Әмирхан Еники мирасының кайтуы, яки Югалган матурлык
Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасы республикабызда буран котырган, ишеп-ишеп кар яуган көннәргә туры килде.
Бу көннәрдә табигать, әйтерсең, элеккеге эзенә утырып, нәкъ элгәре заманнардагы кебек, чын кышны күрсәтте. Бәйдән ычкынгандай котырган җил-буран заманына күрә сүлпән генә пыскыган күңелләргә җан кертте. Бөтен дөнья аклык-сафлыкка күмелде. Ә.Еникинең иҗаты да нәк шундый – чын, саф, садә.
Г.Кариев театры яраткан язучыбызның мирасы, тормышчан образлары белән янә бер кат очрашырга мөмкинлек бирүе, гаять мөһим темалар күтәрүе белән күңелдә рәхмәт хисләре уятты. Һәрбер татар кешесенең йөрәгендә Акъәбисе яшидер. Кемнекедер исәндер дә әле. Бәлки, Юлкотлы кебек бер ерак авылда гомер кичерәдер, җәй җитүне, оныклар җыелышып кайтуны зар-интизар булып көтәдер. Үз авызыннан өзеп, каладан кайтачак ташбашлары өчен күчтәнәчләр әзерләп торадыр. Язгы бәбкә үләннәр шытып чыгуга, тәрәз төбендәге яраннары белән сөйләшә-сөйләшә, олы юлны күзәтә башлыйдыр. Акъәбиләр безне дөньяга китерүчеләр генә түгел, шәһәрдә адашкан бәндәләрне туган җирләре белән бәйләүчеләр. Акъәби, аның кабере, ул сөйләгән тел кай тарафта булса, кешенең туган җире, иле, Ватаны, газиз халкы шунда. Әллә кемнәрнең Ватанын үзебезнеке санап, адашу-ялгышудан туктарга вакыт, дияргә теләгән сыман Әмирхан ага. Һәм менә шул бүгенге көндә гаять әһәмиятле мәгънәне аерып, сәхнәдән яңгыратырга алынучыларны ничек хупламыйсың?!
Әмма һәммә татар кешесенең йөрәк түрендә йөргән әсәр турында сүз баргач, тамашаның кимчелекләрен дә йомып калдырып булмый. Спектакль «Матурлык» дип аталса да, «Әйтелмәгән васыять» әсәренә нигезләнгән. Язучы хикәягә, кыска гына булса да, төп мәгънәне сыйдырган яңгыравык исем бирә белгән. «Матурлык» исеме исә матур яңгыраса да, үзенә тартамы соң? Ярый, хуш. Инде матурлык турында берничә сүз. Әмирхан аганың бу әсәрен укыганда даладагы «көмешләнеп дулкынланган» кылганнарның кыштырдавын, «шаян җилкәйнең» биттән сөйгәнен тойгандай буласың. Ә.Еникинең һәр сүзе саен – матурлык. Спектакльдә исә тамашачы алдында кап-кара, шыр буш сәхнә җәйрәп ята. Тимер таякларны әле бер, әле икенче төрле җәеп салып вакыйгаларның урынын билгеләгән сигез егет һәм кызның күренешләр арасында, сәхнәдә күренүем әрәмгә китмәсен, дигән сыман тузынып биеп алуын аптырап тамаша кыласың. Әмирхан агага тикмәгә генә классик исемен кушмаганнар. Классикларның әсәрләре вакыт һәм заман чикләрен белми. 1965 елда иҗат ителгән бу хикәя бүген дә яңа гына табадан төшкән сыман. Иҗат төркеменең сәхнә бизәлешләрен шартлы хәл итүе шуның белән аңлатыла булса кирәк. Ләкин матурлык югалу турында сүз барган спектакльдә нәкъ менә күңелне иркәли торган ягымлы төс-буяулар җитми ләбаса! Музыкаль бизәүченең күп көч куйганы сизелә, урыны-урыны белән хәйран матур музыкалар яңгырап куя, ләкин үзәкне өзгеч милли моңнар башкарылмагач, аларны тыңладың ни дә, тыңламадың ни. Акъәбинең соңгы сәгатьләре сурәтләнгән әсәрдә вакыйгалар талгын гына, бер-берсенә йомшак күчеп барырга тиеш кебек. Спектакльдә исә заманына күрә тиз-тиз алмашынган вакыйга урыннары, күренешләр марафонны хәтерләтә. Әмма ни гаҗәп, артистлар шул йөгерештә дә ихлас хисләрен күрсәтергә өлгерә. Акъәбинең авылдагы күршесе Гарифә ролен башкарган Альбина Гайзуллина, мәсәлән, күңелгә кереп кала. Улы Суфиян һәм марҗа килене Марияне гәүдәләндерүче Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф белән Алсинә Закирова бик ышандыра. Кавия ролендәге Ләйсән Большованың анасына карата җылы хисләрен, назын тоясың. Кызы Гөлбикә һәм кияве Сәхип дуэтын иҗат итүче Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннарның үзара этле-мәчеле тырнашып сөйләшүләре дә бик җанлы. Ролен сүлпәнрәк башлаган булса да, әсәрне тотып торган монологларга Акъәби Фирүзә Зиннәтуллина да тәмам өлгереп җитә. Әмма барысын берләштереп торырга тиешле матурлык идеясе бозылгач, болар фундаментсыз салынган йортның ташлары кебек коела да төшә.
Чәчмә әсәрне, бигрәк тә Ә.Еникине сәхнә теленә күчерү аерым осталык сорый. Спектакль өчен инсценировка ясауны Булат Минкин үз өстенә алган. Егетнең батырлыгы мактаулы булса да, аның шактый үзгәрешләр кертүе төп мәгънәдән ерагаюга китергән. Мәсәлән, Гөлбикә белән ире Сәхипнең үзара гел пырылдашып торуы, Суфиян белән хатыны Мариянең исә, киресенчә, бер-берсен сыйпап, үз-үзләрен бик мәхәббәтле пар итеп күрсәтүе, полковник Суфиянның үткәндәге эшләре өчен хәрби трибунал алдында торуы һәм, ниһаять, язучы әсәрендә бөтенләй булмаган кече кыз Кафия һәм полковникның дусты Әгъзам (Фернат Насыйбуллин), бер яктан, геройларга бераз ит кундырырга, образларны ачарга ярдәм итсә дә, тулаем алганда, тамашачының игътибарын читкә юнәлтеп, әсәрне күпләгән гап-гади көнкүреш турындагы тамашаларга якынайта, зур яңгырашын киметә, көчсезләндерә сыман. Әсәрдә бу хакта язылмаса да, оныгы Геннадийның (Эльдар Гатауллин) Акъәби белән күрешкәннән соң, тамырлары белән кызыксына башлавы күңелдә өмет калдыра. Менә монысы өчен рәхмәт.
Ә иң җанга тигәне – тел мәсьәләсе. «Әмирханны үзенчәлекле художник итеп таныткан хосусиятләрнең берсе – аның теле. Аның хикәяләрен, повестьларын укыганда телебезнең нинди көч-кодрәткә ия булганлыгын янә һәм янә бер кат төшенәсең. Логик эзлеклелек, сүз асты дөньясының тигез һәм тыныч агышы, нәкъ үз урыннарына утырган сүзләрнең, берсе икенчесеннән көч алып, музыкаль аһәңлелек белән җырлап торулары – боларны һәм әйтәм дигәндә телгә килмәгән башка күркәм якларны, беренче нәүбәттә, нәкъ менә Әмирхан иҗатыннан табабыз», – дип язган Фатих Хөсни. «Ә.Еники – менә дигән тел остасы һәм бик сизгер стилист. Аның әсәрләренең русча тәрҗемәләрен укыганда, мин, мәсәлән, үземне бик кыен хәлдә калгандай хис итәм. Юк, тәрҗемәләрнең ул чаклы ук начар сыйфатлы булулары өчен түгел. Бу язучы татар теленең үзенә генә хас стихиясе, милли фикерләүнең, дөньяны танып-белүнең татар кешесенә хас булган үзенчәлекләре белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, иң әйбәт эшләнгән тәрҗемәдә дә ниндидер югалтулар котылгысыз. Еникинең Бөтенсоюз укучысына чагыштырмача аз билгеле булуын да бәлки әнә шуның белән аңлатырга кирәктер», дип нәтиҗә ясаган Рафаэль Мостафин. «Әмирхан Еники минем өчен – тере классик, матур сүз остасы. Әйтер идем, ул проза белән яза торган шагыйрь», – дип бәя биргән Наҗар Нәҗми. «Әмирхан Еники дә бит без язган, без кулланган сүзләрдән төзи җөмләләрен. Нигә аны укып сокланабыз да, кайберләребез язганның өч-дүрт җөмләсен укуга ук күңел кайта? Уңмаган хатынның оешып бетмәгән коймагын ашап интеккән кебек» – дип гаҗәпләнеп язган Туфан Миңнуллин.
Менә шушындый бөек язучыбызның геройларын урысча сөйләт әле! Татар спектаклендә! Татар сәхнәсендә! Рус геройлар булмагае! Ярты спектакльне русча уйныйкмы инде хәзер? Русча төшерелгән киноларда Гитлерны алманча, Муссолинины итальянча сөйләткәннәрен ишеткәнегез бармы? Әле Мария – Акъәбинең килене, Геннадий оныгы гына, Гитлер да түгел. Традиция өзелүне, тел бетүне шул рәвешле көчәйтеп күрсәтергә теләгәннәрме? Татар сәхнәсендә яртылаш урысча уйналган спектакльләр куелса, телнең бетми хәле юк!
Шулай итеп, режиссер Егор Чернышов, композитор Сергей Ушаков, рәссам Алина Алимова, хореограф Елена Музеева тудырган «Матурлык» матурлык төшенчәсенә ирешеп җитмәгән. Татар милләтенең киләчәге турында күңелләрне айкарлык спектакль кую, гомумән, бу команданың кулыннан килә торган эшме соң?..
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев