Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

XI гасырның күләмле төрки әсәре «Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты

«Безнең мирас» журналы редакциясендә Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» китабы мең данә белән басылып чыкты. Бу – төрки дөньядагы беренче күләмле шигъри әсәрнең беренче тапкыр татар телендә китап булып чыгу. Басма Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән дөнья күрде.

  • Йосыф Баласагуни - төрки язучысы, фәлсәфәче, дәүләт эшлеклесе. Ул 1016 һәм 1021 еллар аралыгында Караханлылар дәүләтенең башкаласы булган Баласагун шәһәрендә туган (шәһәр торган урын хәзерге Кыргызстан җиренә керә). Йосыф Баласагуни туган телен, гарәп һәм фарсы телләрен камил белгән. Язучы 1070 елларда вафат булган дип фаразлана. Йосыф Баласагуниның дөньякүләм танылган әсәре - «Котадгу белек» (бәхетле булу гыйлеме дип тәрҗемә ителә). Галимнәр фаразлавынча, әсәр 1069-1070 елларда иҗат ителгән.
  • Котадгу белек» 1983 елда Мәскәүдә «Знание, дающее счастье» исеме белән рус телендә басылып чыккан. Ул күпчелек төрки телләрдә китап булып басылган. 

 

 

«Китапның язмышы аянычлы да, мактаулы да. Китапны чыгаруга күп көч куйган мөхтәрәм галимебез - Рифкать Әхмәтҗановның әсәрне бик тә китап итеп күрәсе килгән иде. Китапны чыгару өчен биш ел буе сөйләшүләр алып бардык. Бөтендөнья татар конгрессы - Милли Шурага рәхмәтебезне белдерәбез. Алар матди яктан булышты. Төп эшне - «Безнең мирас» журналы редакциясе хезмәткәрләре башкарды», - диде матбугат очрашуында журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Аның әйтүенчә, әлеге әсәр татар телендә бердәнбер чыкмый калган китап. «Әлеге әсәр әллә кайчан рус, төрек, үзбәк һ.б. телләрдә чыккан, татарча гына чыкмаган иде. Мондый китапларны халкыбызга кайтарырга кирәк», - диде ул.

Шунысы әһәмиятле - китапта әсәрнең авторы Йосыф Баласагуниның беренче тапкыр портреты, Баласагун шәһәре урыны фотосы, Кашгар шәһәре урнашкан XIX гасыр картасы да тәкъдим ителә.

«Портретны рәссам Булат Гыйльвановка ясарга тәкъдим иттек. Бу зиннәтле китап. Бүләк итәргә дә, өстәл китабы итеп тә тотып була. Шундый саллы китапларны алга таба да чыгарырга насыйп булсын дигән теләктә калам. Җитешсезлекләр, кимчелекләр булса, гафу итәрсез. Гади кешеләр, галимнәр сорый, кызыксына башладылар, рәхмәт әйтәләр. Китапны Данис Шакиров рөхсәте белән Татарстан китап нәшрияты кибетләренә куярбыз, безнең редакциядән дә алу мөмкинлеге булыр дип уйлыйм», - диде Ләбиб Лерон.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Йосыф Баласагуниның афоризмнардан торган кесә китабын чыгарырга теләге барлыгын әйтте. «Әле аңа кадәр үзебезнең борынгырак чор шагыйрьләренең басылмаган әсәрләре бар», - диде ул.

Ләбиб Лерон «Котадгу белек» китабын әсәрне тәрҗемә иткән филология фәннәре докторы Рифкать абый Әхмәтҗановның улы Хәйдәр һәм кызы Сәриягә бүләк итте.

  • Әсәрне борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗанов моннан 15 ел элек тәрҗемә итә. Тәрҗемә дә шигъри телдә эшләнгән. Галим аны Зәки Вәлиди тапкан тулы нөсхә буенча тәрҗемә иткән.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев