Адашкан кош
Янә бер спектакль премьерасын тамаша кылу бәхете эләкте. Камал театрының кече залында яшь әдибә Сөмбел Гаффарова каләменнән төшкән "Килмешәк" исемле әсәр күрсәттеләр. Аны сәхнәгә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев мендергән. Спектакльне аһәңле итү өчен рәссам Альберт Нестеров та байтак көч куйгандыр. Геройларның киемнәрен, килеш-килбәтләрен ызанга кертүне аның да тырышлыгы сыйфатында кабул...
Янә бер спектакль премьерасын тамаша кылу бәхете эләкте. Камал театрының кече залында яшь әдибә Сөмбел Гаффарова каләменнән төшкән "Килмешәк" исемле әсәр күрсәттеләр. Аны сәхнәгә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев мендергән. Спектакльне аһәңле итү өчен рәссам Альберт Нестеров та байтак көч куйгандыр. Геройларның киемнәрен, килеш-килбәтләрен ызанга кертүне аның да тырышлыгы сыйфатында кабул итү фарыз.
Без биленә граната бәйләп танк астына яисә, сыңар патроны да калмагач, күкрәге белән дошман амбразурасына ташланган фидаи җаннар турында күп укыдык инде, хәтта шулар кебек буласы килү чире белән дә агуланып беттек. Тик, ни галәмәт, сугыш дигән афәт окопларда чебен урынына кырылган "туп итләреннән" генә тормаган шул. Кырык беренче елның тәүге өч аенда гына да өч миллионнан артык совет солдаты әсирлеккә төшкән. Аларның язмышы кырыкмаса-кырык бәхетсезлеккә төрләнгән. Ни аяныч, әсирлеккә юлыккан бәхетсезләр арасында безнең туганнарыбыз да аз булмаган.
"Килмешәк" менә шундый аяныч язмышка тарыган Нәкыйп (артист Радик Бариев) атлы татар турында. Әсирлеккә төшкәч, сәгатьләр төзәтергә өйрәнеп, ул үзен генә түгел, әле авылдашы Хисмәтулланы да (Алмаз Сабирҗанов) ачлык үлеменнән саклап кала. Ә инде совет гаскәрләре якыная башлагач, шул ук Хисмәтулла аны дошман ягына сатылуда гаепли һәм Нәкыйп өчен туган якка кайту юлын бикләп куя. "Бөек" Сталинның "мәрхәмәтлелеге" аркасында, әсирлектән котылган һәр солдатны туган илендә дә янә ун елга сузылачак концлагерь газаплары көтеп торуы хакында да ишетми ятмагандыр. Татарның гасырлар буена аерылмас, котыла алмас чире - үз туганын сату, явыз хыянәт тә газиз кавеменнән күңелен биздергәндер.
Әсәр параллель уйларга этәрмичә калмый. Сәгать дигәне дә - коп-коры сәгать түгел. Сәгать - газиз авылларыбыз, газиз мәктәпләр, газиз телебез, безнең киләчәктер. Һәр тамашачы күз алдыннан туган ягы йөгереп узмый калмас. Хәтта әле Бөек Ватан сугышының усал җилләре дә газиз авылларны үтереп бетерә алмаган, Җиңү яулауга ирешкән һәр солдат, иң әүвәле, үзенең газиз нигезенә кайтып кергән. Ул чагында Татарстанның һәр районы 150 чамасы авылдан торган. Ә сугыш тавышлары тынып, 50-60 ел чамасы узуга ук, аларның яртысы корып беткән, юкка чыккан инде. Аларны сәгать урынына көйләп һәм кадерләп яшәтә белүче оста куллар кайда? Кем кайда килмешәк?..Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев