Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Балетта исеме калды...

Хәтердә Татарстанның һәм РСФСРның атказанган артисты, балет биючесе Әдһәм Нарыков исеме яңарды

2023 елда кемнәр аеруча искә алынырга тиеш булып та, игътибардан читтә калды икән, дип сәнгать дөньясын күздән кичергәндә, хәтердә Татарстанның һәм РСФСРның атказанган артисты, балет биючесе Әдһәм Нарыков исеме яңарды. Башкорстан балет сәнгатенең чишмә башында торган, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында егерме еллап репертуар тоткан, аннары кадрларга кытлык заманында балетмейсер вазыйфасын үз өстенә алган, балеттан киткәч исә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен «биеткән» бу шәхес, һичшиксез, халык артисты исеменә дә лаек булыр иде. Әмма Бөек Ватан сугышында сәламәтлеге какшагангамы, әллә бүтән сәбәп беләнме, Әдһәм Фазылҗан улы нибары 45 яшендә, җир җимертеп эшләрлек чагында бакыйлыкка күчә. Шулай да кыс­ка гына гомер эчендә эшләгән кадәресе дә энциклопедияләргә кергән, сәнгать тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылган. Әдһәм Нарыковның тууына 100, үлгәненә 55 ел тулды.

Билгеле булганча, үткән гасырның башында милли республикаларда опера һәм балет труппаларын оештыру буенча җитди эш башлана.  1934 елда «Красная Башкирия» газетында бастырылган  игъланда Ленинград дәүләт опера һәм балет театры каршындагы балет техникумында ачылачак милли бүлеккә балалар җыюлары турында хәбәр ителә. Балаларның башкорт милләтеннән булуы шарт итеп куела. Конкурстан узучылар 6 елга исәп­ләнгән бик җитди программа буенча укырга тиеш була. Әдһәмнең әтисе Фазылҗан абый һәм әнисе Әшрәф апаның хәзерге Чиләбе өлкәсенә караган Новотроицк шәһәреннән Уфага күчеп килгән вакытлары.  100 баладан унбишләпне  кабул итәләр. Исемлектә Әдһәм Нарыков беренче теркәлгән. Башкорстанда башкортны каян табасың, күпчелеге татар булгач? Билгеле ки,  Әдһәмебез дә татар милләтеннән.  Атаклы Рудольф Нуриевнең Уфадагы  тәүге остазы, СССРның халык артисты балерина Зәйтүнә Насретдинова да татар, аның турында бер язган идек. Кыскасы, татар балалары Башкорт опера һәм балет театрын булдыру өчен Ленинградка юл тота. Җитәкчеләре – атаклы балетмейстер Фәйзи Гаскәров.  Укуны тәмамлагач, Әдһәм Уфага кайта һәм театрда бии башлый. Ул вакытта әти-әнисе аерылышкан. Укытучы булып эшләгән Әшрәф апа карамагында тагын бер ул, бер кыз калган. Әдһәмгә әнисенә ярдәм итәсе дә бит... Әмма театрда нибары ике ай гына биеп кала – Бөек Ватан сугышы башлана. Чиләбедә авиа­механиклар мәктәбендә укып алганнан соң Әдһәмне 1942 елда сугыш кырына кертеп җибәрәләр. Баштарак кайсы тарафларда хезмәт иткәндер, билгесез. Әмма сугыш  азагындарак аның  36 нчы бомбага тотучы авиация дивизиясендә хезмәт итүе теркәлгән. Шулай итеп, балет  офыкларын иңләргә дип туган егетебез иң элек кара корымга баткан сугыш күгенә күтәрелергә тиеш була. 36 нчы дивизиянең исә хәрби батырлык­лары бик җитди – Көнчыгыш-Пруссия, Көнчыгыш-Померания, Кенигсберг һәм, ниһаять, Берлин операцияләрендә катнаша ул. Дивизия тарихына караган таныклыклардан өлкән сержант, авиация технигы Фазылҗан улы Әдһәмнең  1945 елның 29 маенда Югары Совет Президиумы Карары белән «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнгәнен беләбез. 

Сугыштан соң Нарыков Уфага кайт­са да, Казаннан чакыру алгач Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә килә һәм тиз арада әйдәп баручы балет артистына әйләнә. Белгечләр Әдһәмнең югары башкару техникасын, артистизмын, сәхнә сөйкемлелеген билгеләп үтә. Спектакльләрнең исеменнән үк артистның театрда нинди зур урын тотуы аңлашыла. «Аккош күле»ндә Зигфридне, «Спящая красавица» балетында Дезирене, Карабос феясен, «Җизель»дә Альфредны, «Лауренсия»дә Командорны, «Бакчасарай фонтаны»нда Гәрәй ханны, «Красный цветок» балетында Ли Шан-фу партиясен һ.б. күп кенә мәшһүр спектакльләрдә үзәк партияләрне бии ул. Шуңа өстәп милли спектакльләребездә онытылмаслык бию образлары иҗат итә. «Алтын тарак» балетында Гайфи, «Кисекбаш»та Дию, «Тау әкияте»ндә Тимергол, «Зөһрә»дә Нур, «Шүрәле»дә Шүрәле, Былтыр да шулар рәтендә. Хәзерге заман сәнгать сөючеләр милли репертуардан бер «Шүрәле»не генә белә. Баксаң, нинди матур спектакльләребез булган икән бит! Ник югалтканбыз без ул байлыкны? Ник сак­лый белмәгәнбез?.. 

Ә.Нарыков яулаган үрләр белән генә канәгатьләнә торган шәхес булмаган. Балетмейстерларга кытлык заманында Әдһәм Фазылҗан улы биюләр куярга алына һәм җитди уңышларга ирешә. «Тапшырылмаган хатлар», «Пиковая дама», «Майская ночь», «Цыганский барон», «Золотая осень», «Фауст», «Снегурочка», «Идел буенда», «Таль­ян моңы» опералары һәм музыкаль спектакльләрдә бию өлешләрен куя. 

Шундый дәрәҗәгә ирешә ки, Әдһәмебезнең даны күрше республикаларга барып җитә. 1960 еллар башында Шкетан исемендәге Мари дәүләт театрында Казан консераваториясен тәмамлаган композитор Эрик Сапаевның «Акпатыр» операсын куялар. Мари әдәбияты классигы Сергей Чавайнның шул исемдәге әсәре буенча сәхнәләштерелгән бу операда Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьян восстаниесе вакытында мариларны изүчеләргә каршы күтәргән гөсләче Акпатыр турында сүз бара. Бу спектакль мари  сәнгатенең юң югары казанышларының берсе буларак тарихка керә. Аны куяр өчен Казаннан Әдһәм Нарыковны чакырталар. Шулай итеп, Әдһәмебез мари халкын данлый торган спектакль иҗат итүдә катнаша. Шунысы кызык, 1963 елда мариларның үз милли кадрлары булмый әле. Операда баш рольләрне Горький шәһәре консерваториясен тәмамлаган артистлар башкара. Татарда исә ул елларда опера, балет сәнгатьләре чәчәк ата, композиторлар бер-бер артлы милли әсәрләр иҗат итә. Ә Пугачев җитәкчелегендә татар халкының азатлык өчен көрәше хакында каһарманнарыбызга мәдһия, һәйкәл булырлык операбыз һаман да юк... 1969 елда Мари дәүләт музыка-драма театры «Акпатыр» операсы белән тәүге сезонын ача. Ә тагын бер елдан опера, иң беренче булып, әле генә гамәлгә куелган Мари дәүләт премиясенә ия була. 

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының архивында Нарыковның 1952 елда  СССР уку йортлары баш идарәсе җитәкчесе Т.Лебедянский исеменә язган гаризасы саклана. Анда ул бөтен имтиханнарны «дүртле» билгеләренә тапшырса да, ГИТИСның балетмейстерлар бүлегенә икенче курска укырга кабул итмәүләре, аның исә бик тә укыйсы килүе, шулкадәр белемгә тартылган кешегә бер омтылышы өчен генә булса да ачык йөз күрсәтелергә тиешлеге турында бик самими итеп, шул ук вакытта җитди дәлилләр китереп яза. Хатка җавап булгандырмы-юкмы – билгесез. Театр архивында ул табылмады. Шулай да Нарыковның ГИТИСта булмаса да, балетмейстерлар курсларын тәмамлавы билгеле. 

Ә.Нарыковның иҗатында тагын бер якты сәхифә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бәйле. Әдһәм Фәйзулла улы анда 1965 елдан соңгы көннәренә кадәр баш балетмейстер вазыйфасын башкара. Аның җырчы, биючеләр белән композитор Заһид Хәбибуллин музыкасына  куелган «Туй» вокаль-хореографик композициясе ансамбльнең алтын фондына кергән. 

Артист, балетмейстер Әдһәм Нарыков турында байтак язылды кебек. Кеше буларак нинди булган икән ул? Театр архивында Уфада Ф.Саттаров атлы рәссам ясаган дусларча шарж сакланган. Анда исә мондый сүзләр бар: 

«Хоть сам ты татарин,
Но «цыганским» жаром берешь.
Вообще, ты хороший парень, 
Пока нос не задерешь...» 

Рәссам әлеге шаржны артистка 1946 елда бүләк итеп биргән. Ул вакытта Әдһәмебез Лениградта хореография техникумы тәмамлаган. Аның атаклы мөгаллим Пушкинда укыганын онытып торабыз икән әле. Пушкин соңрак Рудоль Нуриевнең дә мөгаллиме була. Өстәвенә, Нарыков – Берлинны алып кайткан батыр сугышчы. Яшь, чибәр чагы. Азрак борын күтәрүе гаҗәп түгел. Бергә биегән балериналар да Нарыковның кызу холкын телгә алды. Хәер, тәүфыйклы песи кебек тыңлаучан, күндәм булса, Нарыков та булмас, балетмейстер дәрәҗәсенә дә ирешмәс иде ул. 

Театр архивында артистның холкына бер штрих өстәрлек көндәлек  дәфтәрләре сак­ланган. Кыска гына итеп иң кирәклесен теркәп баруыннан Нарыковның аек акыллы, үз-үзен йөгәндә тота белгән, төгәл, җитди, бер минутын да бушка уздырмый торган җыйнак шәхес булуы гоманлана. 

Танылган артистның иртә үлеме генә тыңгы бирми. Җыр һәм бию ансамблендә өч еллап эшләгәч, нәк ыҗгырып иҗат иткән вакытта, нибары 45 яшендә ул ни сәбәпле гүр иясе булды икән? Балеттан китүне авыр кичердеме? Ни дисәң дә, ансамбльдә артистларны биетү һәм опера театрында патша улларын бию – икесе ике өлкә. Артистның шәхси тормышы турында ни-нәрсә беләбез? Ирне-ир иткән дә, юк иткән дә хатын бит... 

Көне-төне театрда бикләнеп иҗат иткән артист үзенә ярны каян таба? Әлбәттә, театрда. Нарыковның беренче хатыны да, икенчесе дә – балериналар. 1956 елда театрыбызга Ленинградта хореография училищесы тәмамлап, талантлы яшь балерина Галина Калашникова килә. Әдһәмебез – аның  сәхнә партнерларыннан берсе. Биегәндә чәчләре чәчкә бәйләнеп, сәхнәдә генә түгел, тормыш буйлап та бергә атлап китәләр. Нәкъ бер елдан, җиде ел эшләгәннән соң, театрыбыздан Нарыковның беренче хатыны балерина Нонна Березина китеп бара. Ире белән  аерылышуны ул авыр кичергән, димәк... Яңа гаилә чәчәк ата. 1957 елда Мәскәүдә ТАССР сәнгате һәм мәдәнияте декадасы вакытында татар сәнгать осталары зур сәхнәләрдә республикабызны данлый. Арада Әдһәмебез дә бар. Шуннан соң аңа РСФСРның атказанган артисты исемен бирәләр. Шул ук елда балет труппасы чит илләргә гастрольләргә бара. Галина Калашникова исә кыска вакыт эчендә примага әйләнә, бөтен баш партияләрне башкара. Балачактан максатчан, үзсүзле, мөстәкыйль булып үсә Галина. Бу сыйфатлар аңа бию сәнгатендә бик ярдәм итсә дә, тормышта шактый кыенлыклар тудыра. Әйтүләренә караганда, талантлы балерина гел биюгә табынып яшәгән, тормыш итә белмәгән. Аның язмышы ук бу сүзләрне раслый кебек. Әдһәм Нарыков вафатыннан соң, Г.Калашникова тагын бер талантлы балет артисты Рафаэль Ибәтуллин белән тормышын бәйли. Кызлары дөньяга килә. Аерылышалар. Кыз – караучы әби тәрбиясендә үсә. Ул үлеп киткәч исә балалар йортына эләгә... Газиз баласына наз бирә белмәгән хатын ирләренең күңелен җылыта, илһамландыра алдымы икән? Ай-һай...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Фотолар М.Җәлил театры музееннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев