«Агыйдел» сандугачы
Мин көчле түгел. Ләкин эчем тулы кара кан булса да, мин аны кешегә чыгармыйм. Шулай өйрәттеләр: кеше күрмәсен, сиздермәгез, һәрчак елмай!
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Рәзилә ГАЛИЕВАга тиздән «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелер дип көтәбез. Апрель аенда ул шәхси концертын да куйган иде. Рәзилә белән аның иҗаты һәм шәхси тормышы, сәнгатебез хакында әңгәмә кордык.
– Рәзилә, сине аз сүзле, корырак холыклы, диләр, хакмы?
– Кешегә ярый, ялагайлана белмим, менә анысы хак. Төче телләнеп сөйләшү юк, һәрчак «әйе» яисә «юк» дип өзәм. Бәлки, бу әтисез үсү галәмәтедер. Минем туган сәгатем белән әтинең үлгән сәгате бер. Әни бәбиләп ятканда, аның янына килергә чыккан әти авариягә очрый. Әтине Минзәлә хастаханәсенә китергәннәр, шул сәгатьтә мин туганмын. Үги әти белән үстем, әни гел эштә булды. Миңа яшь ярым вакытта Минзәләнең Калморза авылыннан Актанышка күчеп килгәнбез. Бу авырлыклар мине чыныктырган, күрәсең. Әмма мин хыялый да. Шигырьләр укырга яратам, музыка тыңлыйм. Урманга чыксам, рәхәтләнеп җырлап җибәрәм. Тискәрелегем бар, бар анысы... Кеше әйткәли, Рәзилә, алай эшләмә, ди; ә мин гел үземчә эшлим! Соңыннан үкенгән чаклар да була, бигрәк тә соңгы елларда әнинең сүзенә колак салырга тырышам.
– Җырчы булу хыялың балачактан ук киләме, үскәч туган теләк идеме?
– Бәләкәйдән үк мин Венера Ганиеваның «Шайтан таягы» җырын ярата идем. «Алло, алло, кем кирәк? Ничек инде мин кирәк?» Тузан суырткычның озын шнурын микрофон итеп тотып, диван өстенә менеп басам, водолазка киям – аның муенын башта калдырып, кофтаны артка җибәрәм, анысы, имеш, озын чәч, каршымда түгәрәк зур көзге, шуңа карап, хисләнә-хисләнә шуны җырлый идем.
Укый башлагач, сыйныф җитәкчесе Роза Сергеева мәктәпнең «Тургай», «Таң йолдызы» бәйгеләренә этеп-төртеп чыгара иде. Мин, чыкмыйм, куркам, димен, ул ирексезләп чыгарып җибәрә дә, урын ала идем.
Минем әни бик оста җырлый, концертымда да бергә җырладык. Аның да минеке кебек яңгыравык, чиста тавыш. Әтием бик оста биегән. Авыл малае, брейк-данс элементлары белән бии торган булган.
– Сине «Фируми» ансамбленә дә төрткәләп керткәннәр, диләр. Шундый кешеләр булмаса, бәлки, сәхнәгә килми дә калыр идең?
– Бәлки. Ә укытучы һөнәрен сайлаган булыр идем. Композитор Инсаф абый Хәбибуллин җыеп, «Фируми» ансамблен күтәрмәсә, 10 класста укыганда район башлыгы Энгель Фәттахов мине сольный чыгыш белән чыксын, димәсә... Әнә шул вакытта сәхнәне «минеке» дип аңлау килде.
– Сезнең «Фируми» халык вокаль ансамбле исемен алган, вакытында гөрләп эшләгән төркем иде.
– Бу төркем Фирүзә, Рузилә, Миләүшә исемнәреннән алынган, ансамбль шулар белән оешкан. Мәктәпне тәмамлагач, кызлар китә, состав алышына торган. Төркемнең иң көчле чоры Миләүшә Әхмәдуллина, мин, Алсу Нургалиева җырлаган чор. Инсаф абый җыр язамы – шундук безгә куя, 3 тавышка. Йодрыкка төйнәлгән кебек идек. Безне исемләп белмиләр дә, «Фируми» кызлары дип кенә йөртәләр иде. Кичләрен дә бергә, мәктәптә дә бергә. Ул вакытлардагы дуслык, җылылык бүген дә дәвам итә. Үземнең быелгы шушы концертымны куяр алдыннан Алсу (2007 елда фаҗигале төстә һәлак булды – авт.) төшемә керде. Миңа кызыл алма суза, концертыңа киләм, ди...
Җыр буенча укырга керәм, дигән теләк «Фируми»да чакта башланды. Әни каршы килмәде. Мәдәният институтын сайладым. Беренче имтиханга «Вальс турында вальс» җырын әзерләдем, Сара Садыйкова көе, катлаулы әсәр. 1 турны үттем. Икенче имтиханда сольфеджиодан теория – анысы «4» булды. Бюджет урыннары өчәү генә иде, ә керергә имтихан бирүчеләр бихисап. Деканаттагы бер кыз миңа: «Сез үтмәдегез», – диде. Елыйм. Түләүлегә керергә мөмкинлек юк – елына 50 мең сум. Әнигә, әйдә документларны алыйк, дим. Китәргә торганда Венера Ганиева очрады. Кайтып китәргә җыенуымны белгәч, кире документларны тапшырырга төшереп җибәрде... Холкымның тагын бер ягы – дуамаллык.
– Шулай да институтның халык җыры бүлегендә бушлай уку бәхете эләккән бит.
– Әле Венера Ганиева классында уку бәхете дә эләкте. Ул гел, син минем алмашчым, дия иде. Әмма 2 курста ул мине Руслан Дәминовка, аннары Ирина Горбуновага күчерде. Ул – опера-балет театрында меццо-сопрано тавышлы бик көчле җырчы. Минем тавыш – чиста колоратуралы сопрано, иң югары тавыш. Горбунова миңа түбән ноталар бирә – тавыш бозыла, җырлап булмый. Елап кайтам. Бервакыт тавыш бетте. Шуннан Венера апа үзенең укытучысы Клавдия Щербининага күчерде. Таякка таянып йөри торган, 70 яшьнең аръягына чыккан ап-ак чәчле әби – менә ул миңа базаны бирде! Түбән ноталарга бара, ләкин кинәт түгел. Ә түбәннән соң югарыга менү тагын да рәхәт, диапазон тагын да киңәя.
3 курска күчкәч, 2003 елда Актанышта «Фируми» төркеменә халык ансамбле исемен бирделәр. Район мәдәният йорты җитәкчесе Азат абый Нургалиев безне чакырырга Казанга килде. Мин ике ут арасында калдым, кайта алмадым. Аннан соң В.Ганиева белән ике арада аңлашылмаучанлык чыкты, аңа минем хакта гайбәт сөйләгәннәр. Мин түзмәдем, укуны ташладым. Иң зур ялгышым – әнигә 3 ай буе шылтыратмадым, хәбәргә чыкмадым. Бөтен кеше белән элемтәне өздем. Маршрут автобусында билет сатучы булып эшкә урнаштым. Бик кискен сынау чоры булды ул. Казанны күрәсем килми башлап, өйгә кайттым.
– Ә Галимҗан Ибраһимовча әйтсәк, төптән, түбәннән күтәрелергә көчең дә, сәләтең дә җиткән.
– Җиңел булды, димәс идем. Тавыш Ходайдан бирелгән ул, ләкин аны камилләштермичә булмый. Җыр сайлаулар буенча да аңлашылмас этаплар үтелде. Район мәдәният сараена эшкә кердем, соңрак Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесының театрлаштырылган тамашалар куелышы бүлеген тәмамладым. Конкурсларда катнаша башладым. Илһам Шакиров конкурсында катнаштым да, беренче этаптан да үтә алмыйча төшеп калдым. Аны соңрак «Татар моңы»на әйләндерделәр. Шунда 8 нче тапкыр катнашуымда гына лауреат исеме алдым. Чыныгу, мөгаен, шулай үтелгәндер. Конкурсларда йөргәндә, күп кешеләр белән танышасың, аларның распевкаларын тыңлыйсың, аралашасың. Шулай башкалардан да нидер алып, үзеңнеке белән кушасың.
Репертуарны киңәйтү буенча эшләүләр... Шырдый-бырдый гына җыр аласы килми, катлаулырак булсын, дип сайланулар... «Былбыл» җырын мин 2011 елны өйрәнә башлаган идем, өч ел элек кенә чыгардым. Минем кумирым – Казахстан җырчысы Бибигөл Түләгәнова. Аның бөтен җырын тыңлыйм, манераларын алырга тырышам. Шул «Былбыл»ны да болай да сузып карыйм, тегеләй дә. Актаныш сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Джон Мусин янына, Инсаф абый Хәбибуллинга барам, җырлап күрсәтәм. Алар куәтләгәч, тагын да дәртләнеп эшлим. Инсаф абый, гомумән, бик зур терәгем. Җырлар сайлаганда, репертуар төзегәндә иң беренче аңа йөгерәм. Мактамый, әйтеп куя, шул вакытны эләктереп калсаң-каласың, калмасаң – юк... Хәзер менә тагын бер әсәр әзерлим. Анысында – урман тавышы, тын белән, сулыш алу белән башлана. Шуны сүзгә салырга иде. Көе – кошлар сайравы, җил тавышыннан импровизация. Эстрада исә минем өчен түгел, мәҗлесләрдә җырларга гына яраклы кебек. Сәхнәдә академик вокал белән халык җырларын башкарырга яратам. Минем өчен катлаулырак, ят, минеке генә булган әсәрләр кирәк. Минем генә фишка булсын ул. Кабатлануларны аны бөтен кеше дә булдыра.
– Эстрадага исем китми, дисең. Ләкин телевизордан балкучы, зур сәхнәләрдә тамашачы җыючы, популярлыгы белән муллыкта яшәүче җырчыларны күреп, «Ник мин дә шулар арасында түгел? Мин дә булдыра алам бит!» – дип уйлаганың булгандыр бит?
– Эстрадага чыгу өчен мөмкинлекләр булды. 2003 ел - «Барс Медиа»ның иң көчле чагы. «Йолдызлар фабрикасы»н чыгарган вакыт. Минем студент чак, үзебезнең уку йортының вәкиле булып, ниндидер чарада җырладым да, яныма Фәрит Таишев килде. Тавышыгызны ошаттым, үзенчәлекле тавыш, әйдәгез контракт төзибез, ди. Ләкин эстрадада пычраклык күп, гайрәтем чикте.
Джон Мусин мине хәзер дә: «Син бит Зур театрда җырлый торган кеше, үзең театрал, сирәк колоратуралы сопрано тавышың, син шунда примадонна булып йөри торган кеше»,– дип сүгә, ләкин мин аны күз алдына китерә алмыйм. Югыйсә, ансамбль белән читләргә чыгабыз, сәхнә туп-тулы, алкышлар, чәчәкләргә күмәләр. Шуларны тою-ишетү рәхәт, күңелгә бал да май булып ята. Ләкин үземне зур сәхнәдә күрмим.
– Күңел яраларыңны кузгатырга теләмәсәм дә, гаиләң турында да сорамыйча булмый...
– Ирем Нияз – Актанышның Татар Суыксуы авылы егете, медицина университетын тәмамлаган, икенче белеме – физкультура академиясендә адаптив физкультура буенча. Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Солнечный» реабилитация үзәгендә инвалид балалар белән эшли иде – ДЦПлы 4 баланы аякка бастырды. Аларны дельфиннар белән йөздерә, атларда йөртә, массаж ясый, әллә нинди тренажерларда тарттырып, җанын биреп эшли иде. Күңеленә һәр нәрсәне бик якын ала, борчыла торган кеше, эшен ташлады ахырда. Кайтып, Суыксу мәктәбенә физкультура укытырга керде.
Бик көчле рухлы кеше иде. Берәр вакыт сүгенгәне булса! Матур итеп сөйләшә, аның янәшәсендә гел кеше була, киңәшкә киләләр иде. Гастрольләргә чыгып китәбез, мәҗлесләргә-туйларга йөрибез бит инде – миңа ник бер кыек сүз әйтсә! Балаларны алып кала иде. Бергә берәр җиргә барсак: «Минем хатынны җырлат әле», – дип, тамаданы аптыратып бетерә иде. Яратмаса, ул минем эшемне хөрмәт итмәс иде.
– Ничек танышкан идегез?
– 2006 елның 29 декабрендә Ниязның туган апасы безне авылларына Яңа ел бәйрәменә җырларга чакырды. Менә шушы машина кайтарып куяр, дип безне бер машинага утыртты. Алда ике егет, артта без – ике кыз. Таныштык. Юлда кемнең туган көне кайчан дигән сүз китте. Бер машинада гел дүртебез дә майныкылар булып чыкты. Минеке – 14 май. Нияз моны ишеткәч: «Ничек инде 14 май? Булмаганны! Минеке дә 14 май бит», – ди. Рузилнеке 16 май, Ленараныкы 19 май булып чыкты. Бик кызык тоелды бу безнең өчен. Шуннан аралаша башладык.
Безнең телефон мәхәббәте булды. Әле кәрәзле телефоннар чыга гына башлаган вакыт. Бездә ул юк. Төннәр буе стационар телефон аша сөйләшәбез. Әни йокысыннан торып чыга, куй инде, балакаем, телефонны, мине дә йоклатмыйсың, үзең дә йокламыйсың, ди, туйда да шуны искә төшерде.
Өйләнешкәч, кайнана-кайната янында авылда 10 ел яшәдек. Дәрәҗәле кешеләр. Күп итеп мал асрыйлар, 7 шәр сыер сава идек. Ир – төпчек бала, әти-әни яныннан китмим, диде. Мин Актаныш мәдәният йортына эшкә чыктым, көн дә иртән машина белән эшкә йөрим. Балалар авыл мәктәбенә укырга керде. Соңыннан миңа Актанышта фатир бирделәр. Ниязны көчкә күндереп алып килдем. Авылда төпләнәсе килә иде. «Мин ничек ике бүлмәле фатирда яши алыйм?» – ди торган иде. Өй салырга планнар да корган идек.
– Узган ел Ниязыңның фаҗигале төстә гомере өзелде...
– Һаман да ышанасы килми. Туган көн җиткәч, былтыр аңа 40 яшь тулды, миңа 37, зурламый гына утырабыз, дидек. Бәйрәм үтте. Кайткач, никтер миннән сорады: «Мин булмасам, нишләр идең икән?» – ди. «Ник алай дип сорыйсың?» – дим. Бераздан өстәде: «Миңа күп калмады. Минсез рәхәт яшәрсең микән?» – ди. «Ни сөйлисең? Син ятимлекнең нәрсә икәнен белмисең, мин беләм»,– дидем. Үги ата белән үскән бала бит инде мин, кыйналуларны да кичергән. «Шушы балаларны кеше итмичә ничек китә аласың?» – дип, елый-елый ачуландым. Дәшмәде.
23 июльдә Тозлы күлгә ялга киттек. «Күрсәтеп алып кайтыйм әле», – диде. Без арендага алган йортта тагын бер гаилә бар иде. Кызы белән килгән бер хатын. «Бир, багыйм әле», – дип, минем кулны алды бу. «Юк, андый нәрсәгә ышанмыйм», – дип тартып алдым. Бер арада иремнекен караган бу. «Синең 10 көн гомерең калган!» – дигән бу хатын аңа. Нияз коелып төшкән. Шуннан соң ул сулды. Теге хатынны ачуландым, нигә бактың, ир кеше бит ул, нигә андый сүзләр әйттең, дидем. Ә ул: «Син кулыңны тартып алдың бит, ирең дә каршы килә ала иде. Мин мәҗбүри бакмадым», – дип акланды...
Ял итеп кайттык, Нияз һаман уйда. Беркөнне дус малайлары кунакка киләбез, дигәннәр. Сарык суйды, хашлама пешерде. 8 август көнне шулар белән су буена ял итәргә төшеп киттеләр. Кич белән балаларны алып, мин дә килдем. Бәләкәй кызны кулыннан да төшерми. Без кайтырга җыендык, бәләкәй кызыбыз әтисенең муеныннан җибәрми генә: «Әтием, «пока» әйтмим, әтием, яратам!» – дип кычкырып елый. Көчкә алып киттем. Юл буе, төн буе елады, температурасы күтәрелде. Иртән 8 тулганда Нияз, тиздән кайтам, дип шылтыратты. Төпчегебез Язилә һаман елый, әти, кааайт, дип өзелә. Алар гел бергә, бик якын иделәр, әтисе тезеннән дә төшерми иде. Көндез 11 тулганда кичтән төшкән фотоларны җибәрде. Ярты сәгатьтән чыгам кайтырга, диде дә, югалды.
...Төне буе эзләдек, икенче көнне водолазлар чакырткач кына табылды. Су өстендә торган мунчаның кырыеннан гына алдык Ниязны... Бөтен авыл елады. Бөтен группадашлары кайткан иде, дуслары килде. Балалар – өч кызыбыз Зәлия, Сәйдә, Язилә бик авыр кичерде. Криминал булды инде ул, чын криминал. Артыгын сөйләмим.
– Бу олы кайгыны сынмый-сыгылмыйча, көчле хатын булып кичерә алдың кебек.
– Мин көчле түгел. Ләкин эчем тулы кара кан булса да, мин аны кешегә чыгармыйм. Шулай өйрәттеләр: кеше күрмәсен, сиздермәгез, һәрчак елмай! Эштә йөрисең дә, өйгә кайтып, дүрт стена арасында бикләнгәч, газап башлана. Әле һаман да мин Ниязга ватсаптан хат язам, җавап кына юк... Әле бүген дә мин аны һаман көтәм. Һаман кайтып керер кебек...
– Иренең үлеменә ел тулмастан зур концерт ясап чыкты, дигән сүзне ишетүдән курыкмадыңмы?
– Юк, уйламадым да. Чөнки үземне нәрсәдер белән мәшгуль итәргә кирәк иде, мин шушы концертны уйлап йөрдем. Аннан, Нияз гел «Исем алу өчен эшләргә кирәк», дип әйтә килде... Иртәгә концерт дигән көнне Нияз төшемә керде. Нык зур букет күтәргән. Куе кызыл төстәге эре-эре розалар...
– Әти-әниләре белән аралашасызмы?
– Аралашабыз. Балалар өчен алар үлеп тора. Концертыма да бөтенесе җыелып килде. Зур бер төркем булып чыктылар, чәчәкләр белән. Син безнең сеңелкәш кебек, диләр туганнары. Алар миңа бик якын. Бик ярдәм итеп торалар, балаларга планшетка кадәр алып бирделәр.
– Инде 2016 елдан бирле син «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлыйсың. Синең өчен «Агыйдел» ул – яулап алган биек үрме, алга баруда чираттагы баскычмы?
– Ул – минем яшәү чыганагым. Әти-әнием, туганнарым, балаларымнан тыш, кайгымны уртаклашучы да, шатлыгымны бүлешүче дә коллектив бу. Ниязны җирләргә дә ансамбль тулы килеш килгән иде. Үзара без җылы мөнәсәбәттә, гел бергә. Без монда бергә яшибез дисәң дә була, гастрольләргә чыгып киткәч, 10-20 көн бергә бит. Туганлашып беттек, дөресен әйткәндә.
– «Агыйдел» ансамбле эшчәнлегенә татар мәдәниятен күтәрүче буларак нинди бәя бирер идең?
– «Агыйдел» 2012 елда дәүләт ансамбле статусын алды, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты. Ансамбль буларак, без, чынлап та, зур эш башкарабыз. Бик зур хезмәт. Биючеләр көн саен 8 әр сәгать бию өйрәнә. Без яңа җырлар эзлибез. Россияне иңләп-буйлап гастрольдә йөргәндә, шул төбәкләрнең фольклорыннан нидер алабыз. Классика – Сәйдәш, Яхиннарны онытмыйбыз. Чит төбәкләргә чыкканда, зал шыгрым тула. Сусаган халык. Татарстанда ул кадәр булмаса да, башка өлкәләрдә кабат-кабат чакырып, аягүрә басып кул чабалар. Шул вакытта үзеңнең бик тә кирәклегеңне тоясың. Күңелдә шундый да зур горурлык туа!
Гөлназ ХӨҖҖӘТОВА.
Актаныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев