Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Йөрәгемнең сагышларын...»

Бәгырьләрне телгәләгән, җаннарны өшеткән чаклар була шул тормышта. Билгеле, ул йөрәкләрне тетрәткән мизгелләр Нәфкатьнең «Җан ярасы алмагыз» (Резеда Вәлиева сүзләре, Марсель Иванов көе) җырында да ачык чагылыш таба.

Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан уйланулар


Әллә бик гади булгангамы, әллә тормыш иптәшем Роза белән бер үк Байгуҗа мәктәбендә укыгангамы, икесе дә ятимлек җилләрен бик яшьли татыгангамы, иркенләп, ачылып сөйләшкәнгәме, Нәфкать миңа туганым кебек якын. 

«Язмыш бит ул кәләш түгел...» – тирән мәгънәле бу сүзләрне татар Корчагины, Татарстанның халык шагыйре Фәнис ага Яруллин язып калдырган. Нәфкать туганның да язмышы йомшак җәймә түгел. Бер уйлаганда, балачак – гомернең иң татлы, иң кайгысыз мәле кебек. Әмма бу фани дөнья Нәфкатькә үзенең ачы хәсрәтләрен бик иртә татырга мәҗбүр итә, тормыш сынауларын мул итеп бирә. Чыныктыру өчендер инде. Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында Тимергали һәм Хәтирә Нигьмәтуллиннарның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә ул. Һәм сабый чактан ук әнисез торып кала. Кайнар күз яшьләре, йөрәктән мәңге китмәс ачы сагыш, хәсрәт-әрнүләр, төзәлмәс яра бала күңелендә җыр-моңга әверелми ничек түзсен?! Җыр-моңның ачык яраларны да дәвалый алуын, сагышлы күңелгә ял бирүен Нәфкать бәләкәйдән үк тоемлагандыр...

Мәктәп елларында ук Нәфкатькә мөс­тәкыйль яшәргә өйрәнергә туры килә. Башта якындагы Байгуҗа сигезьеллык мәктәбендә, 7-8 классларны Уфаның Черниковка бистәсендәге 2 нче интернат-мәктәптә укый. Бу еллар яшүсмернең күңелендә бик нык уелып кала, Нәфкать өчен зур имтихан була. Күп балалы әниләрнең сабыйларының хәлен белергә килгәч, аларны аркаларыннан сөйгән чак­ларын үз күзләре белән күрде бит. Шул мизгелләрдә аның да: «Апакаем, мине дә бер ярат әле», – диясе килгәндер дә бит... Нишләргә соң? Юксынып, көтеп, тәрәзәдән-тәрәзәләргә йөрсәң дә, әнкәй кайтмый шул.

Хәтирә апаның уңган, булдыклы, кешелекле, ярдәмчел, шәфкатьле булуын кайберәүләр бүген дә ихлас искә ала. Тимергали абый Гайфә апага өйләнгәч, бер баланы да чит итми. Ул да, гаепсез сабыйларның хәлен аңлап, аларга мөмкин кадәр күңел җылысын өләшергә, рәхәтләнеп сөйләшергә, хәлләренә керергә тырыша. Бер уйласаң, бәла бер ялгызы гына йөрми. Нәфкатьнең туганнары Равия сабый чакта ук, Нәзхәт – 7, Мизхәт – 18 яшендә үлә, Себердә гомер иткән Галинур, шулай ук Асия апасының кияве дә иртә мәрхүм була. Болар һәммәсе – күңелләрдән китмәс, күз яшьләре кипмәс кара кайгы...

Ә гомер дәвам итә. Нәфкатькә үз вакытында солдат боткасын да ашарга туры килә. Соңрак, Нефтекама шәһәрендә бераз эшләп ала. Шулай, бер көнне үл әтисенә сүз ката: «Әти, нишләптер монда минем күңелем тартмый, Казанга барасым килә». Әти кеше: «Үзең беләсеңдер, балам, язмыш болай да каккалады, суккалады, тормышыңны үзең теләгән җирдә корырсың инде», – дип фатихасын бирә.

Шулай итеп, Нәфкать 1974 елда Казан тарафларына юл тота. Авыл тормышына бирелеп, табигатенә сокланып үскән егет читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Гыйльми-тикшеренү институтында эшләгәндә, ул мондагы оешып кына килгән вокаль ансамбльдә җырлый башлый.

Репетицияләр вакытында ук Н.Нигъ­мәтуллинның моңлы тавышы күпләрне әсир итә. Үзешчәннәр белән концертларда чыгыш ясаганда, кат-кат сәхнәгә чакырып җырлатуларын әле дә онытмый ул. Әнә шул дәррәү алкышлар, дусларның изге киңәшләре җыр-моңга чорналган Нәфкатькә тыңгылык бирми. Тумыштан булган сәләт тә бар бит әле. Ни булса да тәвәккәлләп, ул, ниһаять, сәнгать сукмагыннан атларга карар итә. Урау-урау юллардан соң, 80 нче еллар азагында, Нәфкать Казан музыка училищесының Рәйсә Нуриева классында белем ала. Бер үк вакытта ул «Ялкын», «Якты елга» ансамбльләрендә актив чыгыш ясый.

Аулак өйләрдә, каз өмәләрендә, концертларда катнашып үскән егет җырлы юлны сайлап ялгышмый. Ә инде 1995 елда аның «Җырым синең хакта» исемле аудио­альбомының дөнья күрүе яшь җырчыга танылу алып килә. Соңрак» «Синең кулда язмышым», «Уралдым моңнарыңа», «Үзем белгән юл белән», «Көзге моң», «Минем җырым», «Авылым каеннары», «Тип йөрәгем» һәм башка аудио-видеотасмалар җыр сөючеләрнең аерылмас юлдашына әверелә.

«Мин җырларым белән бәхетле» – бу сүзләр Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның халәтенә һичшиксез туры киләдер. Елларны куып еллар үткәч, тәгәрмәчләрдә меңәр-меңәр чакрым юллар узгач, тамашачыларның чын сөюен яулагач кына, Нәфкать үзенең урыны фәкать сәхнә түрендә икәнлегенә инана. 

Башкортстандагы һәм Татарстандагы сәхнә сандугачларының кабатланмас моңлы тавышлары балачактан ук Нәфкатьнең күңел түрендә урын алгандыр. Үзенең кумирлары булган мәшһүр җырчылар: Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Фидан Гафаров, әлбәттә, данлыклы райондашы, заманында Советлар Союзының эстрадасында якты йолдыз булып кабынган, 32 яшендә (!) РСФСРның халык артисты исеменә лаек булган (башка җырчы бармы икән?!), бик яшьли гомере өзелгән Радик Гәрәевне һәм башкаларны остазлары, сәнгать сукмагын яктыртучы маяклар дип саный ул. Остазлары башкарган үлемсез җырларны тыңлаган, күңеленә салып барган Нәфкать Нигъмәтуллин аларны үз репертуарына кертергә җөрьәт  итә. «Истә, һаман да истә», «Җиз кыңгырау моңнары», «Оныт әле мәшәкатьләреңне», «Арча юлы», «Син – гомер агышларым», «Тыңлачы, сандугач», «Озак торды, атым чапмады», «Ат эчерәм елгада», «Җан ярасы алмагыз» һәм башка бик күп җырларны атарга мөмкин. Һичшиксез, алар арасында халык җырлары да шактый урын алган.

Әлбәттә, Нәфкатьнең иҗаты, уңышлары хакында язганда, аның иҗатташ дуслары хакында берничә сүз әйтмәү дөрес булмас. Уңышлы эшләү, концертларны төгәл оештыру, билгеле, төркемнең җитәкчесе Рәмзия Сәләхованың (Нәфкатьнең тормыш иптәше) күптәнге сәләтенә, тәҗрибәсенә бәйледер. Бер юнәлештә, бер дулкында 26 ел эшләү, әлбәттә, үз җимешләрен бирми калмагандыр. Шуңа да Нәфкать: «Рәмзия – минем уң кулым да, сул кулым да, гаиләм учагын җылытучы да», – ди.

Күбәләктәй очып биюче Резеда Ганиуллина, Рәмил Гыйләҗетдинов, Гайсә Маликов, Альбина Әбүзарованы исә, коллективның матур бизәкләре дисәк тә һич арттыру түгел. Сәхнәне музыкаль яктан бизәүче талантлы егетләр шулай ук күркәм иҗади атмосфера тудыралар.

Ә менә егерме биш елдан артык сәхнәдә бергә хезмәт куйган, консерватория белеменә ия тыйнак артист – Ирек Галиев хакында аерым әйтәсе килә. Үзе татарча, русча, итальянча җырлый, гитарада, курайда уйный, кирәк икән, тамашачылар янына төшеп, биеп тә җибәрә. Өстәвенә, көйләр дә яза. Мондый талантны универсал кеше димичә, нәрсә дисең?! Коллективка хыянәт итмичә, сабыр итеп, халыкка үзенең сәләтен уңышлы күрсәтә икән, аңа «атказанган» исемен дә күптән бирергә вакыттыр. Кызганыч, гадәттә, бездә талантлылар шәүлә астында кала бирә, ә сәхнә «бакчасы»н тигәнәккә батыручы әрсезләр, халык җырларын да башкармаган бер көнлек җырлары белән хәтта «халык артисты» исеменә «лаек» булалар. Ә моны халык күптән сизеп, күзәтеп килә дә бит. Җырчылар түгел, андый җырлаучылар халкыбызның бүгенге исән, тыйнак талантлары: Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Идрис Газиев, Айдар Фәйзрахманов, Фәдис Ганиев, Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, әлбәттә, Нәфкать Нигъмәтуллин кебек сәхнә йолдызларыннан төрле яклап үрнәк алсын иде. Инде 30 ел татар-башкорт сәхнәсен шаулаткан Нәфкать Нигъмәтуллинга «Башкортстанның халык артисты» дигән исем бирелсә дә, һич артык булмастыр... 

Газиз җирен, туган-үскән йортын ерак сәфәрләрдән бик тә сагынып кайта Нәфкать. Тәрәзәләрдә утлар сүнгән инде. Кайчандыр әнкәсе йөргән сукмакларны да үлән баскан. Берүзе генә калган чак­ларда – моңсу мизгелләрдә Нәфкатьнең миен нинди генә уйлар борауламады икән?! Бәлки, ишек тоткаларын сак кына тотып, куллары белән тәрәзә капкачларын сыпырып, газиз әткәй-әнкәй йортын бер урап чыккач, зиратка, изге чишмәгә барып, аның шифалы суларын эчкәч, тәгәрәп ятып, бер туйганчы «балавыз сыккандыр». Әй, ничек кенә сагындыра, юксындыра бит ул туган йорт...

Шулай, тирән уйларга бирелеп йөргәч, бермәл Нәфкать әнкәсенә багышлап клип төшерү турында хыяллана. Уй-хыяллар озак көттерми һәм ул тиз арада тормышка аша. Ул үз авылының искиткеч матур табигать кочагында – челтерәп аккан чишмә, елга буйларында, күпердә гомер акканын уйлап торган чакларны, зиратта булган мизгелләрне, әлбәттә, туган йорт янындагы истәлекле моментларны үз эченә алган. Һәм туган авыл киңлекләренә сыеша алмыйча кабатланмас җыр-моң агыла:

Еракларга киттем, сине үксез  иттем,
Ничә еллар ялгыз интектең.
Шул кадәр көткәч, улың  кайтып җиткәч, 
Бәхилләшми, әнкәй, ник киттең?.. 

Бәгырьләрне телгәләгән, җаннарны өшеткән чаклар була шул тормышта. Билгеле, ул йөрәкләрне тетрәткән мизгелләр Нәфкатьнең «Җан ярасы алмагыз» (Резеда Вәлиева сүзләре, Марсель Иванов көе) җырында да ачык чагылыш таба:

Кайталмадым әнкәй, көткән чагыңда, 
Кайталмадым, ачы сагыш җанымда...

Хәер, әткәй-әнкәйләрнең якты рухы җырларында гына түгел, тора-бара башка күркәм, изге эшләрендә дә чагыла. Нәфкать әүвәл туган йортын үзе теләгәнчә, матур итеп яңарта. Ә әти-әнисенең каберләре гөл-бакча булып утыра. Бертуганнарының каберләренә дә зур игътибар бирә – һәрберсенең каберенә мәрмәр таш куйдырган. Үги әнисе Гайфә апаны да онытмаган. Ишектән кайтып керү белән ул аңа: «Әнкәй, исәнме!» – дигән ич. Хәтта Галинур абыйсы каберенә куярга дип тә, таш ясаткан икән. Ни үкенеч, Төмән тикле Төмәнгә баргач, аның каберен тап­мый кайткан.

Кайчандыр әнкәсе Хәтирә апа балаларына су алып кайткан чишмәне искиткеч зәвык белән, матур итеп төзекләндерүгә дә зур өлеш керткән Нәфкать. Авыл халкы аңа «Хәтирә чишмәсе» исемен бирүне ихлас хуплаган. Хәзер авылның челтерәп аккан, улаклы, заманча чишмәгә бизәкле плитә сукмаклар буйлап кына барасы.

Яңавыллылар үзләре дә ихлас күңелле! Райондашлары да җырчыга кадер-хөрмәт күрсәтеп тора. Югыйсә Н.Нигъ­мәтуллинга «Яңавыл районының шәрәфле гражданины» дигән дәрәҗәле исем бирелер идеме?! Үз чиратында халык артисты да якташларын җавапсыз калдырганы, әтисе Тимергали абыйның да әманәтен истән чыгарганы юк. Мәчетләргә, зиратларга, ятимнәргә мөмкин кадәр ярдәм итүне, сабантуйларга да үз өлешен кертүне, спонсорлык эшләрендә катнашуны күз уңыннан чыгармый ул. Аның якыннары: «Безнең Нәфкать бик юмарт, ярдәмчел, үзенә булмаса да, әмма мохтаҗларга өлеш чыгара», – диләр. Озакламый бик истәлекле, күркәм чара – ноябрь урталарында Нәфкать Нигъмәтуллинның туган ягы – Яңавыл шәһәрендә райондашлары аның матур юбилеен зурлап үткәрергә җыеналар. Ике тугандаш республика халыкларының да тыйнак, сөекле җырчысы, моңлы сандугачы моңа бик тә лаек!

Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

28

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев