Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Курчак театрының примасы

Актриса Р.Фәйзуллина кебекләрне «асылташ» диләр. Курчак театрына бөтенләй уйламаган җирдән килеп, прима, йолдыз дәрәҗәсенә күтәрелү бөтен артистларга да язмаган.

«Бала чагымда уйнау эләкмәде, миңа 10 яшь чагымда әнием сеңлемне алып кайтты. Үзе фермада сыер савучы булып эшли иде. Сөтлебикәләр янына көненә өч бара, өч кайта. Сеңлемне карау да, өй эшләре дә минем кулга калды. Авыр хезмәтен күреп, әниемне бик кызгана торган идем, кайчак аны алмаштырып, 25 сыерны кул белән савып кайттым. Җырчы булырга теләп, Казан музыка училищесына барсам да, курчак театрында эшләргә насыйп әйләде. Шуннан бирле һаман курчак уйнауда. 43 ел гомер сизелми дә үтеп киткән. Аллаһ бала чагымны озынайтыр­га, уйналмый калган елларны кайтарырга теләп, мине курчак театры артисты иткән, күрәсең...» Татарстанның халык артисты, «Тантана» театраль премиясе иясе, курчак театрының примасы Рәмзия Фәйзуллина 28 октябрьдә «Әкият» театрында иҗатташ дусларын җыеп матур гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Актриса Р.Фәйзуллина кебекләрне «асылташ» диләр. Курчак театрына бөтенләй уйламаган җирдән килеп, прима, йолдыз дәрәҗәсенә күтәрелү бөтен артистларга да язмаган. Җырга сәләте Рәмзия Мәхмүт кызын шулай югары үрләргә ирештерә. Р.Фәйзуллина спектакльләрдә һәрвакыт героиняларны уйный. Җырчы булмаса да, Хөснул Вәлиуллин, Луиза Батыр-Болгари, Шамил Шәрифуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова һ.б. олы талантлы композиторларыбыз иҗат иткән җырларны башкара. Спектакльдә җыр, музыка юк икән, үзе сорап яздыра. Сеңлесен әнисе урынына карап үстергән кеше буларак, балаларга ни кирәген яхшы аңлый. 

Әмма һәр җырлый белгән кеше йолдыз булмаска мөмкин. Һәр уңыш төбендә зур хезмәт ята. Курчак уйнау, дип әйтүе генә җиңел. Чынлыкта исә беренче елларда театр тормышы җиң сызганып эшләп үскән авыл кызына да җиңел бирелми. Курчаклар авыр, аларны спектакль буе күтәреп торып куллар арый, күзләрдән яшь бөртекләре тәгәри. Авырлыкка чыдамыйча, актриса курчакларны төшереп җибәрә. Янәшәдә олырак коллегалары баш өстендә йодрыклар болгый. Спектакльне өзәсең, янәсе. Ул елларда җырларны яздыру гадәте юк. Бер үк вакытта баянда уйныйлар, җырлыйлар. 45 көнлек гастрольләргә чыдау өчен дә көчле, нык ихтыярлы шәхес булу кирәк. 

Көчле хатын-кызларның күбесенә тормыш буйлап ялгыз атларга язган. Р.Фәйзуллинаның яхшылыгы үзенә үк әйләнеп кайта. Әнисе Зәкия апа белән алар икәүләп күз карасыдай саклап-кадерләп, улы Вилданны үстерәләр. Бүген Вилдан – баһадир егет. Аның янәшәсендә әнисе назлы, иркә гөл кебек. 

Йолдыз сүзе күпләрнең тешенә тия. Әмма бу без биргән бәя түгел. Күренекле театр белгече Рәүф Игъламов Р.Фәйзуллинаны шулай бәяләгән. «Театрда иҗат мөмкинлекләре чикләнмәгән ике актриса пәйда була, – дип язган ул «Курчаклы уйнау – җитди эш» исемле китабында. – 1980 елларда труппага җырчы Рәмзия килеп кушыла һәм беренче рольләре белән үк тамашачыны олы таланты белән шаккатыра. 1990 елларда ул бердәнбер актриса буларак төрле жанрларда һәм төрле стильдәге пьесаларда осталыгын раслый. 1990 еллар башында театр училищесын тәмамлап труппага Наталья Егорова килә һәм Р.Фәйзуллина кебек ул да нәфис иңнәренә бөтен театр репертуарын күтәрә. Шундый зур актрисаларның пәйда булуы репертуарга да йогынты ясамыйча калмый», – дип фикерен дәвам иткән галимебез. Чыннан да, Р.Фәйзуллинаның кайсы ролен алып карасаң да, бөтенесе «Әкият» курчак театры тарихына алтын хәрефләр белән язылган. «Спектакльләрдә уйнау миңа һәрвакыт җиңел бирелде», – ди актриса. Шуңа күрә, мөгаен, беренче рольләре белән үк ул уңыш казана. Беренчеләрдән булып уйнаган «Диләфрүзгә дүрт кияү» музыкаль спектаклендә Диләфрүз ролен башкарганнан соң, Р.Игъламов Рәмзиягә «кабынып баручы йолдыз» дип бәясен бирә. Композитор Хөснул Вәлиуллин, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының хәзерге балет җитәкчесе В.Яковлев, режиссер И.Зиннуров кебек осталар иҗат иткән бу водевильдә корифейлар Азат Хөснетдинов, Миңнехан Әпсәләмов, Фәйзуллинадан ике ел алда гына труппага килгән Ришат Гыйздәтуллин һәм Рәмзия бик матур иҗади квартет тәшкил итә.

Нәби Дәүлинең Крылов әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән җилбәзәк чикерткә һәм эшчән кырмыска турында «Җырлап узган җәй» спектакле дә бик озын гомерле була. Чәчәктән чәчәккә сикереп җырлап гомерен уздырган чикерткә, әлбәттә, Р.Фәйзуллина. Театр белгече Р.Игъламовның сүзләре белән әйтсәк, бу спектакльдә артистлар мәсәлдәге акыл сатуны бик күңелле җырлы-биюле музыкаль шоуга әйләндерә. «Җырлап узган җәй» спектаклен карап берничә буын милләт балалары үсте. 

Шул ук вакытта актриса көчле драматик рольләрне дә тетрәндерерлек башкара. Ч.Айтматов әсәре, шагыйрь Зөлфәт инсценировкасы буенча куелган «Гасырдан озын бер көн» спектаклендәге Найман Ана шундыйлардан. «Бу рольне башкарганда күзләремнән яшь тәгәри, тәнем калтырана иде», – дип искә ала Р.Фәйзуллина. Найман Ананың маңкортка әйләндерелгән улы белән очрашуы – спектакльнең үзәктә торган иң мөһим урыны. Бөтен уңыш яки уңышсызлык шушы күренештән тора. Бу тамаша халык теленә кергән икән, Найман Ананың хәсрәтен тасвирлый белгән Р.Фәйзуллинаның өлеше зур.

Шагыйрь Зөлфәт әсәре буенча куелган «Таңга – Чулпан, Айга – Зөһрә» спектакле турында да легендалар йөри. Аны Оренбургта «Гостиный двор» фестивалендә дә югары бәяләгәннәр. Бу спектакльдә дә Р.Фәйзуллина нәфис иңнәренә бөтен авырлыкны ала, чөнки Р.Игъламов язганча, башка персонажлар һәркайсы аерым бер яссылыкта гына ачыла. Зөһрә кыз исә бик күп төрле хис төсмерләрен – мәхәббәтне, ялганны сөймәү хисен, гаделлеккә омтылуны чагылдыра. Спектакльдә үсеш-үзгәреш нәкъ менә Зөһрә образы белән бәйле, дигән галим. Актриса автор язганча гына уйнамый, һәрвакыт үзеннән ниндидер яңалык кертә. «Зөһрә образын сурәтләгәндә, Р.Фәйзуллина матур легенда һәм заманча пьеса арасында уртаклык таба, – дигән нәтиҗәгә килгән Р.Игъламов. – Ул моңлы йөрәккә үтә торган тавышы, салмак хәрәкәтләре ярдәмендә Зөһрәне аксөяк итеп түгел, хатын-кыз итеп сурәтли. Героиканы киметә төшә, чөнки героика башлыча традицион Европа романтик драмасы өчен хас», – дип үз бәясен биргән галим. 

Бүген дә Р.Фәйзуллинаның төрле пландагы рольләре байтак. Танылган җырчы Әлфия Авзалова турында спектакльдә ул иң катлаулысын – героиняның гомер азагын тасвирлый. Ә икенче бер көнне «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә бик сөйкемле Кәҗәне уйный. «Әкият» театрының примасы Р.Фәйзуллинаны Франция, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан тамашачысы алкышлады, Уфа, Оренбург, Улан-Удэ һ.б. күп кенә шәһәрләрдә тамашачылар кул чапты һәм бүген дә чәчкә бәйләмнәренә күмә. «Әкият»кә һич уйламаганда килеп керсә дә, бүген курчак театрын Рәмзия Фәйзуллинадан башка күзалдына китерүе бик кыен.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев