Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Җырдай гүзәл образлар

(Театр яшьтәше Галия Булатованың тууына 110 ел) Искә алганыгыз бар микән? Татар драматургиясендә шактый гына пьесалар хатын-кыз исеме белән аталган. Башка халыкларда алай күп түгел кебек. Мирхәйдәр Фәйзинең мәхәббәт кыйссасыдай «Галиябану»ы, «Асылъяр»ы, Гаяз Исхакыйның фаҗигаи «Зөләйхасы», Ф.Сәйфи-Казанлының «Зөбәрҗәт»е, беренче булып «театр уйнарга» сәхнәгә чыккан талантлы татар кызы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап...

(Театр яшьтәше Галия Булатованың тууына 110 ел)
Искә алганыгыз бар микән? Татар драматургиясендә шактый гына пьесалар хатын-кыз исеме белән аталган. Башка халыкларда алай күп түгел кебек. Мирхәйдәр Фәйзинең мәхәббәт кыйссасыдай «Галиябану»ы, «Асылъяр»ы, Гаяз Исхакыйның фаҗигаи «Зөләйхасы», Ф.Сәйфи-Казанлының «Зөбәрҗәт»е, беренче булып «театр уйнарга» сәхнәгә чыккан талантлы татар кызы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап Нәкый Исәнбәт язган «Гөлҗамал» драмасы, Ватан сугышы турында язылган беренче әсәрне дә Нәкый ага шәфкать туташы Мәрь­ям исеме белән атаган. Аның әле тагын «Рәйхан»ы, «Зифа»сы, «Гүзәл»е бар. Мирсәй Әмирнең данлы «Миңлекамал»ы, «Гөлшаян»ы, Шәриф Хөсәеновның Зөбәйдәсе, Туфан Миңнуллинның Миләүшәсе һ.б...
Гүзәл затка табыну, соклану, аның кадерен белү, хөрмәтләү, тормыш тоткасы булырдай көче, ихтыяры алдында рәхмәт белән баш ию, аянычлы язмышларын үз йөрәге аша үткәреп, теләктәшлек күрсәтү, кыскасы, аны югары күтәрү инде бу. Авторларга да рәхмәт мондый илтифатлары өчен.
Бу уйлар Татарстанның, Россиянең халык артисткасы, Г.Камал театры сәхнәсендә кырык ел иҗат иткән, татар тамашачысының иң яраткан артисткасына әйләнгән бик талантлы, бик чибәр Галия Булатованың фотоархивын караганда туды. Санап кителгән әсәрләрнең байтагында нәкъ менә ул баш рольләрдә балкыган, гәрчә 1938 елда, «Шәмсекамәр» (Мөхәммәт Әблиев әсәре) спектакле 50 тапкыр уйналу уңаеннан ба­сылган мәкаләдә артистка үзе «драматургларыбыз хатын-кыз образларын чагылдыруга бик аз әһәмият бирәләр» дип язган булган. Бәлки шуннан соң язучылар артистканың «шелтәсе»нә колак салгандыр. Һәм аның патша чорындагы хокуксыз, бәхетсез Шәмсека­мә­рен елап, әрнеп караган тамашачы, сугыш елларында үз язмышын ил язмышы белән бәйләгән көчле рухлы колхоз рәисе Миңлекамалын, Рәйхан, Зифа кебек тирән хисле, зирәк акыллы турылыклы һәм дә бик сөйкемле замандашларын карарга дип тә театрга ашкынган. Бу күренеш хәзерге театр сөючеләр арасында онытылып бара: сәхнәдәге героиня- артисткага гашыйк булып, аңа баш иючегә әйләнү, ул уйнаган һәр спектакльне әллә ничә кат карау... Шул елларда рабфакта укып йөргән әти белән әни авызыннан да Булатова уйнаган Шәмсекамәрне кат-кат карарга барулары турында ишеткән бар иде. Әйе, Галиякәйнең гүзәллегенә, аның талантына сокланучылар күп булган: шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм сәхнәдәшләрен дә гашыйк иткән ул. Заманында матбугатта артист иҗатына багышлап күренекле әдипләребез тарафыннан күп язмалар басылган - Фатыйх Хөсни, Нәкый Исәнбәт, Гази Кашшаф, Әхмәт Фәйзи, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Риза Ишморат аның иҗатына баш игән. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын «язучы» да юкка гына Галия исемле түгел...
...Тумышы белән Галия Булатова Әлки ягыннан. Югары Әлки авылында крестьян Фатыйх абзый белән Гайникамал апа гаиләсендә 1906 елның 24 июнендә дөньяга килә. Җиде кыз һәм бер малай үсәләр. Фә­кыйрьлек белән көрәшеп, михнәт чигеп яши гаилә, чөнки кызларга җир бирелми. Шулай да, ачлы-туклы балачак сәхи­фәләреннән, әтисенең Тукай ши­гырьләрен сөйләве, озын-­озын моңлы халык көйләрен җыр­лавы Галиянең хәтерендә тирән уелып, мәңгегә матур истәлек булып кала.
Октябрь революциясеннән соң авылларда да спектакль куюлар башлана һәм үсмер Галия сәхнә белән сихерләнә. 1923 елда Казанда ачылган театр техникумына ук барып керә. Әлбәттә, бу юл алай туп-туры гына түгел чынлыкта. Истәлекләр аша без белгәне дә бик чуалышлы тоела. Зәйтүнә апасы сеңлесен үз янына Самарага алдыра. Партия эшендәге апасы һәм җизнәсе белән төрле авыл-шәһәрләр гизә Галия. Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан, Уральск... Беравык балалар йортында яши. 1921елның ачлыгыннан качып, әтиләре гаиләне авылдан Казанга алып килә, аннан Себер ягына юл тота. Унбиш яшьлек Галия инде Хәлимә апасы белән Казанда кала. Тагын төрле шәһәрләр... Бу еллар һәм юллар арасында күп кызыклы очрашулар, танышулар, Камил Мотыйгый гаиләсе белән аралашу, сәхнәгә чыгып бию, җырлау, шигырь сөйләү, хәтта малай булып спектакльдә катнашып алулар да була. Театр техникумына керергә Галиягә танышы Мөхәммәт Әблиев киңәш бирә (15 елдан соң үзенең Шәмсекамәрен уйнар өчен димләгән диярсең!).
К.Тинчурин, С.Сәйдәшев, Ф.Әмирхан кебек бөекләрдән махсус театр белеме алган тәүге чыгарылыш, берсеннән-берсе талантлы өч Галиясе белән тарихка керә: Галия Кайбицкая (Галияләр инде Уральскидан ук танышкан булалар), Галия Нигъ­мәтуллина, Галия Булатова. Алар бөтен гомерләрен театрга багышлаган, сәхнә сәнгатебезнең үсешенә, югарылыгына, аның дәрәҗәсенә зур өлеш керткән шәхесләр. Тормыш юл­дашлары да талант ияләре. Кайбицкая Галиябануны уйнап, Хәлилгә - Ситдыйк Айдаровка гашыйк була, аңа кияүгә чыга. Тик кыска гомерле була бу бәхет. Ире вафатыннан соң дирижер Ильяс Әүхәдиев белән озын гомер кичерә. Рәсем, архитектура сәнгатенә хезмәт итүче нәсел калдыра.
Галия Нигъмәтуллина белән артист, режиссер Хәким Сәлимҗанов гаиләсенә данлыклы режиссер Марсель Сәлимҗановка тормыш бирүләре өчен дә баш иярлек.
Галия Булатова техникумнан соң Казанда иҗат юлын башлый, аннан Мәскәү театрына чакырыла, Әстерхан те­атрында эшләп ала. 30 нчы еллар башыннан янә Академия театрында. Гомерлек яр итеп ул үзенә Ширияздан Сарымсаковны сайлаган. Театрда озак еллар режиссер, баш режиссер булган Ширияздан ага белән бик матур пар була алар. Ул куйган әсәрләрдә Галия Булатова баш рольләрдә уйный һәм спектакльләрнең уңышында да, әлбәттә, зур роль уйный.
Театр белгече Дания Гыйм­ранова мәкаләсеннән: «Аның Шәмсекамәре татар халкының иң моңлы, иң зарлы, иң сагышлы көйләренең берсе «Зиләйлүк»не хәтерләтә. Бу рольне уйнаганнан соң татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз кабынганы бәхәссез иде. Шушы милли хисләр сафлыгын, халыкчанлык рухын Галия Булатова гомере буена энҗе бөртегедәй саклап килде һәм тамашачыга җырдай гүзәл образлар бүләк итте». Спектакльдән бик канәгать калган автор - сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган М.Әблиев - 1940 елда Г.Булатовага китабын бүләк итеп: «Якын дустым Галия - минем Шәмсекамәрем, сезгә истәлек итеп, иҗатымны - үзегезне тәкъдим итәм», - дип язган. Г.Булатованың җыр­дай образларының тагын берсе - Рәйхан. Чын дуслык, гаилә, мәхәббәт, тугрылык төшенчә­ләрен сурәтләгән психологик драмадагы Рәйхан кичерешләре халыкта киң таралган «Рәйхан» җырының рухына бик тәңгәл тоела дип бәяләнә бу эш.
Г.Булатова уйнаган рольләр санап бетерерлек түгел. Нинди генә холыклар юк анда, нинди генә халык, нинди чор киемнәрен кимәгән ул килеш­ле гәүдәсенә! А.Островскийның «Яшенле яңгыр»ында шат күңелле, кайгысыз яшь кыз Варвара, «Гаепсездән гаеплеләр»ендә гомер буе улы өчен газап­ланып яшәгән актриса Кручинина яки А.Пушкинның «Таш кунак»трагедиясендәге Лаура, Т.Гыйз­зәтнең «Ташкыннар»ында исә тышкы кыяфәтен дә танымаслык үзгәртеп, «юанаеп», мин-минлеге дә ташып торган, янып торган алма битле, комсыз җанлы Мөршидәне бик табигый сурәтли.
1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате Декадасында Г.Булатова Миңлекамал, Зифа, Мөршидә, Регана («Король Лир», В.Шекспир) кебек төрле пландагы уңышлы образлары белән башкала театр белгечләренең дә күңелен яулый. Л.Фрейдкина дигән тәнкыйтьче үз чыгышында хәтта «программада ялгышлык киткәндер, Мөршидәне уйнаучы Булатова түгелдер дип уйладым», - ди. Артистканың киң диапазонлы талантлы иҗаты «РСФСРның халык артисты» дигән мактаулы исем белән бәяләнә.
Театрга килгәч, 4-5 сезон бергә спектакльләрдә уйнап өлгергән Наилә ханым (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Н.Гәрәева) Г.Була­тованы сагынып, бик җылы искә ала: «Галия апа гаҗәеп талантлы актриса иде. Сәхнәдә ул парт­нерны тыңлый һәм ишетә белә иде. Бу артистларда сирәк очрый торган бик кыйммәтле сыйфат. Мин Галия апаның матурлыгына, йомшаклыгына, татар хатын-кызларына гына хас булган мөлаемлыгына хәйран кала идем. Аның күкрәктән чыккан тирән, калын тавышында, төсмерләргә бай күз карашында ниндидер моңсулык бар иде. Галия апа белән Ширияздан абый мине якын иттеләр, үз балалары кебек күрделәр. Аларның өйләрендә еш була идем. Галия апа бик тәмле пәрәмәчләр пешерә, пөхтәлек, зәвык белән җиһазландырылган фатирларыннан җы­лылык, рәхәтлек бөркелеп тора, анда фәкать бәхетле кешеләр генә яшәгәне сизелә кебек иде». Атаклы артисткаларыбыз Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Рауза Хәйретдинова да яшьлекләрендә Галия апаның эчкерсез, төпле киңәшләре ничек ярдәм иткәнен язганнар.
Галия Булатова 1965 елда, артистлар өчен бик иртә, алтмышы да тулмастан сәхнәдән китә, тагын егерме елдан - фани дөньядан... «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) спектаклендәге Тәңкәбикә роле аның театрда соңгы эше була. Ни аяныч! Никадәр роль текстлары ятлаган хәтер дигәнең зәгыйфьләнә башлый, Ширияздан аганың күпме тырышулары да нәтиҗә бирми, авыру катлаулана, озак елларга сузыла...
Искиткеч зур уңышлар, казанышлар, чәчәк һәм алкышлар, мәдхия белән тулы гомернең ахыры, тамашачы һәм иренең дә зур мәхәббәтен тоеп яшәгән бәхетле язмышның соңы, «үлчәүләр тигезләнсен» дигәндәй, кызганыч, фаҗигале үтә...Әмма Актриса бөтен барлыгын, талантын, тырышлыгын туган халкына, аның рухын, әхлагын тәрбияләүгә биреп, җир йөзенә килүен, яшәвен тарихта калыр­лык итеп аклап китә. Ул катнашкан спектакльләрсез театр тарихы бик матур сәхифәләреннән, бизәкләреннән мәхрүм калыр иде... Онытмыйк, рәхмәт белән искә алыйк 110 еллык тарихлы татар театры артистларын.
Луара ШАКИРҖАНОВА.
. "Галия Булатова". В.Скобеев эше. 1987 ел.
. Ире Ш.Сарымсаков белән.
. "Король Лир" спектакле. Лир - Х.Әбҗәлилов, Регана - Галия Булатова.
. Рәйхан - Г.Булатова.
. Г.Камал театрында сәнгать советы утырышы (сулдан): Г.Булатова, Ш.Сарымсаков, Г.Камская, Н.Гайнуллин, Х.Әбҗәлилов, Г.Шамуков, Ф.Камалова, Г.Болгарская.
. Рәсемдә (сулдан): Вил Уразай, Әсгать Мәҗит, Галия Нигъмәтуллина, Галия Булатова, Һади Такташ.
Фотолар Г.Камал исемендәге театр фондыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев