Миллилектән качу
К.Тинчурин исемендәге 100 яшенә чыккан яраткан театрыбызның яңа иҗат фасылында тәүге премьерасы – күп гасырлар кичкән «Таһир-Зөһрә»не куялар.
Премьерага чак кына соңга калынды. Йөрәктә никадәр ашкыну иде югыйсә. К.Тинчурин исемендәге 100 яшенә чыккан яраткан театрыбызның яңа иҗат фасылында тәүге премьерасы – күп гасырлар кичкән «Таһир-Зөһрә»не куялар. Илфак Хафизов белән Зөлфәт Закиров – күпләгән спектальләрдә талантларын раслаган шәп егетләр. Бу тамашаны берсе әдәби мөхәррир, берсе режиссер сыйфатында иҗат иткәнен ишеткәч, ашкыну тагын да артты. Сәхнә бизәлешләрен һәм костюмнарны әле генә Казан сәнгать училищесында күренекле сәхнә рәссамыбыз Сергей Скоморохов курсын тәмамлаучы Сәлимә Әскәрова иҗат итүе дә кызыксыну уятты. Училищеда кемнәрне әзерлиләр, ничек укыталар, карап карый әле, дигән уй туды.
Урамда машина, автобус тавышы, халык мыҗгыган, кайсы эштән, кайсы укудан кайта торгандыр. Дөньяда нинди тел булса, Казан урамында хәзер шуларның барысында да сөйләшәләр кебек. Әле кытай сөйләме, әле инлизнеке, әле французча кәлимәләр колакка чалынып үтә. Әмма күңелдә бөтенесен басып үзебезнеке яңгырый:
Еллар үтәр... Йортлар, илләр күчәр...
Тугайларны кискән сулар күчәр, –
Онытылыр безнең исемнәр...
Онытылмый мәнге сөйләнерләр
Таһир белән Зөһрә – мескеннәр...»
Әнә шундый биек бер күңел халәте белән ашыгып театрга барганда юлда киртә булган машина, автобусларны әйләндереп атарлык, тоткарларга уйлаган адәмнәрне бугазлап юк итәрлек көч бар иде кебек. Шундый бер ашкыну белән тамаша залына килеп керелде. Ә анда...
Шыр буш сәхнә, ни заманын, ни илен, ни милләтен аерып булмаслык космополит костюмнар. Нәрсә бу? Шекспир әсәреме? «Ромео һәм Джульетта» мәллә? Әллә ялгыш килендеме, дип спектакль програмкасын алай да, болай да әйләндерәм. Юк инде. Фәтхи Бурнаш. Зөһрә – Лилия Камалиева, Таһир – Эдуард Никитин, хан – Алмаз Фәтхуллин, аның хатыны Гөлназ Нәүмәтова, диелгән. Сәхнәдә нәкъ үзләре. Програмканы актарган арада бер сәгать эчендә спектакльне тәмамлап та куйдылар.
Менә сиңа мә! Төркиләрнең уртак рухи мирасы, акыннарның җырларында җырланган, телдән-телгә, өйдән-өйгә йөреп буыннан-буынга тапшырыла килгән «Таһир һәм Зөһрә» шушы булдымыни? Кая бөек бай мәмләкәтне билгеләгән декорацияләр? Шәрык бизәкләре һәм, ниһаять, халык рухы кайда?
Шатланыргамы, көенергәме – белмәссең. Бер караганда, соңга калып берни дә югалтырлык түгел иде. Сәхнәләребездә һаман да шул көнбатышка иярү, миллилектән ераклашу. «Пушкин картасы» белән акча эшләргә ниятләп классик әсәрләребезне ботарлавыбыз бигрәк тә йөрәкне әрнетте. Башта Г.Камалның «Беренче театр»ы, аннары Г.Исхакыйның «Җан Баевич» әсәре, инде хәзер «Таһир-Зөһрә». Чиратта кем? Тагын кайсы даһиебезне ботарларлар, дип куркып яшәү яшәүмени ул? Кайчандыр авыл өйләрендә «Бүзъегет», «Кисекбаш», «Йосыф-Зөләйха»лар белән укылган, көйләнгән «Таһир-Зөһрә» дини әсәрләр кебек тормышыбызда гаять мөһим урын тотмый мыни? Берәүләре иман сагында торса, икенчеләре рух сакчысы булды ич гомер-гомергә. Хан кызының бәхетсез мәхәббәте халык җырларына керде.
«Таһир белән Зөһрәне
Агызганнар суларга;
Йөреп-йөреп кавыша аямасак,
Без дә охшарбыз шуларга...» –
дип гашыйклар танылган әсәрне күңелләрендә яңартып, аның гомерен озынайтты. Инде әсәрнең гомерен озайту безнең буынга калды. Без исә үзебез дә аңламыйча, дәверләр кичкән ике гашыйкны үтереп куярбыз, ахрысы. Шушындый төссез әсәр сәхнә күргән икән, бу киләчәк буыннар алдында аянычлы соңару буладыр инде.
Спектакль тәмам. Беләктә хәзер әрсезләнеп колак төбендә безелдәгән черкине куарлык та хәл юк. Әле генә ашкынулы халәт кичергән күңелдә исә теге бишъюллыктан нибары берсе генә калды – «Таһир белән Зөһрә – мескеннәр...»
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев