Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

АКЛЫК ЭЗЛӘП ЙӨРИ БУ КҮҢЕЛ...

Ярсу, дуамал, көнче Каракаш. Шаян, җор телле, җитез Алмаз. Салмыш баштан әле елап, әле җырлап урам әйләнүче зимагур Галимҗан. Авырлыклар алдында тез чүгәргә ашыккан Кабан. Һәм, киресенчә, сытып сынаган язмыш каршында аягүрә күтәрелгән Насыйбулла... Бер-берсенә һич тә охшамаган, шул ук вакытта эчке кичерешләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыру җәһәтеннән уртак җепкә...

Ярсу, дуамал, көнче Каракаш. Шаян, җор телле, җитез Алмаз. Салмыш баштан әле елап, әле җырлап урам әйләнүче зимагур Галимҗан. Авырлыклар алдында тез чүгәргә ашыккан Кабан. Һәм, киресенчә, сытып сынаган язмыш каршында аягүрә күтәрелгән Насыйбулла... Бер-берсенә һич тә охшамаган, шул ук вакытта эчке кичерешләрне бөтен тирәнлеге белән чагылдыру җәһәтеннән уртак җепкә тезелгән әлеге образлар Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров уйнаган рольләрнең кайберләре генә. Чаллы Татар дәүләт драма театрында 18 ел эшләү дәверендә аларның саны байтакка җыела.

Әни кешедән: «Балаларыңның кайсын ныграк яратасың?» - дип сорау мәгънәсезлек булган кебек, артист халкыннан «Кайсы ролең күңелеңә аеруча якын?» - дип кызыксыну да урынсыз. Сорамасак та, И. Әскәровның соңгы еллардагы образлар галереясеннән нәкъ менә Каракаш (Р.Батулла, «Яшь аралаш көлү»), Насыйбулла (Р.Сабыр, «Абага алмасы ачы була»), Ир (К.Абэ, «Ком ял итми») рольләрен ассызыклап үтү артык булмас. Хуҗаларына беркадәр охшап, алар да философ, алар да бунтарь холыклы, кызу канлы, алар да нечкә күңелле. «Яшь аралаш көлү»дәге Каракаш - гаҗәеп каршылыклы хисләрдән торган образ. Илфат Әскәров уенында ул тамашачы алдына шәхси мәнфәгатьләрдән битәр халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче, киребеткән, үзсүзле, көнче, шул ук вакытта сентименталь, күңел матурлыгына ия шәхес буларак килеп баса. Актерның күз карашы, һәр хәрәкәте, мимикасы шушы катлаулы образны тулаем ачып бирүгә хезмәт итә. Хатыны Саргөл (Татарстанның атказанган артисты Э.Шиһапова) белән икесен рухи якынлык һәм аңлашудан битәр физик тартылу гына бәйләп торганлыкны артык сүзләр түгел, ым-хәрәкәтләр күрсәтә. Каракашның ни дәрәҗәдә сабый җанлы икәнен аның үз куллары белән ясаган бишеккә төбәлгән күзләре ачып сала. Хыянәт ачысының никадәр авыр икәнен йодрыкка йомарланган куллар тасвирлый... Күтәрелгән проблемаларның тормышчанлыгы, артистлар уенындагы табигыйлек нәтиҗәсендә әлеге әсәр театр репертуарында саллы урын биләп тора.

«Ком ял итми» - татар тамашачысы өчен беркадәр ят рухы белән үзенчәлекле тоелса да, гомумкешелек фәлсәфәсен чагылдыруы белән кызыклы. Ул, беренчедән, актерларга үзләрен өр-яңа яктан ачарга мөмкинлек бирде, икенчедән, театр репертуарын затлы әсәр белән баетты, өченчедән, көнкүреш пьесаларын якын күргән тамашачыны фәлсәфи театрга якынайтты. Өстәгеләрнең тук тормышы өчен бертуктамый бил бөгәргә мәҗбүр «астагылар» тормышы, курку психологиясе (өскә күтәрелеп карама, күзеңә ком керүе бар!), адәм баласыннан бер адымга да ерак йөрмәгән физик мәнфәгатьләр - болар барысы да төрле сәхнә алымнары, гаять нечкә һәм сыгылмалы хәрәкәтләр ярдәмендә тамашачыга тәкъдим ителә. Илфат Әскәров гәүдәләндергән герой тормышның төп фәлсәфәсен - адәм баласының һаман-һаман югарыга омтылуын, үзеннән читтә барган тормышны нигәдер гел аллы-гөлле төсләрдә күзаллавын, ахыр чиктә кайда да бер кояш икәнен аңлавын чагылдыра кебек. Ләйсән Вәлиеваның героинясы - тыныч, сабыр, булганыннан канәгать, шөкер итә белүче, учакны сүндермичә саклый алучы хатын-кыз образы. Спектакльнең башыннан азагына кадәр сәхнә тоткан бу ике артистның хезмәтенә сокланмый мөмкин түгел.

«Абага алмасы ачы була» драмасында И.Әскәров тәне генә түгел, җаны теткәләнеп бетсә дә, кеше булып кала алган көчле рухлы ир-егетне чагылдыра. Сталин лагерьлары, сугыш кыры, нимес әсирлеге, совет төрмәсе - болар барысы да туган җирен, хатынын өзелеп сөйгән, шушы мәхәббәт хакына гына исән калган ирнең гомер юлы. Канга баткан, хәлсезләнгән Насыйбулланың күз карашында чатнап торган ныклыкны күргәч, кайсы гына тамашачы тетрәнеп куймагандыр?! «Улыбызны саклый алмадым!» - дип, аягына сарылган Гөлиясенә кушылып елаганда, кем генә Илфат-Насыйбулла күзләренә бәреп чыккан яшьләрне күрми калгандыр? Актриса Ингрид Бергманның «Син чынлап елыйсыңмы - анысы мөһим түгел. Иң мөһиме - тамашачы синең елавыңа ышансын» дигән сүзләре бар. Бу очракта артистны ышандыру көчендә генә «гаепләү» хата булыр иде.

- Насыйбулла - чыннан да, күңелемә бик якын образ. Бала темасына кагылган урыннары гына авыр тоелды. Үзем дә әти кеше булгач, шушы урында улым күз алдына килә дә, тыелып кына булмый бит! Сәхнә артына чыккач, Лилиягә (Гөлия ролендә - Лилия Минһаҗева): «Җылак тәре!» - дим. «Үзеңне бел!» - ди Лилия, миннән көлеп. Хәтерлим әле, студент чакта «Караңгылык патшалыгы» спектакленнән өзек куйдык, мин анда үз баламны тере килеш күмәргә тиеш идем. Шуны уйнап чыккан мәлдә, көзән җыерып, бармакларым катып кала, аннан кубарып утыра торган идем. Гомумән, әти-әни, бала - болар бит иң изге әйберләр, алар белән шаярып булмый.

Туган ягы - Саба районы, Олы Кибәче авылын, әтисе Мансур белән әнисе Рушанияне телгә алганда да Илфатның сүзләрендә шушы җитдилек ярылып ята:

«Мин гомер буе «Мансур малае шулай иткән икән» дигән сүздән, әти-әни йөзенә кызыллык китерүдән куркып яшим». Инде ир уртасы Илфатның әле дә булса шушы җаваплылыкны тоеп яшәве, әти малае булып калуы ниндидер самимилек һәм яктылык белән өртелгән кебек.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыганда Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев кебек олпат актерлардан дәресләр алу, Камал театрының кече сәхнәсендә куна-төнә артист һөнәрен үзләштерү, студент елларының беренче мәлләрендә әле үлән, әле хайван булып этюд күрсәтүләр, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин) спектаклендә Амур ролен уйнап, диплом спектаклен тапшырулар - болар барысы да яшьлек елларының романтикасы белән үрелеп барган сагынычлы мизгелләр. Институтны тәмамлап, диктор Эльмира Хамматова «ТЯГ»ның «Чулпан» программасына эшкә чакыргач, иптәшләренең: «Син нәрсә, 5 ел буе артистлыкка укып, кеше язган текстны көйләп утырырга җыенасыңмы?» - диюе сәбәп булды микән, 4 ел буе тулай торакта бергә яшәгән бүлмәдәш дусты, Чаллы егете Айдарның: «Әйдә, Чаллыга киттек», - дип чакыруы этәргеч биргәнме - 1996 елда Илфат курсташлары Равил Гыйләҗев, Нияз Гыйсмәтуллин белән бергә Чаллы Татар дәүләт драма театрына эшкә килә.

- Мин беркайчан да рольсез интекмәдем. Театрга килүгә, «Кодача», «Җәйге кырау», «Дон-Жуан Балчыклыда», «Үп мине, Зәйтүнә» спектакльләрендә уйнадым. Катлаулы еллар, әкәмәт заман иде ул. Акча бирмиләр, хезмәт хакын тавыклата, күкәйләтә, кыярлата... түлиләр. Без, артистлар, тулай торакның сигез бүлмәсендә яшибез - суыткыч тулы тавык, кыяр, ә заварка алырга акча юк. Шул чорда иң түземлеләр генә калды да инде... Нияз студент чагында ук өйләнгән иде, гаиләне дә туендырырга кирәк бит - ул да китеп барды. Без Равил белән бүгенгәчә театрда эшлибез. Яшермим, мин дә китеп карадым. Концертлар белән Себер якларына гастрольгә барырга кирәк иде - театрдан рөхсәт юк. Аптырагач, хәйләгә бардым: кулымны сындырдым, дип, гипс салып килдем. «Мондый кул белән дә уйнарга була», - диде режиссерыбыз Фаил Ибраһимов, исе китмичә. Шуннан тоттым да эштән китәргә гариза яздым... Соңыннан, Фаил абый очрап: «Син, малай, кайтасыңмы, юкмы?» - дип тотып селкегәч, барыбер театрга кайттым.

Илфатның пар канаты Чулпан Садыйкова да Чаллы театрының әйдәп баручы актрисаларыннан берсе. «Саташу» (Т.Миңнуллин) драмасындагы Гүзәл роле өчен ул М.Җәлил исемендәге республика бүләгенә дә лаек булды.

- Мин Чаллыга килгәндә Чулпан инде театрда иде. Хәзер инде улыбыз Аяз үсеп килә, аңа 5 яшь. Икебез бергә эшләүнең уңай якларын гына күрәм, гастрольгә барсак та, кием үтүкләнгән, ашарга әзер дигәндәй... Аерым эшләп карамагач, чагыштырып әйтеп тә булмый. Әле менә «Кияү абый» да бергә уйнап кайттык. Мин әйтәм: «Нигә шулкадәр этеп җибәрдең, чүттән аякны сындырмадың бит!» - дим. «Нигә юл өстендә торасың соң?» - ди Чулпан. «Сезнең тавыштан минем башыма каба!» - дип, бакчадагы тәрбиячесе сүзләрен кабатлап, Аяз кушыла...

Илфат Әскәров үзе турында: «Алынган эшне җиренә җиткереп эшлим. Сәхнәгә пыяла күз, салкын борын белән чыгуны җинаять, дип саныйм. Җиңелергә яратмыйм, шуңа күрә кәрт тә уйнамыйм», - ди, уенын-чынын бергә кушып. «Ком ял итми» драмасында исә аның герое: «Аска карамаска! Аска карарга ярамый! Альпинистлар, тәрәзә юучылар, цирктагы гимнастлар берсе дә аска карамый, чөнки караулары гына була, мәтәлеп төшәләр. Аска карамаска!» - дип кабатлый. Әйткән идем бит, артистның кайбер образлары хуҗаларына шулкадәр охшаш! Таш астыннан гөлләр аралап, болыт пәрдәсе аша кояш нуры күзләп, дөнья буйлап аклык эзләп йөргән күңел халәте белән охшаш алар...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.
Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев