Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Көзге кайтаваз»

Һәр татарның бәгырен телгән, милләт язмышын хәл итәрдәй мәсьәләләр хакында сүз барса да, спектакльдә берәүгә дә таш атмыйлар, берәүне дә кимсетмиләр. Юкса милләт мәсьәләләренең милләтебезне җитмешкә бүлгәне-аерганы, киңәшеп эшли белмәвебез күзалдыбызда.

Баланы кем күбрәк тәрбияләргә тиеш – ата-анамы, әби-бабаймы? Шәһәр шартларында баланы татарча сөйләшергә ничек өйрәтергә? Ата-анасы бер якта тормышның очын-очка ялгаган арада, әби-бабасы бүтән якта тормыш куган мәлдә, бала чит-ят мәдәният йогынтысына бирелмәсме, виртуаль дөньяга чумып, интернет киңлекләрендә югалмасмы? Мондый җитди сорауларны гадәттә зур күзлекле ханымнар, пеләш башлы әфәнделәр катнашындагы җитди фәнни-гамәли конференцияләрдә күтәреп тә, җавап таба алмыйлар. Бер көн исә әлеге мәсьәләләр тирәсендә режиссер Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә Г.Камал театры артистлары эзләнде. Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның пьесасы буенча куелган «Көзге кайтаваз» спектакленең премьерасы иде ул. Заман үзе алга сөргән сорауларга җавап табылды да кебек. 

Иң элек шунысын әйтик: һәр татарның бәгырен телгән, милләт язмышын хәл итәрдәй мәсьәләләр хакында сүз барса да, спектакльдә берәүгә дә таш атмыйлар, берәүне дә кимсетмиләр. Юкса милләт мәсьәләләренең милләтебезне җитмешкә бүлгәне-аерганы, киңәшеп эшли белмәвебез күзалдыбызда. Спектакльнең исә дусларча шаяртуга корылган җиңел рухы күңелгә хуш килде. 

Биредә кайтаваз ике төрле мәгънәгә ия: профессор Зөфәр Мөхәммәтовичның тормышында моннан 30 ел элек булган бер мәхәббәт тарихының яңаруы һәм фән дөньясына чумып гомерләрен уздырган карт белән карчыкның тормышларына бер авыз татар сүзе белмәүче бердәнбер оныкларының килеп керүе. 

Әсәрдә телнең байлыгына, матурлыгына игътибар итмичә мөмкин түгел. «Хатынны һәм сыерны үлгәч кенә мактыйлар», «7 сендә ни булса, 70 ендә шул булыр», «Бала заманына охшар», «Ата-анасын тыңлаган – адәм булган, тыңламаган әрәм булган» һ.б. шундый мәкаль-әйтемнәр, гыйбарәләр байтак ишетелә. 

Җиде яшьлек Азаматның бер авыз татар сүзе белмәвендә кем гаепле, дигән сорауга җавапны спектакльнең сценографиясеннән үк укырга мөмкин. Азу теше ярган сәхнә рәссамы Сергей Скоморохов һәрвакыттагыча анык итеп үз фикерен белдергән. Сәхнәдә гел аксыл, пастель төсләрдән һәм ике кеше озынлыгында аркылы-торкылы тезелгән китаплардан гыйбарәт галимнәр фатирын күрәбез. Рәссам төс ярдәмендә профессор ир белән хатынның аерымланган бер дөньяда яшәүләрен ассызыклаган. Биредә ник бер гаилә фотосурәте, улларының балачак­ларын хәтерләткән уенчык, йә булмаса бер милли бизәк булсын. Балаларга тел өйрәтү өчен исә үзеңнең филология фәннәре докторы булу гына җитми. 

Тукта, нигә бөтен гаепне әби-баба җилкәсенә аударып калдырыр­га? Зөфәр Мөхәммәтович һәм Минзилә Зәкиевнаның ике улы Аваз һәм Азамат татар телен су урынына эчмимени? Профессорларның милләт алдында йөзләре ак, димәк. Шулаен-шулай да, алай ук түгел шул. Ник дигәндә, Аваз да, Азамат та телне авылдагы әби-бабасыннан, аларның әкиятләрен тыңлап, тәмле пәрәмәчләрен авыз итә-итә өйрәнгән. Әмма әби-бабай – еракта, профессор әти-әнисе исә һәрвакыт янәшәдә. Аваз һәм Азамат Зөфәр Мөхәммәтович һәм Минзилә Зәкиевнаның эшен дәвам итәргә тиеш түгел идемени? Галим булмаса, татар милләтенә файда китерердәй бүтән берәр һөнәрне үзләштерер­гә тиеш булгандыр алар. Сәүдә юлыннан китмәсә, Аваздан башка алыш-биреш итүчеләр беткән ди. Шулай да Аваз үз һөнәрен тапкан әле. Азамат исә 28 яшендә булса да, һаман тормышта үз сүзен әйтә алмый. Ни эше, ни хатыны юк. Бүген Оля, иртәгә Марина белән типтерә. Гаилә мәсьәләсендә милләт алдында җаваплылыгы Авазда да юк. Хатыны Глеб кызы Алина аңа татар балалары табып үстермәве көн кебек ачык лабаса! Болар гына җитмәгән иде: «Татар халкы – бетә торган халык, татар теле – юкка чыга торган тел», – дип, Азамат ачыктан-ачык ата-әнкәсенең гомерлек эшләрен бетереп ташлый. 

Әтисе Аваз – сәүдәгә чумган, абыйсы Азамат татар теленә ясин укый, әби-бабасы китаптан аерыла алмый. Шуңа күрә җиде яшьлек Айваз әнисе Глеб кызы Алина тәрбиясендә сыек буынлы, чыпчык пырт иткәндә дә һушы китә торган чирләшкә булып үсә. Өй ризыгы ашамый. Пешерүче булса ашар иде, бәлки. Әмма Глеб кызы үзе дә пәрәмәч, кыстыбый түгел, тозлы кәбестә ашап үскәнгә охшап тора. Җиде яшьлек балага ризыкны – витаминнар, тормыш-чынбарлыкны виртуаль дөнья алыштырган. Менә шундый хәлдә Айваз әби-бабасы тормышына килеп керә. 

Галимнәрнең пастель төсләрдән торган идеаль тормышын бозган журналист кыз Зөһрәнең иңнәрендә кызыл җилән күрәбез. Рәссам тагын төсләр белән уйный. Зөһрә профессор Зөфәр Мөхәммәтовичка моннан 30 ел элек булган мәхәббәт тарихын исенә төшерүче буларак сөю төсе – кызылдан киенгән. Азакта Зөһрәнең әнисе Разыяның муенына кып-кызыл мәрҗән тагуы һәм аягына кызыл туфли кидертүе белән сценограф яшьлек, мәхәббәт темасын көчәйтә төшкән. Разыяның башында нәни генә калфагы да булуы аны профессорлар гаиләсеннән аерып куя. Чыннан да, ирле-хатынлы профессорлар фән дөньясына чумып яшәгәндә, Разыя кызы Зөһрәне үзебезчә тәрбияләгән һәм бүген кыз татар телевидениесендә эшли, Зөфәр Мөхәммәтовичның гаиләсе турында тапшыру төшерергә дип килгән. 

Тамашаның ахыры ничек булып бетә соң? Айваз виртуаль дөньясыннан чыгып, әби-бабасы белән авыз тутырып татарча сөйләшергә өйрәнәме? Өйрәнә! Ничекме? Анысын театр сөюче газета укучыларыбыз үзләре барып күрсен. 

Уенын-чынын кушып әйткәндә исә, балаларыбызның телне белми үсүләрендә гаеп атта да, тәртәдә дә. Тел өйрәтүне гаиләгә генә кайтарып калдырсак, җәмгыятьтә ана телебезгә бернинди ихтыяҗ булмаса, татар балалар бакчалары, милли мәктәп, университетлар ачмасак, «Көзге кайтаваз» спектаклендәге Азамат кебек, милләткә ясин чыгарга гына кала. Әнә шундый җитди проблема күтәрсә дә, җиңел, шаян рухлы спектакльләр дә халыкны театрга җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Театрга килгән тамашачы исә телдән бизмәс, иншаллаһ. 

Һәр гаиләдә телне өйрәтүнең үз ысуллары бардыр. Әлегә артистлар Фәнис Җиһанша, Эльза Моратхуҗина, Алмаз Гәрәев, Рәдиф Галимов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Раил Шәмсуаров, Айгөл Хәйруллина, Алинә Мөдәрррисова, Айгөл Абашева тәкъдим иткән рецептны кулланып карыйк! Спектакльдә Айвазның милләткә якынаюы музыка белән дә оста бирелгән. Аны тел белән аңлату мөмкин түгел, барып тыңларга кирәк. Музыкаль бизәлеш авторы исә – Йосыф Бикчәнтәев. Спектакльдәге милләткә файдалы шәхес тәрбияләү темасы аны сәхнәләштерүче аталы-уллы Фәрит һәм Йосыф Бикчәнтәевләр тандемы аркылы да ачыла...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев