Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Чишенгән хатынлы «Ситса туй»

Бүген – Камал театрында «Ситса туй» моңсу комедиясенең премьерасы. Татарстанда быелгы театр сезоны август аенда татарның иң өметле ике режиссёрының тандемы белән башланып китә. Татарның «беренче номерлы» драматургы һәм «два в одном» буларак режиссеры да, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев пьесасы буенча татарның иң өметле һәм перспективалы режиссеры Айдар Җаббаров Камал театры сәхнәсендә «Ситса туй» спектаклен чыгарды.

Пьеса тарихыннан башласак, Илгиз Зәйниев бу әсәрне, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев үтенече буенча, махсус Минзәлә театры өчен язган һәм үзе үк аны, барып, театрның яшь артистлары белән куйган да. Спектакль «Кече ватан театрлары» федераль гранты хисабына куелды. Шунысы да игътибарга лаек – пьеса Минзәлә театрының кайбер артистларын күздә тотып язылган.

«Ситса туй» – Минзәлә театрының касса спектакле, театр аны рәхәтләнеп башка калаларга да йөртә, халык ярата. Ул аны Казанга да алып килгән иде, дөрес, ул вакытта режиссер авырып китеп, спектакльне яңа сәхнә өчен көйли алмаган, шул сәбәпле шактый тәнкыйть сүзе дә яңгырады. Шәхсән мин «Ситса туй» комедиясен Минзәлә театры залында «Кече ватан театрлары» федераль проектының партия кураторы Людмила Рыбакова һәм спектакльнең шигырьләре авторы Резеда Гобәева белән янәшә утырып карадым. Бөтенебез бик канәгать калдык.

Шулай итеп, Минзәлә театрының уңышлы спектакленә Камал театры күз төшергән, һәм Айдар Җаббаров, театрның яшь артистларын туплап, тиз арада куеп та чыкты.

Камал театрында кассалы спектакльләр Илгиз Зәйниевныкы була торган иде: «Мәхәббәт FM», «Бию пәрие», «Өйләнәм.tat» – аның үзе язып үзе куйган популяр комедияләре. Алар инде искереп килә. Рамил Төхфәтуллин Камал театрына әйләнеп кайткач яңартылган «Килә ява, килә ява» комедиясе дә репертуардан төште. Театрга шуларны алыштырырдай һәм халык «егылып йөри» торган ниндидер җиңел әсәр кирәк иде. Шунлыктан – «җиңел әсәр» кирәклегеннән – хәтта Рөстәм Галиуллинның дебют пьесасы да драмадан комедиягә әйләндерелде. Ул гына азмы? Менә тагын берсе – «Ситса туй»!

 Сүзне рәссам эшеннән, ягъни, декорация­ләрдән башлыйк. Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов. Минзәлә театрында рәссам Сергей Скоморохов иде. Анда декорация ЗАГС мөһере булса да, төзелеп бетмәгән мөнәсәбәтләргә тиңдәш – төзелеп бетмәгән йортны хәтерләтте. Йорт бар, бүлмәләр бар, диваны-өстәле тора, әмма нидер җитми кебек. Барысы да пастель тоннарда кебек хәтердә калган. Ә биредә барысы да ноктасына кадәр төзелеп беткән: җете һәм җитеш. Сергей Скоморохов белән Илгиз Зәйниев, парлар мөнәсәбәтләрен гомере буе төзи, дип санаса, Айдар Җаббаров белән Булат Ибраһимов паспортыңа мөһер сугылган икән – димәк, төзелгән, дип санаган.

Бу комедиянең Камал театрында моңарчы куелган комедияләрдән бер үзенчәлеге – кыйммәтле булуында. Әйе, Айдар Җаббаров шактый кыйммәтле спектакль куйган. Декорацияләр мәсьәләсендә әйтүем. Сәхнәдә ике бүлмәле фатир корылган. Суы агып килә һәм агып китә торган чын душ кабиналары, кухняда чын духовкалар белән. Театрда бикләнеп калсаң, сәхнә уртасында алма бәлеше пешереп, юынып, рәхәтләнеп яшәп була.

Ә инде акча ягына килгәндә, сәхнәдәге 4 яшь хатынның күлмәк арты күлмәк алыштыруы да сәхнә уртасына канализация үткәрү бәясе белән чагыштырганда чүп кенә, әлбәттә. Менә бит безнең өчен ничек тырышканнар, дип, тамашачы күк­рәген киереп утыра ала. Кыскасы, сәхнәдә байлык, муллык – бүгенге татарның ураза тотса-тотмаса да ифтар табыны кебек.

«Ситса туй» – 4 парның бер ел яшәгәннән соң гаилә кризисы турындагы спектакль. Парлар 1 ел бергә яшәгәннән соң ситса туй үткәрелә, ди. Әмма 1 ел яшәгән кешедә туй кайгысы түгел икән, кайсынадыр – акча, кайсынадыр игътибар җитми. Нияз (Эмиль Талипов) Хәниягә (Алинә Мөдәрисова) бик яратып өйләнгән, әмма туйның 1 еллыгына хатынын кафега алып барырга да, чәчәк алып кайтырга да акча җиткерә алмый, дөресрәге, «өйләнгән – эш беткән» дип саный һәм соңгы акчасына кармак алып кайта. Дилүс (Раил Шәмсуаров) көне буе эштә, өйгә кайтып бераз ял итим дисә, эшсезлектән интеккән хатынга игътибар җитми. Илсур (Илнур Закиров) бик игътибарлы – хатыны Гөлнараның тиенләп җыйган акчасына икесенә дә айфон күтәреп кайткан. Карьера ясарга маташкан эшлекле ханым/түрәчек Динә белән укытучы Айварның да тормышлары барып чыкмый. Динә көне-төне эштә... Эштә генәме икән?

 Залда утырган һәр пар биредә үз проблемаларын күрә аладыр. Ир белән хатынга спектакльдән кайтканда да, чәй эчкәндә дә, йокларга яткач та сөйләшерлек сүз күп монда.

«Ситса туй» – әйбәт пьеса. Андагы монологлар да, диалоглар да шулкадәр җор тел белән матур язылган. Артистларны тезеп утыртып кына текстны укытсаң да көлеп утырырга була.

– «Мин сине кире әниеңә илтеп бирәм – үстереп бетерсен.

– Бер котылгач кире алмас шул инде ул».

– «Мин синнән аерылгач ниш­ләрмен икән?

– Өйләнгәнче нишләгәнсең – шуны эшләрсең.

– Өйләнгәнче мин синең арттан йөрдем».

Шундый диалоглар биредә тулып ята. Яхшы текстлы спектакльдә уйнау артистка җан рәхәтедер. Авыз тутырып рәхәтләнеп сөйлисең, син сөйләгән саен тамашачы көлә.

Артистлар дигәннән, спектакльне премьера алдыннан караган килеш, алар уены турында сүз әйтү дөрес түгел, әлбәттә. Артист рольгә уйный-уйный керә, җайлаша. Шуңа күрә миңа ошап бетмәгән кайбер рольләр турында әйтеп тору урынсыз. Ә менә кайбер персонажларга мишәр акценты, кайсыларына сакау сөйләшү, кайсына иләмсез бас тавыш кую нигә кирәк булды – тамашачы шулай хәтердә калдырсын өченме? Монысы артык булмадымы икән?

Спектакльдә мин сәнгати мәгънәсен аңламаган бер эпизод бар. Дүртенче пардагы ханым – Динәнең (Ләйсән Гатауллина) душта юынуы нигә кирәк иде? Ул юынсын өчен душ кабинасы алынган, су кергән һәм чыккан.

Әллә Камал театрында яшь прималарны чишендереп күрсәтеп «боевое крещение» уздыралармы соң? Заманында «Курчак туе» спектаклендә Нәфисә Хәйруллинаның чишенгән эпизодлары искә төште. Мәскәүгә китеп бармаса, приманың да примасы буласы Нәфисә иде бит ул! Театрның баш режиссеры куйган ике спектакльдә төп рольне уйнаган, студент килеш «Тантана» премиясен алган, тамашачыга исеме танылганчы ук Муса Җәлил премиясен алган Ләйсән Гатауллина «боевое крещение»не әйбәт узды – гәүдәсе матур, үзе чибәр. Пьеса буенча бераз өлкәнрәк булырга тиеш булса да, Айдар Җаббаров түрәчек ханым роленә яп-яшь Ләйсәнне алып ялгышмагандыр – талантлы кыз инде. Кыскасы, Айдар Җаббаровтан тамашачының ир-ат җенесле өлешенә матур бүләк.

Ләйсән темасын дәвам итеп, аның кайбер моментларда театр примасы һәм беренче ледие Люция Хәмитовага охшап китүе Фәрит Бикчәнтәев укучысы булуыннан гынамы? Әллә Айдар Җаббаровтан остазына бүләкме?

Спектакльдә 4 пардан тыш Вәсилә ханым образы бар. Ул ЗАГС хезмәткәре – парлардан гаризалар кабул итүче. Айдар Җаббаров бу персонажны үстергән – ул спектакльнең буеннан-буена яшьләрне озатып йөри. Бу рольгә театрның иң сөйкемле һәм зәвыклы актрисаларының берсе, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Ләйсән Рәхимова алынган. ЗАГС хезмәткәре булып яшьләрне каршы алган моментта башына калфак кадап куюы ачуны китерде китерүен... нигә Камал театры икенче спектакль рәттән калфак­лы ханымнардан көлә икән ул? (Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча куелган «Көзге кайтаваз» спектаклендә дә бер ханымны шулай чыгардылар).

 Ачу китерде дигәннән, хәзер инде спектакльнең миңа ошамаган бер ягына күчәм – музыкасына. Минзәлә театры куелышы өчен Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов тарафыннан махсус 4 җыр язылган. Аларны башта театр артистлары җырлап, хәзер алар интернетта профессионаллар башкаруында яңгырый. Аларны интернетта Эльмира Кәлимуллина, Мубай һәм Илгиз Мөхетдинов башкаруында тыңлап була. Әйе, әйе, Илгиз Мөхетдиновның «Син минем» җыры «Ситса туй» өчен махсус язылган. Тыңлап туярлык түгел, килешәсезме?

Программадагы исемлеккә караганда, биредә татар эстрадасының 13 һәм «Империя» төркеме башкаруында бер җыр кулланылган. Исемлектә Зифа Нагаева, Ринат Рәхмәтуллин, Наил Табанаков, Оскар Усманов, Тәслимә Низами, Сәгыйть Гыйбашев кебек татар эстрадасының популяр исемнәре бар. Ә җырлары – заманында һәр үтүктән яңгыраган җырлар.

Картларча шыңшып алыйм әле: без яшь чакта җырлар башта спектакльдә яңгырап, соңыннан халык арасына чыга, эстрадада яңгырый иде. Хәзер киресенчә, яңгырап-тузып беткән җырлар театрның өр-яңа спектакльләрен бизи башлады. Әйе, алар спектакльдә күрсәтелгән күренешләрне ача, үстерә, бизи. Әйе, алар шулкадәр төгәл сайланган. Әмма минем театр сәхнәсеннән аларны ишетәсем килми, тыңлыйсым килми минем Камалда Гыйбашев җырын! Әмма бу да – минем проблемадыр.

Мин биредә бер үк әсәрләрнең төрле театрларда куелуын проблема итеп күтәрмим. Гәрчә төрле бюджетлы, төрле шартларда иҗат итүче театрларны чагыштыру алдына кую ни дәрәҗәдә дөрестер – әйтә алмыйм. Бик сорасалар, Илгиз Зәйниев Камал театры өчен махсус та язып биргән булыр иде инде. Каләме кулында бит: языла тора, куела тора, карала тора...

«Ситса туй» – Айдар Җаббаровның беренче халыкчан комедиясе дип беләм. Артистларның сәхнә алдына килеп мик­рофонга монолог укуы яки җырлап алуы – Камал театрының «Килә ява» кебек «база комедияләренә» референс булгандыр. Дәвамчанлык. Илгиз әсәренә алынуы да шул дәвамчанлык белән аңлатыладыр, бәлки.

Спектакльгә минем шәхси мөһерем – Айдар Җаббаров әйбәт әсәр сайлап, әйбәт спектакль куйган. Тамашачы әйбәт йөрия­чәк – театр директоры Илфир Якупов акчаны санап кына өлгерсен!

Рузилә МӨХӘММӘТОВА. 

Салават Камалетдинов һәм Минзәлә театры матбугат үзәгеннән Рәмис Нәҗмиев фотолары.

 Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев