Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Хатыйп Миңнегулов: Тукай премиясе татар телендә сөйләшә белмәүчеләргә дә бирелә

«Тукай премиясе лауреатлары документны алу белән генә түгел, милләткә хезмәт итүдә, тел, халкыбыз өчен көрәшүдә башкаларга үрнәк булып торырга тиеш», - диде галим.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенең шагыйрь, галимнәргә генә түгел, татарча сөйләшә белмәгән сәнгать белгечләренә дә бирелүенә игътибар итте, премияне бирүдә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмауны тәнкыйтьләде.

«Алар, шәхес буларак, милләтнең телен саклау эшендә читтәрәк тора. Шунысы аеруча кызганыч: үз телебездә сөйләшә дә белмиләр. Тукай премиясе лауреатлары, документны алу белән генә түгел, милләткә хезмәт итүдә, тел, халкыбыз өчен көрәшүдә башкаларга үрнәк булып торырга тиеш. Әлбәттә, барысына да таләп куеп булмый. Әмма дә ләкин әдәбият, сәнгать, халкыбыз Тукай белән бәйләнгән», - диде ул Тукай премиясе кандидатлары белән очрашуда.

Галим әйтүенчә, яңа лауреатларны сайлаганда киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү җитми. «Бездә кайвакыт кандидатларны тәкъдим итү берлектә генә хәл ителә. Элегрәк уку йортларыннан да тәкъдим ителә иде. Мәсәлән, шагыйрь Рәдиф Гаташны Казан университетының татар филологиясе факультеты студентлары Тукай премиясенә тәкъдим иткән иде. Ул бертавышсыз узды», - диде ул.

«Премиягә дәгъва кылган кандидатлар Казан, Татарстаннан гына булмасын иде. Идел-йорт Татарстан белән генә чикләнми, татарлар яшәгән башка төбәкләрне дә истә тотсак иде», - диде Хатыйп Миңнегулов.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев