Җан көеге «Җан Баевич»
Г.Камал театрында узган бер спектакль хисләрне кабат кузгатты.
К.Тинчурин театрында куелган «Җан Баевич» спектакле игътибарга лаек түгел, кызыксыз бер күренеш буларак инде онытыла язган иде. Әмма Г.Камал театрында узган бер спектакль хисләрне кабат кузгатты.
Казанга гастрольгә Түбән Кама театры килеп, бер көнне Л.Толстой әсәре, Р.Зәйдулла инсценировкасы буенча куелган «Алаша» спектаклен күрсәтте. Режиссер Рөстәм Галиевнең һәрвакыттагыча нечкә кылларны тибрәтә торган спектакль куюы шатландырды, анда күтәрелгән шәхес һәм җәмгыять каршылыгы, яшьлек һәм картлык фәлсәфәсе, холкы-сыйфаты белән башкалардан аерылып торган кешеләрнең яшәү авырлыклары һ.б. темаларның бүген дә яңа икәнен аңлау тетрәндерде, атлар тормышы аша кеше язмышларын сурәтләгән язучының иҗатына соклану тагын да артты. Спектакльне бирелеп, онытылып карап булмавы гына кәефне җибәрде. Ник дигәндә, мәктәп программасына кергән әсәр булгач, зал тутырып яшүсмерләр килгән. Арада татарча камил белүчеләр бик сирәк бугай, күбесе колакчыннар кигән иде. Аны көйләгәнче спектальнең яртысы диярлек үтте. Залда сөйләшү, урыннардан торып йөрү, ут сүнүгә мәгарәдән чыкмаган, якты дөнья күрмәгән кыргыйлардай сызгыру, үкерү, тыпырдау, кул чабу дисеңме... ниләр генә юк. Кыскасы, зоопарк. Артистлар кызганыч иде. Ничек шәп уйныйлар бит! Пушкин картасы белән спектакль карау шундый була икән, дигән уй йөгереп үтте.
Шулвакыт Пушкин картасы белән күрсәтү өчен куелган «Җан Баевич» күңелдә яңарды да инде. Аны сәхнәләштерүче Илнур Гарифуллинга ачу-нәфрәт кабат кайнап чыкты. Ул Гаяз Исхакыйның чит җирдә яшәп үз татары өчен әрнегәндә бәгыреннән өзелеп төшкән бу әсәрне аңламаган лабаса. Язучы язган юллар арасында руслашуның татар милләтен нинди зур афәткә илтәчәге турында кисәтүне дә укымаган. Бары тик бүгенге көндә көч куймыйча тарихка керү, дөньяның артына тибеп яшәү турында хыялланучы бушкуыкларны, күз буяуга корылган җәмгыятьне фаш иткән. Үз телеңнән, мәдәниятеңнән, гореф-гадәтләреңнән ваз кичү үлемгә тиң икәнен ачык аңласа, «Җан Баевич»тагы вакыйгаларны бүгенге көн белән бәйләп, рус мәдәниятенә, Европага борылуыбызны тәнкыйть утына тотар иде. Мәктәп программасына кергән өчен, Пушкин картасы белән сатып акча эшләүне максат итеп кенә, Гаяз Исхакыйны куялар ди мени?! Исхакыйча уйлый, фикер йөртә белмәгәч, син аңа кагылма инде, агай-эне! Тинчурин театрында соңгы берничә ел эчендә моннан да ялкаурак спектакль куелмады бугай. Милләтнең намусы, байрагы Исхакыйны ник булыр-булмас режиссерларга биреп әрәм итәбез икән?! Мәктәп балалары өчен ничек куйсаң да ярый, дип ялгышумы бу? Нинди талантлы режиссер Рөстәм Галиев күңел җылысын биреп куйган фаҗигаи яңгырашлы «Алаша» спектаклендә дә, әнә, ат булып кешнәп утырды ич бала-чага. Инглиз җырларын тыңлап үскән, Толстойны да, Исхакыйны да белмәгән һәм белергә дә теләмәгән яшьләрнең җанына үтеп керү өчен режиссерның Илнур кебек рус театрында уйнап килгән шәп артист булуы гына җитми, әлбәттә. Әсәрне үз йөрәге аша уздырмаган режиссер милләт фаҗигасен ничек башкаларга төшендерсен? Премьерага театрның талантлы актерлары Зөлфәт Закиров, Резидә Сәлахова, Илмас Насретдинов, Әдилә Хәсәнова, Альбина Гашигуллина, Салават Хәбибуллин, Илфак Хафизов, Эдуард Никитин, Айдар Фәтрахманов җәлеп ителгән. Үзләре дә чибәр, уйнаулары да шәп, әмма җаны, мәсләге булмаган спектакльдә Фоат Хәлитов, Хәлил Әбҗәлиловлар терелеп уйнаса да, бер файда булмаячак. Тәррәкый булырга хыялланган Шакирҗанның акчаларын суыручы Феодосия өстендәге кызыл шарф, зур эшләпә, сәхнә түрендә эленгән картиналар игътибарны җәлеп итә-итүен. Әмма сәхнәдә җан юк икән, Җан Баевич ник алтынга төренеп чыкмый шунда.
Пушкин картасы, дип чамадан ашып, очсызлы спектакльләребез белән Исхакый кебек бөек әдипләребезнең дәрәҗәсен төшермәскә иде. Гаяз ага исеме белән сату итүгә калган милләт түгел әле без, дип уйлыйсы килә...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев