беркадәр еллар узгач, театрдан чыкмаган көенә дә буза куптара шул. Җен котырткан диярсең, театрда марксизм-ленинизм укулары барган чакта тора да чыгыш ясый.

- Америкада 300 мең фермер эшли, шулар 300 миллион халыкны туендырып тора. Шуның өстенә, 500 миллион кешене туйдырырлык ризыкны читкә чыгаралар. Ә бездә бер миллион да ике йөз меңнән артык колхоз бар, ә ашарга икмәкне чит илләрдән сатып алабыз!..

Бер хөсетнең шикаяте буенча әлеге чыгыш турындагы хәбәр шәһәр башлыкларына барып җитә. «Камал театрында партия һәм совет властена каршы яшерен оешма бар. Башында артист Шакиров тора икән», дип, партия конференцияләрендә пыр туздыралар. Гариза һәм үтенечләр яза-яза гына, Әзһәр абый көч-хәл белән театрда кала...

Менә шундый холыклы кеше белән режиссерга эшләү бик җиңел дә, Әзһәр абыйның үзенә бик рәхәтме? Өстәвенә, сине «икенче сортлы»лыгың һаман изеп, һаман изеп торса? Үзеңнең бик талантлы икәнеңне белгән килеш тә, һаман кимсенеп яшәсәң? Канатларыңны җилпеп очар идең, «өлкән агай» башыңа сугып торса?

Урыста гына ул Хабенский, Певцов, Пореченков, Сидихин, Елена Яковлева, Анна Ковальчук кебек уртакуллар экраннардан, сәхнәләрдән төшми. "Өлкән агай"ның мәдәният эшлеклеләре арасында күзгә кырып салырдай башка талант калмаган диярсең, Сергей Безруков атлы уртакул эшмәкәр хәтта Есенин булып та, Пушкин булып та киноларга төшә. Ни әкәмәт, алтынчы размерлы күкрәк иясе Анна Семенович белән КВН кәмитчесе булган Михаил Галустяннан да «экран йолдызлары» ясап бетерделәр. Аларга юл ачык, чөнки алар - хөр вә азат милләт вәкилләре. «Икенче сортлы» булгач, безнең үз киностудиябез, үз режиссерларыбыз да юк.

Безгә асылда да кан-кардәшләр булган Дунай болгарлары төшергән "Хан Аспарух" фильмы күз алдымнан китми. Анда Аспарух ролен уйнаучы Стойко Пеев, йөз-кыяфәт белән, - коеп куйган безнең Әзһәр абый инде. Дөрес, болгар егете "фактура" - буй-сын, мәһабәтлек, хәтта таланты буенча да Әзһәр абый янында нык оттыра. Мәгәр, үз дәүләтле булгач, Стойко бөтендөнья аренасына менеп шөһрәт-дан казана, андый бәхет бездәге Әзһәр Шакиров яки башка талантларның төшенә дә керми. Безне элиталы сәхнәләргә якын җибәрмиләр. Безнең офык яисә тау түбәсе - үзебез өчен генә.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, 22 февральдә үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Әзһәр ага Шакиров бик дөрес тәкрарлый: «Очар кош иреккә омтыла». Олы бәхет өчен көрәш һич тынмаган, аңа яңа Әзһәр Шакировлар меңләп кирәк әле.

Вахит ИМАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев