Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Бер картлыкта, бер яшьлектә

К.Тинчурин театры үзенең 90 нчы юбилей сезонын өлкән буын артистларга багышланган «Ай, былбылым!» спектакле белән ачты.

Заманалар бик тиз үзгәрә. Өлкән буын аңа яраклашырга өлгермичә, тормыш арбасыннан төшеп кала кебек. Элек яшьләрдә өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләгән булсалар, хәзер ул да бетте. Көчленеке замана. Ә кем көчле? Әлбәттә, яшьләр. Тормыш дилбегәсе алар кулында. Ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Кызганыч ки, мондый тормыш тәртибе һәр өлкәдә урнашты. Әле кайчан гына Чаллы Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры 34 яшьлек Олег Кинҗәголов өлкән яшьтәге берничә артистка ярты ставкага күчәргә тәкъдим итте. Ризалашмасалар, бөтенләй эштән колак кагулары ихтимал иде. Чөнки пенсияне индексацияләү өчен, эштән китү турында гаризалары бар. Яшь режиссер өлкәннәрнең борын төбендә шул хәерсез кәгазь кисәкләрен селки. Берничә дистә ел татар сәнгатенә тугрылыклы хезмәт иткән артистлар башта өнсез кала. Пенсияне индексацияләү өчен вакытлыча китү турында гаризалары майларына чыдаша алмаганнан язылмады ләбаса. Иле шундый булгач, гомер буе хезмәт иткән кеше үзенә тиешле пенсиясен ала алмагач, нишләсеннәр соң инде? Яшьлекләре хәерче тиеннәр санап үтте. Шуңа да карамастан милләтебезгә театр төзеделәр, утырып еларлык чакларында да сәхнәгә чыгып тамашачының күңелен күтәрделәр. Картлык көннәрендә булса да кешечә яшәргә хаклары юкмыни аларның? Инде бераз пенсиябезне арттырабыз, дип куанып торганда гына, яшь режиссерның шулай кылануы аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте аларга. 

Режиссерны яклаучылар да булды. Чаллы театры көчкә очын-очка ялгый, янәсе. Акча экономияләү өчен шушы адымга барырга мәҗбүр булган, имеш. Театрга килеп арты да җылынмаган егетнең гомерләрен һәр тиенне санап яшәгән өлкәннәр хисабына хәл итәргә тиеш идемени акча кытлыгын? Режиссер иптәшнең килүенә театрга яңа матур бина бирделәр. Гомерләрен гастрольдә кеше почмагында, юлда үткәргән олы артистлар җылы матур бинаның рәхәтен дә татып өлгермәде түгелме соң?

Ни кызганыч, мондый күренешләр адым саен. Әмма бу җәһәттән матур үрнәкләрне дә телгә алырга мөмкин. Г.Камал театрында байтак еллар өлкән артистларны берләштергән «Инсаният» труппасы эшләп килде. Аны игелекле гамәлләре өчен зур хөрмәткә ия булган театрның элеккеге директоры Шамил Закиров башлап йөрде. Академия театрында бүген дә өлкән буын артистлар катнашында спектакльләр куела. «Исәнме, улым!» спектаклендә, мәсәлән, күренекле артисткабыз Наилә Гәрәева уйный. «Бабайлар чуагы» тамашасында яраткан аксакалларыбыз сәхнә тота. «Сөясеңме, сөймисеңме?» исемле моңсу комедия дә, камера жанрындарак булса да, катнашучы артистлары белән алдыра. Инсаният сүзе «инсан», ягъни  кеше сүзеннән ясалган, кешелеклелек мәгънәсендә аңлашыла. Кешелеклелек исә - алга киткән җәмгыть билгесе. Картларга, балаларга, хатын-кызларга, ягъни ярдәмгә мохтаҗ катламнарга карата мөнәсәбәттән чыгып кына да теге яки бу җәмгыятнең үсеш дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин. Картлыкны хөрмәт итмәү – кыргыйлык билгесе. 

Өстәвенә, өлкән буын артистлар татлы матур туган телебезне җиткерүчеләр буларак кадерле. Яңа буыннар килгән саен, телебез гарипләнә барып, танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Бу нинди тел, дип аптырап торасың кайчак... 

Шуңа күрә күптән түгел К.Тинчурин театрында куелган «Ай, былбылым!» премьерасының әһәмияте зур булуы аңлашыла. 90 нчы юбилей сезонны махсус театрның корифейлары өчен иҗат ителгән спектакль белән башлаулары җитәкчелеккә карата хөрмәт хисе уята. 

Пьесаны шушы ук театрда уйнаган, артистлар белән иңгә-иң бер үк спектакльләрдә сәхнәгә чыккан, нәтиҗә буларак драматургия өлкәсенә кереп шактый тәҗрибә туплаган Шамил Фәрхетдинов язган. Вакыйгалар картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайлар тирәсендә әйләнә. Өлкән яшьтә булса да, яшьләрне көнләштерерлек егәр бар үзләрендә. Әнә, Гөлҗәннәт белән Фикус туй итәргә әзерләнә. Өстәвенә, картлар йорты янындагы имәнлекне җыйнаулашып саклыйлар. Аны кисеп, урынында яшьләр өчен күңел ачу үзәге ачканны кул кушырып карап торсыннар мыни? Картларның бездә һәм чит илләрдә ничек яшәүләрен чагыштырып карарга мөмкин. Германия­дә чал чәчле фрау-мадамнар бассейнда йөзә, бездә исә, ни кызганыч, күл суы кибеп киткән... Кавышу мизгеле якынлашканда гына сукыр карт Рәхимҗанның килеп чыгуы вакыйгаларны астын өскә әйләндерә. Кәләш Гөлҗәннәт ярдәмгә мохтаҗ беренче ире хакына яңа сөйгән яры Фикусны вакытлыча онытып торыр­га мәҗбүр. Ташлап китсә ни? Беренче ир – ходайдан. Бала сөясе килгәндер. Гөлҗәннәт исә аңа бу бәхетне  бирә алмады. Ләкин Рәхимҗан бер хатын-кыз белән дә бала сөю бәхетенә ия булмый. Яшьлегендә гөлен, җәннәтен нахакка рәнҗеткәне өчен картлыгында матур дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм булмадымы икән ул? 

Менә шундый көлдерә дә, уйландыра да торган моңсу комедия килеп чыккан. Татарстанның халык артистлары парады диярсең. Ләлә Миңнуллина, Зөләйха Хәкимҗанова, Сәлим Мифтахов, Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәновны карт дияргә тел әйләнми. Алар янында Люция Галләмова, Миләүшә Нәҗмиева, Гүзәл Гарәпшина да кимен куймый. Гүзәл Гайнуллина һәм иң яшьләре – алмаш-тилмәш Әдилә ролен башкаручы Лилия Камалиева белән Әдилә Хәсәнова. Һәм тамашачыга яраткан артистларыбыз белән очрашу бәхете бүләк иткән режиссер Туфан Имаметдинов.  

Миләүшә Галиуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев