Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Ат карагымы, каһарманмы? (Рецензия урынына)

Әлмәт татар дәүләт драма театры Казанда, Камал театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» драмасын куйды. Спектакльне сәхнәләштерүче – Камал театры режиссеры, Айдар Җаббаров.

Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте. Тамаша беткәннән соң да, озак вакыт алкышлап, артистларны кабат-кабат сәхнә алдына чакырдылар. Пәрдә ябылып, халык таралыша башлагач, күптәннән аралашып, фикерләшеп  яши торган бер танышым, кордашым яныма килеп: «Спектакль шәп! Тик кайда соң моның идеясе, мәгънәсе?!» – дип каш җыерды. 

Бик яхшы аңлыйм мин аны. Ул һаман, Советлар Союзының таркалуына уфтанып, социализм идеологиясе алыштыргысыз, дип ышанып яшәүче бер хыялый. Әгәр Россия туфрагындагы социалистик инкыйлаб тәҗрибәсе уңышлы чыккан булса, күптән инде ярты дөнья, иң мөкәммәл җәмгыять – социализм, дип, СССР үрнәгенә иярер иде. Бүтәннәр кызыксын өчен, ният-максатларыңны, тормыш рәвешеңне көчләп такмыйча, шәп итеп яшәп күрсәтергә кирәк тә бит... Ни кызганыч, Советлар берлеге озын гомерле булмады. Җиде дистә ел яшәде дә, буш куык кебек шартлады. Әйе, большевикларның нияте яхшы иде: һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хаҗәтенчә, дигән шигарьне тормышка ашыру. Тик, изге ниятләр белән тәмугка күпер салынган, диләр. Җәмгыятьне сыйныфларга бүлеп, халыкны капма-каршы кую, гадел  җәмгыять корырга маташу берничә дистә миллион корбан алды. 

Халыкны акларга, кызылларга бүләргә омтылу – шайтан вәсвәсәсе ләбаса. Төп герой – ат карагы Сибгат моны яхшы аңлый. «Кызылы да безгә яный, агы да безгә яный. Берегез, совет, ди, икенчегез, патша, ди. Шуның өчен пыр тузып сугышып йөрисез. Икегезгә дә бит сезнең влас кирәк. Влас башына менеп утырырга кирәк. Влас булган җирдә ирек була мени, аңгыра?! Патша булган җирдә ватан була мыни?! Кирәкми миңа андый ирек, кирәкми миңа андый ватан. Минем авылыма килеп сугышып йөрмәгез. Мин бернинди  патшага да буйсынмадым, буйсынмам да», – дип белдерә ул «влас» дәгъвалап йөрүче Шакир белән Листуновка. Әлеге юлларга Сибгатьнең бөтен фәлсәфәсе, теләк-омтылышлары салынган. Бу – анархизм фәлсәфәсе. Сибгать карак та – коеп куйган анархист. Анархистлар  дәүләт хакимиятен танымаган кебек ул да шәхес иреген, беркемгә буйсынмауны алга сөрә. «Буталсыннар. Патшаларның талашуы безгә файдалы», – ди. Шәхес иреген,  караклыкны  аклый. 

– Җан бар. Буйсынырга өйрәнмәгән җан. Мескен, мәхлук, имгәтелгән җан ниемә кирәк? Инде мин баш иеп яшимме? Влас ул безнең ишеләрне сындырыр өчен уйлап чыгарылган. Мине карак дисең. Ә кем карак түгел?! Патшасы да, башкалары да. Берәүләр закон чыгарып урлый, мин алар чыгарган законга каршы чыгып урлыйм, – дип белдерә ат караклары башлыгы бу шөгыленнән ваз кичәргә чакырган улы Фәйзелгә. Әлеге сүзләре белән Сибгать ярлы-ябагайны якларга алынган, үзенчә гаделлек урнаштырыр­га тырышкан Робин Гуд, Зорроларны хәтерләтә. Ярлыларның хәленә кергән, ярдәм иткән, байларны борып чыгарган күренешләрдә ул, чынлап та, гаделлек урнаштыручы каһарман булып күренә. 

Гомумән, спектакльнең беренче пәрдәсендә караклар тормышы романтика-уен итеп тасвирлана. Ат каракларының күмәк җырлары моңа өстәмә дәрт-рух бирә. Туфан пьесасында телгә алынмаса да, берничә тапкыр күмәк башкаруда яңгыраган, барчабызга таныш булган «Җиз кыңгырау моңнары» җыры ат урлаучыларның гимны кебек яңгырый башлый.  

Кайтыр идем яшьлегемә 
Атларда чабып кына, 
Тик сине алып кына... 

Бу сүзләрне көйләмәгән, авыз эченнән генә булса да кабатламаган татар бар микән?! Тормышка ашырып булмаса да, татарча белгән, аңлаганнарның күңел түрендә әледән-әле баш калкыта торган дәртле, сагышлы тойгы-теләк  бу. Һәркемнең яшьлеккә кайтып киләсе килә. Һичшиксез, әлеге җырны караклар репертуарына кертү – режиссерның бер табышы.     

Икенче пәрдәдә инде вакыйгалар куера, караклар арасында булган кечкенә каршылыклар кискенләшә, калку итеп күрсәтелә. Авылларда совет хакимияте урнаша, байлар сөргенгә озатыла, күмәк хуҗалыклар корыла башлый. Моңарчы һәйбәт атлар – юртаклар урлап йөргән караклар өере, кибет басып, чүпрәк-чап­рак урларга керешә. Тоткынлыктан котылып кайткан Сибгатьнең мондый хәл белән килешәсе килми. Әмма урлашырга гадәтләнгәннәр башка  кәсепне белми. Бу бер каршылык булса, угрыларның иң мәкерлесе, иң тәкәббере булган Сәйхун  өер башлыгына күптән үч саклап йөри. Яңа хакимиятләр инде аларның эзенә баскан, тотып алып китәргә дип килгән. Мондый вазгыятьтә кемдер тәүбә иткән булып кыланыр, һичъюгы, иелгән башны кылыч кисми, дип баш ияр иде. Юк, Сибгать андый кеше түгел. Баш иеп, мескен, мәхлук булып яшәүне күз алдына да китерми ул. Кысаларга сыймый торган менә шушы холкы  белән ихтирам уята, тискәре уңай герой булып истә кала ул. 

Әле бит шунысы бар: төп герой бармактан суырып чыгарылган персонаж түгел, аның прототибы – республикабызның тау ягында йөз ел элек, инкыйлаб, гражданнар сугышы вакытында яшәгән мәшһүр Шәкүр карак. Туфан Миңнуллин бу пьесасын кырык томнан торган ­җинаять эше белән танышканнан соң язган.  

Тискәре герой соклану хисе уята икән, димәк, язучы кешелек өчен уртак һәм четрекле проблемаларны калку итеп куя. Әсәрдә барыннан да элек шәхес иреге һәм  дәүләт хакимияте мәсьәләсе күтәрелә, шуларның каршылыклы мөнәсәбәте күрсәтелә. Асылда чикләнмәгән ирек тә, чикләнмәгән хакимият тә булырга тиеш түгел. Чөнки чикләнмәгән ирек тә, чикләнмәгән хакимият тә башбаштаклыкка китерә. Билгеле, чикләнмәгән хакимият күпкә куркынычрак. Дәүләт исеменнән эш йөртүче чиновниклар, эреле-ваклы түрәләр чама хисен югалтса, үз кесәләре белән дәүләт кесәсен бутый башласа, үзләрен Алланың кашка тәкәсе санап, башкаларны «мескен, мәхлук, имгәтелгән җанга» әверелдерәчәк. Сибгать әйтмешли, имгәтелгән җан ниемә кирәк?!  

Шунысы кызык: Нәкый Исәнбәтнең өч томлык «Татар халкы мәкальләре һәм әйтемнәре» китабында «түрә» сүзен уңай яктан искә алган бер мәкаль дә очрамый. «Берәүләр түрә, берәүләр түрә янында көн күрә» кебекләре тулып ята. Шул ук вакытта «дәүләт» сүзенә тискәре караш сизелми. Дәүләт сүзе халкыбызда хәтта исем-фамилия буларак та кулланыла. Билгеле, дәүләт булгач,  дәүләт сәясәтен үткәрүче түрәләрсез булмый. Инде алар азып китмәсен, тузынып йөрмәсен өчен, түрәләр өстенән җәмәгатьчелек күзәтүе зарур. Бу вазыйфаны җәмәгать оешмалары белән бергә беркадәр матбугат, ­радио-телевидение дә башкара дип беләбез. 

Дөрес, халык, ил мәнфәгатьләрен кайгыртыйк, дип тәкърарлап торырга тиешле кайбер даирәләр, «кызып китеп», хакимиятләргә тәлинкә тота башлый. Әле дә истә: бер имам җомга вәгазендә, фәрештәләрнең канат очы тиеп китмәсә, берәү дә хаким була алмый, дип белдергән иде. Хакимиятне болай изгеләштерү, сакральләштерү җәмгыятькә һич тә файда бирми. Адәм баласы хатадан хали түгеллеген яхшы белеп торабыз лабаса. 

Шәхес иреген дә чикләмичә булмый дидек. Мәгълүм ки, ике-өч кеше җыела икән, еш кына берәү үз ихтыярын тага башлый. Башкалар ирегенә кул сузасың икән, димәк, тегеләрнең ихтыярын чикләргә тырышасың. Монысы да гади генә мәсьәлә түгел, димәк. Ир-ат йөрәгендә иярләнгән ат ятар, дигән халкыбыз. Әйдә, атыбыз чапсын, сахраларны иңләсен, тик башкаларның атына тимәсен! 

Рәшит МИНҺАҖ. 

Рәмис НӘҖМИЕВ фотолары. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев