Әллә күңел нечкәргән...
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Миркәй белән Айсылу» спектакле кайтты. Беренче тапкыр ул 1936 елда Гомәр Исмәгыйлев тарафыннан сәхнәләштерелгән була. Утыз елдан соң аңа режиссер Марсель Сәлимҗанов җан өрә. Бу юлы «Миркәй белән Айсылу»ны яшь режиссер Илгиз Зәйниев «терелтте». Спектакль бәйрәм арасында өч көн рәттән...
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Миркәй белән Айсылу» спектакле кайтты. Беренче тапкыр ул 1936 елда Гомәр Исмәгыйлев тарафыннан сәхнәләштерелгән була. Утыз елдан соң аңа режиссер Марсель Сәлимҗанов җан өрә. Бу юлы «Миркәй белән Айсылу»ны яшь режиссер Илгиз Зәйниев «терелтте».
Ул мәхәббәт тарихы гына булып калган да булыр иде, бәлки. Әгәр дә күмәк күренешләрдә сәхнәгә өлкән буын артистларыбыз чыкмаса. Ниһаять, Г.Камал сәхнәсендә «Зәңгәр шәл» кадәр үк булмаса да, аның кебек күп артистлар катнашында куелган тулы канлы татар классик спектакле сәхнәләштерелде. Ниһаять, тамашачы Хәлимә Искәндәрова, Зөлфирә Зариповаларны, Илдус Әхмәтҗан, Әсхәт Хисмәтләрне, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләйләрне, Наил Дунай, Айдар Хафиз, Илдар Хәйруллиннарны күрә алды. Телебезнең тәмен тоеп сөйли белгән, сәхнәдә судагы балыктай йөзгән бу артистларны спектакльдә күз кырые белән генә күреп калу да зур сөенеч бит! Һәм чыннан да, башта кытыршырак барган спектакль өлкәннәребез чыгу белән җанланып, сәхнәбез исә нурланып киткәндәй булды. Әллә соңгы айларда тел тирәсендә барган бузадан күңел тулганга, әллә өлкәннәребезне сагынудан, аларның һәр репликалары үтә мәгънәле булып ишетелде. «Ярлыга гаеп ташлау да җитә», дип, бәгырьләргә үтәрлек итеп, Җәләйләр, Әзһәр Шакир, Дунай, Хафизлар гына әйтә ала торгандыр. Чөнки алар - шушы классик әсәрләребезне укып үскән буын. Бу әсәрләр буенча куелган спектакльләрдә уйнап сәләтләрен чарлаган артистлар. Татар сүзе, татар моңы аларның бәгырьләренә уелган. Һәм телгә, моңга ясин чыккан бу көннәрдә, гасырлар буе изелеп яшәгән татарны кабат кысалар дип, бәгырьләрне айкарлык итеп әйтергә алар гына булдыра. Чыннан да, мәктәпләрдән ана телебезне кысрыклап чыгару өчен, белем алырга теләмичә, бары мич өстендә бот кашып ятарга хыялланган берничә ата-ананың шикаяте җитте ләбаса!
Хәер, бу тамашада яшьләр сынатмады. Иркә кыздан, сөйгән ярдан үз-үзен белештерми торган диванага әйләнгән Айсылуны уйнарга, аһ-һай, осталык кирәк! Тиле дигәч тә, ни теләсәң шуны кыланырга ярамый, чама белү сорала. Ләйсән Фәйзуллина бер халәттән икенчесенә бик табигый күчә белде, ясалмалылыкның әсәре дә юк иде. Айсылу, һичшиксез, Ләйсәннең иң шәп рольләренең берсе булып тамашачылар күңеленә уелып калачак! Театр сөючеләр Эмиль Талиповны сәхнәдә күрүгә үк сөенә торгандыр, чөнки бу егетнең сөйкемле сөяге бар. Уңай рольгә Эмильне билгелисең икән, ярты уңышка ирештең дигән сүз. Миркәй роле белән дә нәкъ шулай булды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев